тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Фатыйх президентка фатиха бирә

Фатыйх Сибагатуллин

05.02.2010

Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин берьюлы ике басмага – “Ватаным Татарстан” һәм “Звезда Поволжья” газетларына интервью биргән. Озак еллар буе республика җитәкчелегенең иң югары катламына кергән Фатыйх Сибагатуллинның фикерләре гыйбрәтле.

Татарстан парламенты утырышында Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләре бирелгәч, озак еллар дәвам иткән табышмак чишелде. Республиканың икенче президентның кем буласын фараз итүчеләр, үзләре илбашы булырга җыенучылар аз булмаган, диләр. Тәкъдим ителгән өч намзәттән башка тагын берничә министр, премьер-министр урынбасары, шәһәр, район башлыклары Татарстан белән җитәкчелек итәргә әзер булганнар, имеш. Хәзер аларның берсенең дә исеме әйтелми.

Президентлыкка бер дистәгә якын намзәт арасында бик көчле җитәкчеләр булган һәм хәзер аларның һәркайсы үзләренең хатирәләрен һәм сәяси фаразларын сөйли ала. Әмма хәзергә беркем дә йөрәк серләрен ачмый. Бары тик Фатыйх Сибагатуллин гына турыдан-туры үз уйлаганын әйтә. Элегрәк аның тарих турындагы бәйсез фикерләре ике китап булып чыкты.

Фатыйх Сәүбән улының “Атилладан Президентка кадәр” дигән китапларында татар халкы һәм Русия тарихы яңача тасвирлана. Бу китапларны Сибагатуллин Дәүләт Думасында Жириновский, Зюганов һәм башкаларга биргән, аларның уңай фикерләрен ишеткән. Китап турында урыс галимнәре дә, татар зыялылары да җылы фикердә калган. Китапның максаты – халыкларның һәрберсен үз почмагына түгел, киресенчә, берләштерү, ди ул.

Татар милләтендә Атилла кебек шәхес калкып чыгарга мөмкинме, дигәндә, ул “пассионарлык буенча караганда (ягъни кирәкле урында кирәкле вакытта табигатьнең кирәкле кешесен тудыруы), андый ихтыяҗ юк, революцион ситуация дә җитешеп бетмәгән, дигән фикердә. Бу турыда ул “Ватаным Татарстан” газетындагы интервьюсында әйтә.

Бу әңгәмәдә җәмәгатьчелеккә бик мәгълүм булмаган сер әйтә. “Мине Амур өлкәсе губернаторы булырга бик кодалаганнар иде. Рәттән татар була дип ризалашмадым. Читада, Хабаровскида хакимияттә үз татарларыбыз бит. Гыйниятуллин, Сибагатуллин, Ишаев була иде”, ди ул.

Аның Амурга китмәвен чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дип аңларга да була. “Звезда Поволжья” газетында ул Шәймиевнең идарә итү өслүбе турында болай ди: “Шәймиев икътисадны Татарстанның үз көче белән үстерде. Аның төп юнәлеше – халыкчанлык һәм дәүләтчелек иде. Ул халык дәүләте булдырды. “Пирамида”ны Радик Шәймиев төзеткән, нефть химиясе аның кулында, диләр. Әмма ул туган җиреннән беркая да китми бит, барысын да монда калдыра. Шәймиевкә юл Англиягә булырга тиеш кебек. Әмма ул “Челси”ны сатып алмады, барысын да туган җире өчен эшләде”.

Ни булса булды, Атилладан хәзерге Татарстан президентына кадәр тарихның дәвамы Рөстәм Миңнехановның президентлыгына килеп җитте. Кайчандыр үзе дә иң югары дәрәҗәләргә ирешә алган Фатыйх Сибагатуллин башкаларга туры һәм таләпчән кеше, диләр. Фатыйх Сибагатуллин Татарстан президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнехановтан да яхшырагы юк, дип белдерә. “Шәймиев бик күп кадрлар әзерләде, әмма Миңнеханов иң яхшыларның берсе. Ул зур сәясәтче булырга сәләтле. Аны мин белгән кадәр бик азлар гына белә”, ди Сибагатуллин “Звезда Поволжья” газетына биргән әңгәмәдә. Укучыларның менә шул азларга мәгълүм хәбәрне бик беләсе килә.

Фатыйх Сибагатуллин китаплары

Сибагатуллин яңа Татарстан сәясәтендәге төп сыйфатны – бербөтенлек, дип саный. “Табеев чорыннан башлап республика бербөтен булып яшәде. Һәм 20 ел без Шәймиев җитәкчелегендә бербөтен идек”, ди ул шул газетта. Һәм Рөстәм Миңнехановның да шушы юлны дәвам иттерүенә, аның президентлыкка өлгереп җитүенә ышана.

“Миңнеханов, Шәймиев кебек үк, бөтен этапны да узган кеше. Ул район башлыгы, финанс министры, премьер булды. Шәймиев тә үз вакытында шундый ук зур тизлектә үскән иде. Өлкә комитеты секретаре, аннан соң Югары Шура рәисе булды һәм халыкара дәрәҗәдә сәясәтче булып җитеште. Аның федераль дәрәҗәдә абруе бик зур.

Миңнеханов Татарстанны Русиянең Сингапуры итәчәк”, ди ул шунда ук.

Рәшит Минһаҗ Фатыйх Сибагатуллиннан гаилә һәм шәхси тормыш турында да сорашкан. Депутат фикеренчә, күпхатынлык турында канун булырга тиеш түгел. ”Әгәр бөтен кешегә дә кагылышлы мондый закон булса, бер ялкау ир-ат биш хатын алып, туйдырыгыз мине, дип ятарга мөмкин.

Күпхатынлык рөхсәт ителгән гарәпләрдә дә бу күренеш киң таралмаган. Хәлеңнән килсә, канәгатьләндерә алсаң, аерым йортларда яшәтсәң – рәхим ит! Аның хәзер мөмкинлеге булганнары да ЗАГСка барып тормыйча гына, гражданский брак дип яшәп ята. Килешү буенча никах дигән нәрсә дә бар. Тагын нинди закон кирәк?! Аның турында баш ватасы юк. Без нефть турында законы булмаган бердәнбер ил. Россия ел саен 500 миллион тонна нефть чыгара. Биш миллион тонна чыгарган илләрнең дә андый законы бар.”

Менә демография һәм геосәясәт турында фикерләр: “Русия җирләрен кытайлар басып алмасын өчен татар хатыннары безнең әниләр кебек ким дигәндә бишәр бала табарга тиеш. Без әле ул кытайларны үзебез чакырып китерәчәкбез. Менә Казанның меңъеллыгына әзерләнгәндә бездә 14,5 мең төрек төзүчесе эшләде. Үзебезнең халыкның эшлисе килми. Тәнкыйтьләргә, зарланырга гына яраталар. Хәзер Красноярскиның теге ягында (бу бит Русиянең яртысы чамасы) нибары 7 миллион кеше калган. Ул җирләр буш ятарга тиешмени?! Йә аларга җирегезне бирегез, йә аларны туендырыгыз, дип әйтәчәк безгә тора-бара Берләшкән Милләтләр Оешмасы”.

Сибагатуллин фикеренчә, “Татарстандагы зур чиновниклар өчен иң зур җәза – Мәскәүгә эшкә җибәрү”. Газизуллин, Галимов, Мөхәммәдиев, Алтынбаевларны санап китәргә була. “Ә Мортазин?” дип сорый Рәшит Әхмәтов. “Ирек Мортазинның җәзага тарту сәяси эзәрлекләү түгел, дип саный. Монда берниди сәяси мәгънә юк, аның әтисе Шәймиевнең күптәнге дусты, шуңа күрә Ирекне эшкә алган. Хәзер хатасын төзәтергә туры килгән. Мамадыш районы, андагы Дегетле авылы йөз меңнәрчә башка авыллардан берничек тә аерылмый”.

Әйтергә кирәк, үзе элек эшләгән Мамадыш районында Фатыйх Сибагатуллин Борис Ельцинны кунак иткән. 1990 елда Миңтимер Шәймиев Ельцинны Әлмәткә, Түбән Камага, аннан Мамадышка алып килгән. Биредә Фатыйх әфәнде Русия җитәкчесенә чын татар мохитен күрсәткән. Икенче көнне татарлар арасында рухланган Ельцин Казанда башына түбәтәй киеп “Күпме кирәк, шулкадәр мөстәкыйльлек алыгыз”, дип чыгыш ясаган. Бу тарихи гамәлгә Фатыйх Сибагатуллинның да өлеше кергән икән.

Шулай итеп, Татарстанда президент алышынган бу көннәрдә шәхесләр һәм вакыйгалар риваятьләргә, гомумән, тарихка кереп баралар.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: исемсез
10.02.2010 14:25
Inyaz га
Сезнең тәкъдим белән «президент» булып карадым.
Бер кичтә 5-6 төп мәсьәлә күтәрә алдым.Авыр эш,
башларым катты. Димәк, президентка, кулларында
дилбегәне ныклап тотучы кучер кеби эш итәргә кирәк.
Эшнең авыр өлешен депутатларга йөкләргә-бал
кортының нектар ташыганы кеби ташысын депутат
сайлаучыдан президентка тәкъдимнәр һәм чишелешләр.
Тик…50% депутатка ышаныч юк-алар имештер, һәрберсе
бер үк вакытта «муниципаль район башлыклары»…
Соңгылары арасында һәртөрле аңлашылмаган эшләр белән
үзләренә булган ышанычны киметyчелэр бар. Әйтик, шул ук
Югары Ослан мисалы. Районда пай җирләре иясенә тапшырылмаган, район башлыгы да бу хәлгә күзләрен
йомып куйган.
Шундыйрак мисаллар юк түгел. Мондый депутат Дәүләт
Советына нәрсә белән килә? Ирексездән «үз мәнфәгатьләре
алдан йөри» дигән уй бимазалый. Димәк ки, депутат дигән
мактаулы вә катлаулы вазыйфаны милке, көн итүе белән гади салым түләүчедән әлләни аерылмаган, фикерле һәм «прынцыплы» кешегә йөкләүне алга сөрергә кирәк.Билгеле инде, гадел сайлаулар аша.

кем: Inyaz кайдан: SPb
08.02.2010 20:24
Фирдэвескэ! Язмада бик анлаешлы эйтелгэн: Inyaz тэнкыйтькэ каршы тугел, киресенчэ, тэнкыйтьсез тормышта усеш булмас иде дип ышана. Э "критиканство"ны хич кенэ дэ хупламый. Тэнкыйть кирэк. Бик кирэк! Начальствоны тэнкыйтьлэу бигрэк тэ. Эмма тэнкыйтьнен файдасы бермэ-бер артыр иде, эгэре курсэткэн житешсезлеклэрне бетеру юллары да эйтелсэ.

Вил туган! Барлык сузлэрегез дорес. Аларны хуплыйм. Ул гына тугел, узем дэ шундый ук уйлар белэн яшим. Тик эйт эле: бугенге шартларда Илбашы булсан, ни эшлэр иден? Бэлки жавабын шул бурыр: Мине куймаячаклар, билгелэсэлэр дэ, баш тартыр идем, чонки уз юлымнан бару очен момкинлек бирмэячэклэр. Э менэ М.Ш. риза булган иде хэм, момкинлеклэрдэн чыгып, ярыйсы нэтижэлэр (кабат эйтэм, без - татарлар очен файдалы) бирэ алды. Тэкъдимне кире кагар идем жавабына шуны эйтэм: Син дэ, башкалар да баш тарткан очракта Рязань, Вологдаларнын ярдэмгэ килуендэ шик юк. Э инде мине "куштаннар" сафында куруен очен кунелем эрни.
җавап

кем: Заки кайдан: Дегетли
08.02.2010 21:51
Сез: «Илбашы булсагыз нишләр идегез?», - дигән, кешене кутенә утырта торган(берни эшли алмас идегез, шул ук сәясәтне алып барырга мәҗбүр буласыз дигән догмага китерүче) сорау куясыз инде. Җавап бик гади - иң беренче итеп дәүләт дәрәжәсенә кутәрелгән коммунистический ялганны туктатырга була. Монын өчен республика МЧына гына булсада сүз иреге бирергә була.

кем: исемсез
08.02.2010 16:42
«In Inyazyaz»га
Сезнең «…көнләшү хисләрегез…» дигән сүзләрегезгә гаҗәпләндем. Нинди хис икәнен белми яшәдем, белергә дә язмасын. Язмагызда дөреслек юк түгел, шуңа да, «примитив» өчен гафу үтенәм. Дөресен генә әйткәндә, Сибгатуллинга мин рәхмәтлемен. Шул рәвешчә интервью бирергә риза булган, кеше теленә керүдән курыкмаган, маладис!

Ә дөреслек шул-башкаларның гаебен табу җиңел.
Дума депутаты-һәммәсе дә Думага халык мәнфәгате өчен көрәшкә
дип килмәгән, кайберәүләр акча янчыгы ярдәмендә, хакимлеккә сусап. .Шуңа да андыйларның төп вазифадан гайрәтләре тиз кайта-Конституцияне укымый, килгән кешене кабул итми…ә Туган көннәр- «пажалысты»! Бу бит Дума әһелләренең законны бар дип белмәве, Сибгатуллинның мондый хәлдә гаебе юк. Киресенчә, хәйләкәр татар булып, кирәкле кешеләрне күрергә
җай тапкан! Ничектер эшләрне алып барырга бит инде, шундый
шартларда булса да! Ә мөмкинме анда кайбер депутатларны акылга утыртырга? Килүчене кабул итмәгән өчен…Конституция хокукларына таянмаган өчен…Бу кадәрлесе билгесез. Билгеле шунысы-Дума депутатлары кагылгысыз.

Ф.Сибгатуллин Радик Шәймиевне интервьюсында «Пирамида» төзеткән, һ.б. эшләрен мисалга китереп, ватанпәрвәр итеп күрсәтә. Әгәр Радик гади инженердан башлап, үз бизнесын булдырып, шундый биеклекләргә ирешсә-хуп! Аның адресына соклану-гаҗәпләнү тәэмин ителер иде. Әлегә , барча уңышларына күләгә төшә-президент малае! Бәлки ул гаҗәп акыллы кеше
булып үскәндер, әтисенең төп, ышанычлы кешесе…Ул чакта, СМИда даими рәвештә Радик эшләренең республика экономикасын үстерүдәге өлешен даими яктыртырга кирәк. Бигрәк тә Республика Конституциясендә хакимият һәм бизнесның үзара мөнәсәбәте хакында мәгълүмат юк чакта! Тыю да юк, хуплау да юк! Шулай ук «Татавтодор» җәмгыяте эшчәнлеге хакында язу да комачау итмәс иде! Юллар торышы – иң авырткан җирләрнең берсе, авария куркынычы, һ.б. Ярар, бу эшләрне башкаруны Радик җитәкли. Нинди уңышлар бу өлкәдә? Халыкны «бабай кадрлары» белән даими таныштырырга, компетентлы җитәкче булуларына ышандырырга, тик күз буяу юлы белән түгел, ә бәлки дөресен язып. Сүз дә юк, илдә көчен һәм тәҗрибәсен ярдэмендэ ил кайгысын да кайгыртучы күпкырлы бәйләнешкә ия булган кешеләргә
ихтыяҗ һәрвакыт бар.

кем: baghuche кайдан: baqeltaydan
08.02.2010 02:21
fatix sbaghatullin - tatar tyurelere arasenda ing odiozo shahes . ul eshlagan rayonnar sibaghallinnan axlaqi bozeqleqqa chumep qaldelar . aneng jensi totnaqsezleghe kupme xaten-qezneng yazmeshen jimerde . ul bit intervewsenda da rishwatchelegen yashermi , imesh , esh ungsen dip maskaw tyurelere belan gel "tughan konnaren" uzderghan , shul bula inde uruscha vzyatka . intervewsendaghe jomla tozeleshlere de nadan keshene taswirley , garcha oshbu aghay veterenaria fannare doctore bulsa da . aneng "от атиллы до тортиллы" kitaben tfa'neng "fan" nashriate direktore bulat xamidullin awalap birde , anda bernindi yangaleq yuq . oshbu adam oyalmicha "tatar mektebe kirak tugel , tughan telne ghaile de iransang jitkan" dip aqel sata . albette inde chamadan tesh borchaqne da sibe , imesh ane amur olkesena gubernator itep chaqerghannar , tot qapchegheng'ne ! awel xujaleghe ministrleghen jitakli almaghach rayon bashleghe itep kucherdelar , shul aneng tubese . nurlat rayonenda xosusi nafta shirkatleren tozep shaqtey bayede , shunnan uzene dumadan uren satep alde (bugen russiada bu momkin) . allah saqlasen millatne mondey zatlardan .
җавап

кем: Азат кайдан: Казан
08.02.2010 13:32
Мин сезнен фикергэ кушылам. Дорес эйтэсез! Аллах сакласын миллэтне мондый затлардан.

кем: Фирдэвес кайдан: Чирмешәннән
07.02.2010 22:36
«In Inyazyaz»га...
«Мэсэлэн, форумнарны ябарлар. Урлаучылар булса да, тавышланмассыз, чонки ул (алар) татар булмас, конлэшу хислэрегез басылыр»
Примитив фикер йөртәсез.
Беренчедән…
Сез уйлый белсәгез, язмаларда файдалы киңәшләр күрми калмас идегез. Әйтик, хакимият нефть чыккан районнарда суны даими тикшертеп торуны оештырырга тиеш…Әллә сез килешмисезме? Бу бит халыкның исәнлегенә турыдан-туры кагыла! Ә кем аны кайгыртырга тиеш?!
Икенчедән…
Ә ник сөйләмәскә җитәкчеләрне?! Алар публичный кешеләр, телиләрме-теләмиләрме - һәр адымнары инә күзеннән үтә…Инә күзеннән үткәч, гамәлләрдә сак булырга кирәк. Сибгатуллин да соңгы кеше түгел-зур кеше. Тик , Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты буларак, Мәскәүдә РФ Конституциясендә язылганча татарларның ана телендә белем алырга булган хокукын якларга тиеш иде. Әле интервью буенча аңлашылды- битарафлык күрсәткән, җай чыккан -Фурсенко белән сөйләшкән, әмма яклау сүзен әйтмәгән, ник икәнен тәфсилләп аңлаткан…
Ә сез үзегез кая яшисез? …Ни өчен хакимияттәгеләр тәнкыйтьләнмәскә тиеш? Бу-нормальный хәл. Дөрес булса, нәтиҗә ясарлар, яла ягу булса, чарасын күрерләр.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
07.02.2010 20:35
Ф.Сибгатуллинных әлеге кызыклы интервьюсын тулырак китерергә мөмкин иде:
(Газета «Звезда Поволжья, 4-10 февраля 2010г»)
«И мы прожили под руководством Шаймиева последние 20 лет как единое целое. Мне сейчас виднее, я по многим регионам поездил. Статистика статистикой, но у нас выдающиеся успехи. У нас был принцип: если правильно встать, под солнцем для всех лучей хватит. Если кто-то один на себя больше солнечных лучей получить, он сгорит, у него ожог будет. Никому не хочется в тени стоять, из тени тоже хочется на солнце высунуться. И у нас, пожалуйста, интернационализм и дружба народов очень крепкие в республике, все условия роста местных кадров. Шаймиев об этом сильно заботился. Поэтому сегодня место одно, а желающих несколько, и все способны управлять РТ. А их готовил, растил М.Ш.Шаймиев. Он всегда заботился о благе народа и стремился резких движений не делать. Это мудрость.Спокойно все, рассчитано. Вот мягкое вхождение в рынок. Создание фонда ветхого жилья. Шаймиев развивал экономику силами Татарстана , не привлекая кого-то со стороны. Его основным кредо были народность и государственность. Он создавал народное государство. Говорят, «Пирамиду» построил Радик Шаймиев, нефтехимию ему передали. Но он же никуда не денется с родной земли. Он все оставит здесь. Шаймиеву путь в Англию жить заказан. Потому что много родственников здесь, все на этой земле. Шаймиев «Челси» не покупал, все в родную землю вкладывал.»


кем: Inyaz кайдан: Spb
07.02.2010 18:12
"Азатлык" форумнарында чыккан язмаларны даими укып барам. Авторларга морэжагэть итэм: Жэмэгать, сез ил башыннан, башка житэкчелэрдэн хэм, гомумэн, татар халкыннан ни котэсез? Нэрсэлэр талэп итэсез? Сезнен язмалар бары тик критиканство булып кабул ителэ. аларда кинэш йэисэ тормышка ашардый талэплэр юк. Берегез яза М.Ш. урлады. Р М та урлаячак дип, икенчегез аны кабатлый, оченгчегез - Ф.С. чишмэлэрне нефтлэде, дуртенчегез татар халкын хурлый.
М.Ш. йэ Р.М. урынына башка берэу, элбэттэ, читтэн, мэсэлэн Рязань йэ Вологдадан билгелэнсэ хэм узе белэн бер торкемне алып килсэ, жаныгыз тынычланыр иде ахыры. Сез уйлыйсыз ул вакытта хэл узгэрер дип.Ихтимал, узгэрер дэ. Мэсэлэн, форумнарны ябарлар. Урлаучылар булса да, тавышланмассыз, чонки ул (алар) татар булмас, конлэшу хислэрегез басылыр. Без бит - татарлар - виртуаль тугел, э реаль тормыш шартларында яшибез. Элегэ тэртип шундый: уен кагыйдэлэрен М. яза, анын кулында бу кагыйдэлэрнен утэлешен тикшеру хэм таэмин иту кочлэре дэ бар. Эмма, шушы шартларда да М.Ш. эшлэренен сизелерлек унышлы, беренче чиратта без - татарлар очен кирэк булган хэм файдалы нэтижэлэре бар . Элбэттэ, курэ белгэн, курергэ телэгэннэр очен.
Фэндэ мысленный эксперимент тошенчэсе бар. Мисал очен генэ: шундый эксперимент башладык, ди. Илбашы безнен очен бик кирэкле, эмма, М. кабул итмэслек талэплэр куйды, ди. Йэ Тат - да М. кабул итэ алмаслык "уен" кагыйдэлэре игълан итте, ди. Андый "уен" кагыйдэлэре халык ярдэменнэн, анын яклавыннан башка утэлэ алмаячак. Форумда критиканство белэн шогеллэнучелэр, югарыда эйтелгэн очракта кайсыгыз, читтэн кузэтуче булмыйча, актив рэвештэ Илбашына ярдэмгэ чыгар иде? Шиклэнэм, яклау урынына, читэн артына посар идегез.
Икенче эксперимент тэкъдим итэм: фикер алышу оештырыла - мин Илбашы булсам, ни эшлэр идем темасына сойлэшу. Кушылыгыз, эйтегез уз фикерлэрегезне. Бэлки бугенге хэм килэчэк Илбашлары очен файдалы булыр.
Кыскасы, тормышка кара пыяла аркылы гына карамыйк эле.Тромыш куп торле буяуда. Карадан башка тослэне дэ курэ белик.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.02.2010 23:52
Inyaz бик яхшы нотык укый. Имеш, монда Шаймины критикага тоткан татарлар ялгыша, алар тик кара пыяла астыннан ана карыйлар. Э бит, шул ук вакытта Шайминын кем тарафыннан куелып, кемгэ хезмэт иткэне турында ул, курэсен, белми. Фактлар шундый ки, татарга хэзер критикалы постинглар белэн генэ кэнэгэтьлэнмичэ, набат сугырга вакыт. Нигэ? Татарстан менэ инде 458 ел урыслар коллыгында. Шуны белмиме бу "чит тел"? Белэ ул, тик без урыслар белэн бер хокукта булган "межконфессионал хем межэтник" ожмахта гомер кичерэбез дип ышандырасы килэ. Э нэрсэ, ул шулай ук белмиме, ничек итеп Шайми наместничествосы астында инде барлык татар бейсезлеге буенча булган унышларны эзлэренэ кэдэр себерелеп тугелгэнен? Ул шулай ук белмиме, татар халкынын табигый байлыкларыннан килгэн доходнын 90 проценты Шайми тарафыннан Мескеугэ озатыла икэнен? ИнЯз белмиме, Шайми ярдэме белэн хэзер татар урыс тарафыннан уткэрелгэн ассимиляциянын сонгы чигенэ китерелеп, уз теленнэн дэ мэхрум ителу дэрэжэсенэ житкерелгэнен? Белэ, элбэттэ! Ул белмэмешкэ салыша, ничек итеп татар жанлы Милли Межлис агзалары остеннэн Шайми курсэтуе буенча чекист янычарлары гаделсезлек кыла, ничек итеп алар мисалында татарны бастыра. Анынча, бу хэллэргэ монда фикер алышкан татар гаепле. Сезнен кебек Шайми куштаннары инде ничек кенэ ана тэлинкэ тотмыйлар. Энэ ботен язу-сызучылар союзы шул эшкэ жинелгэн. Берэр гезит, журналда яки радио хем ТВ да Казан колониаль идарасын тэнкыйтлэгэн материал кургэне бар микэн бу ИнЯзнын? Инде бит андыйларны себереп туктелэр шушы иняз кумирлары! Шулай, хэр идара итэ торган токым чак кына булса да каршы язучыларны карага буяп, алар тик критика белэн генэ шогеллэнергэ белэлэр дип гаепли. Имеш, тик алар гына акыл иялэре, тик алар гына белэ сина нэрсэ кирэген, син нэрсэ эшлэргэ тиеш икэнен... Бу узе яналык тугел. Эммэ, татар шартларында, оппозиция гупче булмаган очракта, бу сайт бугенге кондэ анын бердэн бер язу, фикер алышу урыны. Эгэр дэ монда да Шаймига яки хэзер Минниханга гимннар жырлаучыларга кушылсалар, миллэтебезне саклап калу бурычын тик аларга гына калдырсак, ИнЯзлар татарны уптым-илахи урыска сатып бетерерлэр. Монысы кон кебек ачык. Альтернатив фикерлэр хем тэкъдимэр тик опозицияга һава суларга момкинчелек бирелгэн жирдэ генэ усеп чыгарга момкин. Э хэзергэ безнен бердэн бер альтернативабыз - безне коллыкта тоткан урыс империясы жимерелу хэм анын нигезендэ яна азат ителгэн миллэтлэрнен уз ихтияры белэн тозелгэн союзы. Менэ шушы альтернатива нигезендэ, анын максатларын тормышка ашыру очен без хэркем белэн кумэк эшкэ керергэ эзербез.

кем: Студент кайдан: Урмандагы турбазадан
07.02.2010 07:18
Шимбэ конне Медведев Шэймиев бабайны чакырып, орден биру турында указ чыгаруын эйтте. Ике сорау. 1.Телефоннан гына шалтыратып эйтсэ ярамас иде микэн? Могаен тагы берэр секретный сузлэре булгандыр.2. 22 январьдэ Медв белэн Шэймиев очраштылар, берсе ялга китэм диде, икенчесе ярар ярар, алайса, синен урынга Миннехановны куярбыз диде. Шунда бабай рэхмэт эйтмэгэн булып чыга. Хэзер зурлап эйтте ТВ да беренче вакыйга итеп курсэттелэр. Утенеч - белешегез, в чем дело монда. Эллэ Медвед кинэште, эллэ берэр эш кушты. Эйтегез турысын чит ил радиосы ашаю Халыкны томана дип уйламасыннар.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.02.2010 17:23
"Шәймиевкә юл Англиягә булырга тиеш кебек" дип, бэлки, бу эш туздыручы Сибагатуллин бер дэ юкка эйтмэгэн кебек. Тел белмэгэн кеше бер дэ юкка Англияга юл тотармы? Эллэ, Шайми хэзер Татарстанда гына тугел, э ботен Русия да торырга шурлиме? Юкса, телсез илчелэр кирэк микэн бу империяга?

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
06.02.2010 17:59
«Неординарный кеше»…килешәм…,ачык, ни уйлый, шуны әйтеп бирә! Китапларын да язып дөрес эшләгән! Таратсын аларны, укыйк, чагыштырыйк, уйланыйк! Бәлки без күрмәгән-ишетмәгән яңалыклар бардыр аның язмаларында-кем белә?
"Звезда Поволжья" газетындагы интервью(от 28января 2010г):
"В Нурлате за 11 лет от и до изучил нефтяную отрасль. Там была одна нефтяная компания. Я оставил десять. Когда пришел в район, нурлатские нефтяники добывали 900 тысяч тонн нефти, я оставил район с 3.8 миллиона тонн добычи»
Сибгатуллинга «маладис»! Без әле ул бөек эшләрнең әһәмиятен аңлаучы түгелдер! Нифтене чыгаралар. Шул исәптән, безнең авылга терәлеп, дистәләрчә еллар 9-10 скважина нифте cуыра. Әйтүләренә караганда, Нурлатлар…Алар , даими рәвештә, скважина тишекләренә техник су кудырталар. Безнең чишмәләрдә нефть майлары күренә. Халык бик нужалы яши, нык авыру, кешеләрдә баш өянәге, башка чирләр. Ә нефть ага да ага…
Шул ук вакытта, «ВТ» гэзите язды - федераллар Нурлатнефтькэ елына 70 млн. акча бирә икән, экологик максатларда кулланырга. Кая тотыла ул акчалар? Ник чишмә суларындагы нефть майлары бетми?! Халык шуны эчәргә мәҗбүр?! Сибгатуллин бу турыда уйланды микән?
Бер ураза тотучы чуаш карчыгы әйткән ди «И-и, кояш! Паюын да паярсың, мин генә пулмам!» Шуның шикелле, хәлләр шулай гына торса, безгә дә шулай кабатларга кала – «и нифте, нифте! Син дә петәрсең, пез генә булмабыз ул чакта!»


кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
06.02.2010 17:46
Сүз дә юк, Ф.Сибгатуллинда көч-дәрман ургылып тора! Күренеп тора, уңган-булган егет! Алай да…Әле «Нурлат районының һәр авыл крәстияне кичәге колхоз җирләрен , колхоз милкен үзара бүлгәләп – хуҗаланып, үз көннәрен үзләре күрә башлаган-чәчәләр, уралар, җыялар, сугалар, бүләләр, саталар…Алдагы көнгә планнар коралар…Анда рәис юк…Анда алар үзләре хуҗа»,- дигән хәбәрләр килеп ирешсә, әйтер идем-вәт Сибгатуллин! Булдырган! Маладис! Уңган, тырыш авыл агаеның статусын күтәргән, аңа милек иясе булырга, төп җитештерүчегә әверелергә җай биргән дип бик каты мактар идем, башкаларга да сөйләр идем!
Юк, Ф.Сибгатуллин! Әлегә сезгә кул чапмыйм! Иң мөһим эш һаман эшләнмәгән, кала бирә! Әле дә җәмгыятьтә иң мескене, ятиме, яклаучысызы, ярлысы, чарасызы – шул уңган, булган, тыйнак авыл агае!
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile