киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Libertas: “Маржалар безне җиңә алмас!”

29.12.2009

Әлеге татарча хип-хоп башкаручы төркемнең халык арасына чыгуына гыйнварда бер ел була. “Без татарбыз, булдырабыз! Марҗалар безне җиңә алмас!” дип җырлаучы Libertas яшьләре кемнәр алар?

Libertas (liberta) - латин теленнән кергән сүз, татарчага тәрҗемә иткәндә “Азатлык” дигәнне аңлата. “Без наркомания, пафос, ялган, расизм һәм дә терроризмга каршы чыгабыз!” ди Libertas төркеме яшьләре, Илназ, Дилбәр, Фәнир. Алар өчесе дә Татарстанның Саба районыннан. Илназ - Казан дәүләт химия-технология университетының 3 курсында, Дилбәр – Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология бүлегендә, 2 курста, Фәнир – төркемдә иң яше, КДХТУ да I курста укый.
“Libertas” - Илназ, Дилбәр, Фәнир

Саба яшьләрен хип-хоп берләштерә


“Кечкенәдән рэп тыңларга яраттым. Җыр тексты бар иде, шуны башкарып карарга булдым, көйне яздырткач сеңелкәшем белән җырлап карадык. Дилбәр туганымның җырлар сузганын белә идем. Аннан соң Фәнир дә безгә килеп кушылды”, ди Libertas төркемен барлыкка китерүче Илназ.
Алар үзләрен “16 регион” дип тә атамакчы булганнар, тик Libertasка тукталалар. Илназ белдергәнчә, татар төркеменә татарча исем кушсаң яшьләргә кызык булмый. Иң беренче чыгышлары “Татарлар” дискәтүгендә була, шулай ук Сабадагы бәйрәмнәрдә дә хип-хоп башкарырга өлгерәләр.
Рэп укучы татар егетләре

Сузләр, көйләр каян килә

Беренче җырлары “Хат” дип атала, аны Илназ белән Дилбәр генә башкара. Аннан "Татарлар" җырын язалар, ул аерым бер татар дискәтүгенең гимнына әйләнә. Җыр сүзләре язарга өчесе дә сәләтле икән. Көйләрне Сабадагы яшь музыкант, ди-джей Миф язган. Студиядә язылу Казанда башкарылган, бер сәгате 1000 сум ди. Әлегә чыгымнарны үз кесәләреннән каплыйлар, берәр яхшы иганәче булса альбом чыгарырга да ниятләре бар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: каракаш кайдан: каракүл
30.12.2009 15:08
Рөстәм энекәш! син берәр җитди темага тотынырсыңмы икән? мин әбигә әйләнгәнне көтәсең ахры! бар белгәнең дискәтүк тә кансирт. ә әле яшь агыйрләр бар икән!. проблема муеннан ич бу илдә.
җавап

кем: татар кызы кайдан: казан
04.01.2010 19:13
Караташ, мина калса Ростэм татар яшьлэре очен алып бара элеге тапшыруны. Хэзерге вакытта яшьлэр шулай алга тартыла икэн бу узе соенеч ич. Бу форумга никтер гел олкэннэр яза и аларга бик ошамый яшьлэрнен жырлаулары. Хэр заманнын уз музыкасы, уз карашлары. Э ул зур проблемалар турында мина калса башка форумда язарга кирэктер дип уйлыйм.
җавап

кем: карабаш кайдан: каратау
04.01.2010 11:44
Бу махсус эшлэнэ , яшьлэрне сэясэттэн читлэштерер очен !
җавап

кем: татар кызы кайдан: Казан
03.01.2010 00:01
Либертас торкеменен жырларын бик яратып тынлыйм мин. Яшьлэр арасында шундый торкемнэр булса бик яхшы ул. Только татар дискэтуклэре ешрак булсын иде. Безнен татарлар барысы да анда йорсеннэр иде.
җавап

кем: Рөстәм Исхакый кайдан: Казан
30.12.2009 15:38
:) фикерегезне кабул итэм, уйланырга жирлек бар, эшлисе эшлэр дэ куп, Ходай саулык бирсен, мина гына тугел, барчагызга да!!! Яна ел бн сезне!!!

кем: Реп тыңнаучы кайдан: Идел-Урал
30.12.2009 13:51
Без бит ирекле халык, инде бик күп тапталдык
Йоклап яткан тор халык! Баш күтерерге вакыт!!!

кем: Libertas кайдан: Казан
30.12.2009 05:52
элбэттэ карата алабыз



сораулар языгыз жавап бирербез......

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
29.12.2009 22:01
Егетләр. Казанда кайчан концерт бирәсез һәм өч сәгать аудиторияне авызыгызга каратып тота аласызмы?
җавап

кем: Ростэм Исхакый кайдан: Казан
30.12.2009 01:01
Ооо, Шамил абый кызмагыз эле алай, егетлэргэ мондый сораулар бирергэ иртэрэк, сез бит моны анлыйсыз:)

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
29.12.2009 19:49
Миңа да бик охшады! Яшҗләр яшҗләрчә эш алып барырга тиеш. Уңышлар телим сезгә!

кем: каракаш кайдан: каракүл
29.12.2009 19:45
рөстәм! әйт әле зинһар! марҗалар монда причем? алар безгә комачауламадылар ич, киресенчә татар урыслары аяк чалып килә.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
29.12.2009 16:24
Монда минем өчен иң кызыгы - "Марҗалар безне җиңә алмас!" дигән сүзләр булды. Шәп әйтелгән! Афәрин, Саба яшьләре! Шул югарылыктан төшмәгез, милләтне АЗАТЛЫККА рухландырыгыз!
җавап

кем: Hafiz_Çapqın 0016 кайдан: Candarlı-Irgadan
03.01.2010 21:42
Кемгә марҗа, кемгә калҗа, а тавык төшенә тары керә, диләр.—Хак икән!—Аталар сүзендә берниниди дә хилафлык юк. Чөнки Libertas'лыларның сленгындагы "маржалар" урысны үрчетергә ашкынып тора торган кайсыбер азгын татарлар хыялындагы "марҗа" түгел икән шул... Әлеге очракта французчадан алынган "margе"— "маржа" сүзе сәүдә бирҗасындагы дәфтәр читенә язып куела торган бәя аермасы дигән мәгънәне белдерә икән ич. Бу хосуста аларның девизы "яшьлегебез дә бар, егәребез дә җитәрлек, шуның өчен бирҗа һәм банк дәфтәрләрендәге сәрмәя (капитал) белән кесәдәге сәмәннәр (акча) аермасына карамыйча Libertas'ланачакбыз дигән мәгънәне белдерә булыр. Иганәчеләргә бер назык кына киная дә ишелә ич әле монда.
Ә без, "бу кәттә егетләр белән бу кызның күзләре Прлумный пртуарында (Проломный тротуары—Бауман урамы) елтырашып торучы яшь марҗалар белән берәр Иванушкага төшмәсә генә ярар иде!.."— дип дога кылыйк булмаса:
И, Тәрбиячебез... кыз вә егетләргә, сәмән илән кәнфит сипсәңие, сәхнәдәге йолдызларга хәя илән тәүфыйк бирсәңие... Амин!..
Ни әйтсәң дә Libertas'лылар яшь ич әле

кем: Nur Tatar
29.12.2009 15:32
Libertas булдыра! Миндә аларның барлык җырлары да бар!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Libertas: “Маржалар безне җиңә алмас!”