киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Медведевның "фикер үзәге"ндә сәяси система алмашы турында хисап көтелә

Игорь Юргенс
02.02.2010

Чәршәмбе, 3 февральдә Русиянең Заманча тәрәккыять институтында «XXI гасыр Русиясе: Иртәгә теләнгән сүрәте” исемле хисап тәкъдим ителәчәк. Анда сүз эволюцион юл белән сәяси система алмашу турында бара диелә.

Чәршәмбе, 3 февральдә Русиянең Заманча тәрәккыять институтында «XXI гасыр Русиясе: иртәгә теләнгән сүрәте” исемле хисап тәкъдим ителәчәк.

Төрле имеш-мимешләргә сәбәп булган, әмма 3 февраль көндезге сәгать икегә кадәр киң җәмәгатьчелеккә чыгару катгый тыелган хисапның серлелеге, РБК хәбәр агентлыгы белдерүенчә, анда сүзнең эволюцион юл белән хакимият алмашы турында баруына бәйле.

Президентның “фикер үзәге” саналган институттагы либераль белгечләр әзерләгән хисап йөз битлек эссе рәвешендә язылган.

Аны җәмәгатьчелеккә интститут идарәсе рәисе Игорь Юргенс һәм Евгений Гонтмахер түгәрәк өстәл сөйләшүендә тәкъдим итәчәк, белгечләр Русиянең киләчәген заманчалаштыру турында фикер алышачак.

Игорь Юргенс Русияне заманчалаштыру эше инде күптәннән башланды һәм аны Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең “Русия, алга!” програм мәкаләсендә, соңрак Федераль җыенга еллык юлламасында башлап җибәрде диде.

Евгений Гонтмахер
Институтның идарә әгъзасы Евгений Гонтмахер “Бу хисапның төп фикере - әгәр дә без хөрмәт ителгән һәм уңышлы Русияне күрергә телибез икән, аның аерым тармакларын гына заманчалаштырырга ярамый, бу мәсьәләгә тулаем карарга кирәк дигән фикер”, - диде.

“Без эволюцион юл белән заманчалаштырырга, сәяси системаның башка – демократик һәм көндәшлек итү сыйфатына китерәчәк яңарышка чакырабыз. Моның берничек тә “Әфлисун инкыйлабына” һәм 1991 елның августына охшамавы мөһим”, - ди Гонтмахер.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сәет кайдан: Минзәлә
02.02.2010 22:52
Ай-һай!.. Эт корсагына сары май килешмәгән кебек үк, Россия корсагына да деморатия килешми ул. Яңа төрлерәк диктатура эзләп тапсалар гына инде... Һәрхәлдә, кешеләргә хокук бирү булмаячак. Шымытыр, агайлар!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
02.02.2010 22:46
Хөкүмәт системасын нык үзәкләштергәннән соң, шушы вертикальның ирекле базар мөнәсәбәтләренә туры килмәгәне расланды. Билгеле моңа дөнья күләм барган кризиста үз өлешен кертте, әммә шулайда, артык үзәкләштерелгән хөкүмәт бүгенге көн таләпләренә туры килми. Юкка гына субъектларга күбрәк игтисади иреклек бирергә кирәк дигән нәтиҗә ясалмый бит. Биредә бер әйбергә игтибар итәргә чакырам милләтәшләрне, призидент Медведев юлламасында Рәсәй федератив дәүләт диелмәде, менә шушы әфәнделәр дә урыс булмаган халыклар хаҗәтен күздә тотмый, шуңа күрә шушы эволюцион үзгәрешме, башкасымы, милли проблемаларны күрмәмешкә салыша икән, болар барда ялган булып кала бирәчәк. Без татарларны алдамакчылар, чөнки әлегә шушы урыслаштыру планнарына каршы нәтиҗәле рәвештә татарлар гына карыша һәм башка халыклар игтибарын шушы проблемаларга җәлеп итә, федераль үзәкнең явыз эшләрен фаш итеп киләләр. Әллә ни яңалык дип кабул итмәс идем шушы әфәнделәрнең сүзләрен-чыгышларын. Хәзер федераль үзәк ничек кенә боргаланмасын, сәясәтне үзгәртәбез дип лаф ормасын, бар да ялган, без аларның сүзләрен шулай гына бәяләргә тиешләр, безнең үзебезнең олы максатыбыз дәүләтебезне торгызу юлында эшләргә тиешләр.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
02.02.2010 22:16
Теләк бик матур, тик ыштан төбе ертылмас микән Рәсәйнең? Рәсәйнең тарихында булган барлык үзгәртеп коруларның нәрсә белән беткәне безгә яхшы билгеле бит. ;)
     
текст зурлыгы - +