киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Маргарете Эрсен-Раш: Төрки телләр – иң кызыклы телләр

Маргарете Эрсен-Раш (у) үзенең бер шәкерте белән
30.01.2010

Шушы көннәрдә Германиянең Harrasowitz нәшриятында “Tatarisch – Lehrbuch für Anfänger und Fortgeschrittene” исемле яңа китап дөнья күрде. Ул алман телле халыклар өчен беренче татар теле дәреслеге булып тора. Аның авторы – танылган алман галимәсе, төрки телләр белгече Маргарете Эрсен-Раш. Күптән түгел аның башкорт теле дәреслеге дә басылып чыккан иде. Маргарете ханым белән шул уңайдан әңгәмә кордык.

Бу китапны чыгару минем бик зур теләгем иде. Бәлки беләсездер, 1991 елда мин Казанга барган идем, төрек телен укытырга. Шул вакытта бераз гына татар телен өйрәнә башладым. Бер елдан Уфага бардым. Бу ике телне дөньяга таратырга теләдем. Татар һәм башкорт телләре дәреслекләрен яза башладым. Ләкин бу эш озакка сузылды, кайбер проблемнар да булды. Иң мөһиме, хәзер китаплар бар. Грамматиканы алман телендә яздым. Татар теле грамматикасын Флера апа Сафиуллина белән эшләдек. Соңгы төзәтмәләрне Берлинда Илмира Мифтахова ясады. Хәзер мин бик шатмын. Алманнар өчен татар теле дәреслеге дә бар, башкорт теле дәреслеге дә бар.

Маргарете ханым, ничек уйлыйсыз, бу китаплар белән кызыксынучылар булырмы? Германиядә, башка алман телле илләрдә татар, башкорт телләре белән кызыксынучылар бармы?

Бар. Германия мисалында аңлатыйм. Бездә тюркология белемен алучылар башта төрек телен өйрәнә. Аннан соң татарча, я башкортча, я уйгурча, алтай телләре. Һәрбер университетта бөтен телләр дә юк. Мәсәлән, татар, башкорт телләрен укытуны Берлинда (Ирекле университетта) мин башладым. Хәзер Гиссенда да бар, ләкин белүемчә, анда пассив рәвештә (текстлар нигезендә) укытыла. Бу яңа китапта компакт диск та бар, ягъни, татар телен ишетергә, кабатларга мөмкин булачак.

Шуны да әйтим, 2007 елда минем төрек теле дәреслеге чыккан иде. Татар һәм башкорт дәреслекләре аңа бик охшаш. Ягъни, берәр кеше башта төрек телен өйрәнсә, үзеннән-үзе татар һәм башкорт дәреслеген укый ала. Методика шундый.

Бу дәреслекләр Германия университетларында инде кулланыламы?

Берлинда татар телен Казаннан Илмира Мифтахова укыта. Заманында мин башлаган идем, ул дәвам итә. Өч ел элек мин Франкфуртта укыттым. Ләкин хәзер монда тюркология бетте, алтаистика гына калды. Алтаистика дигәндә төрек һәм уйгыр телләре генә күз алдында тотыла. Шуңа күрә хәзергә төрек телен генә укыта алам, татар, башкорт телләрен укыта алмыйм. Тюркология беткәннән соң студентлар кимеде.

Маргарете ханым, хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез, киләчәккә планнарыгыз?

Төрек теленең яңа грамматикасын эшлим, күп күнегүләр белән. Чөнки төрки телләр өчен аерым грамматика кирәк. Аңлашыла торган телдә язылган грамматика. 1928 елда төрекләр гарәп имласыннан латин әлифбасына күчкәннән соң, башта безнең телебез турында алманнар, французлар нәрсә язган икән дип караган. Хәзер аңлаганнар – безнең телебез аерылып тора. Шуңа күрә, бераз гомерем булса, бу эшне башкарасым килә.

Төрки телләр минем өчен иң кызыклы телләр. Аларның мантыйгы бар. Эшем сәбәпле күп телләр өйрәнергә туры килде, инглиз, испан, гарәп телләре. Ләкин берсе дә төрки телләр кебек кызыксындыра алмады.

Форсаттан файдаланып, Казандагы бар таныш-белешләремә салкын Германиядән, Франкфурттан бик күп сәлам тапшырам.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Анурбик кайдан: Чаллы
31.01.2010 10:48
Маргарете ханымга хэм БЕЗНЕн телне дэ ТАНЫП.аны ойрэнергэ,
ОЙРЭТЕРГЭ момкинлек тудырган нимес дэулэтенэ РЭХМЭТ
Ничэ елда безнен телне узлэштергэн Маргарете ханым урнэген......
УЗтелен санга сукмаган уз чиновникларыбыз(Моратов,Тэхэутдин,....)
га да белдерегез ЭЛЕ..
җавап

кем: Анурбик кайдан: Чаллыдан
31.01.2010 21:45
Шамил эфэнде,3-5 ел элек ,бер якташыгыз( урыс галимэсе..)нын
урыс хэм татар миллэтчелеге турында китап язуын хэбэр иткэн идегез.. ? ? Чыктымы ?

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
31.01.2010 10:47
Шундый язмаларны укыйсың да, бер яктан куаныч хисе кичерәсең, икенче яктан йөрәккә кан сава. Казан татарларының 90 %на чучка колбасасы, аракы-хәмер һәм рус теле җиткән. Батулла әфәнде! Өр-яңа трагедия яз тизрәк, ничек бүген татар үзе теләп чиркүгә барып чукына. 500 ел элек татар байлары гына чукынган, бүген хәерче татар да мал күрсә чукына, АЛЛАМ сакласын милләтемне.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
30.01.2010 22:25
Белгәнемчә узган елда татар егете һәм кызы Американың Аризона штатындагы университеты сорауы буенч инглиз телле студентлар өчен татар теле дәреслеген яздылар. Бүгенге көндә Америка студентлары татар телен шушы дәреслек ярдәмендә өйрәнәләр һәм, әтергә кирәк, бик уңышлы. Узган җәйдә ул студентларның кайберләре Казанга да килгәннәр иде. Мөгаен әле бу җәйдә дә килерләр.

кем: Ураллы кайдан: Уралдан
30.01.2010 14:59
Маргарет Эрсен Раш Беренсе ботон донъя башкорттары королтайында саф башкорт телендэ сыгыш яhап, hушты алгайны. "Берлинда башкорт телен укытып ятам" тип йэнле hойлэш теле менэн эйтеп ботоуенэ зал аяк урэ басып алкышлагайны узен. Унын ошо сыгышы телебеззэн оялмаска, уны ярата белеугэ ис киткес гузэл олге булды, kыйыулык остэне. Башkорттар уны бик ярата, ихтирам итэ.
Алман kыззары Борйэнгэ килеп, купмелер унда йэшэп тел ойрэнде, беззэге ихласлыkkа, kунаксыллыkkа хайран kалып, илай-илай кайтып китте. Рэхмэт Маргаретkа! Озон гумер, hаулык бирhен узенэ!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Алман галимәсе, төрки телләр белгече Маргарете Эрсен-Раш белән әңгәмә