тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

башкортстан

Путинның Уфага килүе файдага

05.02.2010

Башкортстанга Русия премьер-министры Владимир Путин эш сәфәренә килә. Биредә ул киңәшмә үткәрәчәк.

Владимир Путинны Уфада узган елның октябрь ае азагында ук көткәннәр иде. Әмма, ни сәбәпледер, ул чакта аның сәфәре булмый калды. Бу юлы аның килүе рас дип әйтәләр. Владимир Путин Уфада төбәкләр үсеше мәсьәләләренә багышланган хөкүмәт киңәшмәсе үткәрәчәк дип хәбәр ителде. Киңәшмә 8 февральдә үтәчәк. Ә инде Путин әфәнде Уфага 7се кичен үк килергә дә мөмкин, дип фаразлана. Хөкүмәт рәисенең бу сәфәре кысаларында Уфадагы кайбер ширкәтләрдә, оешмаларда һәм Этнография музеенда булачагы мәгълүм. Һәрхәлдә, сәфәр кысаларындагы программада шулар каралган.

Монысы рәсми хәбәрләрдән алынган мәгълүматлар. Имеш-мимешләр дә бар. Аларга колак салсаң, Владимир Путин Башкортстан президенты белән очрашуда аның вазыйфасыннан китүе мәсьәләсен дә тикшерәчәк икән. Путин килгән, 7 февраль көне – Мортаза Рәхимовның туган көне. Аңа 76 яшь тула. Татарстан президенты Минтимер Шәймиевка 73 яшь тулгач, үз теләге белән президентлыктан китте. Башкортстан президенты тагын да өлкәнрәк, шуңа да аның да үз кәнәфиен калдыруы мөмкинлеге тикшерелүе бер караганда гаҗәп тә түгел.

Әмма бәйсез сәясәт белгечләре фикеренчә, Мортаза Рәхимов хакимияттән үз теләге белән китмәячәк. “Мәскәү кагылмаса, Рәхимов әфәнде үзенең әлеге президентлык мөддәтен тутырып, ягъни киләсе елның азагында гына китәчәк”, - дип белдерә республикадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.

Ничек кенә булмасын Владимир Путинның Уфага килүе файдага гына. Зур кунакны каршылау алдыннан башкаланың торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм эшчеләре көне-төне тәртип урнаштыра. Урамнар кар өемнәреннән, чүп-чардан тазартыла. Кем әйтмешли, үзәк урамнардагы кар көртләре, боз катламнары “ялап” алгандай булды. Хәзер инде халык сәфәр нәтиҗәләре ничек булыр дип уйлана. Мортаза Рәхимовның президентлыктан китүен теләүчеләр аеруча бу сәфәр йомгакларыннан яңалыклар көтә. Путин белән бергә Уфага РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та килә.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кушнариннар кайдан: РБ
10.02.2010 10:13
.Файдасы күренми дә, күренмиячәк тә. Тѳкерде ул синең милли проблемаларыңа. Нихәтле «ураллы» белән «кушнариннар» талаша, шул хәтле яхшы аңа. Әйдә чукынып китсен татар – башкорт арасы, безгә, мәскәүгә, әйбәт кенә бит ул.
Әйдә татарларны башкорт итеп языйк, татар балаларын башкортча укытыйк, аларны дошманлаштырыйк. Бу бит безгә, мәскәүгә, файда гына – киләчәктә татары да, башкорты да урыс кына булачак. Бүген илдә 50-60 елга җитәрлек нефть, газ бар – бүтән нәрсә кирәкми безгә. Бүген безгә майлы-икралы ипи кирәк, байлык кирәк, жир кирәк…..уйыбызга да керми: кешегә бит ике метр җир җитә…

кем: Уфа татары кайдан: Уфадан
08.02.2010 20:53
Эх, кайчан без, татарлар уз житэкчелэребез белэн горурлана алырбыз?
Менэ Уфага Чуваш президенты килде. Ин беренче очрашу-уз миллэтэшлэре белэн. Э кем белэн безнен турэлэр очраша?

кем: Башкырт кайдан: Агидел буеннан
08.02.2010 17:28
Айратка.

"бабай 1.5 ел эшлай але-азак баймактан куябыз.тукердек без маскау бараннарына".
Бармактан ясап куйганнар Мәскәү бәрәннәренә төкерми ул!


кем: айрат кайдан: баймак
08.02.2010 05:59
бабай 1.5 ел эшлай але-азак баймактан куябыз.тукердек без маскау бараннарына.

кем: шымчы кайдан: урманнан
07.02.2010 22:03
хана сина Мортаза,
котэдер сине жэза...

кем: зубайда
07.02.2010 17:42
нургалиев Рахимов урныа булачак
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.02.2010 19:18
Авызына бал да май!

кем: азат кайдан: уфа
07.02.2010 14:57
бабайга акча сорап килалар-туймас маскаулар.

кем: Сафин кайдан: Кушнар
05.02.2010 21:21
Нургалиевнын килуе Мортазаны ариставайт иту осен тугел микан, дустар, белмяйхегедме?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
06.02.2010 20:36
Бердэ юкк тугелдер. Куп сойлэнгэн очен Мортазин янына озатмасалар...
җавап

кем: saqche кайдан: qaraweldan
08.02.2010 17:55
mortazin jeep mashinagha uterep degetle awelena отмечаться itarga gena yori .
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile