киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Туфан Миңнуллин: Яңа президент мәдәнияткә игътибарын арттырыр дип өметләнәм

03.02.2010

4 февральдә Татарстан парламенты Рөстәм Миңнехановны президент итеп билгеләү мәсьәләсен карый. Ул Русия президенты һәм "Бердәм Русия" фиркасе тарафыннан тәкъдим ителде, Татарстан парламентында да шул партия өстенлек итә һәм тавыш бирүдә көтелмәгән хәлләр булмас кебек. Туфан Миңнуллинның бу тавыш бирүгә мөнәсәбәте нинди?

Миңа Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирү проблем булыр дип уйламыйм. Чөнки бу безнең булачак президент хәзергесе, Шәймиев командасыннан бит. Аның мәктәбен узган, бергәләшеп никадәр эшләгән дип әйтергә була. Читтән китереп куелган зат түгел. Үзебезнең кеше. Шуңа да, ниндидер көтелмәгән хәлләр булыр дип, ах-ух киләрлек түгел.

Минем өчен ул үзе дә, аңа тавыш бирү дә проблем түгел, мин Миңнехановны яхшы беләм, безнең бергә хәл иткән әйберләр булды. Көндәлек проблемалар турында сөйләшкәндә инде төрле хәлләр була, әмма тулаем алганда аның белән һәрзаман уртак тел табып эшләнде.

Мин үз тавышымны аңа бирәчәкмен.

Милли мәсьәләләргә килгәндә, хәзерге президент Шәймиев телне дә яхшы белә, аны яклый дигән фикер бар җәмәгатьчелекнең бер өлешендә. Киләсе президент та шундый булырмы, ничек уйлыйсыз?

Мин һәрхәлдә яхшыга өметләнәм. Чөнки ул проблемалар – тел, милләт мәсьәләсе - аның җаны аша да үткән әйберләр. Үзебезнең татар егете. Авыл тәрбиясен алган, татарчаны белә, татарча аралаша. Мин элекке сәясәт дәвам итәр дип уйлыйм.

Ләкин монда бит әле Мәскәү дә бар. Мәскәү басымы менә ничек булыр бит... Бу очракта инде без Рөстәм Миңнехановка Шәймиев сәясәтен дәвам итәр дигән өметләр баглыйбыз.

Мәскәү басымы булган вакытта да ул милләт проблемаларын яклый алыр дип өметләнәм мин.

Рөстәм Миңнеханов күбрәк икътисадны кайгырта дип әйтәләр, ул килгәч мәдәнияткә игътибар кимемәсме икән?

Дөресен генә әйткәндә, мәдәнияткә игътибар Татарстанда соңгы елларда кимеде. Без күбрәк спорт белән мавыктык. Анысы да кирәк, әлбәттә. Ләкин анда баланс бозылды дип уйлыйм мин. Рөстәм Миңнехановка шушы проблема калачак. Без аңардан бу эштә (балансны тигезләүдә - ред.) үзенең бөтен көчен куяр дип өметләнәбез.

Бездә бит хәзер “Казан – спорт башкаласы” дигән сүз йөри башлады. Бар Русия күләмендә. Мин исә киләчәктә Татарстан "спорт һәм мәдәният үзәге" дигән исемгә лаек булыр, баланс төзәтелер дип уйлыйм инде.

Чөнки сәясәтнең бер якка гына авышуы безне канәгатьләндерми башлаган иде. Менә монда инде эшлисе эшләр бар.

Яңа президент үз эшен нәрсәдән башларга тиеш дип уйлыйсыз?

Иң беренче – аның шул икътисадны, халыкның социал хәлен кайгыртуы инде. Аннары мин аңа шуны да әйтергә телим - безнең мәдәниятебездә эшләнеп бетәсе эшләр бар. Шуларны эшләсәгез иде дип әйтәсе килә. Мәсәлән, ярты миллионлы Чаллы шәһәрендә театр бинасы юк – анда татар театрының хәле аяныч.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ilhamia кайдан: Agidelden
12.02.2010 19:45
1.Авыз ачык, күзем йомык
Әз-мәз булса да күрәм.
Кайберәүләр сизде әнә -
Шулай куша бит түрәм.


2. Киләчәктән тик яхшылык эзлим,
Күзем кысып карыйм, күренми.
Хәлләремне аңламыйсың, яшьти
Бөтенесе күрә, мин күрмим.


3.Сәясәтне дәвам итәр дим мин,
Нәрсә ул тел, милләт аңламыйм.
миңа тавыш бирү проблем түгел,
Кеше әйткәннәрне тыңламыйм

кем: романтик кайдан: казаннан
07.02.2010 20:18
иртэ унмаган кич унмас, дилэр бит. кемнэр эчендер элегэчэ дэ начар тугел иде (мэдэният элкэсендэ), иртэгэ дэ итсез шулпа ашамаслар. чын сэнгатькэрлэргэ игтибар артачак дип эметлэндеру куз буяу гына.

кем: Ләйләгөл кайдан: Чаллыдан
06.02.2010 08:24
Мәдәният проблемалары турында сөйләгәндә, матбугатны да онытмыйк әле. Бүген "ТАТМЕДИА" кул астындагы газета-журналларда журналистлар 6-7 мең хезмәт хакына эшли. бу сумманың 3–4 меңе коммуналь хезмәтләр өчен, телефон өчен түләүгә китә. Калганы бер мэртэбэ Казанны эйлэнеп кайтырга да житми. Кафе, рестораннар турында, матурлык салоннары хэм башка заманча мэмкинлеклэр турында хыялланасы да юк.
җавап

кем: Мулланур кайдан: Кама Аланы
09.02.2010 21:19
Аңлашылмый...Шул 6мең алган журналистлар бөтен җирдә Булдырабыз дип язалар...Әллә чыннан да булдыралар инде?...

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
04.02.2010 11:19
Хәлил әфәнде, Фәнзаман әфәнде!
Фотода Туфан Миннуллин күзен бераз ачык калдырган кебек.
Миңа калса, ул кисәтә кебек: «Җәмәгать, Дәүләт Советы үзәктән килгән президентлыкка тәкъдимне кире кагып, гражданнарга кандидатлыкка теркәлергә вакыт биреп, аларның президент буларак максатларын ачыклап, халыкка җиткереп, соңрак арада иң-иңнәре мөгаен хаклы рәвештә Татарстан президенты дигән җаваплы һәм дәрәҗәле урынга сайланыр иде. Бу инде,- ди кебек Туфан агай, -Беренче президентыбыз М.Шәймиевнең алдан күрү сәләте нәтиҗәсендә ташланган «Без булдырабыз!» дигән чакыру-рухландыру сүзләренең илгә иң авыр чагында ярдәмгә килүе, ә иң акыллы кешеләребез тупланган Дәүләт Советының әлеге канатлы сүзләрне байрак сыман күтәреп алуы, халыкны кыюлыкка, тәвәкәллеккә, үз язмышы өчен җаваплылыкка өндәве булыр иде! Миннихановның Татарстан үсешенә карата программасы арада иң яхшысы булырга мөмкин. Күп акчалар түгелү аша
сайланса(сайлаулар акча тора!) да, яхшы ягы бар – халык аңардан ни яңарыш көтү мөмкин-белеп торыр иде. Ә инде башка кандидат өстенлек алса, шулай ук бик яхшы, ни өчен соң әле Медведев кебек аңлы президент әлеге кандидатка каршы килергә тиеш? Уен-муен эш түгел ич ул, президент хәтле президент сайлау!»-дип әйтә сыман Туфан агай.
Әллә мин ялгышам микән?

кем: Ирек кайдан: Биектау
04.02.2010 11:16
Тапканнар нәрсәгә бәйләнергә! Аз гына культурасы булган кеше сүрәткә, исемгә, кыяфәткә беркайчан да бәйләнми. Әгәр алай бик крутой критика яратсагыз, бәхәсләшегез Туфанның карашлары белән! Ләкин бит аның өчен бераз акыл кирәк. Ә үзләрен кайнап торган милләтчегә санаган кайберәүләрдә ул бөтенләй юк. Бар эшләре шакал кебек кешегә кая ябышырга белми тирәдә әйләнеп йөриләр. Мондый явыз мескенлек белән милләтне торгызып булмый шул.
җавап

кем: Самат кайдан: Арча
04.02.2010 11:46
Ниһаять, И Р Е Кнең нәрсә икәнен дә аңламаучы "Ирек" дигән бер черек холуй калкып чыкты монда... Андыйлар әле булыр... Ләкин җирәнеп кенә укырбыз.

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
04.02.2010 06:37
Бу фотода татар әдәбиятының чын йөзен күрергә була...
"Чыраен" дисәң, дөресрәк булыр.
Тексты да шундый.
Һәм шушы бәндәләр "милләт аталары" булып йөриләр бит!
җавап

кем: Hafiz-Çapqın 0016 кайдан: Candarlı-Irgadan
05.02.2010 08:59
кем: Батырша кайдан: Балтачтан 04.02.2010 06:37
Бу фотода татар әдәбиятының чын йөзен күрергә була...
"Чыраен" дисәң, дөресрәк булыр.
Тексты да шундый.
Һәм шушы бәндәләр "милләт аталары" булып йөриләр бит!
------------------------------------
Әфәрин! - милләттәш, Батыр-шаһ әфәнде.
Биредәге шактый гына язмалардан, укшытырлык булып хәмер--аракы сөреме аңкып тора ич.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
03.02.2010 22:30
Дөрес әйтә Фәнзаман ага! Әгәрдә менә Медведев тәкдим иткән барлык кандидатларны да кире кагып Татарстан депутатлары Дәүләт Советын таратуга китереп яңа сайлаулар уздырырга мәҗбүр итсәләр, менә булыр иде зур батырлык! Ә фотоны мин дәгыйбрәт өчен кучереп алдым. :)

кем: Былтыр кайдан: Кырлайдан
03.02.2010 21:51
совет заманнан ерак китмәгәнбез шул. шул вакытта авылга районнан партия башлыклары төшеп колхоз җитәкчесенә кемнедер тәгъдим итәләр иде, һәм барлык халык бердәм кул күтәрә иде. бүген дә шул хәл. Татарстан хәзер шул колхоз дәрәҗәсендә инде.
менә уд димократия чәчәк аткан заманы.

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
03.02.2010 20:58
"Тимерче ат дагалаганда бака ботын кыстырган" дигән мәкалебез бар.Бу кәмит шуңа охшаган. Соң , депутат җәмагатьләр, әйтегез әле, зинһар, ник болай көлкегә каласыз, ә? Бу бит: "Менә берәү бала ясап биргән иде безгә, шуны күмәкләшеп яңадан ясыйбыз", дип лаф оруга тиң! Соң аны - Миңнехановны Медведев "ясаган", ягъни куйган бит инде.Хәзер сезнең тавыш бирүегезнең бернинди дә роле, мәгүнәсе юклыгын аңламыйсызмыни?!
Туфан каләмдәшем маладис ул, ичмасам! Сатирик, юморист булуын яратам. Фотога күзен йомып төшүе дә тикмәгә түгел. Анысы:"Гафу итегез инде, җәмагатҗ, менә шулай сукырларча сайларга мәҗбүрмен!.." дигән сүзе. Ичмасам, ул аңлый бу гамәлнең салам да селкетә алмавын...
"Азатлык" әһелләренә киңәшем бар: Берүк, бу тәрәзәдән Туфан кордашның рәсемен ала күрмәгез! Бк тә символик ул. Мин аның копиясен алып өлгердем. Башкаларны да андый мөмкинлектән мәхрүм итә күрмәгез, яме?

Мин элегрәк
җавап

кем: Малик кайдан: Чаллы Яр
08.02.2010 22:58
Фәнзаман агай. сәлам, бу тагын мин әле. Үзегез дә аңлыйсыз икән ләбаса эшнең нидә икәнен. Дөрес, башка чама юк безнең. Күзне йомарга мәҗбүрбез еш кына. "Туфан каләмдәшем маладис ул, ичмасам! Сатирик, юморист булуын яратам. Фотога күзен йомып төшүе дә тикмәгә түгел. Анысы:"Гафу итегез инде, җәмагатҗ, менә шулай сукырларча сайларга мәҗбүрмен!.." дигән сүзе. Ичмасам, ул аңлый бу гамәлнең салам да селкетә алмавын..." дигән сүзләрегезне истә тотып әйтүем. Ә башка язма астында, форумда, мине эт итеп сүктегез...
җавап

кем: Ф.Б. кайдан: Казан
09.02.2010 01:54
Ничауа, шәп егеткә охшагансың, энекәш. Күңелек чиста кебек. Яшҗ тә бугай. Үсә-Үсә син дә эт авызыннан сөяк көтәргә ярамаганны аңларсың әле. Шуны гына аңла: кайсыдыр түрә явыз ният белән куйган кеше берчакта да халыкка файдалы булмый.
җавап

кем: Зэки кайдан: Казаннан
03.02.2010 23:29
Хәтерегезгә авыр алмагыз – “күз йомып төшкән” дигәннән генә. Кайбер депутатларыбыз инде күптән күрмәмешкә салышып: “кешенекен аңышмыйм – үземнекен ялгышмыйм” дип йөриләр шул.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
03.02.2010 22:07
Бэлки, Туфаннын халыкка ачык кузе белэн карап шулай алдашып туйганын белдерэсе килгэнме? Э инде фотограф белэн хэбэрче моны анлаганга безгэ дэ житкергэннэр. Бу да татар прогрессына керэме?
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Туфан Миңнуллин: Яңа президент мәдәнияткә игътибарын арттырыр дип өметләнәм