киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Давоста Дөнья икътисади форумы башлана

Форумында фикер алышу күренеше, Давос, 2009 ел.
26.01.2010

Чәршәмбе көнне Швейцариядә Дөнья икътисади форумы башланачак. Кризистан соң беренче җыенга дөнья илләре башлыклары, иң эре банк җитәкчеләре, зур бизнес вәкилләре киләчәк. 40нче форумда Татарстан премьер-министры, президентлыкка намзәт Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

27 гыйнварда Швейцариянең Давос курортында Дөнья икътисади форумы башланачак.  Бу дөнья илләре җитәкчеләре, зур бизнес вәкилләренең кризистан соң беренче очрашуы булачак. Форум президенты Клаус Шваб, игътибар үзәгендә җитештерү икътисады һәм финанслар дөньясы арасында баланс табу мәсьәләсе торачак, дип саный.

Шулай ук,  фикер алышу Американың банк системасын үзгәртеп кору тирәсендә барачак дип көтелә. Финанс системаны ныгыту кирәклеген форумда катнашучы һәркем аңлый. Әмма төрле илләрдә эшли алырлык стандартларны эшләп чыгару бик авыр, дип яза матбугат.

Форумга дөньяда иң эре банкларның җитәкчеләре килергә тиеш. Аларның төрле халыкара оешма башлыклары, Европа үзәк банкы, Халыкара валюта фонды һәм башка финанс идарә оешмалары җитәкчеләре белән фикер алышырга мөмкинлек булачак.

Шулай ук 40нче Дөнья икътисади форумында “зур 20 лек” төркеменә керүче илләрнең финанс министрларын да көтәләр.

Форумның ачылышында Франция президенты Николя Саркози капитализмның киләчәге, дөньядагы яңа идарә юллары турында төп нотык тотырга тиеш.

Үткән форумда Кытай һәм Русия премьер-министрлары дөньяда моңа кадәр булган тәртипең искерүе, яңасына күчү вакыты турында белдергән иде.  Кытай икътисадының кризислы 2009 елны уңышлы тәмамлавын искә алганда, быел Кытай игътибар үзәгендә булырга мөмкин, дип фаразлый АКШ вәкилләре.

Давос форумында Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика вәкилчелеге дә катнашачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +