Accessibility links

Хәмдүнә “Давыл” чыгара


Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева китап язган. Ул 2010 елда дөнья күрәчәк. “Кемнәр миңа аяк чалган, һәммәсен дә исем-фамилиясе белән язачакмын, аларның башларына тукмак булып төшәчәк”, дип белдерә җырчы.

“Мин күп еллар буе шау-шулы җырчы булдым бит инде. Минем хакта дөресе дә, дөрес булмаганы да, гайбәт тә күп булды. Билгеле кешеләр турында гайбәт күп бит инде ул. Кыңгыраулымын! Хагы бар нахагы бар. Менә шулар турында бөтенесен дә дөресен язачакмын. Кемнәр миңа аяк чалган, барсының да исем-фамилиясе булачак. Менә шуңа “Давыл” дип атала ул”, ди җырчы.

Вакыт җиткән инде

Бу китапның чыгуы үзенә күрә бер үч алу түгел, ә халык дөреслекне белергә тиеш, дип белдерә Тимергалиева. Мине халык яратканы өчен алар миннән үч алды, дип тә өсти ул.

“Хәзер мин шуларга җавап бирәм. Вакыт җитте. Элек мин фатир ала алмам, лаеклы исемемне ала алмам, җырлый алмам дип куркып яшәдем. Миңа һәрвакыт дәшми генә яшәргә, начарлык эшләгән кешеләрнең барсына да елмаеп карарга туры килде. Мине күбесе: “Бу бернәрсә дә аңламый, җиңел-җилпе”, дип тә әйттеләр. Аңламаска туры килде. Ни өченме? Чөнки яшәргә кирәк иде...”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Вакыт җитте дигәннән, ни өчен җырчы әлеге китапны чыгаруны үзенең олы юбилеена кадәр сузган соң?

“Иң мөһиме, пенсиямне бер кеше дә тартып ала алмый. Хәзер мин эндәшә алам. Минем бер әйберемне дә кеше тартып ала алмый. Дөреслекне күтәрә алмаска һәм мине хак язган өчен үтерергә мөмкиннәр. Физик яктан тәннән җан чыгу ул әле үлем түгел. Ә менә тере мәет булып яшәсәң, бу үлем. Аларның кыерсытуларыннан күп вакыт тере мәет булып яшәргә дучар булдым. Мин үлемнән курыкмыйм. Һәркемгә килә торган хәл. Ул – табигый хәл”, ди җырчы.

Кыерсытуларга килгәндә, Мәскәүнең “Россия” концертлар залында Татарстан мәдәнияте көннәре үтә. Анда Хәмдүнә Тимрегалиева да җырлый. Бу чарада катнашканнарның барсына да Русиянең атказанган артисты дигән, я булмаса илкүләм исем бирелә. Бары тик бер Хәмдүнә Тимергалиеваны аралап калдыралар.

Хәмдүнә әтисенә ошаган


“Давыл” исемле китапта аяк чалучылар турында гына түгел, ә җырчы тормышындагы бөтен кызыклы хәлләр дә булачак икән. Үзе турында ул, мин тормышта җор телле, бик шаян кеше, дип белдерә. Әнисе дә көлкеле хәлләрне һәм мәзәк яраткан. Шулай да, безнең өйгә бер кайчан да гайбәт кермәде, ди Тимергалиева.

Аяк чалганнар, кыерсытканнар, әмма Хәмдүнә Тимергалиева җырлады да, җырлады. Әле дә җырлый ул. Табигатьтән көчле булганга сыгылып төшмәгән. Үзен нык ихтыярлы нәселдән дип белдерә. Сталин вакытларындагы репрессия елларында әтисен атарга дигән карар чыгаралар. “Әти шуннан котылып калган кеше, минем язмышым нишләптер аныкына ошаган, һәрвакыт гаепсезгә гаепле булып яшәү авыр бит ул, аны җиңеп чыгарга кирәк”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

“Мин Казанга күп җырчыларның ашларына таракан булып килеп төштем. Чөнки мине халык күтәреп алды, халык яратты. Менә 41 ел җырлыйм мин, бүген дә заллар тутырып концертлар куям. Әле Ханты-Мансийскидан кайттым, Оренбурда булдым, Башкортстанда 25 концерт куйдым. Менә юбилеемны үткәрергә апрель аенда тагын Башкортстанга кайтам. Анда фәкать татар һәм башкорт халык җырларыннан гына торган 6 концерт куячакмын”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Хәмдүнә Тимерглаиеваның юбилей концерты Казанда 8 февральдә булачак. Туган көне аның 24 майда. Сәламәтлегем какшау сәбәпле кичектерергә туры килде, ди ул.

Гомер буе халык җырлары белән бергә


Татарстаннан читтә халык концертларны көтеп ала, алар татар җырларына тансык. Дөрес, бар җырчыларны да түгел. Ярты залга җырлаучылар, кеше килмәгәнгә борылып кайтучылар да юк түгел.

Ханты-Мансийски халкы концертка агылган. Хәмдүнәне күрик әле дигәннәре дә, татар җырын тыңлыйк әле дигәннәре дә булган. Башка татар җырчыларыннан аермалы буларак Югория яклары Хәмдүнә Тимергалиеваның тапталган сукмагы. Киләсе көзгә Ямалның Уренгой якларын, Бурятия һәм Якутия якларын да тагын бер кат урап кайтырга исәпли. 1983 елны ул якларда бер тапкыр була инде. Улан-Удэ шәһәрендә ул вакытта рәттән 4 концерт куя.

“Басмаган җир калмады инде. Архангельскида булмаган идем. Өченче ел андагы Сабантуйга барып җырлап кайттым. Владивосток белән Камчаткада булмадым. Русиядәге бөтен шәһәр һәм авылларны җәяүләп йөрдем дисәм дә, юк сүз булмас. Гомерем буе халык җырлары озата килә мине. Мин җырлаган җырлар гомерле. Әйтик, “Чияле тау”, “Сары чәчәк”, Кайтуыңны сагынырмын”, Кайту”. Мин җырлый башлагач, минем белән тудылар, менә 41-нче ел җырлыйм бит инде, минем белән яшиләр әле. Халык җырларын мин үзем табам, үзем эшкәртәм. Кеше репертуары җырлаганым юк”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Үз гомерендә сәхнәдән меңгә якын җыр башкарган ул. 200-ләп халык җыры җырлаган. Әле җырланмаганнары да бик күп, ди Хәмдүнә Тимергалиева. Хәзерге яшьләр, аның фикеренчә, ул күтәреп чыккан халык җырларын башкара. Һәм Хәмдүнә Тимергалиева үзен күптән инде Габдулла Тукай исемендәге бүләккә дә лаек шәхес дип тә белдерә. Бу сүзләрне ул уенын, чынын бергә кушып әйтте.

Үтүге дә, КГБшнигы да, башкасы да булачак


“Давыл” дип аталачак китапны ул үзенең тормышыннан, лирик чигенешләр белән башлаган. Ә тозы-борычы уртада. Китапта Хәмдүнә Тимергалиева тормышындагы кызыклы хәлләр дә булачак.
"Илсаф! Сиңа гына әйтер сүзләрем дә бар..."

“Халык белми торган кызык хәлләр бик күп алар. Миннән хәтта югары белемле кешеләр дә, чынлап та үтүк белән суктыңмы син, дип сорыйлар. Менә үтүк белән дә сугып кара син, исән дә калсын ул... Минем шаян кеше икәнлегемне белгәнгә Алмаз Хәмзин төрләндерә инде. Минем юморны аңлаганга шаян әсәрләрен язып сәхнәдә укый. Ул мине экскурсовод итеп тә, Төркиягә баргач КГБшник итеп тә сүрәтләде. Мине төрләндерә инде. Аңа кушылып сәхнәдән Салават төрләндерә. Мине сугыш чукмары итеп бетерделәр. Югыйсә, мин тормышта чебенне дә рәнҗеткән кеше түгел. Үзем дә шаян кеше. Минем кызык яратканны белгәч, сәхнә кешеләре халыкның күңелен күтәрер өчен мине төрләндереп сөйлиләр. Чөнки халык та минем шаян кеше икәнемне белә”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Әлеге шаяруларның берсенә дә рәнҗемәгән ул. Популярлыгымны гына арттыра бит ул, ди. Халык бит бик акыллы, кемнең кем икәнен күреп тора, дип тә өсти.

Юристлардан башка булмый


Хәмдүнә Тимергалиева сүзләренчә, “Давыл” әзер. Язылып беткән. Басканчы ул аны берәр оста куллы журналист һәм көчле юристлар белән карап чыгарга җыена. “Юридик яктан да якланган булырга тиеш. Бу китап күп кешенең башына тукмак булып төшәчәк”, ди ул.

Иҗат “Гармун моңнары”белән башлана һәм дәвам итә


Хәмдүнә Тимергалиева Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туып үсә. Мәктәпне бетергәч автомат телефоннар станциясе төзү идарәсендә эшли. 4-нче разрядлы монтер ул. Үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә җырлый. Бөтен эшен ташлап, менә мин җырчы дип, 1976 елны Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендәге Эмил Җәләлетдинов төркемендә “Гармун моңнары” дигән җырны беренче тапкыр башкара. Репертуарында 1000-ләп җыр бар.
XS
SM
MD
LG