киләсе тапшыру

фикер белешү

... ... ...









башкортстан

Чечнядә Башкортстан егетләре һәлак булды

05.02.2010

Чечня Республикасында җомгага каршы төндә булган бәрелешләрдә Башкортстаннан барган 4 хәрби хезмәткәр һәлак булды, тагын дүртесе каты яраланды.

Бу хактагы хәбәрне Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы Руслан Шәрәфетдинов раслады. Аның әйтүенчә, һәлак булучылар – Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләре махсус отряды хезмәткәрләре. Һәлак булган дүрт кеше арасында бер офицер, шулай ук прапорщик, сержант һәм ефрейтор булган. Шулай ук дүрт хәрби хезмәткәр каты яралар алган.
Чечен сугышчылары белән бәрелешләр Урыс-Мартан районының Алхазур авылы тирәсендә була. Әлегә Башкортстан хәрбиләренең шулай күпләп һәлак булуы сәбәпләре ачыкланып бетмәгән. “Әлегә һәлак булучыларның исемнәрен дә әйтми торабыз”, - диде Руслан Шәрәфетдинов.
Чечнядә элек сугыш барган вакытта да Башкортстаннан байтак милиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләре гомере өзелгән иде. Әмма хәзер анда Рамзан Кадыйров иминлек урнашты дип мактанырга яратканда, бу хәлләрнең кабатлануы аеруча аянычлы.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: каракаш кайдан: каршыңда торам.
06.02.2010 15:59
Мисбах Дигәнең! син имансыз бәндә ! ( кеше исеме хәрәм!)
Һәлак булучы кешеләр яшьләр! аларның гаиләсе өчен нинди зур югалту...

кем: кушнариннар кайдан: РБ
06.02.2010 09:11
Бер егет Кушнаренкодан, берсе - Илештан...

кем: Мисбах кайдан: Татарстаннан
05.02.2010 22:07
Нигэ борчыласыз, алар жэхэннемгэ олакты.

кем: Илһамия кайдан: Агыйделдән З.Мифтаховка
05.02.2010 22:01
Гаепне кешедән эзләгәнче, үзеңнән эзләү күпкә яхшы һәм хәерлерәк.
Сезнең бер дә тәрҗәмәче программалар белән эшләп караганыгыз юкмы әллә?

Мәсәлән,
«English –Russian Translator v 3.42» тәрҗемәче программаның инглизчәдән урысчага ясаган тәрҗемәсен укып каргыз әле:

1 нче җөмлә:The wind, in his opinion, had been the cause of the fire.
Программа тәрҗемәсе: Перемотка, в его мнение, имел причина огонь(пожар).
Дөресрәк тәрҗемә: Ветер, по его мнению, стал причиной пожара.

2 нче җөмлә:I'm afraid you're way out in the left field, my dear.
Программа тәрҗемәсе: Я боящийся вы путь из в левый поле, мой дорогой.
Дөресрәк тәрҗемә: Боюсь, что вы, любезный, ушли немножко не в ту степь.

3 нче җөмлә:Җөмлә: Aha, I see our boys have nothing to loose so they're gonna go for broke.
Программа тәрҗемәсе: Ага, видеть наш мальчики иметь ничто к свободный так они gonna идти для сломался.
Бусы дөресрәк тәрҗемә: Ага, что нашим мальчикам уже нечего терять и они идут ва-банк.
4 нче җөмлә:Не thrusts his hands into his pockets and walks about the room.
Программа тәрҗемәсе: Не thrusts его руки в его карманы и идет относительно участок памяти.
Дөресрәк тәрҗемә: Он сует руки в карманы и прохаживается по комнате.

5 нче җөмлә:If you touch the charged body with your hand, you will connect it with the ground.
Программа тәрҗемәсе :Если вы касание наполненный(обвиняемый) тело с ваш рука, вы будет соединитесь это с основа(земля)
Дөресрәк тәрҗемә: Если вы коснетесь заряженного тела рукой, вы соедините его с землей.

Менә бу - күп акчалар тотып ясалган прорамманың нәтиҗәсе.
Татар гына бушлай эшли ул.

Ә Зөбәер Мифтахов ясаган тәрҗемәче программа белән эшләү күпкә отышлы. Җөмләне корректлаштырасың һәм эше дә бетте. Ә дөрес аңласам, программа акчасыз эшләнгән. Бу бик нечкә, катлаулы һәм күп тырышлык таләп итә торган авыр эш.
Һичьюгы күрә белик!!!

Зөбәер абый, программа өстендә эшләүне туктатмагыз.
Вакыты җитәр, бүләген дә алырсыз әле.
Рәхмәт сезгә!!!



кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
05.02.2010 22:00
Сорауымны ачыклабрак бирергә мәҗбүрмен. Конституция вә милиция турында закон нигезендә милиция көчләре гомумән хәрби гаскәрләр структурасына керми һәм аның бердәнбер бурычы сугышта катнашу түгел -граңданнарны саклаү. Бу очракта исә аларны үч алу, җазалау гаскәрләре(карательные войска) сыйфатында кулланалар булып чыга түгелме соң?

кем: гыймранова кайдан: ЛА
05.02.2010 21:19
милиция ни эшли инде? "тынычлык урынлаштыра". абыем милиция оркестрында уйный. эле озаталар, эле каршы алалар, эле жирлилэр. бер дэ тынып торганнары юк.
ни очен башкортостан милициясе чечняга бара дигэнгэ жавап бирэ алмыйм.
куптэн чэйнэлгэ, контрактниклар мэсьэлэсен жинелэйтудер, могаен. барсына да тулэп бетереп булмый ич. э болай "выполняют долг".

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
05.02.2010 19:57
Аңламыйм! Чечен җирендә башкортстан милициясе нишләп йөргән анда?!
җавап

кем: Фәнзаман кайдан: Казаннан
05.02.2010 22:00
Шаяртасың , дустым! Синең белән мин моның сәбәбен белә-белә бөлгән кешеләр инде. Сәбәбе - кабәхәтлек: ислам динендәге милләтләрне үзара сугыштырып дошманлаштыру, тыныч дип саналган чорда да (Россия тарихында сугышсыз үткән бер көн дә юк, әлбәттә) безнең милләтләрне кыркып, киметеп тору. Шул дошманлыкны тагын да көчәйтү, ислам әһелләре арасында бер-беренә нәфрәт тудыру өчен карателный көчләрнең башына нәкъ менә Нургалиев, Коләхмәтов (Грузиягә каршы сугышканы!) кебек татар генралларын куялар. Конракт буенча бармаган булсалар, башкорт егетләренең үлеме бик аяныч...
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
05.02.2010 23:23
Шаяртым шул Фәнзаман ага! Шуның аркылы ул милиөиянең нинди вазифа үтәүләрен форумдагылар үзләре үк ачып салдылар. ;)
     
текст зурлыгы - +

башкортстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile