киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Кем киткәне билгеле, ә кем килә?

25.01.2010

Атна азагын Татарстан халкы "Шәймиев китә икән" дигән көтелмәгән хәбәрдән айнырга тырышып үткәрде. Бу хәбәр Казанга җомга кичен, ягъни халык ял көннәренә таралгач килеп иреште, ә инде яңа атнаны Татарстанда соңгы 20 елда кичерелмәгән бөтенләй яңа хис белән башлыйлар: Шәймиев мартта китәчәк, аның урынына Миңнеханов киләчәк.

Мөһим хәбәрләрне халыкка җомга кичен чыгару элек-электән килә, ялларны көтеп алган кешенең сәясәт белән кызыксынуы гадәттә бермә-бер кими, ләкин узган җомгада Казанда бу кагыйдә гамәлдә түгел иде - халык телендә бары бер генә хәбәр, "Бабай китә икән" дигәне булды.

Томан тиз таралды...


Шәймиев үзе дә хакимияттән китүе тирәсендә искечә мәгълүмати томан таратуны кирәк санамады, инде шимбә көнне үк Казан Кирмәнендә журналистлар белән очрашу үткәрде һәм шушы гамәленең сәбәпләрен аңлатырга тырышты.

Ул сәбәпләр инде нигездә билгеле, Шәймиев тә, сәясәт белгечләре дә моңа мантыйкый аңлатмалар тәкъдим итте, сәбәпләрнең тирәндәрәк ятканнары вакыт үткәч әле тагын да ачыклана төшәр, ә хәзер инде игътибар әкренләп вариска юнәлә.

Русия президенты Татарстанның яңа җитәкчесе итеп хәзерге премьер-министр Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәргә җыенуын әйтте.

Татарстан башлыгы, татар башлыгы да


Читтәге татарларның шактый өлеше Миңтимер Шәймиевне Татарстан гына түгел, ә бар татарның президенты буларак кабул итте. Шәймиевнең татар мәнфәгатьләре сагында тору-тормавы турында бәхәсләр бертуктамый барса да, аның зур татар дөньясындагы абруен инкяр итеп булмый. Татар Конгрессын оештыру, Казанның меңъеллыгын үткәрү, читтәге милләттәшләр белән араларны ныгыту, Сабан туе бәйрәмнәрен уздыруга булышу - болар барысы да Шәймиев исеме белән бәйле.

Рөстәм Миңнеханов татарлык, татарны һәм Татарстан мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсендә ниндирәк урында тора соң?

Мәгълүм, милләтче Дамир Исхаков сүзләренә караганда, татарлыгы, миллилеге ягыннан Рөстәм Миңнеханов Шәймиевтән бер дә калышмый. "Ул саф татар, татар эчле кеше, бу яктан караганда мин куркыныч күрмим", дип белдерде Исхаков Азатлык радиосына. "Берүк вакытта хәзерге премьерның бер кимчелеге бар, әлбәттә - ул әлегә Шәймиев төсле зур сәяси фигура түгел", ди Исхаков.

Әмма моның да үз өстенлеге була ала - Русиядә хәзер вәзгыять шундый ки, Татарстан җитәкчесенең сәяси фигура булуга караганда, күбрәк икътисад белән шөгылләнүе әһәмиятлерәк булыр кебек. Бу ничә ел дәвам итәр, әйтәсе кыен, әмма хәзерге шартларда Миңнеханов күпкә кулайрак кеше", дип саный Исхаков.

Дәүләтчелекнең икътисадый нигезе нык булырга тиеш


Әгәр дә Татарстан икътисадый өлкәдә дөрес, заманча сәясәт алып бара ала икән, ягъни хәзер һөҗүмнәр арткан дәүләтчелегенең нигезен икътисадый яктан ныгытып куя икән, аны республика буларак бетерү Мәскәү өчен катлаулырак булачак. Нәкъ менә шул яктан караганда Миңнеханов кебек оста менеджерны президент итеп кую отышлы була ала, чөнки дәүләтчелек артында нык икътисадый куәт торырга тиеш, ди Исхаков.

Миңнеханов белән бергә эшләүчеләр дә, аның партнерлары да премьерның ничек эш итүен, катлаулы проблемаларны ничек чишүен нигездә уңай бәяли һәм аның менеджмент өлкәсендә заманча фикерләвенә, яңа технологияләр әһәмиятен аңлавына игътибар итә. Моны хәтта Татарстандагы хәзерге хакимиятне сөеп бетермәүчеләр дә таный.

Фәрукшин: Шәймиев иске чор кешесе, ә Миңнеханов - юк


Президент Шәймиев белән катлаулы мөнәсәбәтләрдә торган, аны кискен тәнкыйтьләгән профессор Мидхәт Фәрукшин дә Мәскәүнең бар намзәтләрдән өстенлекне Рөстәм Миңнехановка бирүне хуплый. "Шәймиев ул үткән чор кешесе иде, аның китүе - яхшы, ә менә Миңнеханов - республикага нәкъ менә хәзер кирәк булган кеше", диде политолог Фәрукшин Азатлык радиосына.

Татарстан җитәкчелеге турында шактый тәйкыйди китап язган Фәрукшин фикеренчә, Миңнехановның бар нәрсәне, теләсә нинди вәзгыятьне дә тиз генә аңлап алу сәләте бар, ул озак-озын сөйләшүне яратмый, аңарда шунда ук чишелеш варианты табыла. "Минемчә, ул Татарстанны да, аның халкын да бүгенге көн таләпләреннән чыгып якларлык кеше", ди Мидхәт Фәрукшин.

"Барыбер министр булам..."

Азатлык форумнарының берсендә Рөстәм Миңнехановның әле мәктәпкә йөргән чагында ук  киләчәккә зур максатлар куйганы турында бер мәзәк язылган иде. Имеш, укучыларга инша язырга дип кәгазьләр таратылгач, Татарстанның хәзерге премьеры аны һич яза алмый интегеп утыра-утыра да, дәрес азагына таратылган кәгазь битенә зур итеп "Мин барыбер министр булам!" дип язып куя.

Хәзер инде аның "Мин барыбер татар президенты булам!" дигән язуын табасы иде. Табыла калса - Азатлыкка хәбәр итегез!



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Марат кайдан: Казан
27.01.2010 20:13
Вәт дорес, Җамал! Вил абзый үзе дә татар китапларын картаеп милләтчегә әйләнгәч кенә укый башлады бит, ничава, түзәбез, тавыш күтәргән юк. Ул да эмиграциядәге лачалник югыйсә. Операга да пенсиягә чыккач йөри. Минниханның әле вакыты бар, үзе укымаса да, тирәсенә укымышлыларны тупласын, бездән теләк шул.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.01.2010 18:41
Кичэ, ягъни 27 гинварда, Нью-Йорктагы Планетарийда Й. Гайдннын "Ай доньясында" дигэн операсын карадым. Анда безнен опера хэм жыр йолдызы Альбина Шагимуратова алып баручы рольда жырлады. Инде мин операнын нэрсэ турында икэнен язган идем. Элбэттэ, куя белэлэр бу эмриканнар! Искиткич, фантастика дисэк, бер дэ ялгыш булмастыр. Планетарий момкинчелеклэрен тулысынча файдаланып куелган бу опера: йолдызлы кук, зур ай, атыла торган метеоритлар х.б. Бара тора ай узе безгэ якынлашып, уйнаучылар узлэре шунда булырлык итеп зурая. Гайдн, минемчэ, узенен операсындагы колоратурное сопрано партиясын уз заманындагы зур йолдыз очен язган. Аны хэзер дэ бик сирэк кеше башкара ала. Чонки, андагы триллэр, ин югары ноталарда торлечэ оскэ-аска тошэ торган авазлар, жырлаучыдан бик зур осталык хэм талант тэлап итэлэр. Боларнын барысын да Альбина уен жинеллеге белэн башкарып, тынлаучыны таң калдырып шатландырды. Э тынлаучылар монда тик операны бик нык белгэн соючелэрдэн икэне ап-ачык рэвештэ куренеп тора иде. Зал 400 тамашычыны сыйдыра, акустика бик шэп хем башкаручылар аларга бик якын сэхнэдэ жырлыйлар. Мин монда бик куплэрне Метрополитен Операда бара торган спектакеллэрдэ дэ кургэнем булды. Минемчэ, алар барысы да шул Нью-Йорк шэхэреннэн. Тамаша беткэч, халык бик нык "браво, бравосимо" дигэн авазлар белэн кул чапканда, мин узем белэн алып барган чэчкэ букетымны Альбинага тапшырырга момкинечелек таптым. Альбина бик тэ шатланып кабул итте аны. Анын белэн рэттэн торган ир-ат жырчы: "Нигэ мина юк?" дип шаярып морэжэгать иткэч, мин аны кочаклап убеп, "сез дэ буген искиткич оста жырадыгыз" дидем. Менэ шулай, сайтташ татарлар, безнен халык йолдызлары ботен доньяга узенен талантларын курсэтэ бугенге коннэрдэ. Ильдар хем Гэскэр Абдразаковлар инде мондый унышлыкларны куптэн яулап алдылар. Алар, шулай ук, донья йолдызлары. Шуннан сон, узенен калган гомерен чит иллэрдэ уткэрергэ тиеш булган татар буларак, ничек инде шулар очен горурлык хислэрен кичереп, халкын очен шатланмый булдыра аласын? Мең рәхмәт аңа!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.01.2010 00:01
Юк, Марат эфэнде, сез дорес тугелсез. Мин операга йорим 18 яшемнэн бирле. Авылдан Мэскэугэ укырга килгэн ачлы-туклы елларда, кышнын чатлама суык тоннэрен Большой Театр кассасы кырында башка шундый хэйерче студиннар белэн чиратта уткэрэ идем. Нигэ? Чонки, декадага ( хэр ун конгэ) сатыла торга очсыз билетларны тик шул касса ачылгач кына алып була иде. Чират кайчагында 500 кешегэ барып житэ иде. Ярты сэгать саен "перекличка", кем кычкыра алмый калды, шуны сызып бэхетсез итэлэр иде. Сез белмисез, эммэ, мин Татарстан культура декадасындагы (1956 ел) хем Башкортстан культура декадагысындагы барлык спектакеллэрне (опера хем балет) карап чыктым. Шул вакытта курдем Монирэ Булатова, Фэхри Насретдинов, Магафур Хисматуллин кебек зур жырчыларны, Гузель Сулейманова кебек балериналарны.
Татар китапларын да укырга вакыт таба идем. Ишеп булмаса да. Сез, элбэттэ, белмэгэнегездэн язасыздыр, курэ алмаганыгыздан тугел дип уйлыйм. Шулай да узегездэн зурырак (яшь буенча) кешегэ бэйлэнгэндэ, саклык кирэктер, башта уйлап карагыз.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
31.01.2010 17:43
Сез, Дамир эфэнде, бик артык кабартым жибэрмисезме? Ничек итеп инде химия галиме буларак, мин моннан 240 ел элек классик композитор Гайдн тарафынна язылган операны пиарлыйм ди? Минем мона ни куэтем, ни телэгем юк. Операларнын, гомумэн, татарга катнашы бик аз. (Мин инде язган идем Турандот операсынын топ герое татар турында, шул ук Атилла операсы турында). Алар ботендонья классик мирасына керэлэр. Димэк, барлык халыкларнын да хэзинэсе дисэн, бер дэ куперту булмас. Мин язганнан, бит, беркем дэ Татарстанда йогереп Опера театрында шул операны куярга тотынмагандыр дип ышанам. Тотынса да, бик начар булмас иде. Аннан сон, мин бу операда берторле дэ "кыргый" горефлэр курмэдем. Шул ук, барлык халыкларда булган, ике кыз этисе булган карт бай яшь кызлар турында хыяллана. Бер прибор аша, имеш, Айда торган кызлар андый картларны бик зур хормэт итэ, э инде ирлэр хэлэл жефелэрен чыбыркы белэн "яхшы тэртиптэ" тоталар дип, "куреп" ышана... Шулай ук, барлык халыклардагы кебек, барысы да яхшылык белэн бетэ. Мин бик куп кенэ операларга йорим, эммэ, монда язуым тик татар халкынын усеп килэ торган ботендонья йолдызы Альбина Шагимуратованын ничек итеп донья сэхнэсендэ зур унышка ирешу турында язып, татар горурлансын дигэн нияттэн. Шундый ният белэн мин язам агалы-энеле Гэскэр хэм Ильдар Абдразаковлар дигэн ботен доньяга танылган татар жырычылары турында.
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
30.01.2010 11:04
бу астыртын ялган операны рекламалау-пиарлау, аны кадерле итеп күрсәтү, чынлыкта операның татарларга катнашы йук, ул татарларга кирәк түгел. ничек инде ул, ул бит культура дийәме кемдер? ничек урысларга, йевропаларга һәм башкаларга да ниндәйдер чит һәм бәлки "кыргый" кабилә горефләре чит, кирәк түгел, шулай.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.01.2010 18:07
Ярый, Марат энем, шулай булсын. Саклык хем мэн кирэк, ин беренче чиратта, менэ шушы сайтта язышкан татарлар белэн суз ярыштырганда. Мин эйтеп килэм хем эйтэм тагын да, сез телэсэ ничек итеп сугегез мин китергэн идеяларны, момкин булса, юкка чыгарыгыз китерелгэн фактларны башка фактлар белэн, цивил рэвештэ, э каты бэрелмэгез яки рэнжетмэгез узегезнен опонентыгызны. Монда бит тик Фэузия, Фэнзаман хэм мин уз исембездэн фикер йортэбез. Нигэ? Чонки, безнечэ, миллэт узе очен аяусыз корэшкэн лидерларын ачыктан ачык белеп курсен, белсен, без ничек уйлыйбыз теге яки бу миллэт азатлыгы мэсэлэлэре буенча хэллэр турында. Без, башкалар кебек, монда аноним була алмыйбыз. Эммэ, бу нэрсэ бит безнен узебезне унайсыз хэлгэ куя, ул хэл белэн безнен бик дорес булмаган опонентлар файдалана шэхси уч алу очен. Бу бик тэ кызганыч хэл. Бит, без дэ кеше узебезнен нервыларыбыз, узебезнен сэлэмэтлек мэсэлэлэребез белэн. Моны, элбэттэ, безнен опонентлар белэ хэм гел безнен йомшак урыннарыбызны эзли ничек итеп каты бэрергэ. Э бит, суз безнен фикерлэр турында барырга тиеш. Э остэ утырган, монда безнен нигезгэ тошеп карарга телэмэгэн турэлэрне ни, нигэ сукмэскэ? Нигэ аларнын халыкны сатуларын фаш итмэскэ? Эгэр без дорес тугел икэнбез, нигэ шул ук турэлэр шушы сайтта узлэренен позицияларын ачыкламыйлар? Мин хич тэ алар аны авазландырырга сезгэ кушалардыр дип уйламыйм.
Мина билгеле булганынча, китап укучы Метшинда минем китап булса кирэк. Хэйер, Николай I Герценнын "Колокол" ын укып барган...
җавап

кем: Марат кайдан: Казан
28.01.2010 12:45
Аңлатып бирү өчен рәхмәт, Вил әфәнде, сезнең 1956 елдагы эшләрнегез мактауга лаек, браво дип әйтәсе килә. Мин ул хәтле белми идем әлбәттә, сез язгач менә белдем. Азактагы киңәшне дә бик урынлы саныйм- кешегә бәйләнгәндә саклык кирәк, башта уйлап карагыз дигәнен. Бәлки сез үзегез дә шул киңәшкә колак салырсыз дип уйлыйм, адайса кайвакыт бик ашыгып, саксыз, кешеләрне рәнҗетеп язасыз. Бер тәкдим дә бар- тәрҗемә иткән китапларны җибәрегез сез Миниханга, бәлки укыр. Савабы да булыр.

кем: Җамал
26.01.2010 17:40
Вил әфәнде сез һаман МИНИ ХАН да МИНИ ХАН дисез.
Соң җанашкаем, куйык инде Татарстанга хан итеп пока МИНИ ХАННЫ..Тора бара ,иншааллаһ, МАКСИ ХАН да булыр.Сабыр төбе сары алтын.Сүкмә инде шул кадәр татарны.Эшне(Республиканы) алып бара алса Китап укымаганына гына түзәрбез.
җавап

кем: !!! кайдан: Татар иле
01.02.2010 18:32
МИНТИ МЕР, МИННИ ХАН, ә кайчан татар иленә хуҗа булып макси МЕР, макси ХАНнар - пәхлеваннар килер... Тукайчарак әйтсәк Татарстанга сатылмас бер ГАЛИ ир кирәк!!!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.01.2010 19:37
Шулай инде, шулай булмый. Узен сайлап куймагач, тик яхшылыкка омет белэн калыргадыр. Башка чара юк. Минем эйтуем тик шул тапланган кеше татарны ботенлэй сатып бетермэсме дигэн шиктэн. Мини Хан, элбэттэ, Русияда ялган доктор дипломнары белэн йоруче беренче турэ тугел. Алар анда хэрбер институт башында утыралар, хэрбер министерствода. Тик спортта гына алай алдап булмый. Аннан алган дэрэжесе дорес булырга тиеш. Мона шик юк хич тэ. Аннан сон, спортта казанышка ирешу очен бик зур эшчэн хэм уткер анлы булырга тиешсен. Димэк, андый сыйфатлар Мини Ханда бар дигэн суз. Электр инженеры булып та эшлэгэн икэн. Андый эшне этим-сэтим генэ эшлэ булмый. Остэвенэ, полит.ру язып чыкты, имеш, Мини Хан интернет белэн мавыга икэн дип. Димэк, ана башка Казан турэлере кебек секретарлары е-майлларны ачып бирмилэр. Сезнен белэн минем язмаларны укымаса да, кайберэулэре анын кузенэ элэгуе дэ бар. Бу яктан ул, дорес, Медведевка тарта кебек. Тик бит шунысы да дорес, Медведев узе дэ кеше кешесе. Мини Хан да шулай булып калмагае.

кем: Василь кайдан: Казан
26.01.2010 12:04
Политика професоры дорес эйтэ, Минниханов шундый кеше ул. Куп сулэми, куп сулэгэнне дэ ярятмый. Курербез инде нинди икэнен. Ул Путин Медведев кебек кечкенэ кеше, тиз йогерп йери. Яратырлар аны.

кем: камиль кайдан: казан
26.01.2010 09:51
Безгэ кризис курсэтте нык кына булган икъдисатнын да тиз генэ жимерелергэ момкин икэнен.Татар призеденты -татарларнын лидеры,татар халкын бер ядрога туплап уз орбитасын булдырырга тиеш иде дэ "икъдисад "дигэн булып ирешелгэннэрне дэ юкка чыгардылар.Эгэр килэсе башлыгыбыз татарнын рухын,бердэмлеген кайгыртмаса тозелгэн мэчетлэр ,спорт корылмалары телсез балбаллар булып калачак.Миннеханов бэлки кайбер яктан надандыр,лэкин безнен галимнэребез житэрлек -Миннеханов шул кешелэр белэн эшли алыр дигэн ометтэ калам.

кем: chittege tatar кайдан: chitten
26.01.2010 01:28
ayirim keshelerge beylenyneng ber nindi de megnese yuq. her keshe yz urininda nigraq tirishsin ide, telegem shul. Prezident prezident urininda, zhurnalist zhurnalist urininda, galim yz urininda.....

кем: Фәнзаман Баттал кайдан: Казан
26.01.2010 01:22
Әйе, кем киткәне билгеле... Егерме ел артка борылып карасак,татар лидерларының һәм татар халкының мәйданнарда ачыгып, Шәймиев ОМОНы тарафыннан канга батырылып яуланган бөтен казанышларыбыз, өметләребез тулаем юкка чыкты. Кан коюлар, күз яшьләре белән яуланган һәм референдум белән ныгытылган Милли бәсезлек деклараөиясе юкка чыкты. Баксаң, ул 20 ел буе дөнья игътибарына чыгарылмаган, әллә Шәймиевнең туалетында, әллә вилласындагы эт оясында сакланган - төгәл әйтүе кыен. Әмма шунысы бәхәссез, аннан бернәрсә дә калмады... 1995 елда ук куштан каләмчеләр ярдәмендә чыгарылган "Первый президент Татарстана Минтимер Шаймиев" дигән китапта "а вы не боитесь отставки?" дигән сорауга:"Мог бы уйти в любой момент. Но в данной ситуации, когда проблема суверинетета до конца не решена, у меня просто нет на это морального права", дип җавап биргән. Ярый, шуннан соң да 15 ел үтеп киткән. Кая ул "решать" иткән суверенитет?! Бетте... Хәзер шул суверенитет материалларын дәньяның барлык хәкүмәтләренә, парламентарийларына интернет аша җибәргән өчен аның җитәкчесе Ф.Бәйрәмованы, депутатларын шул ук Шәймиев җәза органнарыннан эзәрлекләтә, күп айлар буе суд юлында йөрттереп изаландыра. Кыюрак каләм ияләре дә шул ук юлда җәфа чигә. Республика иң түбән хезмәт хакы белән Россиядә танылды. Хәтта тәрбиягә ятим балалар алган кешеләргә дә түләү Башкортстадагыдан ике мәртәбә кимрәк дип елаучы хатыннарның сүзе хакмы икән (4 һәм 8 мең бәрабәрендә)?! Аларның, сабыйларының күз яше кемнәргә тәшәргә тиеш икән?Ельцин бер "Волга"лык дип 10000 сумлык ваучерлар өләшкән чакта Татарстанның милкен хосусыйлаштыру дип 30.000әр сумлык кәгазьләрнең акчасы кайда? Нефть акчаларының кемнәр кулында икәнлеген әйтеп тормыйм, анысын халык үзе белә.... Әйтик, язучы буларак сорарга хакым бардыр: ни өчен Башкортстанның каләм халкына түләнә торган хаклары дистә еллар буе Татарстандагыдан 3-4 мәртәбә артыграк. Ни өчен кайбер газеталар гонорарны бәтенләй түли алмый? Сүз иреге тәмам тыелганлыктан, басмаларның тиражлары бетү хәленә җитү кем гаебе аркасында?
Ярый, мондый сорауларны мин генә дә йөзләпне бирә алам. Ә халыкта алар меңнәрчә. Аларның барысы да татар халкын физик яктан да, рухи, гыйльми җәһәттән бетерүгә кәйләнгән. Әйтик, милләт өчен бер тиенлек тә файдасы булмаган, аның бары тик Милли Мәҗлесне хәлсезләндерү, халыкны алдау максатында гына уйлап табылган Татар конгрессы турында 15 ел чамасы элек үк "Алтын Урда" гәҗитендә "Сукыр тәкә уены" дигән зур күләмле язма бастырган идем. Шөкер, алдан күрә белгәнмен - шулай булып чыкты да. Кол Гали мәчетен төзетүдә Шәймиевнең ярдәме тию турындагы сафсата да ялган! Милләтнең еллар буе тиенләп тә, сумлап та җыйган акчага салынды ул...
Кыскасы, артка борылып карасак, Шәймиев чорында үткән юлларыбыз алданулардан, таланулардан, ялганнардан, мафиянең симереп халык өстендә сиерүеннән, котырынуыннан, пычрак сәясәттән гыйбарәт... Миңнеханов турында язарга ашыкмыйк әле... Анысы ярты ел эчендә үк күренәчәк. Әгәр инде Шәймиев колы булуын дәвам итсә, ул да тарих чүплегенә кандидат булачак.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
25.01.2010 21:38
Мәкаләне укыганда башка бер уй килеп керде. Чөнки автор укучыларга Татарстанда икдисатны үстерсәк, ныгытсак, сәяси мәсьәләләр белән әллә ни шөгелләнмәсәк тә ярый ди. Һәм, янәсе, моның өчен Миннеханов бик кулай кеше дигән фикерне сеңдерергә маташа ахыры. Туксанынчы елларның башында милли хәрәкәт Татарстанга дәүләт суверенитетын даулаганда куркак татар җитәкчеләре безгә нәкъ менә шундый җырны җырлыйлар иде. Янәсе безгә иң әхщмиятлесе - икдисадны ныгытырга, үстерергә кирәк,ә сәяси көрәш алып бару кирәк түгел. Алар шулай эшләделәр дә. Тик менә бүген алар кулындагы завод фабрикалар, бүтән байлыклар Мәскәү структураларына күчеп бетеп бара. Ә безнең "акыллы", "дахи" җитәкчеләребез төп башына утырып калдылар. Соң шуннан соң безгә, татарларга сәяси корәштән читләшергә хакыбыз бармы?
җавап

кем: Кәрим Камал
25.01.2010 23:03
Хәлим әфәнде, автор бернинди дә фикер үткәрергә теләми, булмаган гөнаһны миңа такмагыз. Әгәр дә Дамир Исхаков, я Фәрукшин шулай дип белдерә икән, мин шулай дип язам да. Алар икесе дә билгеле кеше, үз өлкәләрендә абруйлы. Монда ялган исемнәр астына качып, булмаган нәрсәне бар дип, пычрак таратудан тәм тапкан ике кисәк затның сүзләренә таяна алмыйм бит инде мин. Фикергә килү укучы эше, мин аңа үземнекен такмыйм. Кереп укуыгыз, бераз уйлана башлау, дискуссиягә кушылу һәм аны бераз дәрәҗәле алып бару мөһим минем өчен. Шул гына. Иренми язуыгыз өчен рәхмәт! :)

кем: Виль кайдан: Чаллыдан
25.01.2010 21:19
Минем фикерем, ВКТ рэисе Закиров элек - мине Шаймиев яклый, минэ бер нэрсэ дэ эшли алмыйсыз, татарларны сатсам да ( Башкорстандагы кебек) дип мактана иде. Хэзер ни сойлэр микэн?Ул да китсэ......

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.01.2010 19:10
Карим Камал, курэсен, узен шул ук Казан колониаль администрациясы чиновнигы итеп хис итуен дэвам итэ. Мин анын шундый эше турында инде уземнен видео-чыгышымда бик ачык эйтеп киткэн идем http://www.youtube.com/vilmirza#p/u/17/cWoqyrjcI. Мин моны негатив критика нигезендэ, Милли Межлис агзасы буларак кына, эйтмим. Минемчэ, син АЗАТЛЫК дигэн эмрикан радио хэбэрчесе икэн сон, яза объектив хэбэр, э пропагандыламы монда тик килэсе хужаңны. Мини Ханнын бардыр унай яклары, тиз, имеш, реакциялы, менеджер х.б. Хэйер, болар гупче унай яклар да тугел. Э кая анын тискэре яклары, эгэр сез монда шул кешене тэсвирлисез икэн? Э инде Фэузиянен постингысына тибенуегезне шул ук безгэ булеп бирелгэн сайтта куярга кирэк иде. Э болай ачыктан-ачык һөҗүм оештырып, ишшу итмэсэ, имеш, Азатлык радиосы менэ котеп тора, ничек итеп лачаннигына суз тидергэнгэ "дорес" реакция оештырырга. Бу мэкэлэ журналистика очен искиткич тискэре мисал. Нигэ сон монда юк, шулай ук, ничек итеп шул Мини Хан "галим" булып алган да, ничек итеп шундый "уныш" ка ирешкэн турында шиклэр. Шулай ук, нигэ хэбэрче белмиме, Мини Ханының китап укымганы, эдэбият хем сэнгэть белэн кызыксынмаган надан татар икэнен. Аннан сон, иптэш хэбэрче, мин сезне ойрэтергэ телэмим, эммэ, эгэр сез хаман "ничек бар, шулай" дигэн сузлэр астына яшеренэсез икэн узегезнен хезмэтегезне, нигэ сон монда бер генэ дэ татар опозиция вэкиллэреннэн суз урнаштырылмаган? Д. Исхаков шул ук адиминистрация чиновнигы, М. Фарукшин опозиция вэкиле тугел. Милли Межлис вэкиллэрен сез кешегэ чутламыйсыздыр инде. Эйе, без "лачанниклар" тугелбез. Алай булгач, сезнен хэбэр рубрикасы да "ничек кирэк, шулай" дип аталырга тиеш.
җавап

кем: Шомбай кайдан: шушыннан
25.01.2010 21:55
Вил абзый ! Кәрим Камал - ул профессор Фарукшинның "научный коммунизм" фәнен үзләштергән шәкерте .
җавап

кем: Марат кайдан: Казан
27.01.2010 20:28
Нужәли? Вәт малай, булдыралар бит кайберәүләр. Бездән менә булмады инде. Шомбай белән бергә ыштаннарны кат-кат җамап, макарун кимереп утырасы гына кала.
     
текст зурлыгы - +