тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










шәлкемнәр / түгәрәк өстәл

Шәймиев һәм татар киләчәге

Рәфис Җәмдихан, Искәндәр Сираҗи, Римзил Вәди һәм Раил Садриев

Рәфис Җәмдихан, Искәндәр Сираҗи, Римзил Вәди һәм Раил Садриев

02.02.2010

Татарстан президенты алмашу хәбәре Русия һәм чит илдә көтелмәгән яңгыраш тапты. “Азатлык” радиосының Казан бүлегендә республиканың яңа җитәкчелеге һәм татар халкының киләчәге турында аналитик сөйләшү узды.

Римзил Вәли. Атнадан артык Шәймиев эпохасының китүе, Миңнехановның килүе турында бәхәсләр, фаразлар өйләрдә, урамнарда, интернет-форумнарда күбәя бара. Чыннан да, Татарстан Русиядә зур урын алып тора. Минтимер Шәймиев эшләгән ике дистә ел тарихның зур өлеше.

Шул хакта сөйләшү өчен “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенә үзенчәлекле, ирекле шәхесләрне “Азатлык”ның Казан бюросына чакырдык. Алар: Буа татар театрның җитәкчесе һәм режиссеры Раил Садриев, “Акчарлак” газетының шеф-редакторы, билгеле журналист Искәндәр Сираҗи һәм Чуашстан татарлары вәкиле Рәфис Җәмдихан.

Искәндәр Сираҗи. Мин күпләр белән: “Бабай китми, ул әле 2013 елда Универсиаданы уздыра, аннан соң гына уйлап карарга мөмкин”, дип бәхәсләшеп йөри идем. Республика да шулай булыр дип уйлап йөри иде.

“Акчарлак” газетында атнага бер тапкыр халык белән элемтә керү бар. Соңгы сөйләшүдә миңа шалтыратуларның 100 %ы булмаса да, 99%ында “ни өчен президент китә?” дигән сорау булды.

Минемчә, Шәймиев кебек сәясәтчегә картлык кебек нәрсә янамыйдыр. Картая дип әйтәләр. Сәясәтче өчен бу картлык, көчсезлек дип уйламыйм. Президент горур итеп вакытында китүне мәхкүл күрде дип уйлыйм. Аның үзенең сәяси сәбәпләре бардыр.

Әйдәгез, болай карыйк. Ничек инде ул 20 ел буе эшләгән хезмәтен ташлап, җиңел генә китеп бара? Мин, мәсәлән, моны аңламас идем. Аннан соң аңладым. Шундый мөмкинлек бар - Миңнеханов президент була.

Күпмедер вакыттан Татарстанда, башка милли республикаларда президент властен бетерәләр. Дәүләт башлыгы булып премьер-министр кала. Ә хөкүмәт җитәкчесе кем була? Әлегә Марат Әхмәтовны да, Фәрдиевны да әйтәләр. Әгәр дә урыс милләтеннән Павлов булса, Туфан Миңнуллинның совет чорындагы пьеса язулары шикелле. Аның пьесасында һичшиксез урыс кешесе бар иде - толерантлык. Павлов – Туфан Миңнуллин пьесасы инде ул.

Дәүләт Шурасы да кала. Фәрит Мөхәммәтшин ничек утырган, шулай ук матур гына утырачак. 65 яшькә кадәр аның бернинди проблемасы да юк. Шуннан соң әкрен генә парламентны кыскартачаклар. Республика үзенең мөмкинлекләрен, вәкаләтләрен тулысынча югалтып бетергәнче дип президент Шәймиев китеп бара, әмма барсы да гаиләдә кала. Ә, үзегез беләсез, Фәрдиев – ул гаилә әгъзасы.

Раил Садриев.
Дөньяда шундый үрнәкләр бар: Уинстон Черчилль, Дэн Сяопин. Черчилль бик каты сугышта Гитлерны җиңгәч, халык сайламыйча китеп барып, картаеп беткәч сәясәткә килгән, чөнки халык аны яңадан кайтарды.

Ә Шәймиевкә килсәк, ул бик акыллы кеше. Аны мактап утыруның мәгънәсе юк. Әйе, Русия шартларында татар милләтен саклап калу авыр. Шуңа да карамастан, дөнья күләмендә Татарстанга игътибар зур. Мәсәлән, Татарстан БМО белән кечкенә генә килешү төзеп кайтты. Димәк, Татарстан үзендә булган вәкаләтләрен максимум куллана. Ул үзен халыкара сәясәт субъекты икәнен күрсәтте. Монда Шәймиевның өлеше күп.

Римзил Вәли.
Миңтимер Шәймиев шимбә көнне биргән пресс-конференциясендә Рөстәм Миңнеханов турында, теләсә нинди бүлмәләргә ишекне җиңел ачып керерлек кешеләр булу бик кыйммәтле әйбер, дип әйтте. Күрәсең, Мәскәү һәм чит илдәге ишекләргә күбрәк Рөстәм Миңнеханов җиңел керә башлагандыр.

Раил Садриев. Заман таләбе дигән нәрсә бар. Кытайның иң бөек шәхесе Дэн Сяопин булган, Шәймиев бүген Татарстанда Дэн Сяопин булып кала. Минемчә, ул Рөстәм Миңнехановны да үстергән. Курс үзгәрмәячәк.

Русиядә гомумән татар дигән төшенчә бар. Шәймиевны беркем дә беркая да җибәрмәгән. Шәймиев үзе дә беркая китмәде. Яңа президент килү ул Шәймиевнең сәясәттән китүе дигән сүз түгел. Аны югалтсак, үкенәчәкбез.

Хәзер ул бездә бар икән, аңа шатланырга гына кирәк. Бөтен дөньяда яшәгән татар халкы аңа Ходайга караган кебек карый. Чуашстанда, Самар өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә үз президентлары бар. Андагы татарлар Шәймиевны үз президенты итеп кабул итә.

Римзил Вәли. Конституция дә бар бит әле.

Искәндәр Сираҗи.
Русиядә конституция юк. Ул язылган, әмма ул үтәлми һәм үтәлмәячәк тә. Әмма Русиядә Шәймиев дигән кәнәфи бар иде. Татар элек-электән дәүләтчелекле халык. Башка халыкларның дәүләтчелеге булмаган. Әмма татарлар барыбер азчылыкны тәшкил итүче халык. Шуңа күрә Мәскәү үтисе программасы булса беренче булып Татарстанга бирә. Татарстан аны кабул итәр дәрәҗәдә кабул итә. Шуның артыннан Башкортстан кушылып китә. Шуңа күрә Мәскәү Шәймиевка беркайчан да кирәк булмады, әмма Шәймиев Мәскәүгә иң баштан ук кирәк булды.

Халык Шәймиевка суверенитет сораган елларда ышанды. Шәймиев шушы вакытта бөтенесен шомартып, йомшартып кына алып китә алды. Шуңа күрә ул үзенең тыныч холкы белән Мәскәүгә бик кирәк иде.

Римзил Вәли. 37 мең татар яшәгән Чуашстанда зур татар эшләре барганын язып Шыгырданнан хәбәрләр җибәреп торучы Рәфис Җәмдихан монда. Чуашстан татарлары шушы турыда ни уйлый?

Рәфис Җәмдихан. Чуашстан татарлары өчен дә, башка төбәкләрдәге татарлар өчен дә Шәймиев асылда әллә ни эшләгәне юк. Мәсәлән, ул Татарстан өчен эшли, төрле икътисад үзгәрешләрен алып бара. Ләкин Шәймиев читтәге татарларга ни өчен кирәк? Аның тынычлыкның, бер көчле регионның лидеры булып йөрүе, читтәге татарларга безнең артыбызда кем тора дигән символ ул. Ул бик көчле символ. Рөстәм Миңнеханов андый символ була алырмы, юкмы, анысын заман һәм вакыт күрсәтер.

Читтәге татарларга килгәндә, Русия иҗтимагый пулатында бердән-бер мулла мөфти булып Чуашстан мөфтие Крганов утыра. Шәймиевның китүе турында хәбәр булгач, ул миңа шалтыратып: “Рәфис, бу нәрсә булды, моның артында ниләр булыр?” дип бик борчылуын белдерде.

Искәндәр Сираҗи.
Син Шәймиев читтәге татарларга бернәрсә дә эшләмәде дидең. Татарстаның дәрәҗәсе башка регионнарга караганда иң өстен. Татарстан үсә икән, димәк татарның дәрәҗәсе дә бөтен регионнарда да үсә.

Раил Садриев. Минемчә, читтәге татарлар “татарлырак”. Без йомшаграк. Алар дин белән дә көчлерәк.

Римзил Вәли. Башкортстан татарлары да тыныч һәм каты тора. Аларда татарлык көчле дип әйтә алам.

Раил Садриев. Минемчә, Шәймиевнең бу вазыйфадан китүе аны тагын да зуррак дәрәҗәгә күтәрә. Еллар буе зур акчалар түләп әллә нинди футболчылар, хоккейчылар алабыз. Һаваны барыбыз да күрәбез, әмма бер кемнең дә аны тотып караганы юк. Бездә күренмәгән энергияләр бар.

Бүген Казан суицидлар буенча соңгы урыннарда тора. Бу элек криминаль булган Казан. Туксанынчы елларда чит илләр Казаннан курыккан иде. Хәзер Казанның энергетикасы гомумән үзгәде.

Русия теләсә дә, теләмәсә дә Казанга акча килә. Казан ханнар заманасында булган вазыйфасына кайтты. Шушы процессларда Шәймиевның статусы да зурая гына. Хәзер татарны “пиар” итү эше алып барыла.

Искәндәр Сираҗи.
Бездә ике тәгълимат яши: алтынурдачылык һәм болгарчылык тәгълиматы. Болгарчылык тәгълиматы шактый тар дип карыйм. Алтын Урданың безнең тарихыбызда шомлырак мизгелләре дә бар. Бу бөтен дөньяга татарны беренче тапкыр пиар эшләгән чор. Татарлар ярты дөньяны яулап алган чор.

Без бөтенебез беләбез, Шәймиев бик белемле, укымышлы кеше. Ул бик мөлаем кеше. Узган ел Язучылар берлеге корылтаена Минтимер Шәймиев, премьер-министр һәм шәһәр хакиме килгән иде. Шәймиевның безгә әйтәсе сүзе бар. Без тезелешеп бастык, Шәймиевны исәнләшеп каршы алдык.

Ул һәрберебезгә әйтер сүзен әйтеп, җылы сүзен табып, безнең белән фотоларга төшеп, хатын-кызларга комплиментлар әйтеп китеп барды. Шул вакытта Миңнеханов белән Метшин безне күрмичә дә үтеп киттеләр. Мин укыган кеше белән укымаган кеше арасындагы аерманы күрдем.

Раил Садриев.
Президент бер кая да китмәде. Аның урынында булган кеше һәрвакытта икенче булып кала. Мөстәкыйль президент булып һәрвакыт Шәймиев калачак. Соңгы сүз аннан булачак. Бүген Русиядә Татарстан алданрак бара. Шуңа күрә бүген Шәймиевка зур карт-бланш бирелгән. Ул татарны пиар итәчәк.

Искәндәр Сираҗи.
Шәймиев болай да соңгы елларда татарның, Татарстанның Русия буенча имиджын ясау белән генә шөгыльләнде. Кара эшне аның командасы гына эшли иде. Соңгы сүз Шәймиевта калса да, әмма акча янчыгы башка кешедә кала. Шушы әйбер куркыныч.

Бүген сәнгатьтән, мәдәнияттән акча эшләүне таләп иткән премьер-министрны президент итеп китереп утырттылар ди. Уйлап карагыз, авыл клубы, авыл китапханәсе акча эшли аламы? Инвалидларның хәле мәдәниятчеләрнекеннән авыррак дигән караш бар. Югары даирәләрдәге кешеләрнең әйткәннәре дә бар. Без инвалидлар түгел, әмма без милләтнең йөзе. Әмма милләтнең йөзенә инвалидларга караган караш бар.

Беркайчан да халыкның милли сәнгате, чын сәнгать акча китерергә тиеш түгел. Ул дәүләт дотациясенә яшәргә тиеш. Менә властьта Шәймиев утырды, хәзер Миңнеханов утырачак, башкалар да утырачаклар. Татарстан дигән дәүләткә исемне “татар” дигән кавем биргән. Димәк татар дигән кавем алдында алар үзләренең үсешләре белән бурычлы. Аның йөзе – аның зыялылары. Ә йөзенә артык кашыкка кебек караш яши әлегә. Мин моны бу кешеләрдә бик нык сизәм. Моны аңлаган кеше киләме властька, шул мине куркыта.

Казанны бүген татарлык белән тутырмыйлар. Казан бар, Казан кайный. Безнең Казанда итле шулпа кайный, әмма аның эченә нәрсә ите салынган: сарык итеме, дуңгыз итеме? Бүгенге көндә Казанда дуңгыз ите кайный. Арча ягыннан Казанга керсәк, уң якта нәрсә күрәбез? “Корстон” күңел ачу комплексы. Шәһәр үзәгенә таба төшкәндә, анда “Татарстан” кунакханәсе бар. Бауман урамына кереп китәсең, анда “Шаляпин” отельләре, “Патерсон” кибетләре, нәрсә генә юк.

Татар исемле кибетләр Казанда бер “Бәхетле” генә калды. Казан эчендә бүген татарлык калмады. Урам исемнәрен алып карыйк, Петербургская, Баумана. Сара Садыйкова исеме химкомбинатка терәлгән пычрак тыкрыкка кушылган.

Раил Садриев. Бүген безне кысып барган Русия федератив структурасын саклап калыр өчен үзе безгә акча бирәчәк.

Рәфис Җәмдихан.
Чуашстан белән Татарстанны чагыштырып китим әле. Чуашстанда чуашлар мәсьәләсендә вазгыять тагын да катлаулырак. Казанда татар мәктәпләре бар, татар теле укытыла. Ә шул ук Чуашстанда бер чуаш мәктәбе дә юк. Ягъни Татарстанда вазгыять алай ук куркыныч түгелдер дип уйлыйм.

Без әнә ясасыннар, икәү властька менгәннәр, Казанны тутырсыннар, тышын бизәсеннәр дип әйтергә өйрәндек. Ә үзебез тутырыр өчен нәрсә эшлибез, нинди тәкъдимнәр белән чыгабыз? Мәсәлән, без “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештырган идек, хакимият аны яклады. Үзебез күбрәк инициатива белән чыгабыз микән?

450 ел буе нигездә урыс шәһәре булып яшәгән Казанны Шәймиевнең 20 еллык чорында гына татарчалаштырып булмый бит.

Римзил Вәли. Рәфис Җәмдихан өметләндерә торган сүзләрне әйтте. Монда яңгыраган һәм халкыбыз күңелендә яшәгән борчулар тагы да тирәнрәк бәхәскә лаеклы.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сабир кайдан: Саба
06.02.2010 05:07
Энгэмэдэ кызыклы гына фикерлэр бар. Бетереп ташламаска иде. Просто фикерлэр чэчелебрэк киткэн. Артык акыллы булып сэйлэшергэ азаплану бэлэсе (бигрэк тэ Сиражида).
Ну Җәмдихан сэйлэп курсэтэ инде. Эч тапкыр энгэмэне бизэп жибэрэ. Хэр жэмлэсе - классика.
//Шәймиевның китүе турында хәбәр булгач, ул (ягъни Чуваш мэфтие) миңа шалтыратып: “Рәфис, бу нәрсә булды, моның артында ниләр булыр?” дип бик борчылуын белдерде.// - Обама белэн, эйтик, Саркази сэйлэшкэн сымаграк.
//Казанда татар мәктәпләре бар, татар теле укытыла. Ә шул ук Чуашстанда бер чуаш мәктәбе дә юк. Ягъни Татарстанда вазгыять алай ук куркыныч түгелдер дип уйлыйм.// - Бу безнен эчен бик зур яналык. Неужели?..
//450 ел буе нигездә урыс шәһәре булып яшәгән Казанны Шәймиевнең 20 еллык чорында гына татарчалаштырып булмый бит. // - Бусы да ботак тишегенэ тэртеп курсэту. Молодец, Җәмдихан! Булдырабыз!

кем: Кызык кайдан: Беләсе килә
04.02.2010 21:03
Римзил Вәли. Рәфис Җәмдихан өметләндерә торган сүзләрне әйтте. Монда яңгыраган һәм халкыбыз күңелендә яшәгән борчулар тагы да тирәнрәк бәхәскә лаеклы.

Акчарлак газетасында - Римзил Вәли: - Раил Садриев өметләндерә торган сүзләрне әйтте. Монда яңгыраган һәм халкыбыз күңелендә яшәгән борчулар тагы да тирәнрәк бәхәскә лаеклы. - дип язылган. Шулай да өметләндерә торган сүзләрне кем әйткән соң?!

кем: !!! кайдан: Татар иле
03.02.2010 19:46
"Бөтен дөньяда яшәгән татар халкы аңа (Шәймиевка) Ходайга караган кебек карый".
Потчылар, тапканнар табыныр кеше...
җавап

кем: Мөслимҗан кайдан: Буа
06.02.2010 18:02
Монда акыл сатучы өч куштанның һәркайсына мәгълүм шигырьне укыйсы килә.(Римзиленә тимичә):
И надан!.. Ту яңадан
Мәгүрифәтле анадан!

кем: Аптыраш кайдан: Аптыраганнан
03.02.2010 16:57
"Шәймиев һәм татар киләчәге"? - Шәймиев аның үткәне...
"Бөтен дөньяда яшәгән татар халкы аңа Ходайга караган кебек карый." - Монысы нәрсә тагын?! Раил юк сүз сөйләмә инде...
"Аны югалтсак, үкенәчәкбез." - Ирек Мортазин искә төште...
"Халык Шәймиевка суверенитет сораган елларда ышанды" - монысы дөрес, ә хәзер юк...
"Туксанынчы елларда чит илләр Казаннан курыккан иде." - Әмирикә курка иде дип, дөресен әйтеп сөйләш инде Раил...
"Русия теләсә дә, теләмәсә дә Казанга акча килә". - каян һәм ничек килә... Аныгырак сөйләш әле...
"Хәзер татарны “пиар” итү эше алып барыла". - татарны пиар итү ничек була әле ул...
"Раил Садриев: Бүген безне кысып барган Русия федератив структурасын саклап калыр өчен үзе безгә акча бирәчәк"... - бу җөмләнең мәгънәсен аңлар өчен ничә тапкыр укыйсы...?

Татарда юмор юк дигән булалар, булмас, ничек кенә әле. Менә бу язманы Шамкайга аласы да сәхнәдән укыйсы гына - тәгәрәп йөриячәкләр!
җавап

кем: Viner
05.02.2010 14:17
Афәрин, Аптыраш. Бик яхшы жанрга мөрәҗәгать иткәнсең. Үзләренең сүзләрен үзләре читтән укып карасыннар әле безнең сәяси аналитиклар, прәме татар шиндировичлары.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
03.02.2010 16:33
Бу әңгәмә бәя бирүдән түбән. Монда анализ да, прогноз да юк. Урамнан кергән очраклы кешеләрнең теләсә нәрсә лыгырдап утыруларын хәтерләтә. Татарстан белән Шәймиев идарә иткән 20 еллык чорга бәя биргәндә, иң беренче чиратта, бәйсезлек турында Декларация, бәйсезлек буенча референдум нәтиҗәләре, Татарстан Конституциясе үтәлешенә бәя бирергә кирәк. Ә алар үтәлмәде бит, егетләр! 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы тарафыннан кабул ителгән Декларациядә, акка кара белән, аны кабул итү "татар халкының үзбилгеләнүгә хокукын тормышка ашыру өчен" дип язылган! Үзбилгеләнү /самоопределение/ ул - үз дәүләтеңне булдыру, дигән сүз, шуны тормышка ашырдымы Шәймиев Аллаһ биргән 20 ел вакыт эчендә? Юк! Димәк, ул Декларациягә дә, милләткә дә хыянәт иткән, дигән сүз. Шул ук Декларациядә "җир асты һәм җир өсте байлыклары бары тик Татарстан халкыныкы гына булып тора" диелгән. Бу байлыктан кайсыгызга өлеш чыкты шушы 20 ел вакыт эчендә? Шәймиев һәм аның нәселе череп баеды, ә халык хәерче калды. Шул ук Декларациядә диннәргә, сыйныфларга, сәяси карашларга, милләтләргә тигез хокуклар һәм ирек игълан ителгән иде, бармы ул тигез хокуклар татарлар өчен? Булса, без бүген татарларны яклаган өчен суд юлында йөрмәс идек! Декларациядә татар һәм урыс телләре дәүләт телләре итеп игълан ителде, аларга тигез рәвештә кулланыш вәгъдә ителде. Я, тигез кулланыламы бүген Татарстанда татар һәм урыс телләре? Юк, ул булмады, аны дәүләт дәрәҗәсендә тигезләү өчен җитәкчеләр берни эшләмәде. Татарстан Конституциясендә Татарстан суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, дип игълан ителде, шул ук бәяләмә референдумда да бирелгән иде, без башка дәүләтләр белән, шул исәптән Россия белән дә бары тик тигез хокуклы килешүләр генә төзәргә тиеш идек! Бу шулай булдымы? Юк, Татарстанның Россия белән төзегән Шартнамә-Килешүләре аны шунда ук буйсыну хәленә куйды. Моны кем эшләде? Моны Шәймиев эшләде. Димәк ул Конституциягә һәм референдум нәтиҗәләренә дә хыянәт итте, дигән сүз. Ул бәйсезлек идеясе белән уйнап, халыкны алдады, Декларацияне тануны сорап, дөнья параламентларына, БМОга мөрәҗәгать итмәде, Шәймиев милләткә хыянәт итте. Үзен хөрмәт иткән башка милләт булса, моның өчен аны хөкемгә тартыр иде, әмма кол халыктан моны көтеп булмый. Шәймиевны Аллаһ хөкем итәчәк - шушы елларда бер гаепсез йөзләгән мөселман-татарны төрмәләргә утыркан өчен. Шәймиевны тарих хөкем итәчәк - татар халкын дәүләтсез калдырган өчен. Бу шулай булачак, иншаллаһ!
җавап

кем: Самат кайдан: Б.Бистәсе
06.02.2010 16:52
Да-а-а-а... Чыннан да түбән кешеләр адәм рәтле булган булып к...т ялашалар икән... Гафу итегез, укшыта... Чыктым-киттем фоумдашлар, ялгыш кергәнмен... Ыы-эыэыкххх
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
03.02.2010 20:38
Фәүзия ханым, сез хакикатьне ярып салгансыз. Гади һәм мәшһүр тел белэн. Моны мин Шайми намесникнын чын портреты дип атар идем. Жэл, Азатлык радиосы мондый язманы тик узенен укучылар сайтында гына күрергэ рөхсәт итә. Э узенен "түгәрәк" остэленэ Милли Межлис вэкиллэрен чакыру кебек фикерлэрне, курэсен, ул кирэк дип тапмый. Ничек эйтсэн дэ, анда Римзил команда бирэ, ул оештыра тугэрэк "потемкин авылын", имеш, ничек бар, шулай дигэн хэйлэ астында. Тик шунысы да бар бит эле, иптэш Римзил, без, татар миллэтчелэре, бу кармагыгызга капмыйбыз: совет заманалары тугел, бер көтү идара куштаннарын жыеп кеше миен чайкарга. Их, тизерэк Римзилне Закиров урынына куеып, барысын да тигезлэсеннэр иде инде!

кем: Укучы кайдан: Казан
03.02.2010 11:30
Сираҗи исәннәшү турында әйтә. Әллә күптән түгел генә аны Камал театрында күреп исәннәшкән идем, миңа бер сүз дә дәшмәде. Ә башкаларны тәнкыйтьли...

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
03.02.2010 00:29
Ачыктан ачык ялган, туктаусыз тэлинкэ тоту - болар бит тик совет заманы журналистикасына гына хас булган гэмэллэр. Эллэ мэйтэм, бу Римзил безне шатландырып, пенсияга китергэ булгач, шулай саубуллашырга булганмы? Юкса, бу Азатлык дигэн радио сайты очен ин тубэнчелек. Башкача моны ни анлап, ни кабул итеп булмый. Монда лэчтит саткан ялчылар бит болай да ару гына шул ук Казан колониаль адиминстрациясына хезмэттэ. Э бит Азатлык радиосы энэ шул колониядагы халыкларны азат иту максаты белэн оештырылган радио. Э бугенге Римзил эше, киресенчэ, шул колониаль режимны ныгыту, империяга хезмэт итудэ. Минем мона бер тамчы да шигем юк.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
03.02.2010 00:06
Аллаһы сакласын безләрне мондый "түгәрәк өстәл"ләрдән! Каян тапкан Римзил шундый Шәймиевка мәдхия җырлаучы кешеләрне. Соң, Татарстанда барсы да шулай яхшы булгач ничек соң әле пенсияләр, уртача хезмәт хаклары буенча Татарстан (донор булган унлап регионнарның берсе!) Рәсәй буенча иң арттагыларының берсе булган?! Кемгә кирәк мондый "түгәрәк өстәлләр"? Римзил әллә ул безне тилегә саныймы икән?

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
02.02.2010 20:46
Бу әңгәмәне укыгач, күңел болгана башлады. Бетсә дә бетәр икән милләт шул хәтле! Ник бер үзгә фикер булсын! Шәймиев алып барган гаделсез сәясәтнең Татарстанны харап итүен әле генә "Идел" журналында дәлилләп язган Сираҗи да хәзер бабайга дан җырлый. Тегеләренең беркайчан да кыйблалары булмады. Нинди читтәге татарга ярдәм турында сүз алып барасыз сез, кайчан мондагы татарлар бу гаделсезлектән кан елый?! Милләтчеләр алып биргән бәйсезлекне дә саклый алмады бит ул, татар мәктәпләрен бетереп китә, Татарстанда феодализм урнаштырып калдырды. Шундый көчле милләттән чүпрәк ясады, хәзер шулар бәя биреп утыра...

кем: Фикрэт Тэби кайдан: КДУ
02.02.2010 19:04
Бу егетлэрнен хэркайсын президент(пертиянен олкэ секретаре) кинэшчесе итеп алырга була. Шэйми Р.Хэкимовны шулайрак идеп узенэ алган иде. Хэзер инде сезнен кебеклэр кирэкмэс, пожалуй.Тынычланыгыз.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Шәймиев һәм татар язмышы

түгәрәк өстәл

хезмәтләр:

подкастRSSmobile