киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Freedom House: 2009-да элекке совет илләре демократиядән тагын да чигенде

12.01.2010

Кушма Штатларда теркәлгән, кеше хокукларын яклаучы халыкара оешма Freedom House 2009 елда дөньяда кеше хокуклары өлкәсендә артка чигенешләр уңай тәрәккыятьләрдән күбрәк булды дип белдерә. Әлеге чигенешләрнең бер өлеше Путин тәэсире белән аңлатыла.

Freedom Houseның сишәмбе, 12 гыйнварда чыгарылган еллык хисабына караганда, анда бәяләнгән илләрнең һәм җирләрнең кырыгында демократик иреклекләрнең тагын да ныграк кысылуы күзәтелгән. Күпчелек элекке совет илләре дә шулар арасында.

Freedom House дөньяда кеше хокуклары торышына бәя бирүче мондый еллык хисапларны 1972 елдан бирле әзерләп килә. Бәя биргәндә сүз ирегеннән алып сәяси плюрализм һәм ирекле берләшмәләр төзү хокукына кадәр һәммә нәрсә искә алына.

Яңа хисапка караганда, Беларустан Үзбәкстанга кадәр элекке совет илләрендә демократиядән иң зур чигенешләр беренче чиратта идарә итү һәм сайлау эшләрендәге җитешсезлекләр белән бәйле.

Бу илләрдә хакимиятләрнең үз гамәлләре өчен җавап бирмәве һәм аларның эшчәнлегенең җәмәгатьчелек өчен ачык булмавы әйтелә.

Элекке совет илләрендә бәйсез мәхкамәләр булмавы һәм бәйсез матбугат белән сәяси оппозициянең көчсезләнүе сәбәпле хәзер хакимиятнең зур өлешенең җәмәгатьчелек тарафыннан берничек тә тикшерелмәве тәнкыйтьләнә.

Бу чигенеш инде дүртенче ел рәттән дәвам иткән.

Freedom Houseның тикшеренүләр мөдире һәм әлеге хисап авторланың берсе Кристофер Уолкер шөрепләрне тагын да ныграк кысу алга таба да дәвам итәргә охшый ди.

Кристофер Уолкер
“Быелгы хисаптагы күзәтүләр соңгы елларда булган чигенешләрнең, шул исәптән, Балтыйк илләрен исәпләмичә, элекке Советлар Берлеге илләренең күпчелегендә авторитар хакимиятнең тагын да көчәюен күрсәтә. Башка илләр белән беррәттән Русиядә дә чигенешләр булды”, - ди Уолкер.

Аның әйтүенчә, Путин чорыннан соң Русия президенты Дмитрий Медведевның халык белән киңәшләшүләрнең яңарту һәм либеральрәк сәяси тирәлек булдыру вәгъдәсенә карамастан, илдә хакимиятнең үз эшләре өчен җавап тотуы һәм хакимият эшчәнлегенең җәмәгатьчелек өчен ачыклык дәрәҗәсе тагын да кимегән.

“Гомумән алганда, без соңгы берничә елда барлыкка килгән ярыкның дәвам итүен күрәбез. Бу соңгы чорда хакимияттә президент Медведев булды. Һәм без аңа кадәр булган җитәкчелек ысулларының үзгәрүен күрмибез”, - ди Уолкер.

Русиядәге чигенешләргә былтыр узган җирле сайлаулардагы киңкүләм канун бозулар, хөкүмәтнең мәктәпләрдә тарихны укытудагы манипуляцияләре, кеше хокукларын яклаучы активистларны һәм журналистларны куркыту өчен сәяси басымның дәвам итүе дә өлеш керткән.

Freedom House хисапларында Русиягә бирелгән бәя соңгы елларда начарайганнан начарая барып Русия инде “Өлешчә ирекле” илләр төркеменнән “Ирексез” илләр төркеменә күчерелде.

Freedom Houseның иткшеренүләр мөдире һәм әлеге хисап авторларының берсе Арк Паддиңтон Русиядә сәяәси хокукларның һәм ватандашлык иреклекләренең тотрыклы рәвештә кысыла баруы Путин тәэсире белән бәйле ди.

“Путин програмының зур өлеше Русия җәмгыятендә мөмкин кадәр ныграк үзәкләштерелгән дәүләт хакимияте урнаштыру иде. Путин тәэсиренең икенче өлеше күрше элекке совет илләрендәге хәлләр белән дә бәйле. Без Русиягә күрше булган кайбер илләрдә сәяси шартларның начараюын һәм моңа өлешчә Путин дипломатиясенең дә сәбәпче булуын күрәбез", - ди Паддиңтон.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: minni кайдан: monnan
13.01.2010 02:28
"azatleq"qa raxmat , monda chen jitdi problem kuterelgen . yesh qena sezneng journalislar 'democratia yulena basqan russia" dip yazargha yaratalar . shunga da Freedom House reportlaren yeshraq uqergha kirak . tatarstanda da , albetta , democratia mas'alalare bik jitdi tora . amma democratiane ayaq astena salep taptaghan russia coloniasenda bashqacha bulergha momkinme? Freedom House bit tatarstanne ayerem jomla belan kursemegen , dimak , alar da angley bezneng colonia xalebezne .

кем: Рәмил кайдан: kazan
12.01.2010 19:39
Бу мәсьәлә нигездә Рәсәйнең үзендә, бигрәк тә Татарстанда җәелгән. Кешене чүп итеп тә санамыйча, шул ук сайлауларда булсынмы, хатларга җавап бирүдә булсынмы Татарстан иң алдынгы булып бара. Үз телен, мәгрифәтен һәм мәгарифен саклап кала алмаган җөмһүрият җитәкчесеннән нәрсә көтәргә була соң? Фәкать кеше өстеннән мәсхәрәне генә көтәсең. Тарихны юкка чыгару өчен Габдулла Тукай соңгы минутында яшәгән өйне дә тар-мар китергәч кеше хокукы гына түгел, милли хокук юкка чыга.
     
текст зурлыгы - +