киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Милләт билгеләү хикмәтләре

04.02.2010

2002 елда җанисәптә Башкортстан татарлары 125 мең кешегә кимесә, быел октябрь аенда үтәчәк халык санын алуда бу республикада күпме татар калырга мөмкин? “Азатлык” радиосында бу хакта яңгыраган тапшыру турында тыңлаучылар һәм интернет-сәхифә укучылар фикерләре берсеннән-берсе кайнаррак булып чыкты.

Кәрим Яушның “Сез татарлар түгел, башкортлар...” дигән мәкаләсендә, аерым алганда, сүз Башкортстан дәүләт телевидениесендәге татар авылларын башкорт авыллары итеп танытуга корылган тапшырулар турында бара. Хәзерге көннәрдә интернет телевидение кебек үк киң таралмаса да, бу теманы интернет-сәхифәдә тикшерү үзенә күрә бер халык җыенына әйләнә башлады.

Мәсәлән, Уфадан “Кадерле” исеме (интернетта аны ник дип йөртәләр) белән сөйләшүче болай дип яза: “Җанисәп алуларының бу кампаниясе бәлкем закон нигезендәрәк үтәр. Шуңа да халыкның үзен кем дип атавыннан да нидер торыр. Элекке заманнарда, мәсәлән, кеше үзен ничек кенә атаса да, теркәүчеләр аның милләтен "задание" буенча теркәгән. Менә ни сәбәптән "котырына" теге "профессор"лар! Һәр татар авылы, имеш, башкорт булып язылсын! 100%-ы белән! Менә кайда ул татар-башкорт дошманлашуының тамыры!

Бу яклап республика һәм Мәскәү чиновниклары кулга-кул тотынышып эшли. Тик аларның бу акылсыз гамәлләрен туктатучы гына күренми. Республика прокуратурасына һәм мәхкәмәләргә гаризалар язарга кирәк. Кеше хокукларын яклау комитетларына мөрәҗәгатьләр язу да артык булмас. Әйдәгез, туганнар, тик ятмыйк, сыкраулардан гына бу "богау"дан котылып булмас”.

“кушнариннар” менә нәрсә яза: “Без, татарлар, тарихтан билгеле булуынча, һәрвакытта да чит дин тотучыларга да, тѳрле халыкларга да толерантлы булганбыз. Бүген миңа калса, җанисәп урысны – урыс, татарны – татар, башкортны – башкорт… дип язарга тиеш.
Ә менә соңгы елларда кайбер татар авылларында үз авылының тарихы белән кызыксынуны әйбәт күренеш дип саныйм. Алар, профессиональ тарихчы булмаса да, авылның тарихын тѳрле чыганаклардан җыярга тырышалар. Һәм зур гына эшләр эшлиләр. Ә менә милләт мәсьәләсенә килеп житеп, «башкорт» дигән сүз очрагач, «бәй, без бит башкорт икән ләбаса!» - диләр.

Борынгы «башкорт» сүзе бүгенге башкорт милләтен аңлатмый бит ул. «Башкорт» сүзе – сословие, вотчинник, «җир хуҗасы»н аңлата. ( Сибагатов. Татары Башкортостана. 2000г; Ревизские сказки – карагыз. ) Кушнаренко, Чакмагыш территорияләрендәге табылган кабер ташлары моңа ачык дәлил булып тора. Бу ташлар 1342, 1350 елларда куелган. Һәм борынгы тѳрки-татар телендә язылган. Кемнәр соң алар? Шушы «җирнең хуҗалары – башкортлар», ә телләре буенча ( бу вакытта милләт тѳшенчәсе юк әле) – тѳрки –татар телле безнең бабаларыбыз. Борынгы “башкорт” сүзен СОСЛОВИЕ итеп карасаң, бѳтенесе дә үз урынына утыра, авылның тарихчылары да “башкорт” сүзен бутамас иде”.

Уфадан “Сөембикә” нигы белән язучы мәкаләдә язылганнарга турыдан-туры кагылышлы фикерләрен әйтә:

“Җәмәгать! Кәрим Яушев күтәргән мәсьәлә, минемчә, чак кына икенче. Ул бит бик җитди проблема. Башкортстанда яшәгән халыкның гомум мөлкәте булган Башкортстан юлдаш телеканалы (БСТ), “Юлдаш” радиосы бүгенге көндә башкорт милләте ихтыяҗларын гына кайгырта. Башкортлаштыру сәясәтенең төп рычагы шушы. Ничек уйлыйсыз, 20 ләп башкорт җәмгыяте бар, бүлмәләре, телефоннары, окладка эшләүчеләре... Чыгымнарын кем каплый икән?”

“ураллы” нигы белән сөйләшүче Туймазыдан Фаил белән бәхәскә кереп китә.

Фаил: "Ярый, 18 гасырда фәлән авылга өч башкорт килеп нигез салсын, ди (элекке Казан ханлыгы җирендә). Әмма бит шуннан соң ул авылларга татарлар килеп тулган. Үзегез үкенәсез бит – беркатлы булганбыз, татарларны «сыендырганбыз» дип. Башкортлар нигез салганга күрә генә этник составы тулысынча татарга ауган ул авыллар бүген дә «башкорт авыллары» буламы?”

“ураллы”: “Туганкай, татар ауыллары шунда ук татар дип язылган ул. Башкортлар авылга нигез салып, авылын сатып утырмаган. Үзе тотынмаган тиреннән биргән татар туганына урынны. Бу ханлык җире дә ханлык җире (янәсе, татарныкы булып чыга) дип тешегез төшә, әле менә Мәскәү дә сеәнең җирләрне дә, безнекен дә үзенеке ди. Ни белән аерыла булып чыга инде бу җаваплар?!”
Шул ук “ураллы” “кушнариннарга” да җавап яза: “Нинди гипнозлау турында сөйли автор!

18-нче гасыр ревизия сказкаларын үз кулларым белән тотып, үзем тикшергән кеше буларак, инанып әйтә алам - бу (төньяк - көнбатыш районднар) авыллар шул вакытта ук башкорт дип язылган. Нигэ, ул вакытта да Башкорт королтае мәҗбүр иткәнме аларны?!
Сословие дигэн бер сүз дә юк. Әкият!
Бәлки ибн Фадлан да сословие күреп кайткандыр бу фантазия буенча!“

Бәхәскә Мәскәүдән “Мөхәммәт” кушылып китә: “18 гасырда язылган “Ревизия сказкаларына” нигезләнеп кенә бу авыл башта башкортныкы булган дип, ялгыш фикер таратмагыз. Билгеле бит инде, 17-18 гасырлар һәм 19 гасырның беренче чирегендә татарларга патша хөкүмәте тарафыннан бик көчле басым булганга күрә, күп кенә татарлар. үз авылларын ташлап, Урал якларына килеп буш җирләрдә авыллар торгызалар, ә ревизия вакытында яшеренер өчен үзләрен башкортлар дип яздыралар. Урыс хөкүмәте татарларны көчсезәйтү нияте белән, һәм сан ягыннан азрак күрсәтер өчен, башкортларны татардан аерым күрә башлый.

Ул заманнарда татарлар һәм башкортлар телләре, диннәре, җыр-моңнары бер булганга күрә, бер-берсеннән аерым итеп сизмәгәннәр Шушы аермалыкны куерту 20 гасырда гына - Башкортстан төзелгәч кенә башланды. Хәтта республика төзелгән 1922 елда да - Уфа губернасын башкорт республикасына кушкан заманда да, татарлар каршы чыкмый, чөнки алар татар-башкортны аермый, шуңа күрә тавыш та куптарылмый. Менә совет заманында Мәскәү коммунистлары күргәзмәсе башкортларның башларын әйләндереп, татарга каршы куйдылар. Әлегә алар башкортларны татарга каршы куеп, буш урында низаг куптарып уйныйлар, аларга безләр белән идарә итү җиңел. Ә татарга, башкортка җиде ят кавемнең безнең белән идарә итүе кирәкме?”, ди ул.

АКШтан Вил Мирзаяновның фикере мондый: “Әнә Гыйрак белән Иран ничек сугышмадылар, ничек кан коймадылар. Ә бит алар чеп-чи мөселман дәүләтләре. Әнә Гыйракның үзендә дә бер мөселман төркеме икенчесен кыра. Юк, милләтне милләт белән бутарга кирәкми. Һәрберсе үз урынында булырга тиеш. Көчләү беркемне дә юньлегә китермәде әле. Башкортлар шуны аңласыннар иде. Аңламасалар, Уфага урыс чекисты киләчәк наместник рәвешендә. Башкорт моңардан күбрәк югалтачак, һичшиксез.

Бу бәхәсләрдә 18-19 гасырларда үткәрелгән халык саны алу чыганаклары, “Ревизия сказкалары”, карталар күп телгә алына. Ләкин аларның бүгенге кешенең милли үзаңына тәэсир итү коралы буларак файдаланылуы турында бәхәсләрдә дә юк.

Аңлашылуынча, радиотыңлаучылар һәм сәхифәне укучылар арасында барысы да бер дәрәҗәдә әзерлекле түгел. Әмма шунысы хак: октябрь аенда гына үтәчәк халык саны алу кампаниясе турында бәхәсләрнең кайнарлыгы хәзердән үк сизелә башлады. Бу турыда этнографлар, тел белгечләре һәм тарихчы галимнәрнең фикерләренә зур ихтыяҗ бар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (3)
кем: гыймранова кайдан: ЛА
10.02.2010 23:09
бу темага фикер эйтергэ вакыт мина да житте ахрысы.
мин башкорт. башкорт - татар арасында ассимиляцияга бирешуче тел, халык. чечен арасында ингуш шулай эрей. (в смысле, тает). татар хатыннары авыл тулы, килен булып тошкэннэр, картаеп юеткэн, инде оныклары ойлэнгэн, эбилэр барыбер татарча сойлэшэ. татар теле - узен саклап кала!
эйе, элек татардан кыз алмаганныр, татарга кыз бирмэгэннэр. безнен авылга 8 км татар авылы бар. Мамадыштан кученгэннэр безнен бабалар, дилэр. чукындырылган. хэзер моселманнар. шул авыл белэн бер колхоз булып та, ойлэнмэгэннэр. авылыбызда бердэнбез Разия эби бар иде мишэр. хэзер йорт саен татар килене.
кайчандыр башкорт авылы булган дип эйтеп булмый. ботен авыл чэрелдэп тора.
эйтэсе килгэнем шул, татарны кочлэп башкорт итеп яздыруга, тарихны янартуга каршы мин, шэхсэн. э башкортны башка торле сакларга кирэк. ул яктан кинэш бирэ алмыйм.

кем: гыймранова кайдан: ЛА
10.02.2010 23:02
карагыз але, анда список бирэсез, торки-татар --- шул чаклы
башкорт, типтэр, мишэр --- шул чаклы.
уйлап-уйлап утырдым да, тагын бер уйлап куйдым. сон, ул торки-татар арасына керми что ли ул мишэр белэн типтэрлэр?
мин Мендены бик каты хормэтлим, элбэттэ. эмма, америка тарихын мина урыслар бирэ алмаган кебек, Менде мина бар татар-башкорт тарихында указ була алмыйдыр.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.02.2010 23:25
--гыймрановага.
-----------------------------------------------------------------------------------------------
Менде яки ул сылтанган чыганак мишәрне, типтәрне татар-төркигә кертмэгәннәр түгел. Шундый җанхисабы алган урыс патшасы. Анда бит язылган 1897 ел дип. Сүгү алдыннан башта ихтибар белэн уку комачауламас иде.
җавап

кем: гыймранова кайдан: ЛА
12.02.2010 00:25
Вил Мирзаяновка

сез узегезнен ни-нэрсэ язганыгызмы узегез анладыгызмы?
мин гади сорау бирдем: мишэр белэн типтэр ни эшлэп торки-татар арасында тугел икэн? чонки торки-татар сузтезмэсе гомум торкичэ сойлэшуче халыкларны уз эченэ алган тугелме?
башкорты - ярар, э менэ шул типтэр белэн мишэрне санап татар халкынын гомум санын чыгаралар ич.
э Менде чыганакларында башкача. миндэ шул сорау гына иде. кем кемне сукте?

кем: ураллы кайдан: Мирзаяновка
07.02.2010 21:30
Йэн исэбе hэр ауыл буйынса алынган - делолар исемлэп hаклана архивта.
Кайhы ауылдан кем алганы ла язылган, гэрэп хэрефтэре менэн шэрехлэп мулалар за кул куйган.
Мэсэлэн, 1834 йылгы йэн исэбе алган вакытта Минеште ауылында 16 яhак тулэусе башкорт булган (547-се дело, 291-295 биттэр)
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.02.2010 23:08
ураллы эфэнде, сез ачык рэвештэ шушы форумда миллэтенне билгелэу - хэрбер кешенен уз эше дигэн канунны таныуыгзны белдерэ аласызмы? Менэ Минеште мэктэбе укучысы да бик ачык рэвештэ уз хокукын игълан иткэн. Мин моны хуплыйм. Эммэ, нигэ сез, ураллы, хэм Уфадагы надан башкорт пропагандистлары бу хокукны танымыйча, жинать кылалар хем кешенен фундаменталь хокукын бозарга чакыралар. Тарихка нигезлэнеп немец фашистлары заманында Икенче Рейх оештырдылар. Монын нэрсэ белэн беткэнен сез белэсез. Э сез хаман "делолар, йэн исэбе" кебек сылтаулар белэн кеше хокукларын бозуга чакырасыз. Уйлагыз, жинаять очен жавап та бирергэ кирэк. Туктатыгыз андый кэбэхэт кэсебегезне!
җавап

кем: Минеште мэктэбе укучысы кайдан: РБ
08.02.2010 11:57
Э кем сон ул башкорт? Буген дэ шуны белмичэ, бэхэслэшу бара. Язма хэрефле, мэдэниятле халык буларак башкортлар Совет заманында житешкэн. Ну и что, эгэр бу авылда кайчандыр "башкортлар" яшэсэ. Мин татар,Татача сойлэшэм. Казан китапларыннан тугел, кунелемнэн килэ татарлык. Мин буген татар! Чыгышым белэн чуваш булсам, башгкорт булсам, буген мин татар, энием, этием кебек. Мине санау очен эллэ кайчангы атлар хисабы кенэгэсен куземэ тортмэсеннэр. Бу минем шэхси эшем, берегез дэ тыгылмасын. Переписчик кергэч, уз кулым белэн миллэтем язып куям, яки миллэт курсэтудэн баш тартам дип тамга сугам. Бу юлы башкортларнын ялган санын арттыруда минем катнашым булмаячак.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
08.02.2010 20:03
КЕМ УЛ БАШКОРТ?
“Башкорт” исемеле кабиләнең бер өлеше булган иштәкләр, яисә угрылар, XVI гасырның беренче яртысында Кама елгасының югары өлешендә яшәгәннәр, шул ук вакытта үз телен онытмаган икенче өлеше мәҗүси диннәренә табынуларын онытмыйча (үзгәртмичә), Иртыш елгасының урта өлешенә күчеп китә(бүгенге Чиләбе өлкәсе).
Кама елгасының югары өлешендәге һәм Иртыш елгасы буендагы “башкортлар”- иштәкләр күченеп көняк Урал буйларына киләләр. Себер иштәкләренә бу юл бик яхшы билгеле була, чөнки VIII-IX, XIV гасырларда бугенге Венгрия җирләренә килгән һәм шунда калган башкорт кабиләләре булуы билгеле.
Бу фактлар элгәрерәк булган(боронгы) венгр чыганакларында чагыла һәм Европа илләрендә яхшы билгеле.
Бу венгрлар турыда XVI гасырдагы поляк тарихчысы “Башкорт” исемеле кабиләнең бер өлеше булган иштәкләр, яисә угрылар, XVI гасырның беренче яртысында Кама елгасының югары өлешендә яшәгәннәр, шул ук вакытта үз телен онытмаган икенче өлеше мәҗүси диннәренә табынуларын онытмыйча (үзгәртмичә), Иртыш елгасының урта өлешенә күчеп китә(бүгенге Чиләбе өлкәсе).
Кама елгасының югары өлешендәге һәм Иртыш елгасы буендагы “башкортлар”- иштәкләр күченеп көняк Урал буйларына киләләр. Себер иштәкләренә бу юл бик яхшы билгеле була, чөнки VIII-IX, XIV гасырларда бугенге Венгрия җирләренә килгән һәм шунда калган башкорт кабиләләре булуы билгеле.
Бу фактлар элгәрерәк булган(боронгы) венгр чыганакларында чагыла һәм Европа илләрендә яхшы билгеле.
Бу венгрлар турыда XVI гасырдагы поляк тарихчысы матвей Меховский үзенең “Ике сарматия турында трактатында” яза. Андрей Курбский Башкортларны(угры телле иштәкләрне) урман халкы дип тәсфирлый, хәттә 1552 елда да Кама елгасының югары өлешендә, бугенге Чердынь шәһәреннән төньяктарак яшәүләре турында яза.
Казанга буйсынган шушы башкортлар-иштәкләр 1552 елларга кадәр үк татарлаша башлыйлар, ә соңрак рус гаскәрләренә кушылып татарларның Ногай Урдасы җирләренә басып керәләр һәм Мәскәүгә тугрылык белән хезмәт итәләр.”

Марсель АХМЕТЗЯНОВ, филологиия фәннәре кандидаты
НогайУрдасы: татар халкының тарихи мирасы.
Матвей Меховский үзенең “Ике сарматия турында трактатында” яза. Андрей Курбский Башкортларны(угры телле иштәкләрне) урман халкы дип тәсфирлый, хәттә 1552 елда да Кама елгасының югары өлешендә, бугенге Чердынь шәһәреннән төньяктарак яшәүләре турында яза.
Казанга буйсынган шушы башкортлар-иштәкләр 1552 елларга кадәр үк татарлаша башлыйлар, ә соңрак рус гаскәрләренә кушылып татарларның Ногай Урдасы җирләренә басып керәләр һәм Мәскәүгә тугрылык белән хезмәт итәләр.”

Марсель АХМЕТЗЯНОВ, филологиия фәннәре кандидаты
"НогайУрдасы: татар халкының тарихи мирасы" китабыннан өзек.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
08.02.2010 18:20
"Иштяки, или угры, составившие племя под названием "башкорт", еще в первой половине XVI века проживали в верхнем течении реки Кама, тогда как другая часть племени, еще не забывшая угорский язык и придерживавшаяся языческих верований, перекочевала на земли в среднем течении реки Иртыш (современная Челябинская область). Башкиры-иштяки с Верхней Камы и Иртыша доходят до Южного Урала. Этот путь был хорошо известен сибирским иштякам, первая волна которых в VIII-IХ, XIV веках под названием "башкорт" доходит до земель современной Венгрии и там оседает. Эти факты отражены и в более поздних венгерских хрониках и были хорошо известны в Европе. Об этой истории красноречиво пишет, например, польский историк начала XVI века Матвей Меховский в книге "Трактат о двух Сарматиях". Андрей Курбский описывает башкир (то есть угроязычных иштяков) как лесной народ, еще в 1552 году проживающий в верхнем течении Камы к северу от современного города Чердынь. Эти башкиры-иштяки, находившиеся в подчинении Казани, еще до 1552 года начали отатариваться, а позднее совместно с русскими воеводами вторгаются на татарские земли Ногайской Орды и верно служат Москве. Возможно, что еще в эпоху Казанского ханства они на землях Верхнего Прикамья стали принимать ислам."Марсель Ахметзяновның "Ногайская орда: историческое наследие татарского народа" дигән китабыннан өзек.
җавап

кем: ураллы кайдан: Уралдан
08.02.2010 08:21
Минештелэ, йэгни, 16 гаилэ йэшэп ул вакытта (ауыл йэш булган), барыхы ла яхак тулэсе башкорт тип теркэлгэн (ясачные башкиры). Башкорт хэм татар арахында йэнэ служилые тигэндэре булган 18з4 йылда.
Башкорттар - вотчинниктар. Вотчиналар башкортта гына булмаган, Рэсэйзен хэммэ халыктары арахында ла булган. Эгэр вотчинник тигэн хуз башкорт тигэнден синонимы тип исбатлай икэн быны уйлап сыгарган кеше, ахыр заман еткэндэ "куп галимдар залим булгай" тигэн фекергэ кушылахы гына кала.
Энциклопедия шулай ти: Вотчина - комплекс феод. зем. собственности и связанных с нею прав.
Былай булха, тотош Рэсэй башкорт булган икэн бит.


кем: кушнариннар кайдан: РБ
07.02.2010 19:45
Ураллыга. Син шул кадар ансызмы, элла башынны сандыйга саласынмы?
Казаклы сасловиясе кайчан барлыкка килганен беласенме?
Ботенесен бер казанга салма.
Бугенгедан чыгып кичаге турында фикер йоретма.
Бугенге БГУ фантаст-тарихчылар сузен сойлама.

кем: ураллы кайдан: Уралдан
07.02.2010 14:17
Бер кем дэ богон дэ татардан башкорт яhарга йыйынмай. Переписте кушнариндар за, илештэр зэ, дуртойлелэр дэ узе уткэрэ, Борйэн, Баймак килеп уткэрмэй.
Э бына конбайыш райондарза татар туганын hыйындырган башкорттар кайза булып ботте икэн? Уларзы ла татар исэбенэ индеререгэ телэуегез барып сыкмаясак. Сонки татар ауылдары баштан ук татар булып язылган. Нисектер татарзын бер олошо узен башкорт тип яззыра алган икэн (былай булыуы зур шик тыузыра, сонки контроль косле булган хатта ойлэнеу мэсьэлэhендэ), бында башкорттон бер гайебе юк. Еренэ hыйындырып, татарга тере калырга момкинлек биреузэренэ рэхмэт эйтергэ кэрэк.
Башкорт сословиеhы тигэн экиэтте уйлап сыгарыусы тарихта бик зур могоз тыузырган. Конбайыш башкорттарзын да,унда йэшэгэн татарзын бер олошонон дэ сословиеhы - казачий. Купечество булган, разночинецтар. Уз дворяндары шулай ук.
Фадлан да сословие куреп кайткан ахыры 8-се гасырда ук.

Аты болгар булhа булhын,
Заты болгар булмаhын, -
тип Акмулла касан ук язган эле.
Болгап ятмагыз.

җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.02.2010 19:54
ураллы, инде сезгэ фэнни китап чыганаклары белэн анлатылды: патша вакытында, 1926 елгы жанхисап алу вакытында башкортлар буенча аерым мэглумэтлэр юк. Алар "Башкорт, мишар, типтэр" дигэн группада. Шуна курэ, ташлагыз бер дэ юкка тарихка сылтау ясап татарны башкорт дип бирергэ тырышырга. Тарих уз урынында, бугенге кон узенекендэ. Жан хисап алу - самоидентификация яки уз-узенне идентификациялау. Мона беркемнен дэ катнашы булырга тиеш тугел! Башкорт турэлэре, дэулэт ТВ хем радиосы, гезитлэре бу эшкэ вэхшилэрчэ кысылып, татарны башкорт дип язылырга мэжбур итэлэр икэн, бу халыкара кануннар буенча жинаять эше. Барып життеме? Барып житеп тэ эле хаман шундый геноцид сэясэтен Уфадагы башкорт шпанасы шундый жинаятьны дэвам итэ икэн, монын очен Уфа тугел, э сезнен Мэскэу хужалары жавап бирэчэк. Мин шулай да ул хужаларнын узлэренен кочеклэренен шулай кыргыйча кылануларына куз йомуын дэвам итуенэ шиклэнэм. Килэчэктэ куз курер.

кем: Юлаучы кайдан: Юлдан
07.02.2010 11:12
Ә нәрсә ул җанисәп?
- Анысын менә, «җанкисәккәй»дән сора инде. Нәрсә дисең? Җенкисәккәйдән дисеңме? Җен күсәгеннән дисеңме? Түгел, түгел... Җәһәннәм кисәве түгееел дисеңме? Ник тә ник дисеңме? Булуы да мөмкин. Әйтелүе һәм яңгыравы бик якын бит. Син монысын, туганкай, аның үзеннән сорасаң дөресрәк булыр. Тик дөресен әйтсә ярый да. Сәһипйәмәлдең үденнән һора дим, ул шулай һөйләй торгайне... Һаман ник тә ник?!
- Ә анысы нәрсә тагын, каян чыккан?
- Ул кадәресен белеп бетермим. Бәльшәвиктән дә диләр, ГБ ЧКБдан дип тә ишеткәнем бар. Төрлечә сөйлиләр. Күбрәк беләсең килсә, бәлки үзең дә кызыксынып карарсың,укырсың, укынырсың! Төгәлрәк белгәч, миңа да өйрәтерсең. Ә мин башкаларга...!!
- Кемнән сорарга соң, кайда укырга микән? Нәрсә өйрәнергә...
- Кемнән дигәннән: шәйхияләрдән сораштырып торма. Алардан...? Биик сорыйсың килсә генә инде. Алар арасында да төрлеләре бар ди бит. Ул чагында да башта белеш, киңәш ит, һичьюгы бүрегең белән!
- Кайда укыйм дигәннән, казах аулыңда укы! Нәдир бәйне әйтәсеңме әллә дисеңме? Үзең кара инде шунда!!!
- Һичьюгы р.п.г.т., ягъни пүсилүгеңдә генә булса да! Тик укы гына! Нинди телдә дисеңме?
- Ниндиендә булдыра аласың инде! Хәзер инде белемдә дә әлләни кытлык юк. Ярый, пука, пука!!! Китим әле, дөньям көтә, эшем дә тыгыз, зәнәтием дә бар.



кем: Юлаучы кайдан: Юлдан
07.02.2010 11:11
Юлаучының үзара сөйләшүе (җиңелчә әңгәмә, «эссе») яки чын әкият! Беренче өлеш..

- Админ дим, админ!
- Тукта әле, тукта!!! Карап күр әле!
- Нәрсә күрсәтмәкче буласың инде тагын?
- Кара әле, дим бит, ишетмисеңмени? Без бит җыелабыз да шунда, фермадамы, форумдамы -аптыраган урдәк күлгә күте белән чума дигәндәй, сүз югыннан сүз булсын дипме? Ата казың күкәй саламы дигән шикелле, һаман былтыр кысты мыни дибез. Колаклардан токмачларны коеп төшерергә җитешеп булмагангамы, салгалап йөргәнгәме, әллә саламга башны куеп йоклаганга инде, һаман бер тирәдә гәпъ куертабыз.
- Нинди админ булыйм ди мин сиңа, мөхәррир мин!
- Кем дисәң дә, бул шунда! Минем өчен барыбер. Тик җәһәннәм кисәве генә булма!
- Ә-ә алай дисең мени, анысы өчен рәхмәт. Нәрсә сорамакчы идең?
- Ни булды икән аларга?
- Кемнәргә инде ул аларга?
- Татар - башкортка.
- Ни нәрсә булган?
- Араларында ни бар дим?
- Ни булсын, Ык елгасы.
- Юуук, алай түгел... Телләренеңме, җирләренеңме араларында дип әйтәсе идем.
- Нәрсә булсын, бернәрсә дә булмаган. Бары тик телләре бик якын. Татарлар күпчелек булганнан гына шулай ул. Җирләре җитәрлек бит!!!
- Җитәрлек дигәннән, ничаклы соң ул?
- Исәпләп кара менә!!! Мәйданы: L * 1,5m = S – шулай; Күләме дисәң – S*1,7m = Q -шулай!!!Аңлашыламы?
- Аңлашыла да, аңлашылмый да кебек. Нәрсә соң монда L?
- Нәрсә булсын, кеше буе.
- Барыбер аңлашылмый.
- Аңлашылмаса, барып күрү кирәк була инде. Кайда дисеңмени? Каберстанга.
- Каберстанга...? Каберстанга... ? Каберстанга!?! Зиярат кылуны әйтәсең мени син? Ә-ә-ә... Кабернең мәйданын һәм күләмен әйтәсең икән!! Анысы ул шулаен шулааай да! Минем дә кабер ахирәт капкасы дигәнне ишеткенем бар иде аны!!! Тик менә дөньяда яшисе килә, күрәсе дә килә бит әле. Күрәсене күрмичә, анда барып та булмый диләр диюен. Ә ничек киенеп бару яхшырак булыр икән анда?
- Анысын төгәл генә әйтә алмыйм! Һәрхәлдә күтәреп вә ашыктырып алып барсалар, хәерлерәк диләр!!!
- Ярар, ярар, әзрәк аңлашыла. Алай да, башкорт-татарның җирләре тар микәнни? Ничаклы икән соң ул Җир?
- Кемнәр күргән инде аны... Ящиктан бер дә караганың юкмени? Киң диләр бит. Җитмәсә шар рәвешендә дип тә сөйлиләр. Җәлпәгрәк тә диләр. Күкәйгә ошап тора диме. Көнбатышы, көнчыгышы да бар имеш.
- Төньягы, көньягы да барын анысын «үсепес тә пеләпес дип торапыс», салкыны яки җылысы килүенә карабрак булса да.
- Кара әле, татар башкорттан башка да кешеләр яши микәнни анда?
- Кайда ул анда? Җир өстендә дисеңме? Көнчыгышындамы, көнбатышындамы? Әмрикә дигәннәрен әйтәсеңме әллә? Ник булмасын ди, бар билгеле. Яшиләр кешеләр.
- Юууук, мирзаяновлар, сәгъдиевләрне әйтмим мин, аларын «үсепес тә пеләпес». Башкалар да бар микән дим?
- Тагын кемнәр турында белешәсең килә инде? Еврәйләр? Яһүдләр? Әллә индуслар турындамы?
- Нинди индусларны сүлисең соң син?
- Әмрикә аборигеннарын әйтмәкче идем.
- Каррра әле малай, дөньяда кемнәр генә яшәмәгән икән. Ә хәзер кемнәр яши икән? Нишләп яталар микән? Ниләр кыланалар бит. Ә «пес» менә монда «яшипес дип уйлыйпыс». Ә аларга анда ничек микән?
- Тагын кем кирәк инде сиңа? Әмрикә һаитилылары хакында сораштырмакчы буласыңмы әллә? Нәрсә булган дисеңме? Зилзилзә ди бит.
- Нәрсә инде ул зилзилә дигәннәре тагын?
- Җир селкенгән ди, 200 меңләп кеше юкка чыккан ди. Дөрес булса, миллионлабы өйсез, ятим, ярлы- ябагай мохтаҗлыкта калган ди. Алты млрд.тан санаганда әлләни күп тә түгел шикелле дә!? Берничә көн эчендә харап булып, юкка чыканнар, ди шул!!!
- Нишләп юкка чыксыннар? «...Юкка түгеел, юккаааа түгееелдер...»
- Кайгырма әле, беркая да китмәгәннәр, җанисәпкә киткәннәр, ди.
-

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
06.02.2010 14:06
кем: ураллы кайдан: аспирантка
җавап бир
05.02.2010 14:01
Аптырайым мин хезгэ, кардэштэр!
Эгэр hез татар тип hанаган кешелэр уз вакытында массово башкорт тип язылган тиhегез икэн (ер осон, етмэhэ, узегез языуыгызса), был бит массовый рэуештэ миллэтте ер осон hатыу булып сыга! Миллэттэш тип hанайhыгыз икэн уларзы - ни тиклем мыскыл итеу!
- Юк. син агай-эне кеше башын бутама, ул язылган вакытлыча, башкорт дип язылудан ул татарп булудан туктамаган, шулай ук калган ничек бар шулай. Динендә сатмаган, чукынганнары үз җирләрендә калган, ә чукынырга теләмәгәннәре качарга мзҗбүр булган. Яшисе килгән тере затның, моның өчен аны бүген гаепләп буламы соң? Әлбәттә юк. Гарәпчә язсада, мәҗбүр булган яшеренргә, урысларда гарәпчә язманы укый торган белгечләр дә булган, әйтик цензорлар. Шуны дп онытмаска кирәк. Татарлар дәүләтләрен югалткач, аларга яшәү шартлары елдан-ел кыенлаша барган. елдан-ел мәкәрле указлар, Улоҗениелар чыга гына торган, барчасы да татарга каршы юнзлтерелгән. Шундый вакытта башкорт булып язылу һәм шуның аркасында үзеңне, гайләңне саклап калу - гоняһ эшмени? Без хәзер шушы борынгы милләттәшләребез дәвамнарын, "бабаларыгыз башкорт булган" дип. бүген дип, янәдән мәҗбүр итәргә җыенасызмы? Күрә торып ялганга барасызмы? Бу кардәшлек түгел, бу яманлык. Борынгы милләттәшләребезне бүгенге көндә рәнҗетү якшы булмас, алар шушы юлга барганда исәпләгәннәрдер, оныклары аларны кайсан булса искә төшерер, нинди авыр шартларда алар үзләрен, гайләләрен, димәк токымнарын саклап калаалганнарын. Барысыда эшләнгән киләчәк өчен, ә инде бүген кайбер милләттәшләребезнең милли аңы зәгыйф булу сәбәпле борынгы баҗарлар батырлыгына төкрергә булдыгызмы? Юк, туганкайлар, татар татар булган шулай кала бирсен, башкорт башкорт булган улда шул килеш кала бирсен. Татар башкортны татар итеп язарга омтылмый бит, башкортларга да кирәк туктарга шушы юлдан баруны. Башкорт милләтчеләре ни кызганыч, Мәскәү сәясәтчеләре артыннан иярә, Мәскәү изгелек теләми ни башкортка, ни татарга, шуны аңлау авырмы соң үз башы белән фикер йөрткәннәргә?

кем: Доцент кайдан: ойдэн
05.02.2010 22:25
Ураллы кардэш, мэктэптэ башкорчаны укымасам да, синен диалектта эйтэм:
Уденде хакла, асылына кайт, матур йырзарынды, ихлас холконды, Урал йаратуынды, курайынды уден осон хакла, э бедден кеуек кардэштэр йаратып, хокланырбыд! Буталма, сыуаш, татар мари арахында, улар ла уззэре булып калхын! 18 быуатта ханаган хандарзы сыгарып ат! Богон узен итеп кабул итлэр, шулай булхындар - ауылдар да,райондар да, ойдэр дэ. Арттырмагыд башкалар хисабына башкортто, болай ла хед эстонннардан кэмрэк тугел, ООН га керерлекхегед. Хэдден урыслашуыгыдды карап тору кыйын...

кем: ураллы кайдан: Мирзаяновка
05.02.2010 20:11
Башкортка кем президент булырзы Аллаh тэгэлэ куптэн тэгэйенлэп куйган инде. Уны hез хэл итмэйhегез.Хан кулында ла, батша кулында ла булганбыз.Югалмаганбыз.
Булганбыз, барбыз, булырбыз, Аллах бойорhа!Кем килхэ лэ!
    алга 
фикерләр бите: (3)