киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Мирзаянов: Советларның Балтыйкны агулавы дөрескә охшаган

06.02.2010

Чәршәмбе көнне Швециянең SVT телеканалы, 90-нчы еллар башында совет гаскәрләренең Балтыйк диңгезенә куркыныч химик кораллар һәм радиоактив калдыклар ташлавы турында документал фильм күрсәтте.

Анда Швециянең махсус хезмәте вәкиле сүзләренә таянып, Советлар шулай яшерен рәвештә үзләренең Балтыйк буе республикаларындагы хәрби ныгытмаларында сакланган химик коралыннан котылырга тырышты диелә.

Бу уңайдан Азатлык, 90-нчы еллар башында советларның химик кораллары тирәсендә булган хәлләрне эчтән белгән профессор Вил Мирзаяновка мөрәҗәгать итте һәм аның швед телевидениясе күтәргән проблема турында ни уйлавын сорады.


Вил әфәнде, тәҗрибәгездән чыгып ни әйтә аласыз, бу хәбәр чын була аламы?

Бу чынбарлыкка бик тә ошаган. Чөнки совет гаскәрләре практикасында бу көндәлек эш иде. Әле 1945 елда ук совет көчләре сугышта җиңелгән Германиянең химик коралларын Балтыйк диңгезенә батырдылар.

Шуннан соң батырылды Ак диңгездә дә. Меңәрләгән тонна иприт, заман, зарин кебек бик куркыныч матдәләр. 5 елда анда балык, башка җәнлекләр юкка чыкты. Тын океанда да батырдылар, бу хакта “Известия” газетасы да язган иде.

Минем үземдә шул герман химик коралларын батыру турында Русия Дәүләт думасына бирелгән хисапның бер нөсхәсе бар. Менә шундый куркыныч эшләрне башкардылар алар.

Бу сез телгә алган очраклар бары тик германнарның гына химик коралы идеме, әллә советлар эшләп чыгарганын батырулар турында да беләсезме?

1945-тә батырганнары германнарныкы иде. Шуннан соң инде бу практикага кереп китте, бар искергән коралларны батыра башладылар. Шуңа да минем бернинди дә шигем юк, бу совет гаскәрләренең гомуми практикасы иде.

Шведлар сөйләгән бу химик матдәләр ниндидер мичкәләргә салынган булгандыр, үзенчә саклау чаралары күрелгәндер. Вакыт үтү белән тирә-юньдәге мохиткә моның нинди куркынычы бар?

Менә шунысы кызык, герман химик кораллары 1945 елда ук батырылса да, әлегә кадәр алардан берничә балыкчы гына зыян күрде. Бу хакта башка хәбәрләр күренмәде. Димәк, диңгез ләме, балчыгы калдыкларны каплагач, алар шулай череп яталардыр инде.

Килеп чыгу ихтималы бар, бәлки чыкмас та. Андагы реакцияләр нәтиҗәсендә калдыклар кесәл хәленә килә, бу әлегә кадәр анда проблемаларга китермәде.

Ләкин Русия хәзер Петербурдан Германиягә диңгез төбе буйлап “Төньяк агым” дигән газүткәргеч сузып маташа һәм ул якынча Швециянең икътисади биләмәсенә кергән шушы тирәләрдә уза. Димәк куркыныч арта дигән сүз.

Куркыныч арту гына түгел, бу һәлакәткә китерәчәк. Әгәр калдыкларны чак кына кузгатсаң да, агу шунда ук диңгезгә чыгачак. Ә анда чыккач инде ул бар балыкны бетереп, аннары кешеләргә дә зарар китерәчәк. Бу бик куркыныч нәрсә. Аларга берничек тә тияргә ярамый.

Советларның агулы матдәләрне шулай диңгезгә ташлавы белепме, әллә наданлык белән эшләндеме, ничек уйлыйсыз?

Барысы да наданлык белән, аерым тикшеренүләр үткәрми һәм тиешле чаралар күрелми генә эшләнде. Бик гади генә - тоттылар да көймәдән диңгезгә ыргыттылар. Моның өчен махсус төркемнәр бар иде.

Швед телевидениясе хәбәрендә, бу кораллар совет кораллы көчләренең ул вакытта Латвиядә урнашкан хәрби ныгытмасында тотылган диелә. Сез ул еллардагы (1989-1992) хәлләрне дә, химик гаскәрләрнең кайда урнашканын да яхшы беләсез, чыннан да Балтыйк буе республикаларында андый ныгытмалар бар идеме?

Бар иде. Мин үзем әле студент чагымда Эстониянең Иехви (Jõhvi) дигән җирендә шундый хәрби ныгытмада практика үттем. Латвиядә дә шундый урын бар иде. Урысча ул “Отдельный химический батальон” дип атала. Ул булган җирдә химик кораллар базасы да була инде.

Бу яктан караганда да, Швеция телевидениясе хәбәренең дөрес булуы бик мөмкин дисез инде.

Әйе. Мин 95% ышанам. 5% икеләнү була ала, әмма шул мәгълүм – бу химик коралларын Русия бервакытта да үз җиренә кире кайтармады. Кая китте соң шул кораллар? Алар аны батырдылар гына, бик җиңел эшләнә ул андый эшләр.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

Тамгалар: dumping, toxic, waste, sweden

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
08.02.2010 22:38
Вил әфәнде, тәфсилләп язылган мәгълүмат өчен зур рәхмәт сезгә!
Экология мәсьәләләре Татарстанда да шактый кискен тора шул.
Хәзер бик күп күләмдә газлы су ясап сатыла, халык арасында
пластик шешәләр киң кулланышта йөри. Сөт сатучыга кадәр шул шешәдә сата! Ул шешәләрне җыючы юк! Украинада, мәсәлән, һәр йорт янында тимер челтәр контейнерлар, шуңа кешеләр бушаган шешәне куя тора. Бездә пластик шешә, гәрчә сезнең тарафтан һәм «яшелләр» кисәтүе буенча зарарлы икәнлеге билгеле булса да, куллануда әле озак йөрер ,
мөгаен. Чөнки әйткәнегезчә, халык үзе битараф. Шул ук вакытта соңгы елларда кешеләрдә һәртөрле куркыныч чирләр күбәюе билгеле. Мәскәүдә һәм өлкәдә балалар өчен ризыкны сатуга пыяла һәм сыйфатлырак савытта чыгара башладылар. Бездәге «мусор»да Көнбатыш күзлегеннән караганда, бик күп файдалы нәрсәләр табарга мөмкин: кәгазь, тимер, пластик шешә, пластмасс әйберләр һәм полиэтилен пленкалар. Аларны төрләренә
карап җыю әлегә оештырылмаган, тик ул көн тәртибенә килеп басачак. Полиэтилен пленка-пакетлар ниндидер , тиз таркала торган «тукымадан» тәкъдим ителсә, яхшы буласы, тик бу да якын киләчәктә булса гына инде…Проблемалар байтак...авыл җирләрендә ферма тирәсендәге җәй буе кипмичә , черки үрчетеп ята торган торган күлләр, үләксә базлары, кеше тормышыннан калган калдык-постыкны саклау, юк итү мәсьәләләре…Тычкан-крысаларга каршы чаралар да әлләни нәтиҗә бирми…Мәскәү өлкәсендә бер доктор сөйләп торды – башкалада һәм өлкәдә тараканнар кисәк юкка чыккан имеш! Ниндидер куркынычны белеп-сизеп, читкә тайдылар микәнни? Әллә үлеп беттеләр микән? Ә бездә…Шул ук нефть скважиналарының күплеге, аларга салына торган техник сулар, (су гына микән?), кырларга сибелүче шул ук ашламалар…(ни өчендер су анализлары сульфатларның нормадан нык артуын күрсәтә) - һәммәсе ахыр килеп глобаль масштабта кеше исәнлегенә яный торган куркыныч чыганагы . Шуңа да яңа гамәлгә кертелергә тиешле мәктәпләр өчен булдырылган тәрбия реформасында илдә чын гражданин тәрбияләүгә игътибар итәргә онытмаганнардыр дигән өмет бар. Ни өчендер,
ул яңача тәрбия реформасы хакында сүзләр йөри, ә халык арасында фикер алышуларны оештырганнары әле дә юк, шул исәптән булачак гражданинның вазыйфалары һәм хокуклары турында да. (Кешенең вазыйфа һәм хокукны белмәве еш кына бәла тудыра тора!) Кыскасы, безнең көнкүрмешкә(культурага) яңа элементлар керергә тиеш, шунсыз яхшы якка yзгэреш булмас.



кем: Фирдэвес кайдан: Чирмешәннән
08.02.2010 14:40
Кәрим Камалга.
Сезгә бик рәхмәтлемен, әлеге тема актуаль.
Сез бик кыю кешегә ошагансыз, әфарин!
Киләчәктә дә кызыклы язмалар белән шатландырырсыз
дип өметләнеп калам.
Сезгә исәнлек һәм уңышлар телим.


кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
08.02.2010 11:24
Бик куркыныч хәлләр шул бу! Шул ук шпротлар
гел файдага булмагандыр, зарарланган балык ризыклары
белән агуланучылар бардыр…Интервью алучы әңгәмәдәшеннән
безнең илдә элеккеге һәм хәзерге заманнарда химик коралларны
юк итүнең куркынычсыз чаралары эшләнгәнме –юкмы, эшләнсә,
гамәлгә кертү өчен каршылыклар бармы-юкмы-шул сорауларны
ачыкласа әйбәт буласы иде. Бәлки Вил әфәнде бу өлкәдә
мәгълүматлар язар?
Ник шулай килеп чыккан? -Кызганычка
каршы, Россиядә яшәүчеләр – без – шундыйлар инде! Тирә-юньгә
карыйк – табигать турында аңлы рәвештә нинди дәрәҗәдә кайгыртабыз? Сабан туйлары гөрләп уза…Халык таралгач, карасаң-андагы чүп! Ник һәркем үзе артыннан җыймый-өйрәнмәгәнме? Менталитет шундыймы? Ул Мәскәү өлкәсендәге урманнарның хәле ничек кызганыч! Анда әледән әле
хуҗасыз, ташландык чүп өемнәренә тап буласың. Кемдер чүпне
китергән-аударган, шулай иң җиңеле, башкалар, табигать-теләсә ни эшләсен! Автобусларны, җәмәгать урыннарын көнбагыш белән чүпләү дә шуның мисалы. Бик үзгәрәсе бар әле безгә, ник без шундый-бер Алла белә!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
08.02.2010 17:23
Фирдэвес эфэнде, сез дорес курсэтеп киткэнсез, илдэге халыкнын уз-узен агулаганга исе китми. Минем шул агулар уйлап табу буенча институтта эшлэгэндэ сонгы вазыйфам "начальник отраслевого отдела противодействия иностранным техническим разведкам" булды. Ул узе гыйлми эш. Эммэ, вазыйфам буенча мина билгеле иде СССР да купме химик корал запаслары бары. Доресен эйткэндэ, ул цифрны тулысынча беркем дэ белми иде. Эммэ, плюс-минус 5-8 мен тонна белэн алар билгеле иде. 1988 елда алар 65-70 мен тоннага якыннар иде. Шуннан сон СССР яки Русия халыкара химик коралны тыю буенча конвенцияга кул куйганда юк итугэ 40 мен тонна игълан иттелэр. Сон кая булды дисез шул кэм дигэндэ 20-25 мен тонна агу? Дорес, тора-бара, 2005 елны Русия шул цифрга (40 мен тоннага) тагын 4 менне остэде. Бу хич тэ колке тугел. Димэк, шул 20-25 мен тонна бит каядыр куелган. Тизрэк, батырылган, кумелгэн дияргэ бик тэ нык шиклэр бар. Э батырылган, кумелгэн агулар экертенлэп су астындагы суларга кушылалар, суда яшэуче жэнлеклэргэ, балыкларга утеп керэлэр. Э аннан сон инде шуларны кеше узе узлэштерэ, азык итеп, эчемлек итеп... Мин хэм берничэ кеше 1993 елда Балтик дингезендэ батырылган химик кораллар турында тавыш куптарып булашкан идек, нэтижэсе булмады. Ята икэн, имеш, су астында, ята бирсен. Э ул бит, тик кенэ ятмый. Шул тозлы агрессив су метал савытларны, корал гэудэлерен ашый хэм алардан экертенлэп агу хем анын таркалган продуктлары суга китэ, табигый циркуляцияга кушылып, энэ шул шпротлар кебек ашамлыклар аша кешене агулый. Эгэр берэрсе монда яки башка урында шул продуктларны химик корал калдыкларына анализлый дип уйласагыз, бу бик зур хата. Чонки, ул анализлар бик кыйбат хэм аны гади лабораториялар эшли алмый. Шунысы да бар, хосусый лабораториялар хэрбилэр кулында, э алар сина бервакытта да уз-узлэренэ каршы маглумэтлэрне бирмэячэклэр. Кирэкме бу Конбатышка? Мин бик икеле. Чонки, энэ Дубровка театрында агуланган конбатыш кешелэрен Германияда дэваланганда аларнын нэрсэ белэн агуланганы турында информацияны яптылар да куйдылар. Бу озак язуга лаеклы тема. Татарстанга килгэндэ, анда да Икенче донья сугышы беткэнчегэ кэдэр оч урында иприт, льюизт кебек агулар ясадылар. Сон кая булган дисез андагы отходлар хем озатылмаган агулар? Жир астында. Русияда кеше гомере ин кыскалардан берсе. Сылтау гел аракыга. Эммэ, эш аракыда гына тугел, э энэ шундый гамьсезлек белэн кеше монда уз-узен харап итэ. Химик кораллар белэн генэ тугел, э башка бик куркыныч агулар белэн. Мэсэлэн, 1989 елнын язында Уфадагы ташкын сулар белэн ботен тирэякны, Агыйделне диоксин дигэн нэрсэ белэн агулау бит тулысынча катастрофага китерде. Шул диоксиннын бер торлесе бик тубэн, триллионнын бер олеше концентрациясында генетик узгэрешлэргэ илтэ. Ин куркынычы: бу диоксин табигать шартларында бервакытта да таркалмый. Уфа катастрофасынын нэтижэлэрен берэрсе тикшердеме? Суларны, туфракны шул матдэгэ анализладымы? Юк. Ни очен? Беренчедэн, бу остэ утырганнарнын берсенэ дэ кирэкми. Икенчедэн, тагын мондый анализларны ясарлык лаборатория Уфада юк. Анда тик примитив кына.
җавап

кем: Кәрим Камал
08.02.2010 11:56
Хөрмәтле укучы! Мирзаянов әңгәмәнең бер өлешендә нәкъ шуны, ягъни ничек итеп советларның химик коралларын юк итүе, аның вәхши ысуллары турында сөйли. Тәфсилләп булмаса да, ул аны аңлатып китә. Сораулар исә бүгенге көнүзәк тема уңаеннан бирелгән иде, кызганыч, әңгәмәдә шуңа күрә барысына тукталып булмады. Аңлавыгызга өметләнеп, Кәрим Камал.

кем: Ришат кайдан: Нурлат
08.02.2010 04:56
Бер ахмак тараканнар агулау өчен бер капчык агу сатып алган. Тараканнар шуның бер чеметеменнән кырылып беткәч, алган агуым әрәм булмасын инде дип, тавыкларына сипкән. Россия хәзер калган агулары белән үз халкын агулый - дарулар ясап чыгара. Бу Вил дигән абзый шундый хәлләрне фаш иткән әчен Америкага куылган диләр. Хактыр ул... Белеп сөйли бит.
     
текст зурлыгы - +