киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

АКШ доллары 2009 елда американ тавына охшаш юл үтте

31.12.2009

2009 елда АКШ долларының үткән юлы нәкъ американ тауларынадагы кебек бер өскә, бер аска сикерде. Cоңгы дистәләрчә елдагы иң зур рецессияне кичергән АКШ икътисады исә өмет чаткылары бирә башлады.

2008 ел ахырына таба дөнья финанс кризисы башлану баштарак долларга файдага гына булды, инвесторлар куркынычлырак базарлардагы байлыкларын чагыштармача иминрәк булган АКШ долларына күчерде.

2009 елның февраленә доллар-евро чагыштырмасы күптәннән күрелмәгән $1.25 дәрәҗәсенә җитте.

Бу АКШ үзәк банкы кризиска каршы һәм икътисадны коткару өчен ашыгыч чаралар күргән вакытка туры килде.

Әлеге чаралар арасында банк процентларының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә түбән төшерелүе һәм хөкүмәтнең бурычларын түләү өчен өстәмә йөзләрчә миллиард доллар чыгарулар да булды.

Шулай да дөнья илләре икътисадларының җанлана башлавын күрсәтүче беренче ишарәләр килү белән үк, инвесторлар долларларын ташлап тагын зур керемнәр вәгъдә итүче инвестицияләргә таба борылды.

Һәм бу 2009 елның төп темасына әверелде дияргә мөмкин. Лондондагы VTB Capital инвестиция ширкәтенең дөньякүләм стратегиячесе Неил Мэкиннон “Быел, бигрәк тә Федераль резерв системы “күләмле йомшартуны” рәсми сәясәт буларак кабул иткәннән соң һәм банк процентларын нольгә җиткерә язганнан соң, АКШ доллары инвесторлар һәм финанс алыпсатарларының төп акча берәмлегенә әверелде. Инвесторлар һәм алыпсатарлар бурычка долларлар алып аларны күбрәк процентлар китерүче базарларга кертте”, - ди.

Октябрь аена исә доллар еллык иң түбән дәрәҗәсенә төште. 1 евро 1.5 доллар бәяләнде.

Шулай да долларның түбән тәгәрәве кайберәүләр фаразлаган дәрәҗәдә зур булмады.

Лондондагы Chatham House аналитик үзәге вәкиле Ванесса Росси “Җәен бу үзгәреш шул кадәр тиз булып күренде ки, доллар күпкә тизрәк бик түбән тәгәрәр дигән борчылулар булды. Чынлыкта исә бу гамәлгә ашмады. Узган 6 айда без долларның кризиска кадәр булган урынына кире кайтуын күрдек”, - ди.

Декабрь аенда хәтта вәзгыять доллар файдасына үгәреп 1 евро 1.43 доллар тирәсе бәяләнде.

Алыпсатарлар моны ел ахырына таба еврозонадан начар хәбәрләр килү белән бәйләп аңлата.

Грециядә күп кенә бурыч проблемалары булуы ачыкланды. Австриядәге банкларның берсенең дәүләт карамагына күчүе Европадагы банк кризисының әле тәмамланмаганлыгын күрсәтте. Еврозонадагы башка илләр – Ирландия, Испания һәм Португалия дә финанс дефицитларына каршы көрәшә.

Декабрь аенда Standard Bank Plc Греция белән Ирландиядәге вәзгыятьне чыдап булмаслык дип бәяләде.

Кушма Штатлардан исә, киресенчә, өметләндерүче хәбәрләр килә.

АКШ икътисады Икенче дөнья сугышыннан соңгы иң яман рецессиядән чыга дигән ышаныч артканнан арта бара.

Рәсми рәвештә июль аеннан сентябьгә кадәр АКШ икътисады хәтта 2.2 процентка үскән дип игълан ителде. Аңа кадәр икътисад бер ел буе һәр чиректә түбән тәгәрәп килгән иде. Соңгы арада башка саннарның да яхшыруы күзәтелде.

Бу исә АКШ үзәк банкы тиздән долларны көчәйтергә мөмкин чараларга керешә ала дигән өметләрне тагын да ныгытып җибәрде.

Мэкиннон “Базар эш белән тәэмин ителү турындагы иң соңгы мәгълуматларга һәм кибетләрдәге сәүдә күләменә реакция күрсәтә һәм “АКШ икътисады аягына ныграк басуга таба барганга охшый кебек, бу үз чиратында Федераль резерв системын быелгы кредит йөкләмәләрен җиңеләйтү чараларыннан баш тарту турында уланырга һәм хәтта банк процентларын арттырырга мәҗбүр итә ала” дип әйтә ди”.

Шулай да бу долларга куркыныч янамый дигән сүз түгел.

Алар арасында Федераль резерв системының коткару чараларыннан баш тартуы һәм АКШның бюджет дефициты арта бару.

Гыйрак белән Әфганстандагы дәвам итүче сугыш чыгымнары, банкларны коткару өчен түләнүче йолым акчалары, күләмле җанландыру пакетлары нәтиҗәсендә 2009 елның сентябрендә тәмамланган финанс елында бу дефицит моңарчы күрелмәгән 1.4 триллион долларга җитте.

Үзләренең резерв акчалары буларак 2 триллион чамасы доллар тотучы Русия белән Кытай да долларның киләчәге өчен борчыла. Доллар җимерелсә, бу резервлар юкка чыгачак дигән сүз.

Алар хәзер долларларын тотрыклырак башка акчаларга алмаштырырга, бу резервларын төрлеләндерергә тели.

Әмма шул ук вакытта алар долларлардан котылу эшен башлау белән доллар бәясенең нык арзанаюын да аңларга, бик сак булырга тиеш булалар.

Шуңа күрә, Росси фикеренчә, әлегә долларның киләчәк язмышы нинди булачагын фаразлау мөмкин түгел. Долларның киләчәге тагын ярты елдан, ә бәлки аннан да соңрак кына бераз ачыклана башларга мөмкин ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
03.01.2010 22:34
Вил әфәнденең доллар язмышы турындагы фаразы бары тик кыска вакытка нигезләнгән күзаллау булып тора. Әгәр инде озак вакытка нигезләнгән прогноздан чыгып фикер йөрткәндә долларның язмышы алай ук яхшы түгел. Моның өчен бөек иктисадчы булу да кирәк түгел. Бары тик соңгы ике дистә елда дөньья иктисады үсешеннән экстраполяция ясау да җитә.!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.01.2010 17:55
Дорес, мин икдисадчы тугел. Эммэ бик зур кызыксыну белэн АКШ нын хем башка алдынгы иллэрнен икдисади сэясэтен кузэтеп барам. Минем мондагы фикерлэрем, кубесенчэ, АКШ нын куренекле галиме, нобель премиясы лауреаты, минем шэхэрдэ эшлэуче Паул Кругман йогынтысы астында барлыкка килэлэр. Бу гаеп дип санамыйм, чонки нигэ акыл иялэреннэн сабак алмаска? Шул ук вакытта, урыс империясында чын икдисади галимнэр юк диярлек, аларнын барлык курэзэлеклэре АКШ ны курэ алмауга, анын тизрэк (нэкъ Лилин бабай хыяллары кеби) жимерелуе турындагы марксизм экиятлэренэ нигезлэнгэн. Шуна курэ ул, сез эйткэн, экстраполяциялар да шул ук арсеналдан. АКШ нын экономикасы югары фэн хем технология жимешлэре житештеругэ корылган. Э бу турыда Русия, Индия, Кытай тик хыялланалар гына. Европа тырыша шулай ук бу олкэдэ, эммэ булдыра алмый бик куп сэбэплэр аркасында. Шуна курэ узлэрен тормышка ашырасы килгэн чын галимлэр Америкага килеп эшлилэр. Элбэттэ, мондагы постинглар белэн генэ бу зур проблема турындагы бэхэслэрне яктыртып бетереп булмый. Шулай да монда сойлэшу - узе бер мэктэп. Татар доньяда нэрсэ барганын Русиянын АКШ ны курэ алмаган нэфрэтле пропаганда машинасыннан гына белмэсен. Менэ бер генэ мисал, Хэлил эфэнде. Сез Русия яки Кытайдан котэ аласызмы якын килэчэктэ фэн хем технология олкэсендэге зур казанышларны? Юк, элбэттэ. Э шушы коннэрдэ Apple дигэн компания ор яна планшет компютер чыгарачак. Анын хакы тубэн булып, куп кешелэрне интернет белэн файдалана торган струмин белэн тэмин итэчэк. iPhone, iPod лар да бит шундыйлардан. Гомумэн, сотовый телефоннарны бит Русия яки Кытай тугел, э Амрика галимнэре уйлап табып чыгардылар. Шуннан купме доход, э? Купме генэ Амрика киносын сукмэсеннэр, э бит менэ Аватар дигэн кинофильм берничэ кондэ 1 миллиардтан артык акча суккан. Мондый яналыклар АКШ та кон саен дисэн, бик зур хата булмас. Мин инде язган идем, тагын кабатлыйм: Татарнын азатлыгы Амрика галимнэре кулында. Кайчан алар энергия проблемасын чишэлэр, шул вакытта безне коллыкта тоткан Русия империясы тэмам челпэрэмэ килэчэк. Менэ бит нинди кунелле эш ул Амриканын икдисади сэясэтен кузэту хем сезнен белэн бу турыда уртаклашу!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.01.2010 22:40
Кытай хем Русиянын долларны алыштырга телэулэре дэ бик нык нигезсез. Менэ бугенге Нью-Йорк таймс гезитендэ нобель премиясы лауреаты Паул Кругман (ул Принстон университетынын экономика профессоры) редакцион мэкэлэсе басылган. Бу галим Кытайнын мондый омтылышы узенен экономикасына бик зур зыян белэн бетэсе, э Америка экономикасына ул тик ярдэм генэ буласы турында язган. Чыннан да, эгэр дэ Кытай шул Америкага биргэн заемнарын каплаучы акцияларны сата башласа, доллар курсы тубэнэячэк, э бу узе автоматик рэвештэ Кытай акчасынын бэясен кутэрэчэк. Шуна курэ Кытайдан АКШка экспорт кыйбатланачак, Америка Кытайга башка технолгиялар биреп, анда яна завод-фабрикалар тозуне туктатачак. Ни очен? Чонки, доллар хакы тошкэч, юань хакы кутэрелгэч, бу эш Америка бизнесменнары очен файда китерми. Шулай итеп, эле 2010 елда 1, 9 млн эш урыны Кытайга китэсе урынга, алар Америкада калачак. Шул ук вакытта, Кытайнын узенен валютасын махсуси рэвештэ тубэн тотуы хем шунын белэн экспортын югары тотуы башка иллэр тарафыннан протекционизмга китереп, Кытайнын тик экспортка гына корылган экономикасын ( уз халкына сатар очен Кытай зарплатны бик тубэн тотып, эчке базарны кутэрми) тормозга салачак. Шуна курэ бер дэ доллар бетэ яки анын бэясе тошеп, Америка болэ дип хыялланган большевиклар яки урыс патриотлары ахмаклыкта гына йореп, шулай булып та калачаклар.
     
текст зурлыгы - +