киләсе тапшыру

фикер белешү

... ... ...









татар дөньясы

Нурхатим Бикулов: “Казанда иҗат иткән булсам, үземне өемдәгедәй хис иткән булыр идем”

08.02.2010

Самар төбәгендә дистәләгән профессионал рәссам. Күпләрнең берсе – Нурхатим Бикулов кына татар рәссамы.

Самар өлкәсенең Яңа Мансур авылында туган Нурхатим рәссамлык һөнәрен Дүшәнбе, Харьков уку йортларында үзләштерә. 38 яшендә СССР рәссамнар берләшмәсенә әгъза итеп кабул ителә.

Рәссам Бикулов үзенең туган туфрагында темага аптырамый. “Бәйрәмгә әзерләнү”, “Кырда”, “Көтүче сайлау”, “Балачак”, “Көтү кергәндә”, “Өйлә”, “Мунчада”, “Шүрәле һәм шәрә кызлар”, “Җәйнең челлә көннәре” һәм башка бик күп картиналарына карап туя алмыйсың.

Бикуловның күп рәсемнәрен төрле мәмләкәт сәнгать сөючеләре сатып алалар. Американлы унике картинасын сатып алган.

Рәссам кешегә, акылга, матурлыкка соклана белә. Аның үзенчәлеге шунда ки, ул әле социализм чорында да, шәрә тәннең матурлыгына мәдхия җырлаган рәссам. Нурхатим әфәнде белән без дә әңгәмә кордык.

Сез нинди генә хатын-кызны ясасагыз да, аңарда көнчыгыш матурлыгы сизелә. Бу сезнең тарафтан татарлыкны күрсәтүме, әллә эчтән кайнап чыккан мәхәббәт хисеме?

Үзем дә белмим. Сәясәт мине беркайчан да кызыксындырмады. Мин ике нәрсә белән мавыктым: авылым кешеләре һәм хатын-кызлар. Хатын-кыз - ул үзе нур.

Матурларны кайдан табасыз?

Урамда, транспортта, экранда, су буенда... Күз нәрсә эзли шуны таба бит. Каршыма бастырып та ясыйм. Бигрәк тә шәрә кызларны ясарга яратам.

Ә ир-ат образы кызыксындырамы?

Ир-ат сурәтен заказ буенча гына ясыйм. Социализм чорында шәрәлек мактаулы түгел иде бит. Ачыктан-ачык каршы килүчеләр юк иде. Күргәзмәләргә алмадылар.

Казанда сез зур күргәзмәләр оештырдыгыз. Читләрдә туып үскән татар йөрәге Казанда нинди хисләр кичерде?

Казанга мине үзләре чакырдылар. Мин анда 120 картинамны күрсәттем. Ошаттылар. Җиде мәртәбә телевизордан күрсәттеләр.

Казанны күргәч, казаннар белән аралашкач, Казанда яшәү теләге тумадымы?

Хыяллар зур иде. Ләкин Казанда яшәү бәхетенә ирешеп булмады. Язмыштыр инде.

Рәссамнарга иҗат итәргә шартлар кайда яхшырак?

Казанда. Әгәр мин Казанда иҗат иткән булсам, үземне өемдәгедәй хис иткән булыр идем. Әйтерсең лә мин Казанда туганмын, анда үскәнмен. Әсәрләремә карап та, минем татар икәнемне беләләр. Рухым көнчыгышныкы. Башкалардан шунысы белән аерылам да.

Еллар белән йөрәк түрегездәге хатын-кызларга булган хисләр сүреләме?

Хәзер дә матурларны яратам. Мин 72 ел эчендә 152 кызга гашыйк булдым.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
10.02.2010 22:11
Беренче рәсемдә Нурхатим үзе. Күбрәк картиналарын карыйсыгыз килсә www.tatarlarsamara.ru ачып карагыз. "самар хәбәрләре". Гашыйк кызларын санап кына бармаган, язып та барган.

кем: каракаш кайдан: урманнан
10.02.2010 18:59
Мин 72 ел эчендә 152 кызга гашыйк булдым.
Санап барган карт шайтан !

кем: Былтыр кайдан: Кырлайдан
08.02.2010 20:06
шәрә кызларны бик оста ясаган Нурхатим абзый.
карточкалардан матуррырак. Шәрә кызны шулай матур итеп картинага төшерү зур искусство бит. Менә ул нихаять сәнгәттә татар эротикасы! Бөтен дөнъя алдында мактанырлык бит ичмасам.
     
текст зурлыгы - +

татар дөньясы

хезмәтләр:

подкастRSSmobile