киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Питер башкортлары бердәм икән

05.02.2010

Санк-Петербургта яшәүче башкортларның “Башкортстан” җәмгыяте эшләп килә. Аларның җитәкчесе Люция Буканова Уфада булды.

Уфага килгәч, Люция ханым журналистлар белән дә очрашты һәм Питердагы башкортлар тормышы хакында мәгълүматлар бирде. Люция ханым әле 1985 елда ук гаиләсе белән Санкт-Петербургка, ул чактагы Ленинградка күчеп килә. Үзе дә, ире дә табиблар. Төньяк башкалага килеп озак та үтми аларга фатир бирәләр. Шунда төпләнеп калганнарына да 25 ел булган инде. Люция Буканова әйтүенчә, туган яклардан аерылгач, милли рухлары тагын да көчәя. Питерда яшәүче башкортлар һәм татарлар белән аралаша башлыйлар. Ә бераздан Люция ханым үзе дә, ире дә андагы башкорт фольклор ансамбленә язылалар һәм һәвәскәр сәнгать чараларында актив катнаша башлыйлар. Ә 1990 елда алар башкорт милли оешмасы төзеп җибәрләр. Соңгы берничә елда аның исеме “Башкортстан” җәмгыяте дип үзгәртелгән.
“Без бик күп мәдәни чаралар оештырабыз, сабантуйларда да ихлас катнашабыз. Безнең башкорт якшәмбе мәктәбе дә эшләп килгән иде, әмма хәзер, аның өчен бинабыз булмау сәбәпле, бу эш тукталып калды. Шулай да киләчәктә бу эшне янә тергезеп җибәрергә телибез”, - ди Люция ханым. Ул әле Уфага кунакка кайтканда журналистлар белән очрашты һәм Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты җитәкчеләре белән очрашты. Люция ханым Питерда башкорт белән татар милли оешмаларының аралашып яшәвен, кайбер чараларны берлектә оештыруларын да әйтте. “Читтә яшәгәндә без бер-беребезнең кадеребезне ныграк беләбез”, - ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сөембикә кайдан: Уфадан
05.02.2010 20:26
Ник чит җирләрдә татарлар белән башкыртлар узара дус яшиләр? Уйлап карыйк әле:

1. Бер-берсенә телләрен, көйләрен көчләп тагу юк, һәркем үзенчә сөйли, яза, бер үк җырларны җырлый – узара толмачсыз аралашалар.
2. Хезмәт карьерасы нинди милләт булуына бәйләнмәгән, милли өстенлек бирелми, яисә башлары эшләсә генә вазифалы эшкә урнаша алалар.
3. Радио, телевидение чараларын бүлешә алмыйлар, чөнки алар кулында бу чаралар юк.
4. Динләре уртак, мөсолман дине.

Монда бәхәсләшерлек бер сәбәп тә юк. Шушы шартларда ничек инде дус яшәмәскә!
җавап

кем: Фаил кайдан: Туймазы
05.02.2010 22:42
Башкортстаннан читтә башкорт үзен татардан өстен тоя алмый, чөнки аның кулында хакимият һәм хакимияткә бәйле ресурслар юк. Сан буенча да татардан ким.
     
текст зурлыгы - +