тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Җомга намазы вакытында әсирлектән качу

Беренче рәт: Б. Касыймов, С. Бутузов, Ю. Вшивцев, Т. Акулов, А. Әббәзов, Г. Хәйруллин; икенче рәт: Р. Булатов, В. Рязанов, В. Шарпатов, А.Здор

29.01.2010

Тиздән Русия кинотеатрларында “Кандаһар” фильмы күрсәтелә башлый. Татарстаннар бу вакыйганы түземсезлек белән көтә. Чөнки биредә урыслар дип сүрәтләнгән очучыларның 1995 елда Әфганстан җирендә башкарган батырлыклары сурәтләнә. Әлеге вакыйга шаһитләре фильмның чынбарлыкка туры килмәвен әйтә.

Билгеле булганча, ул чакта республиканың “Аэростан” һава ширкәтенең ИЛ-76 очкычы талиплар тарафыннын яулап алынган иде. Әлеге очкычта Әфганстан хөкүмәтенә талиплар хәрәкәтенә каршы көрәшер өчен корал җибәрелгән була. Мылтык патроннары тутырылган 1200 тартманы Кабул шәһәренә алып барып тапшырырга кирәк булган. Әмма Пакстан гаскәрләре ярдәмендә талипларның хәрби очкычы Ил-76 очкычын җиргә төшерелә. Татарстаннан 7 очучы елдан артык әсирлектә тотылды.

1996 елда очучылар очкычны һавага күтәреп талиплардан кача алып, Казанга кайтып төшкәч, Татарстанда шау-гөр килгән иделәр. Бу турыда язмаган бер генә массакүләм мәгълүмат чарасы калмагандыр. Очучыларның күбесе Русия каһрманы исеменә лаек булды. Әмма бу вакыйгаларның ахыры куанычлы булса да, күп кенә белгечләр “Кандаһар” серләре әле дә ачылып бетмәгән ди.

“Кандаһар” фильмының чыгарылуы янә 15 ел элек булган тарихны искә төшерде.

“Өмет калмагач сайлау оештырдык”

1995 елда Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы булып эшләгән Бернард Касыймов, Татарстан очучыларының Кандаһардан кача алуында үзенең дә өлеше зур булуын әйтә.

Бернард Касыймов
“Татарстан очучылары язмышы өметсез иде. Татарстан җитәкчелеге дә инде нишләргә белмичә баш ватты. Шул вакытта безнең янга “Радио России” журналисты Әминев килеп бераз котыртып китте. Аның сүзләренчә, очучылар янына бары тик сайлау вакытында тавыш җыюга сылтап кына якынаеп булачак. “Очучылар белән башкача аралашу юллары юк”, диде Җәүдәт Әминов.

Президент Миңтимер Шәймиев моны хуплады. Без бу сорау белән Мәскәүгә мөрәҗәгать иттек. Әмма анда “Без моны булдыра алмыйбыз” диделәр. Аның каравы Мәскәүдәге үзәк сайлау комиссиясе безнең ниятне хуплады. Шулай итеп Татарстан ягыннан дәүләт эшлеклеләре Тимур Акулов, Рәшит Булатов, мин һәм Мөнир Фәйзуллин, Кандаһарга сөйләшүләр алып барырга киттек”, ди Касыймов.

“Әфганстан эшенә тыкшынмагыз”


Талиплар, Татарстан очучыларын җибәрү барәбаренә Русия җитәкчелегенең Әфганстан хөкүмәте башлыгы Борханетдин Раббанигә ярдәм итүне туктатуны, Әфганстан эчке сәясәтенә тыкшынмауны сораган.

Әлеге хәлләрдән соң Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев талиплар җитәкчелегенә дә, Пакстан хөкүмәте башлыгына да, Берләшкән милләтләр оешмасы сәркатибенә дә мөрәҗәгать язган, әмма бу гамәлләрнең нәтиҗәләре булмаган. Шуннан соң инде татарстаннарга үз көчләренә генә таяну мөмкинлеге калган.

Бернард Касыймов, татарстаннарның талиплар белән барып сөйләшүе уңай нәтиҗәләргә китерер дип өметләнсәк тә, бу алай барып чыкмады, ди.

“Сөйләшүләр бик кискенгә килеп җитте. Шул вакытта Фәйзуллин оста гына итеп, талипләргә рәхмәтләр укый башлады. “Сез безнең очучыларга яхшы мөнәсәбәттә. Моны күреп торабыз. Аларны озак тотмавыгызга ышанабыз”, дип сөйләшүне җайлы гына тәмамлаган иде. Әмма безнең очучыларны җибәрмәделәр. Алар талипларга бик кирәк иде. Чөнки ул вакытта аларны беркем танымый иде. Кешеләрне әсирлектә тотып һәм безнең белән сөйләшүләр алып барып алар үзләренең барлыгын бөтен дөньяга танытырга теләде”, ди Касыймов.

Җомга намазы вакытында әсирлектән качу
Миңтимер Шәймиевнең әсирлектән качкан очучыларны каршы алуы


Татарстан очучыларының талиплардан ничек качуларын Касыймов болай тасвирлый.

“Җомга көн булган бу. 13.35 минут. Тышкы сакчылар җомга вәгазендә. Очкыч эчендә генә 3 сакчы. Аларны очучылар очкычны сынап карыйбыз дип алдалаган. Кабызуга очкыч полосага чыгарып тизлек җыя башлаганнар. Калган сакчылар моны күреп, очкычны Урал йөк машинасы белән туктатырга тырыша. Әмма очкыч җирдән инде күтәрелеп өлгерә.

Талиплар бу очкыч туры Русиягә таба очар дип уйлап, хәрби очкычларын шул юнәлештә җибәргән. Әмма ул радарлар күрмәслек итеп, астан гына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә таба очкан”, ди Касыймов.

“Кандаһар” фильмы ялганмы?

“Кандаһар” фильмының зур экраннарга чыгуына берничә көн генә калып бара. Әмма әлеге вакыйгаларда катнашкан Бернард Касыймов, бу фильм турында сөйләргә яратмый. Чөнки аның өзекләрен карап кына да, ул, әлеге фильмның чынбарлыкка туры килмәвен әйтә.

“Чынлыкта Кандаһарда бернинди дә сугыш булмады. Бу фильмда исә үтереш, кан коеш бара. Аны кайда төшергәннәрдер, әмма ул чынбарлыкка туры килми”, ди Касыймов.

Төмәндә яшәүче командир Владимир Шарпатовтан кала, әсирлектә булган Татарстан очучыларның барысы да: Газинур Хәйруллин, Александр Здор, Әсхәт Әббәзов, Юрий Вшивцев, Виктор Рязанов, Сергей Бутузов бүгенге көндә Казанда яши. Якын арада “Азатлык” радиосы “Кандаһар” фильмына карата аларның да фикерен тәкъдим итәр.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Әльфия Апа кайдан: Казан
09.02.2010 23:30
Алдагы язмалар белән тулысынча килешәм! Бу материал чыннанда бик кызык һәм уз вакытлы булды. Кинотеатырга барып караганчы мин дә язма белән видеоны өч тапкыр карап чыкканмындыр. Кайлардан гына ул летчикларны, журналистларны табып,алар белән сөйләшеп бетергәнсез. Узләрен курургә, фикерләрен эшетергә бик кызык булды. Бугенге көндә Казанда эшләмиләр бит икән инде. Тырышкансыз. Бик ошады. Бик зур рәхмәт шуның хәтле яхшы эшегез өчен.

кем: Гульназ кайдан: Саба
09.02.2010 18:08
Видеороликны карап чыккач, кинотеатырда карарга тагыда кызыгырак булды. Фильм биктэ ошады.

кем: Данис кайдан: Альметьевск
06.02.2010 14:26
Материал бик кызык! Видеосы супер!!!

кем: татар улы кайдан: татар иле
04.02.2010 09:01
Фәүзия ханым да ялгышлардан киртәләнмәгән,хәбәрче.Менә монда,хәбәрчене зыялы, дип, ялгыша.
Бер генә мыскал да зыялылык күренми, киресенчә, вак җанлылык сизелә.Фәүзия ханымга ләңгелдәп, кәнагәтьлек хисләре кичерәдер бу зат.
Нинди файдалы эш кырдың соң татар өчен?.
Фәүзия Бәйрәмованың уңышлары да, җәберләнүләре дә һ.б.күз алдыбызда. Аңа Ходай да, халкым да куәт бирсен!

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
03.02.2010 12:20
Мөхәммәт, мин "Нур" оешмасының җыелышында гына катнаштым, әмма үземне исемлек буенча тәкъдим иттермәдем. Ул исемлектә Айдар Хәлим белән Вафирә Гыйззәтуллина бар иде. Мин әйттем, "Сез Дудаевны Россия парламентында депутат итеп күз алдына китерә аласызмы? Менә мин дә Татарстан өчен Дудаев инде, аның бәйсезлеге өчен көрәшәм" дидем. Миңа Россия парламентына сайланырга берничә тапкыр тәкъдим булды, әмма мин аларны кире кактым. Тик башка татарларның бу юнәлештә эшчәнлекләренә киртә куймадым, чөнки һәркем үзе хәл итә.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
02.02.2010 23:14
хәбәрче, ник ялган язып торасың? "Иттифак" фиркасы эшләредә, Фәүзия ханым да татарларга якын таныш. Синең уйдырмаларыңа кемнәр ышаныр икән? Сәясәт ул дипломатия шикелле, кайчан ничегрәк яхшы милләт өчен, шулай эшләнә дә инде. Иттифак фиркасы Рәсәй сайлауларында катнашмады 90-нчы еллар башында. уртасында. Кайчан Татастан бәйсезлеген Шәймиев Мәскәүгә сатып бетергәч, инде башка юллар эзләү бердә начар түгел. Мин бәйсезлек яклы дип, көрәш кырында бер үзең тырпаеп калу, отышлы түгел. Мөсельман партиясе "НУР" исемлегенә Фәүзия ханым кертелгән иде, биредә сезнеңчә кирәкми иде катнашырга? Бу сезнең ялгыш фикерегез генә.

кем: галим кайдан: Чаллы
02.02.2010 18:58
Видеосы шәп булган! Кандаһарга барып кайткан кебек булды.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
31.01.2010 23:09
Хәбәрче! Бернард абый Касыймов турында болай мыскыллап язуыгыз, гомумән, оятсызлык булып тора. Сез бит беләсез - ул 70нең аргы ягындагы кеше, репрессия корбаны баласы, аның абыйсы Эдуард Касыймов - танылган язучы иде, инде вафат. Бернард абый турында кешеләр гел яхшы фикердә, сез генә зәһәрегезгә баткансыз! "Иттифак" партиясенең якын тарихтагы ролен беләсегез килсә, татар галимнәренең соңгы еллаарда язылган фәнни хезмәтләрен укып карагыз, анда бары тик "Иттифак" партиясе турында гына "Татарстанның тулы бәйсезлеге өчен көрәшәләр" дип бәя бирелгән. Моны дус та, дошман да таный. Сезнең ни өчен бу хакыйкатьне танымавыгызны да беләм - сез Шәймиев командасын бәйсезлек өчен көрәшүче итеп тарихка кертеп калдырырга телисез, төрле исемнәр астында шулай язып та ятасыз. Әмма моңа беркем ышанмаячак! Син моңа үзең дә ышанмыйсың, әмма Бәйрәмованы түбәнәйтү өчен, чыгырыңнан чыгасың... Зыялы кешегә алай килешми.
җавап

кем: хэбэрче кайдан: тарихтан
04.02.2010 01:04
"Иттифак" милли азатлык фиркасы эгъзасы Бернар Касыймовнын Русия сайлауларын уздыру нияте белэн тартма кьутэреп Кандагарга баруны милли азатлык идеалларына "Иттифак" тарафыннан хыянэт иту булды дип саныйм ю
җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
05.02.2010 21:25
Син, Тәлгать, башыңны шул хәтле аңгырага салма инде! Ул вакытта теркәлгән сәяси партиялар сайлау комиссиясенә үзләренең вәкилләрен тәкъдим итә алалар иде. Бернард абый анда шул сәбәпле эләкте. Ә син башка җиргә эләктең, үзең беләсең кая икәнлеген, артыгын әйттермә! Тагы сорауларың булса, минем үземә хат яз, "Азатлык"ның башын катырма!
җавап

кем: хәбәрче кайдан: тарихтан
05.02.2010 19:10
>Бәйрәмовага ; Фәүзия ханым ! Мин белгән берничә кешене "Иттифак" әгъзәсе дип дәүләт хезмәтенә алмадылар , ә Бернар абзыйны алганнар . Димэк , бу фирка "неблагонадеҗный"ларны ачыклар очен махсус тозак , үзләренекен эшләтәләр икән бит. Цитат:"Ә менә бездә штаттан тыш активист иде ." Димәк , "Иттифак"ның штатлары да бар икән , ул штатлар Черек күлдән дер инде ...
җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
05.02.2010 11:51
Юк, Бернард абый сайлау комиссиясендә сез әйткәнчә штаттан тыш активист түгел иде, ул анда 5 ел хезмәт хакы алып эшләде. Ә менә бездә штаттан тыш активист иде. Сезгә карт кеше белән авыз чайкауны туктатырга киңәш итәм. Бу инде тәнкыйть түгел, ә яла ягуга керә!
җавап

кем: хэбэрче кайдан: тарихтан
05.02.2010 01:32
>Бэйрэмовага ; Фэузия ханым ! 1991 елдан мин Русия дэулэте белэн араларны оздем . Сездэн аермалы буларак , минем урыс катыргылары , медаллэре , дэрэжэлэре алганым юк , гомумэн , совет заманнарыннан башлап беркайчан урыс сайлауларына барганым юк . Мин фсб-нын "хэтэр кешелэр" исемлегендэ , шуна да мине бернинди "ЕдРо"ларга , дэулэт хезмэтенэ кабул итмилэр . Гадэттэгечэ демагогиягэ кьучтегез : минем шэймиевлэр-акуловлар белэн бернинди бэйленешем юк . Мин фэкать татар миллэте эгъзасе генэ . P.S. Пенсионер Бернар Касыймов Сайлау комиссиясенен штаттан тыш активисты иде , шуна кьурэ анын очен кушканны башкару мэжбурият тугел . Димэк , монда "Иттифак" урыс "шестерка"сы вазыйфасын башкарды .
җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
04.02.2010 06:53
Син, хәбәрче, башта абзыйларыңның хыянәтен кара, Шәймиев Акуловны 20 тапкыр Кандагарга җибәргән, ул нәрсәгә керә икән? Бернард абый сайлау комиссиясендә булгач, безгә түгел, ә эш урынына буйсына иде. Ә без форсаттан файдаланып, аның аша әсир очучыларга үз идеяләребезне җиткерә алдык. Ә сайлау ул - уен гына булды. Кстати, син үзең "Единая Россия" әгъзасы бит, ә кеше өйрәтеп яткан буласың! Хакың юк бит, абзый! Ә "Иттифак" партиясе, кирәк тапса, демократик көчләр белән бергә эшли ала, бу тактика, дип атала, ә стратегия үзгәрешсез кала.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
31.01.2010 22:58
Хәбәрче! Син тиреңнән шартлап чыксаң да, "Иттифак" партиясен дә, Фәүзия Бәйрәмованы да Россия тарафдары итеп күрсәтә алмыйсың! Әгәр без Россия тарафдары булсак, синең кебек Казан уртасындагы тәти бинада "хәбәрче" булып утырыр идек, ә суд юлында йөрмәс идек! Без Россия сайлауларына йөрмәдек, ә менә син, абзыкаем, түтәеңне култыклап, сайлау саен шунда тыркылдыйсың. Син халыкны шул хәтле аңгырага санама инде, Фәүзия Бәйрәмованың сәяси гамәлләре ил алдында эшләнде, кешеләр безнең бәйсезлек өчен көрәшкәнне яхшы белә. Тарихны бит син генә язмыйсың, без дә язабыз, һәм дөресен язабыз!

кем: хэбэрче кайдан: тарихтан
31.01.2010 19:06
>Байрамовага ; Фэузия ханым ! Эгэр Сез сэясэт майданына чыккансыз икэн , телэсэ нинди тэнкыйткэ эзер булып торыгыз . Тэнкыйтне кьутэрэ алмыйсыз икэн , сэясэттэн китегез , шул гына . Сез ясаган ялгышлар , хаталар , саташулар бихисап , берэу булса мондагы контекста "Иттифак"ны искэ алырга да оялыр иде . Билгеле булганча , 1994 елга хэтле Татарстан рэсми рэвештэ Русия сайлауларында катнашмады , гэрчэ телэгэн кешелергэ мондый момкинлек бирсэ дэ (гадэттэ андыйларнын саны 20-30%-ан артмады , РФ кон-се референдумында 12% булды). Шушындый вэзгыяттэ "Иттифак" вэкилен Узэк сайлау комиссисенэ керту милли азатлык идеалларына чын мэгънэдэ хыянэт булды . Бернар Касыймовнын торле жэмэгать оешмаларында эшчэнлеге бик сэер тэ'эсир калдыра иде. Урыска куштанлык кьурсэту дигэндэ ул ыштан балагын кьутэреп беренче булып чаба иде . Белмим , анын миллэтчелеге нидэн гыйбэрэт булгандыр . "Звезда Поволжья" да былтыр чыккан морэжэгатегезне янэ укып карасагыз кьурерсез , анда Сез БОТЕН татарларны Русия сайлауларында катнашырга чакырдыгыз , э хэзер акланып маташасыз . Гомумэн , татарнын чын милли бэйсезлек партиясе урыснын телэсэ нинди сайлауларын инкяр итэргэ тиеш . Э Сез шул курчак бэйсезлеге тарафдары гына . Гомумэн , буген Русиянен чын демократик кочлэре (Каспаров , Алексеева , Касьянов , Лимонов х.б.) илнен ялган сайлауларына даими рэвештэ бойкот игълан итеп килэлэр .
җавап

кем: Зэки кайдан: Казаннан
02.02.2010 23:15
Фильмнын премьерасы белән бәйле чараларарда «Кандагар тоткыннарына газаплардан котулы өчен бары бер сүз, мөселманлык кабул итүгә ризалык житә иде, ләкин алар моңа бармадылар» дигэн фикерне кат-кат әйттеләр. Бу фикерне әйткәндә Машков башкарган образ - Газинурнын муеныннан тәре йолкып алган эпизодны курсәтеп тордылар. И бичара татар халкы, шулай битенгә лач итеп төкертмәслек итәргә тагын күпме Марат Мулюковлар, Фәрит Хабибуллиннар, Вафирә Гыйззатуллиналар, Рәшит Ягфәровлар, Фәүзия Бәйрәмовалар, Вил Мирзаяновлар тормышларын корбан итәргә дучар булырлар икән?
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile