тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Фәнзаман Баттал: Сайланган президентка гына таянып була

04.02.2010

Татарстанның хәзерге президентын кискен тәнкыйтләгән радикал милләтчеләр, бигрәк тә Милли мәҗлес тирәсендә тупланганнары, яңа президентка да шундый ук тәнкыйти карашта. Алар аны Шәймиев кешесе итеп кенә күрә һәм аның үзләре күтәргән мәсьәләләрне гамәлгә куюда ярдәм итүенә ышанмый. Үз фикерләре белән шундый карашта торучыларның берсе - язучы Фәнзаман Баттал уртаклашты.

Азатлык радиосы Татарстанның яңа президентына булган мөгамәләне сораштыруын дәвам итеп, бүген журналист һәм язучы Фәнзаман Батталга мөрәҗәгать итте. Ул Милли мәҗлес тарафдары буларак Татарстанның хәзерге хакимиятенә шактый тәнкыйти карашта тора. Шул исәптән, яңа президент Рөстәм Миңнехановка да. Аның фикеренчә, демократик дәүләттә президент бары тик халык тарафыннан гына сайлана ала.


Фәнзаман әфәнде, Миңнехановны билгеләү вакыйгасен ничек бәялисез?


Менә мин Дәүләт шурасының аны раславын карап утырдым. Яклап 100% тавыш! Каршылар да юк, яисә анда тоткарланып калучылар да юк... Менә бу бит үзе үк көлке – демократик дәүләттә, демократик илдә алай була алмый ул!

Шунда йөзәр кеше арасыннан һичюгы 5-6 гына кеше булса да үз ризасызлыгын белдерә ала бит инде.

Ә инде Миңнехановның үзенә килгәндә, аның хуҗалык эшләрен белүе миндә әллә ни шик уятмый, чөнки мондагы “вертикал” дәүләттә боерык бирәләр дә, башкаларны эшләтәләр – анысы инде аңлашыла торган әйбер.

Аннары шул бар: ул бит инде кешесенең-кешесенең-кешесе. Әйтик, Путин ризалыгы белән Медведев куя бит инде аны, аннан соң Шәймиев белән сөйләшеп килешкәннәр. Шуннан соң гына ул президент булды бит инде.

Әгәр дә инде Рөстәм Миңнеханов һаман да Шәймиевчә барса, татар халкы да бетүгә көйләнә, әдәбият тә бармый, сәнгать тә хәзергечә булачак, матбугат үлә барачак.

Ни өчен Татарстанда сүз иреге тыела? Русия дә бу бик сизелми бит – “Эхо Москвы” радиосы эшләп тора, “Новая газета”лар, үзебездә менә “Звезда Поволжья» дигәне ярыйсы гына кыю әйберләр биреп бара.

Ә бездә әз генә сәяси әйбер бирсәң дә, редакторлар, мескенкәйләрем, куркып калалар, күзләреннән 1937 ел күренгән кебек була башлый аларның. Менә шундый шартларда әдәбият тә, сәнгать тә, татарның теле дә сакланмаячак.

Сүз иреген бетерүнең максаты да нәкъ менә татар телен бетерүгә көйләнгән. Укучылар татар газетларыннан кызыклы-кирәкле әйберләр тапмасыннар, сәяси сүз күрмәсеннәр, менә шулай татар матбугатына ышаныч бетсен, аңа төкереп кенә карасыннар, урыс газетасына күчә башласыннар дип.

Ә инде китапларга килсәк...

Фәнзаман әфәнде, газетларны да, китапларны да кешеләргә мәҗбүриләп укытып булмый бит инде, моның өчен дә хөкүмәт гаеплеме?

Ярый, анысы шулай булсын ди...

Тагын бер сорау бар иде – яхшымы, начармы, яңа президент инде билгеләнде. Ул, менә Сез әйтеп киткән проблемаларны хәл итәр өчен нәрсәләр эшли ала, тәкъдимнәрегез бармы?

Минем аңа бер тәкъдимем дә юк. Чөнки аңа нәрсәдер әйтү, тәкъдим итү – ул инде балтаңны суга ташлаган кебек кенә. Минем бу кешегә карата ышанычым юк. Ул бит Шәймиев “малае”, хәзерге президент исән чакта ул аның сүзеннән чыкмый торган кеше булып утырачак. Шуңа минем өметем дә юк, яхшылык та көтмим.

Фәнзаман әфәнде, ирекле сайлаулар булган очракта президент итеп татарның милли мәнфәгатьләрен яклаган кеше сайлана алыр идеме, ничек уйлыйсыз?

Турыдан-туры үткән булса, безнең милли җанлы гыйлем кешеләребез бар. Алар шул ук вакытта икътисадны да беләләрю Халык шундыйларны сайлаган булыр иде.

Аннары монда бит шундый уен уйныйлар – башта куйдылар Шәймиевнең үз кандидатурасын, Фәрит Мөхәммәтшиннекен, Рөстәм Миңнехановныкын. Араларында дебат та юк, тып-тын, газетлар бу хакта ләм-мим. Мөхәммәтшин куелган икән – ул бит инде Миңнехановны дебатка чакырырга тиеш иде бит инде.

Тәкъдимнәр юк дисез. Хәзер нишләргә кала инде?

Күңелсез хәлләр көтәргә кала. Татарның милли хәрәкәте көчәеп килә, ул бит рәхәт тормыштан күтәрелми. Аның милләт файдасына хәл итәсе килгән проблемалары бар. Болар (хәзерге хакимият) ул якны уйлый белми, кайгырта да белми, киресен генә эшлиләр болар.

Беренче чиратта сез турыдан-туры сайлау яклымы?

Президентны әгәр дә халык үзе сайлап куймый икән, аны президент дип атау да хурлык. Аны бары тик халык сайларга тиеш. Шул очракта гына ул милли лидер була, шунда гына аның белән горурланып була, шунда гына аңа таянып була.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
19.02.2010 18:38
Туганкайлар, форумда әйтелгән фикерне чукымагыз, үз мөнәсәбәтегезне кәгазгә төшерегез. ФӘНЗАМАН әфәнденең китапларын йөгереп барып кибетләрдән сатып алыгыз. Телены онытачаксыз!!! Әсәрләре тәгәри-тәгәри укый торганнар. Аның бит һәр абзасында тырпайган фикерләр, чөнки анардагы талант дүрт яклап чәчри.

кем: Фәрит кайдан: татар иле
14.02.2010 16:23
уфылдаган турынга кем: туран кайдан: уфа
Иң башта сөйләшергә, язырга өйрән. Төймәгә баса белү генә татарлык, миллилек түгел әле ул.
Фәнзаман абый рәхмәт, курку белмәс язучы сез!.

кем: туран кайдан: уфа
11.02.2010 17:35
фан хам заман мин сезнен китапларыгызне укып белам мена интерв.укыгач фикер узгарде але кеше ешли башламаган тырнак еченнан пычырак езлисен син бит олы кеше мудрый булырга кирак шайми нен ешлаганен курасен уз манаранан гына карама улда кеше баласы татарны хам татарстанны чит илга танытучы ул булмаде мени ул ышаны п куйган кешелар сатлык щан булгач анын интерв укырга кирак узен язганны гына тугел 4 юл шигер язып тракторисне щир сорерга ойратучелар куп ул биграк м и ш а р да
җавап

кем: Нурихан кайдан: Казан
15.02.2010 01:51
Шэйми ботенебезне сатты, жомхуриятебезне дэ бетереп бара. Мэскэугэ да элбэттэ монын варисы кирэк, ягни мэсэлэн шундый ук сатлык сэясэт алыпбарган кеше куярга hэм Татарстанны талау ышен дэвам итэргэ. Ватанпэрвэр hэм милли жанлы кешене мэскэу юлбасарлары hич бер заман президент итеп атамаслар.
җавап

кем: Алмаз кайдан: Сарман
11.02.2010 21:29
Монда бу сатлык надан Батталга тел чарламакчы, мескен... Теле, кулы корымый калмастыр

кем: Йолдыз кайдан: Чаллы каласы
10.02.2010 20:21
Ичмасам, киткәндә булса да үз халкы өчен бер яхшылык эшләп калдыра алмады беренче хәм соңгы президентыбыз....Яхшылык дигәнем -үз халкының абруен күтәрү максатыннан, президент сайлаулары булдыру өчен бар көчен кую диюем...
җавап

кем: туран кайдан: уфа
11.02.2010 17:49
йолдыз сез азакы 20елда бер гена китап та газетта укымагансын бер гена интервьюсында укымагансын шайминен ...............................

кем: Илшат кайдан: Зәй
08.02.2010 16:44
АЙСЫЛУГА!
Күзеңне ачып укырга өйрән әле ханым. Синң өстәге кеше дә Мәчти бетте дигән бит. Беткән дигән сүз белән юк дигән сүз арсында нинди аерма табасың?
җавап

кем: Фатима кайдан: Чистай
09.02.2010 01:42
Мына кая икән ул кызыклы файдалы сүләшү! Башкаларныкы шәп тегел. Цират торып язалар быгай. мында. Тегеләрнең язганнары мокый, уйлары да сәләмә. Языгыз күбрәк. Атакиц тагын укырмын.
җавап

кем: Солтан кайдан: Балтач
10.02.2010 01:04
Фатиманы укыгач күңелем күтәрелеп китте. Мишәрләр арасында шәп дусларым күп иде. Моны укыгач, аларның сөләше искә төшеп, шуларны сагынып утырдым.

кем: Малик кайдан: Чаллы Яр
08.02.2010 09:23
"Президентны әгәр дә халык үзе сайлап куймый икән, аны президент дип атау да хурлык. Аны бары тик халык сайларга тиеш. Шул очракта гына ул милли лидер була, шунда гына аның белән горурланып була, шунда гына аңа таянып була"... Шулай дисезме, Фәнзаман агай? Ә парламентта кемнәр утыра соң ул? Сез, без үзебез сайлап куйган депутатлар ләса. Алар безнең мәнфәгатьләрне яклый (гафу, яклаячак дип 150 процентка ышанып сайланган). Шулай булгач? Хәтта бөтен нәрсәгә каршы чыгучы коммунякалар да бертавыштан (!) бу хәлне хуплап чыктылар... Без үзебез дә шул ук: монда, Интернетта тәнкыйтьләгән булабыз, (кулны кесәгә тыгып йодрык төенләгән кебек кенә), ә Шәйминең яисә Миннехановның каршысына барып басып: "Сине президент итеп танымыйм, бар, кит..." - дип әйтергә кайсыбыз әзер?! Моны, хәтта, Фәнзаман агай, син дә булдыра алмыйсың... Дөресен әйткәнгә ачуыгыз килмәсен...
җавап

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
08.02.2010 15:26
БАЛТА САБЫ
"Азатлык"ны ачып карасам, монда минем интервью хакында фикер алышалар икән. Барчасына да рәмәт.
Ләкин, Малик дус, сиңа хәтерем калды...Мәскәү куйган, Шәйми төзегән исемлек белән җайланган (синең кебекләр аларны "сайланган" дип ышана инде) "депутатлар" раслаган кемсәне син инде президент дип таныйсың икән... Менә монда (форумда) бер иптәш синең ишеләргә Украина ягына төртеп күрсәткән дә инде. Мин бу юлларны язганда бер күзем белән телевизор карап утырам: украина халкының демократик илдә яшәвенә куанам. Президентны БӨТЕН ХАЛЫК САЙЛЫЙ. Ике кандидатның арасы 2% тирәсе. Үземне, сине, милләтемне кызганып сыкранам: нинди кабәхәт системалы диктатура астында яшибез бит, дип. Мине дә, сине, беркемне кешегә санамыйлар бу халыклар төрмәсендә. Минем әткәйне 30нчы елларда "сайлауга хокусыз" дип тамгалаганнар. Ә хәзер бөтен халыкның да САЙЛАРГА ХОКУКЫ ЮК. Без мескеннәргә хәзер сайлау бюльлетене тоттырырга да җирәнәләр, чөнки шакшы хайванга саныйлар. Ә син анда "Фәнзаман да курка" кебегрәк сүзләр язып ятасың. Барып әйтмим, әлбәттә, син президент түгел, дип. Вакланмыйм. Сәнәктән көрәк булган әдәмчекләрдән җирәнәм чөнки... Ул да килеп йөрмәс. Ә менә Шәйми кебек үк Миңнехановның да чекистларын, карательләрен җибәрүе бик ихтимал. Аларны күп күрсәтәләр инде минем кебекләргә...
Ун ел чамасы элек Шәйми турында "Балта сабы" дигән зур язмам чыккан иде. ... Ягъни, татар халкын турау, бетерү өчен Мәскәү биргән балтаның сабы буларак Шәймиевне файдаланылуы турында. Чыннан да БАЛТА САБЫ буларак хезмәт итте, каһәр җыеп китте. Миңнехановның да шундый ук балта сабы булачагына шикләнмим. Чөнки ул - халыкныкы түгел, без аныкы түгел! Без сайламадык, без куймадык, димәк, халыкара законнар буенча безнең белән җитәкчелек итәргә хакы да, хокукы да юк. Ә инде зыянны күп ясаячак әле һәм Мәскәү балтасының бик шәп сабы булачак!. Шуңа ярамаслык булса, аны Мәскәү наместник итеп куймас та иде.
Әле күрербез, балтасын да татырбыз, әле ялагай каләмчеләр аны да "ил башы" дип язарлар, гәрчә аны беребез дә ил башына куймасак та!
җавап

кем: Малик кайдан: Чаллы Яр
08.02.2010 22:42
"әле ялагай каләмчеләр аны да "ил башы" дип язарлар, гәрчә аны беребез дә ил башына куймасак та!" Фәнзаман агай, бу сүзләрегез мине бераз гына кимсетте. Үземне ялагай каләмче дип исәпләми идем. Сезне куркак дип атамадым мин. Монда, форумда сөйләшүдән ары узмаячакбыз, диюем генә. Депутатлар турында. Соң, Фәнзаман агай, парламентта нәкъ менә алар утыруында да үзебез гаепле ләбаса. Бер-ике кеше генә сайлауга килмәсә, "исемлек депутатлары"н "сайлаталар, билгеле. Ә бөтенебез бармасак? Бөтенебез?! Ул вакытта бит бу хәлгә юл куелмаячак. Наданлыгым белән шулайрак фикер йөртәм инде мин менә. Ә безнең халык курка шул. Син, мин, Мөхәммәтәмин сайлауга бармаган очракта да, кемнәрдер шатлана-шатлана бара. Үзе өчен дә, безнең өчен дә кул куя, "ватан алдындагы бурычын үти". Татарны шул бердәмлек, бергәлек булмау бетерде инде.
Юк, Фәнзаман агай, безнең тормышны Украина белән чагыштыру кирәкми. Анда да бар да ал да гөл түгел. Ну, сайлап куйдылар инде анда да Януковичны. Шуннан нәрсә? Анда честный сайлау булгандыр дисезме? Ә мин ышанмыйм!
Ну, нишләргә соң, әйе, безнең инде сайлау хокукы юк. Кстати. булганы да юк аның безнең илдә, безнең республикада. Нишләмәк кирәк?..
"халыкара законнар буенча безнең белән җитәкчелек итәргә хакы да, хокукы да юк" дигән сүзләрегез дөрес үзе. Минем белән беркемнең дә җитәкчелек итәргә хакы юк. Мин башка бөтен кеше кебек үк, бертигез дәрәҗәдәге, бертигез хокуктагы адәм заты. Президент кеше белән идарә итәргә тиеш түгел ул, ул гражданнарга ярдәм итәргә, аларга яшәү шартлары булдырырга бурычлы дәрәҗә-эш урыны. Әйе, алар (югарыдагылар) президент посты вазыйфаларын башкачарак аңлый. Ә Миннеханов мәсьәләсенә килгәндә, янә бер кат әйтим: инде Татарстан бүгенге көндә Рәсәй империясенең бер кыйпылчыгы дәрәҗәсенә төшкән икән, Рәсәй аның югары постына халыктан сорап-нитеп тормыйча гына Миннехановны куйган икән, нишләмәк кирәк? Без каршы чыгып кына ни үзгәрә? Ярый әле баштарак халык теленә керә башлаганча рус кешесен, яки "силовик"ны куймадылар, бәлки все-таки киләчәгебез без курыккан-борчылган кадәр үк начар булмас? Миннеханов бит авыл малае. Тамырларында бары тик татар каны гына акканлыгын аңласа, кем белә, бәлки башкаларга караганда файдалырак та булыр. Соң, мине яки сезне куймаслар бит инде ул постка, канса-кансов...
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
08.02.2010 14:30
Мәлик әфәнде! Язмаңа җавап бирми кала алмадым. Фәнзаман аганы яклап түгел. Ул батыр кеше һәм минем яклауга мохтаҗ түгел. Сез Шәймигә, аның коерыкларына йөзенә бәреп хаклыкны әйтә алучылар юк диеп әйтәсез. Тик бик нык ялгышасыз. Татар милли азатлык хәрәкәте, аның җитәкчеләре соңгы егерме елда Шәймигә һәм аның командасына гел дә турысын йөзенә бәреп әйтеп, җиткереп тордылар. Үзең куркак булгач та , бөтен кешене дә үзеңә тиңләргә ярамый, әфәнде!
җавап

кем: Малик кайдан: Чаллы Яр
08.02.2010 22:51
Хәлил әфәнде! Сез әйткәч, үземнең куркаклыгыма ышана башладым инде. Ярар, мин шундый да ди, үзегез соң нәрсә кырдыгыз. Беләм мин, бик яхшы беләм егерме ел буе татар милли хәрәкәтенең Шәймигә гел турысын әйтеп торганын. Аны инкар итәмме әллә? Фәтвәсе генә булмады бугай. Бу юл белән көрәшеп булмый хәзер бюрократизм һәм башка шундый измнарга каршы. Башка юл кирәк. "Тегеләр" куйган адәмне халыкка, милләткә хезмәт итәргә күндерү юлы белән. Пусть "үзәк" аны үз сәясәтен яклаячак дип ышанып куйсын, ә без аның милли тамырларын тартыйк. Ышанам, аның окружениесенә бер генә булса да милли җанлы шәхес эләкми калмас. Менә шул кешене әзерләргә кирәк, аннан көчле психолог тәрбияләргә. Ә калганын ул эшләр. Ә болай, форумда кычкырышып-сүгешеп кенә бер мәгънә юк. Юк!

кем: Анурбик кайдан: Чаллыдан
05.02.2010 18:20
Жэмэгать эле эшлибашламаган кешегэ ул хэтле ук"а в а н с " бирергэ
хакыбыз бармы......"Ометсез шайтан" дилэр Сэяси офыгыбызда
(кем эйтмешли альтернатив!) тагы КЕМ бар иде...... ?
Шул ук Татарстаныбызда урысча (Эхо,Звезда....)эйтергэ
яраган сузлэрнен ТАТАРЧА янгырамаганына Президент кына
гаеплеме икэн? .....
җавап

кем: Рахман кайдан: Нурла
08.02.2010 04:11
Президент дигэн сузне без куллана алмыйбыз. Бездэ алар хэчтруш дип кенэ йортелергэ тиешле. Ана, Украина ягына кара! Анда 18 конкурентын аска калдырып, 1 кеше ПРЕЗИДЕНТ булды. Вот это да! Ичмасам, Фатихны куйсалар да яраган булыр иде монда...
җавап

кем: Гариф кайдан: Шөгер
10.02.2010 15:43
"Хәчтрүш" сүзе белән килешеп бетмим. Мини Хан Мәскәү куйган Баш Кол булгач , без вак коллар булабыз бит инде. Минем Хәчтрүш буласым килми. Татарстанны да Колларстан дип йөртергә кирәк.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
05.02.2010 12:09
Миңнехановтан милләт өчен зур эшләр көтәргә кирәкми. Ул эшләсә эшләгән булыр иде инде, чөнки ун елдан артык Татарстан Республикасының премьер-министры булып утырды. Бөтен башкарма хакимият, бөтен министрлар аның кулында иде, Шәймиев соңгы елларда Казан Кремленә орден-медальләр тапшырырга һәм делегацияләр кабул итәргә генә йөрде. Миңнеханов хөкүмәт башлыгы булып торган чорда Татарстанда милли мәдәният, милли матбугат, милли мәктәпләр бетү дәрәҗәсенә килеп җитте. Ә ул моңа каршы нәрсә эшләде? Бер нәрсә эшләмәде. Сез аның шушы вакыт эчендә берәр тапкыр татар зыялылары белән очрашуын, аларның корылтайларында булуын хәтерлисезме? Юк, ул аларны бар дип тә белмәде. Татар конгрессының чит төбәктәге эшмәкәрләре белән бер тапкыр милли-мәдәни үзәктә очрашты, анысы да Татарстан товарларын, шул исәптән, Татартан аракысын да читтә урнаштыру өчен. Аның гуманитар өлкәдәге министрлары бер тиенгә яраксыз урыс телле монкортлар, ул шуларны тота. Миңнеханов бәлки кеше буларак начар кеше түгелдер, аның татарчасы да яхшы, үзе үскән Лесхоз бистәсендә мәчет тә салдырды, әмма аның милли сәясәтне алып барырлык милли рухы юк. Юк, ул рух салынмаган, бирелмәгән. Шуңа күрә Миңнеханов анда-монда катнашмас, шуннан файдаланып, милләт тормышы белән надан һәм елгыр бәндәләр идарә итәчәк. Моңа әзер булып торырга кирәк.
җавап

кем: ayrat кайдан: kazan
06.02.2010 21:22
Рәхмәт Фәүзия ханым! Шәймиевта 22 ел кәнәфидә утыру дәвамында бердә ирексездән күчеп кайтучыларны үзе чакырып кайтарган булса да фатир белән тәэмин итү ягын карамады. Рөстәм: Шәймиев эшен дәвам итәм дигәч, яхшылык булмый дигән сүз инде. Халык хәерче, пенсияләр юкка чыгып, азык-түлек кыйммәтләнә барачак. Халык нәрсә, берсеннән берсе шөрләп: Сугыш кына булмасын, дип утырачак.

кем: chitten berew
05.02.2010 11:17
premyer kem bulir iken? bulirmi ul gomymen?

кем: Ильясов Фарит кайдан: Россиядан
05.02.2010 09:27
"Шайми малае", как ни крути, критикующийга пенсия бирячяк.
А таяну проблемасына килсяк, узь нациясына достойный бала усьтереп биргян(?) бывший партократический щелкопёрнын намусы нинди уровеньдадыр, эле? Бу яклар вообще карангы кала...
Татарчаны урянеп кине килюче болуым бэлан, алама язувым очен гафу утенеям.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile