тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Шаһитларга көч кулланулар да булган

Роберт Ярулла

29.01.2010

Фәүзия Бәйрәмовага карата барган мәхкәмә эшендә шаһитлардан сорау алу нәтиҗәләре шактый игътибарга лаек. Шаһитлар күрсәтмәләре буенча, татар зыялылары Милли Мәҗлес карарларын хуплый, анда җинаять эше күрмиләр. Шул ук вакытта мәхкәмә барышында кайбер шаһитларга органнар тарафыннан көч куллану, психологик басым булуы да ачыкланды.

Язучылар, депутатлар Милли Мәҗлес карарларын хуплый

Мәхкәмәнең шаһитлардан сорау алу өлешендә Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Чаллы язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов та булды. Аңа күпсанлы сораулар арасында мондыйлары да бирелде:

"Милли Мәҗлес мөрәҗәгатендә Русиядә урыслаштыру сәясәте барлыгы да әйтелә. Моңа нинди мөнәсәбәттә торасыз?"

“Урыслаштыру сәясәте бар. Беренче сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр татарча укыган мәктәпләр генә татар мәктәбе дип санала ала. 2008 елга кадәр Актаныш районында 21 татар урта мәктәбе бар иде. Хәзер аларның саны 10га калды. Бу - БДИне урысча бирергә мәҗбүр итү белән бәйле. Шәһәрләрдә хәзер чиста татар мәктәпләре барлыгын белмим.

Православ дине әһелләре телевидение-радиодан чыкмый. “Милли Мәҗлес” карарларында “колониализм” турында да сүзләр бар. Тарихчы буларак шуны әйтәм, татар иле яулап алынды. Русиянең колонизация белән бәйле булуы хакында урыс язучыларының дистәләгән язмасын мисал итеп китерә алам. Бу сүз кулланышта һәм аның буенча кешене хөкем итү дөрес түгел”, диде язучы, Бөтендөнья Татар Конгрессының Чаллы бүлеге әгъзасы Вахит Имамов.

Аның әйтүенчә, җәмәгать оешмаларында чит илләрдә яшәүче татарлар да әгъза булып тора ала. Язучылар оешмасында да, БТК идарәсендә дә һ. б. оешмаларда да чит илләрдә яшәүче татарлар бар. Дөньякүләм мөрәҗәгатьләр дә тыелмаган. Моңа оешмаларның нигезләмәсе рөхсәт бирә, хөкем кузгатырлык эш юк. Татарның 350дән артык язучысы Милли Мәҗлес карарларын хуплый.
Галимҗан Зарипов Чаллы шәһәр Шурасы депутаты. 1992-1995 елларда хакимиятнең милли мәсьәләләр буенча бүлеген җитәкләгән кеше.

Тәрҗемәче Зифа Әхәтова
“Милли Мәҗлес карарлары мөрәҗәгатьләре 1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында кабул ителгән документка, 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Конституциягә нигезләнгән. Анда Татарстан халыкара хокуклы субъект дип игълан ителде. Халыкара оешмаларга, БМОга тагын бер кат шушы хакта искә төшерүне җинаятькә санамыйм”, диде депутат Галимҗан Зарипов.

Аңа басым булган

Илнар Шәйхетдинов югары уку йорты доценты. Милли Мәҗлеснең 2008 ел, 20 декабрь утырышында катнашкан. Мәхкәмә эше документлары буенча, 4 тапкыр прокуратура һәм ФСБ биналарында сорау алуда булган. Ләкин күрсәтмәләр язылган протоколга имза куймаган. Хөкем эшен алып баручы казый ни өчен имза куймау белән кызыксына.

“Үзем әйтмәгән сүзләр өчен кул куймыйм. Кул куйдыру өчен физик һәм психологик басым булды. Имза куйган очракта эшемдә үсеш булуын, тулай торакта яшим, фатир шартларын яхшыртуда, килешү (контракт) төзү турында әйттеләр. Контракт төзү Бәйрәмованы утырту өчен кирәклеген дә аңлаттылар. Бу хакта беркайда, беркемгә сөйләмәүне таләп иттеләр. Миңа Ф.Бәйрәмова, В.Мирзаянов хакында язылган беркетмәгә имза куярга тәкъдим иттеләр. Ләкин имза куймадым”, дип белдерде мәхкәмәдәге сорауларга җавап биреп Илнар Шәйхетдинов.

Өч көн буе барган мәхкәмә утырышларында Башкортстан ТИҮ идарә әгъзасы Роберт Ярулла да катнашты.

“Мәхкәмә – фәкать өске даирәләрдән төшкән сәяси чара. Хакыйкать безнең якта. Табигать биргән хокуклар өчен көрәшәбез”, диде “Азатлык”ка Роберт Ярулла.

Фәүзия Бәйрәмова тәрҗемәче Зифа Әхәтовадан баш тарткан иде. Мәхкәмә эшенә башка тәрҗемәче табу күп вакытны ала икән. Шунлыктан эш Зифа ханым катнашында дәвам итте.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
04.02.2010 12:45
Татарның фидакәрьләрен җәберләүче, сарык тиресе бөркәнгән бүреләр дә берзаман картая...
Ялган сайлаулар, демократияне үтереп-өстән билгеләп куюлар, Татарстан җирлегендә чәчәк атып, Мәскәүгә кулланма булып ирештеләр.Анда, тагын да усалландырылып (Конституцияне боза-боза) Рәсәйгә таратылдылар.Менә бу *зур уңыш* белән мактансаң да була ичмасам.Тарихка кереп калачак зур уңыш.
Әллә боларны адәм балалары күрми, аңламый, дип уйлыйлар инде, әкәмә-ә-т ...
җавап

кем: Шәйхи кайдан: Аксубай
05.02.2010 21:11
Берүк исемене Шәйми дип укый күрмәгез. Кимсетерсез...
Энем, ул Бүре бик картайган инде. Рөстәмгә властҗны тапшырасы көн алдындагы бер төндә (!) кашларына кадәр кыш бабайныкы кебек агарган. Шулай да тешләре нык бугай әле. Үчләшә-үчләшә татар дигән "сарыкларны" кимереп ята.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
30.01.2010 22:14
Империя суды каршында татар халкы өчен, аның батыр улларын, кызларын яклап көрәшүчеләргә дә, ул империягә тугры хезмәт иткән этләргә дә киләчәк буыннар әле тиешле бәяне бирәчәк. Ә бүгенгә безгә туганнар нык булырга, бердәм булырга, халкыбыз файдасына әз генә булса да файда китерергә тырышу кирәк. Тамчыдан күл җыела! -ди татар халкы.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
30.01.2010 21:06
Нур туган, Прокуратураны да. ФСБ-ныда берничектә бүген мәхкәмәгә тартып булмый, әммә киләчәктә андый хәл булуы мөмкин. Тик онытмаска гына кирәк. Бик шатмын язучыларыбызның Фәүзия ханымга фикердәш булуларына, бүген фикердәшләр, иртәгә көрәшчеләр дигән сүз. Татар халкы бердәм булып, бер йодрыкка тупланып Милли Мәҗлесне һәм аның җитәкчеләрен якларга тиешләр, шул вакытта без җиңәчәкбез Алла кушса.

кем: Камил кайдан: Чаллыдан
30.01.2010 15:40
ФСБ, hаманда элекке методлар белэн эш итэ.Бу эш (заказ) белэн алар инде жинелделэр. Татар халкында ФСБ га каршы фикер уянды. ФСБ - властьны (империяне) саклаучы орган. Шунын белэн алар власть органнарына да тап тошерделэр... Хурлык! яки Молодцы!

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
30.01.2010 14:55
Әйе, бу мәхкәмә барышында коточкыч нәрсәләр ачылды. ФСБ, прокуратура башта ук мине төрмәгә утырту максаты куйган һәм шуңа ирешү өчен иң пычрак алымнарга барган булып чыкты. Илнар Шәйхетдиновны алар ФСБ белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүриләп карыйлар, ул ризалашмагач, кулларын каерып бетерәләр. Һәм ачыктан-ачык әйтәләр - "Безгә бу контракт Фәүзия Бәйрәмованы утыырту өчен кирәк", диләр. Бу бит узган елның гыйнвар-февраль айларында булган хәлләр, ул вакытта мин үзем дә бу җинаять эшендә шаһит кына идем. Инде Илнарны сындыра алмагач, бу эшкә "шаһит" итеп ике егетне кертәләр, берсе урыс, берсе татар. Бу ясалма "шаһитларның" мине беркайчан күргәннәре булмаган, бер язмамны укымаганнар, әмма органнар кушуы буенча, имеш интернеттан Милли Мәҗлес карарларын укыганнар да, рухлары котырган, шундук прокуратурага чапканнар. Боларныың кыш көне әләкләгәннәрен прокуратурада...сентябрьдә генә тикшергәннәр, шунда боларны сорау алырга чакырганнар имеш. Болар барысы да ялган, әлбәттә, бу егетләр органнар әвәләгән әзер беркетмәләргә генгә кул куйган булырга тиешләр, ахырысы, үзләре берәр эш белән аларның кармагында булганнардыр. Менә нинди пычрак алымнарга бара Рәсәйнең хокук якларга тиешле органнары!
Вахит Имамов белән Галимҗан Зарипов безнең яктан шаһитлык иттеләр. Алар бик дәлилләп, җитди һәм абруйлы сөйләделәр. Чаллы шәһәр советы депутаты Галимҗан Зарипов: "43 мең кешелек Көньяк Осетия, аннан аз гына күбрәк Абхазия бәйсезлек алды, ни өчен Татарстан бәйсез булмаска тиеш? Мин ышанам, Татарстан барыбер бәйсез дәүләт булыр, моны без күрмәсәк, безнең балаларыбыз күрер", диде. Вахит Имамов татар тарихына һәм бүгенге тормышка киң тукталып, бик дәлилләп сөйләде, "350 язучы Фәүзия кебек уйлый, без телнең, милләтнең бетүе белән беркайчан ризалашмаячакбыз һәм аңа каршы көрәшәчәкбез", диде. Җәмәгать яклаучылары Айдар Хәлим, Фаикъ Таҗиев, Тәлгать Әхмәдишин шаһитларга кирәкле сораулар биреп, теманы тагы да киңрәк ачтылар, мин үзем дә сорауларны күп бирдем. Галимҗан Зарипов судта әйтте, "Фәүзия ханым, бу эшләр өчен хакимият Сезнең алда киләчәктә гафу үтенәчәк", диде...
Алдагы суд 8 февральгә куелды. Без Милли Мәҗлес карарларына экспертиза ясаган Казан "галимнәрен" судка чакыртуны таләп иттек. ФСБ кушуы буенча бөтен татар милли хәрәкәт активистларына "экспертизалар" әвәләп утырган бу урыс-марҗалар үзләре суд алдында җавап тотарга тиешләр!

кем: Рафис Кашапов кайдан: Яр Чаллы
30.01.2010 14:40
Милли Мәҗлес карарлары мөрәҗәгатьләре, бик дөрес!!!
Шул ук бер вакытта ФСБ, КГБ методларын куллана....
җавап

кем: Баттал кайдан: Казан
30.01.2010 18:50
Рафис әфәнде! КГБ исе генә килми инде бу гамәлләрдән. Берияләрне, НКВДны искә төшерә бу судлар, нахак җәзалар. Хәер, нишләсеннәр инде ул ФСБ егетләре, наместник мәҗбүр иткәч... Шәймиевнең татар әдәбиятына, каләм ияләренә (димәк, бөтен татар халкына, туган теленә, милли мәктәпләренә,диненә) дошманлыгын күптән беләбез, ләбаса! Чөнки Алласыз ул. Влад Листевның "Здесҗ и сейчас!" программасында (1991елда) аңа:"Аллага ышанасызмы?"дигән сорау бирелгән иде. "Юк!!!" дип шапылатып җавап бирде.Бүгенгедәй хәтердә! Теге дөньяда күрербез әле, дияр идем дә - булмас шул... Чөнки анда оҗмахтагыларга тамугтагы хәлләрне күрсәтмиләр икән... Аңа килер буыннар да каһәр укыр.
җавап

кем: Нур кайдан: Казан
31.01.2010 19:50
кем: Батталга кайдан: Казан
Мин дә хәтерлим ул тапшыруны, күңелемә тиеп, рәнҗеш калган иде. Акыллы кеше бу очракта ким дигәндә, ышанучылардан көнләшәм яисә башка берәр матур җавап әйтеп, котылып кала ала иде.
Әле аның тагын бер күңелдә калган әйтеме бар. Телгә карашлы сорауга җавап итеп ул "Татар теле беркайчан да урыс теле дәрәҗәсенә менә алмаячак" дип кистереп әйтте. Һәм үз сүзен өсиен калдырыр өчен ул 20 ел буена татар теле үсеше өчен ул берни дә эшләмәде. Яә, акыллы кеше яисә татар атамасы кергән дәүләтнең башлыгы әйтерлек сүзме инде бу?! Юк, инде, Юк... булдыра алмады...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
31.01.2010 17:21
Бик дорес язгансыз, Фэнзаман дус. Урыс империясы башлыклары хэм анын ялчысы Шайми тарафыннан оештырылган бу мэхкэмэ. Монда кайберэулэр, имеш, Шайми менэ узе дэ бик яхшы татар, ул ботен татар "президенты" дип лэчтит саталар. Колке. Ата коммунист, халкын талап мал жыйган эдэм актыгы ничек инде татар житэкчесе була ала ди? Ул, тизерэк, татар хурлыгы. Аның боерыгы белэн эшлэнэ бу Чаллы мэхкэмэлэре. Анын боерыгы белэн дистэлэгэн татарлар тормэлэрдэ черилэр. Шунысы да бик кызык: без монда ачыктан ачык, уз исемемебез астында, империя наместнигын фаш итэбез, э Шайми куштаннарынан берэрсе уз исеменнэн аны якласамы! Димэк, алар белэ, ничек итеп узлэрен шул кэдэрле хурлы эшкэ жиккэннэрен. Э аноним булып узеңең хуҗаңны якларга тырышу - узе бик зур мэсхэрэ тугелме?

кем: Нур кайдан: Казан
30.01.2010 13:04
Көч, ялган һәм төрле кызыксындыру чаралары белән шәһитләрне үз ягына авыштырырга тырышкан прокуратура һәм ФСБ биналарында сорау алучыларны ничек җавап тотырга ирешеп була?!
Берәр белгеч юкмы, аңлатыгыз әле!
Ничек алай була ала соң инде бу!
Кайсы илдә, кемнәр арасында яшәгәнемне беләм анысы, тик башка сыймый, ничәнче гасыр соң әле бу?!
җавап

кем: Хафизулла кайдан: Казан
01.02.2010 15:05
Нур туганым! Дөнья өчен 21нче гасыр бу. Ә инде, Лермонтовча әйтсәк, немытая Россия өчен 16нчы гасыр, экзекуцияләр заманасы.Чөнки Россиянең таһәрәт алганы юк. Бер галим Горбачев заманында телевизордан болай дигән иде:"Урыс кешесе үз гомерендә өч кенә мәртәбә юына: беренчесе - тугач, икенчесе - туй алдыннан, өченчесе - үлгәч..." Мәңге исерек Россия әле уянмаган, күзен юып як-ягына да каранырга өлгермәгән. Шул кәе үлеп китмәгәе...Ярый әле менә монда еш язучы танылган галим, зур фикер иясе Вил абыең Россияне юындырды бераз - бөтен дөньяны агулау өчен туплаган химик коралларыннан арындыртты, чистарттырды, фаш итте. Шуңа күрә дә ул пычрак империянең дошманы булып санала, чит илдә яшәргә мәҗбүр.... Шунысын да күрәсеңдер монда, пычрак Россиянең таһәрәтсез, денсез әтрәгәләмнәре шул бөек затка капка астыннан өреп ятмак була. Чын, ачык исемнәре дә юк адәм мәсхәрәләренең. Шулар кебек немытый булып яшәүдән сакла, Ходаем!
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile