киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










дөнья

Совет көчләренең Әфганстанга керүенә 30 ел

Әфган малае совет автобусы калдыгында уйный

Әфган малае совет автобусы калдыгында уйный

25.12.2009

Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүенә 30 ел тулды. 1979 елның 27 декабрендә совет көчләре Кабулда президент сараен яулап алды. Тик 10 ел дәвам иткән сугышта Мәскәү җиңә алмады, киресенчә совет империясе җимерелде. Шулай да советлар Әфганстанда уңышка ирешә язды дип исәпләүче белгечләр дә бар.

Гомерендә бер сугышны күрмәгән 27 яшьлек лейтенант Валерий Востротинга 1979 елның 27 декабрендә КГБ генералы яңа йөкләмә куша.

Востротин җитәкләгән десантчылар төркеме ул чакта Кабулда коммунист президент Хафизулла Амин утырмасын саклый. Әфган җитәкчесе күтәрелә баручы гыйсъянчылардан үзенең рәхимсез, әмма шул ук вакытта көчсез хөкүмәтен саклар өчен советлардан ярдам сораган була.

27 декабрь кичендә исә КГБ генералы Востротинга президент сараен яулап алып президентны үтерү чарасында катнашырга куша.

Кремль Әфганстандагы коммунистлар хакимиятенең җимерелә баруын күреп Аминне үтерергә һәм аның урына курчак җитәкче куярга дигән карарга килә, шуннан соң һәммә нәрсә үзеннән үзе җайланыр дип өметләнә.

Әмма, нәтиҗәдә, совет дәүләтенең көньяк күршесендә һөҗүм итеп качып китүче гыйсъянчылар төркемен дә җиңә алмаслык черегән хәлгә килүен күрсәтүче озак сугыш башланып китә.

Аминны үтерү омтылышы беренче юлы уңышсыз тәмамлана. Аңа аш әзерләүче КГБ кешесе кока-колага агу салып бирсә дә, эчемлектәге күбекләр агуның көчен бетерә.

Бу юлы, 27 декабрьдә исә, советлар хөкүмәтне алмаштыруга яхшырак әзерләнә – Әфганстанга өстәмә көчләр кертә.

Тик Аминне икенче мәртәбә агулау да уңышсыз тәмамлана. КГБ планын белмәгән совет илчелеге табиблары аның гомерен саклап кала.
Әмма инде чигенергә вакыт калмый – совет гаскәрләренә һөҗүм башлау турында ишарә буларак Кабул үзәгендә көчле шартлау тавышы яңгырый.

Махсус көчләр Аминне дә, аның гаиләсен дә үтерә. Советлар куйган яңа җитәкче Бабрак Кармал икенче көнне иртән Кабул радиосы аша илдә хөкүмәт алмашынганлыгын игълан итә. Аминне ул империалист американ шпионы дип атый.

Совет гаскәрләре һәм Мәскәү яклы әфган көчләре мөһим хөкүмәт биналарын кулга төшереп тиз арада башка зур шәһәрләрне дә контрольгә алу өчен ил буйлап тарала. Ай ахырына Әфганстанда инде барлыгы 80 меңләп совет хәрбие була.

Гыйнвар башында АКШ президенты Дҗимми Картер ил халкына мөрәҗәгатендә: «Бу халыкара канунны һәм БМО хартиясен тупас рәвештә бозу. Бу бер куәтле атеистик хөкүмәтнең бер бәйсез мөселман халкын үзенә буйсындыру тырышлыгы”, - дип белдерә.

БМО совет гаскәрләрен Әфганстаннан кичекмәстән чыгарырга чакыра. Картер 1980 елгы Мәскәү Олимпия уеннарына барудан баш тарта. Әмма ул шуннан ары берни эшли алмый. Аның төп игътибары Тәһрандагы АКШ илчелегендә тотык итеп алынган американнарга юнәлгән була.

Берничә ел соңрак АКШ Согуд Гарәбстанына ияреп Әфганстандагы гыйсъянчыларга йөзләрчә миллион доллар бирүгә керешә.

Совет пропагандасы Кремльнең гамәлләрен Әфганстанны капиталистик империализмнан яклау тырышлыгы дип сүрәтли. Мәскәү нигездә феодал тәртип белән яшәүче бу мөселман илендә марксизм урнаштырып моның чыннан да шулай булуына ышандырып булачак дип исәпли.

Әмма бу ярдам итми. Үзләрен мөҗәһетдиннәр, Алла сугышчылары дип атаучы гыйсъянчылар хәрәкәтенә кушылучылар артканнан арта гына бара.

Әфганстанда әлеге сугыш калдыклары әле дә еш очрый
Сугышның беренче көннәрендә катнашкан, ул чакта яшь лейтенант булган Дмитрий Поляков: “Кешенең бернинди кыйммәте юк иде. Ул туп утына ташлый торган ит кенә булды. Бөтенебезне беркемгә ди кирәк булмаган ниндидер амбициоз мәсьәләләрне чишү өчен шунда ташладылар”, - ди Поляков.

Совет гаскәрләре күп кенә иң мөһим нәрсәләр белән, шул исәптән ягулык һәм хәтта азык-төлек белән дә тәэмин ителми. Бүген күп кенә әфганнар, совет хәрбиләренең шактый вакыт кибетләрне һәм авыл халкын талау белән шөгыльләнүе сәбәпле, оккупациягә каршы чыкканлыкларын искә ала.

Мөҗәһетдиннәрнең иң нәтиҗәле ысулы совет гаскәрләренең юлында һөҗүм оештырып яки төз атучы мәргән һөҗүменнән соң халык арасына кереп югалу була.

Совет гаскәрләре еш кына кемгә каршы сугышканлыгын да белми. Андый һөҗүмнәргә алар бомбалаулар, илнең күп өлешен миналау белән каршы торырга тырыша, миллионнан артык әфган үтерелә, миллионнарчасы качып китә.

Советлар Берлегендә 1985 елда хакимияткә килгән Михаил Горбачев Әфганстаннан гаскәрләрне чыгарырга карар итә.

Рәсми саннарга караганда, гаскәрләр чыгарылганчыга кадәр Әфганстанда барлыгы 13 меңнән артык совет хәрбие һәлак була. Әмма күп кенә сугыш ветераны чын саннар күпкә зуррак булырга тиеш дип исәпли.

Совет көчләре Әфганстаннан чыга. Май, 1988
“Без анда азат итүче каһарманнар буларак кердек, оккупантлар буларак чыктык. Анда инде без беркемгә дә кирәк түгел идек, кем өчен сугышканлыгыбызны да аңламадык”, - ди Поляков.

Шулай да, советларның җиңелү хисенә карамастан, АКШ армиясенең тышшкы хәрби тикшеренүләр идарәсендә эшләүче хәрби тарихчы Лестер Грау Мәскәү максатына ирешә язган иде ди.

“Минем чамалавымча, алар моңа ирешә язды. Алар мөҗәһетдиннәрне җиңүгә бик якын килгән иде. Әмма алар тулы җиңүгә ирешмәде. Әлбәттә партизаннар сугышында тулы җиңү нәрсә соң ул дигән сорау яңадан килеп баса”, - ди Грау

Грау советларның илдән киткәндә анда 2 ел чамасы аягында тора алырлык хөкүмәт калдырып китүен дә мактап искә ала.

Бүген инде Әфганстанда Американ гаскәрләре тора. Мәскәүдәге хәрби белгеч Александр Гольц американнар да анда җиңүгә ирешә алмаячак дип исәпли.

Александр Гольц
“Бер яктан, Обама анда үзенең җиңә алмаячагын аңларга тиеш. Әмма икенче яктан, барлык бу зур төбәктә беркадәр тотрыклылык саклау өчен ул гаскәрләрне аннан чыгармаска тиеш”, - ди Гольц.

Аның фикеренчә, якын арада Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен чыгару сугышчыларга Кушма Штатларны җиңү хисе биреп, Үзәк Азияне һәм Якын Көнчыгышны тотрыксызландырачак. Ни генә булмасын, Әфганстан “чишелми торган мәсьәлә” булып кала ди Гольц.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
27.12.2009 14:50
Вил әфәнде, Сезнең аңлатмадан, хәзер рәсми Америка Бен Ладенның үз агенты булуын ачыктан-ачык таный, дигән нәтиҗә килеп чыга. Бу чыннан да шулаймы, әллә бары тик җәмәгатьчелек фикере генәме? Элегрәк АКШ хөкүмәте мондый фаразга аяк терәп каршы тора иде. 2002 елның 11 сентябрендәге вакыйгаларны да үз хакимияте оештырганны Америка кешесе аңлыймы?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.12.2009 19:14
Осама бен Ладеннын ЦРУ агенты буларак, Афганистанда совет гэскэрлэренэ каршы сугышканы Америкада барлык кешегэ дэ билгеле. Моны хокумэт кешелэре бервакытта да кире какмадылар. Димэк, ул дорес суз. Бу агент бик бай семьядан булып, узе дэ берничэ миллиардлы тозу эшлэре буенча бизнесмен булып, Афганистандагы сугышка узенен куп кенэ акчаларын тота. Бу турыда, элбэттэ, мин Америка матбугатында укыдым. Совет гэскэрлэре АФганистаннан чыкач, Осаманын Амрикага кирэклеге бетэ. Осаманын 11 сентябрь фэжигасын оештыруы турында видео-язмасы берничэ мэртэбэ АКШ та кин рэвештэ курсэтелде. Монын очен (дошман видеолары очен), идитоик Русиядагы кебек матбугатны эзэрлеклэу бу илдэ тамыры белэн юк. Жэмгыять барысы турында да белеп, узенен фикерен йортэ алырга тиеш. Ана беркем дэ (Путин хем Шайми кебеклэр) узенен диктатын тага алмый. Сез "уз хакимяты оештырган" дип ялгышасыз. Бервакытта да АКШ хакимяте уз-узенэ каршы фэжига оештырмый. Мондагы Конгресс комитетлары андый нэрсэлэрне бик тиз ойрэнеп, фаш итэрлэр иде. Элеккеге агент, бит, элеге дигэн суз тугел. Вакытында Осама бен Ладенны президент Клинтон Суданда ракета белэн юк итэргэ тырышкан иде, эммэ ул эш барып чыкмады. Анын дошманнары, республиканецлар, Клинтонны шушы атакасы очен, имеш, ул узенен Моника Левински белэн булган вас-васларын каплар очен тырыша дип нахакка бэлэ тагып, Осамага Афганистанга кучеп китэргэ момкинчелек бирелде дисэн, бик дорес булмаса да, шуна якынырак булыр кебек. Афганистандагы Осаманы Клинтон тагын ракета атакасы белэн юк итэ язды, эммэ ул, кэбэхэт, тагын ычкынды. Шул ук республиканецлар шунда ук, имеш, Клинтон тагын узенен вас-васларынннан ихтибарны читлэштерергэ тырыша дип чыктылар. Клинтонга каршы импичмент барып чыкмады, эммэ, Осама бен Ладен да исэн калды. Менэ шундый хак белэн.
җавап

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
27.12.2009 20:55
Рәхмәт, ышандырдыгыз.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.12.2009 01:04
Афганнар урыска бик яхшы сабак бирделэр хем аларнын империясын таркатунын ин зур олешен башкардылар. Рэхмэт аларга. Татар калдыгы Табиев этрэк тэ ярдэм итэ алмады. Шайми аны хормэт итэ, кыйбатлы машина булэк итэ, дачасын да кире кайтара. Ничек эйтсэн дэ, уз ише большевик. Эммэ, амриканнар афганнар белэн, гомумэн, моселманнар белэн бик зур ялгышлы сэясэткэ керделэр. Узлэренен агенты булган Осама бен Ладенны алар дошман ясадылар. Шуннан башланды барлык фэжига.
Мин, куп кенэ амриканнар кебек, Обаманын Афганистанда сугышны кинэйтуенэ каршы. Шулай да АКШ нын бу сугышны отуы да бар, эгэр Пакистан элитасы Афганистанда нык дэулэт оештыруга риза булып, узендэге талибаннарны бетерсэ яки Афганистанга кысып чыгарса хем узе дэ исэн калса. Иран мона риза булса. Ике шартнын берсе утэлмэсэ, жину булмаячак. Димэк, жину очен Обамага моселманнар белэн килешу эзлэргэ кирэк. Элегэ бу могжиза куренми.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
25.12.2009 22:10
Алай да, нинди кабәхат ил булган бу СССР! Кешенең гөрләп яшәп яткан иленә бәреп керәләр, җитәкчесен мәкерле рәвештә үтерәләр, анда үз режимнарын урнаштырырга омтылалар. Һәм бүген дә, бу вакыйгалардан соң 30 ел вакыт үткәч тә, оялмыйча, моны зур эш, дип, зур җиңү, дип телевизорлардан сөйлиләр. СССР һәм Россия төре дәүләтләр кебек күренсәләр дә, нигезе бер шул - урыс матрицасы. Кешенекен җимерү, вату, юк итү, басып алу, диверсия һәм террор алар өчен гадәти нәрсә икән... Әле шуны горурланып сөйлиләр бит! Тәүбә итү дә юк, үкенү дә юк, оялу да юк. Бүген шундый вәзгыять килеп туса, бүген дә нәкъ шулай эшләячәкләр.
Монда безнең өчен иң авыры - бу басып алу диверсиясендә СССР ягыннан "мөселман бригадалары" дип аталган үзбәк, төрекмән, таҗиклар да катнашкан. Әфганнар бу "мөселманнарны" үзләрен якларлар, дип уйлагаганнар, чөнки СССР ахыргача "якын дус" ролен уйный бит, ә бу үзбәк-таҗиклар әфганнарның артына пычак кадаган. Нинди кабәхатлек! Аллаһ боларның үзләренә генә түгел, бөтен нәселләренә җәза бирергә мөмкин бит! Менә кемнәр урыс кулында корал булган. Бүген исә шушы рольне татарлар башкарырга мөмкин, Аллам сакласын!
җавап

кем: камиль кайдан: казан
27.12.2009 22:06
Кызганычка каршы торки халыклар урыс кулындагы кочле корал булганнар хэм булып торалар.Василий Сергеев дигэн бер казак Дон казакларынын урыслашкан татарлар икэнен исбатлап курсэтэ.Димэк Алтын Урдадан сон Россия жирдэн генэ тугел кеше ресурсларын да телэсэ ничек кулланып килэ.И кадерсез татар кешесе...
     
текст зурлыгы - +

дөнья

хезмәтләр:

подкастRSSmobile