киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Балалар өчен милли тарих китабы һаман проект хәлендә

25.12.2009

Балалар аңларлык телдә язылган катлаулы тарих китапларының проекты күптәннән әзер. Аларны бастыру Татарстан китап нәшриятының 2009 елгы эш планына кертелгән булса да, алар әле дә чыгарылмаган. Милли тарих турында балалар китабы проект хәлендә кала.

Гадәттә тарих институты фәнни китаплар булдыру белән генә шөгыльләнә иде. Хәзер исә институт балалар өчен дә китаплар булдыру эшен алып бара. Шундый проектларның берсе – Евразиядәге борынгы халыклар тарихы турындагы уенчык китаплар. Бу китапларда катлаулы тарих балалар аңларлык телдә язылган. Әйтергә кирәк, моңа кадәр тарих турында уенчык китапларның нәшер ителгәне юк иде.

Татар тарихына багышланган бу китапның авторы журналист Айгөл Шәрәфиева. Ул үзе дә әни кеше. Элек мондый уенчык китапларны улы өчен ясаган. Баланы алҗытмый гына кызыклы итеп белем бирү булган аның максаты.


“Сер түгел, бүген балалар әдәбиятына кытлык юк. Моның өчен китап кибетенә кереп күз салу да җитә. Статистик мәгълүматларга караганда да, бүген балалар әдәбиятына кагылышлы китаплар сату күләме 2-3 тапкырга арткан. Тик бу китап байлыгын барлый башлагач, бу тоелган муллык кына икән аңлыйсың.

Яңа исемнәр, әсәрләр юк! Һәркем бала чакта укып үскән Л. Кассиль, А. Барто, А. Гайдар, С. Маршак, А. Линдгрен, Гримм әкиятләре яңа тышлык белән нәшер ителгән. Шулай ук чит ил авторларының тәрҗемәләре күпләп сатып алына. Балалар әдәбияты бүген зур дефицит булганлыктан, улыма китапларны үзем язарга булдым”, ди Айгөл Шәрәфиева.


Әлеге проект өч китаптан тор. Татар, рус телләрендә яылган. Китапларда Төрки каганат, Уйгыр каганаты һәм бөек Болгар тарихы мавыктыргыч итеп тасвирлана. Моның өчен Айгөл ханымга күп кенә фәнни һәм тарихи китапларны укып, анализлап, балалар аңларлык итеп язарга туры килгән. Китап тулысынча тарихи документларга нигезләнә. Моның өчен автор хәтта Мәскәү музейларына да барып кайткан.

Балалар китабы ул аерым бер өлкә. Монда техник таләпләр дә бүтәнчәрәк: эре шрифтлар, якты буяулар, иллюстрацияләр белән бизәлгән булырга тиеш. Чөнки бала укый башлаганчы ук рәсемнәр карарга ярата. Шуның өчен fdnjh китаптагы рәсемнәрне компьютер белән түгел, ә кулдан ясаган.

Беренче китапка каралган уенчык

"Уенчык китапта һәр бит тылсымлы. Махсус төймәгә бассаң төрки халыклар көе яңгырый. Тимерченең кулындагы күкечне тотып, шакылдатып та була”, ди Айгөл Шәрәфиева.

Әлеге китапның тагын бер үзенчәлеге бар. Һәр китап белән бергә балаларга уенчык бирү дә каралган. Мәсәлән, беренче китапта ул борынгы атлы гаскәри сыны булса, икенчесендә агач тышлы китап, өченчесендә Кубрат хан йөзеге.


Айгөл Шәрәфиева нәниләр өчен уенчык-китап белән бергә, мәктәптә укучы балаларга да тарихи комикслар язган. Китап ярдәмендә укучылар тарихи тасма да ясый ала. Моның өчен комиксларның махсус битләрен кисеп алып, бергә җыярга кирәк. Китапның һәр чыгарылышы белән тарихи тасма да озынаячак. Әлеге тасма ярдәме белән балалар борынгы Евразия империясе тарихын өзлексез күзаллаячак.

Әлеге үзенчәлекле китапларның кайчан сатуга чыгуы билгесез. Аларны бастыру Татарстан китап нәшриятының 2009 елгы эш планына кертелгән булса да, китаплар әле чыгарылмаган. Милли тарих турында балалар өчен китап һаман проект хәлендә кала.

Тарихи комикслар китабы



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: бәртәс кайдан: самар
26.12.2009 13:39
Проектның күркәмлеге шик тудырмый. Моның төбендә куркынычрак нәрсә ятмыймы икән, бәлки татар тарихын пропагандалау тыелгандыр? Һәр җәйне татар дөньясында йөзләгән Сабан туе уздырыла. Шул бәйрәмнәрдә уеннарда күпме вак-төяк бүләк ителә.Ә менә Самарда һәр Сабан туйда 20 меңлек татар китабы призларга бирелә. Менә бит татарлыкны көчәйтү, телне саклау бу. 2010 елны шул яңалыкны таратыйк татар дөньясында.

кем: Фәрит кайдан: Татарстан
26.12.2009 13:10
Сеңлем Алсу, Айгөл Шәрәфиеваның профессиональлегенә бер кем дә шикләнми бит. (Дөрес, дөньяда әлегедәй китаплар, тәбрикнәмәләр, музыкаль сөйләм белән дә, бар). Ә татар тарихын чагылдыручы балалар китабына акча булмаячак. Булса да татарчасына җитмәячәк. Менә бит эш нәрсәдә. Бу сүзләрне рәсемнәрдә китапның урыс теллесе генә күрсәтелүе дә раслый.
Айгөлнең улы да үсеп беткәндер инде. Китап чыкканчы мәктәпне тәмамлый әле ул...

кем: Алсу кайдан: Татарстан
25.12.2009 20:03
Фәрит һәм Мәүлет абыйлар. Мәкаләдән аңлашылганча, бу китап әле бер телдә дә чыкмаган. "Балалар өчен милли тарих китабы һаман проект хәлендә" дигән бит автор. Мин дә Фәүзия апа кебек, китапның ике телдә булачагын аңладым һәм ышанам. Айгөл Шәрәфиева кебек фидакарь шәхесләрнең булуы белән шатланырга кирәк. Дөньяда булган хәл түгел бит бу, мондый китапның булуы.
Шулай булгач, бу проектны тормышка ашыру өчен акча табу мәсьәләсен уйларга кирәк, минемчә.
җавап

кем: миллэттэш кайдан: татарстан
27.12.2009 22:53
Алсу, туганым, сезнен ике телле китап булачагына, бу проектны тормышка ашыру эчен акча табасы гына калуына ышануыгыз бик ихлас - беркатлы - наив булуыгыз курсэткече. Сезнен кунелегез яхшылыкта, доньяны шигырь итеп кузаллауда, эмма донья чыгыры башкалар кулында шул... Акча булса да - аны туздырунын башка юлларын табылачак.

кем: Фәрит кайдан: Татарстан
25.12.2009 19:28
Гүзәл сеңлем, Мәүлет дөрес язган. Беренче татарча чыгарырга кирәк. Туган телгә реклама ул. Аннан урысча. Беренче урыс телендә чыгараларда, анан, онытмасалар, акчалары бетмәсә (яисә башка сәбәп табып) ике-өч елдан татарчасын. Алай ярамый, кешечә булсын.
Гузял сеңлем, Мәүлет бер нәрсә чәйнәми. Китапны начар булган да дими. Ә киңәш бирә. Акыллырак бул. Мин дә бер киңәш бирим әле. Үз исемеңне (әле шундый гүзәл, матур исемне) бер кайчан да бозма, башкаларга да боздырма. Горурлык, кешелеклек шуннан башлана.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
25.12.2009 18:17
Журналист хәбәреннән мин бу китапны ике телдә - татар һәм рус телләрендә язылган, дип аңладым, димәк, татарчасы да булачак. Мин моңа барыбер сөендем, җәмәгать, ни булса да, бу барыбер алга таба бер адым. Айгөл ханымның тарихны аңлатуда бәлки ялгышлары да булыр, чөнки профессиональ тарихчылар да бер үк мәсьәләгә төрлечә карыйлар. Аның "үз тарихын" язырга хакы бар, дип уйлыйм. Балалар өчен тарих китабы язу бик авыр эш, ул туйдырмасын да, аңлаешлы да булсын, мәгълүмат та бирсен, милләтең өчен горурлык хисләре дә уятсын, әзрәк маҗарасы да булсын... Сайтта урнаштырылган рәсемнәргә караганда, шәп килеп чыккан, афәрин, Айгөл сеңелем!

кем: Гузял кайдан: Казан
25.12.2009 17:51
Язылыр татарчасы да, зурларны да мавыктыра торган китап килеп чыккан, аны курмисез, тар кунелле кешелэргэ башка берэунен нинди зур эш эшлэгэннен тану авыр, берэр кимчелеген табып чэйнэу купкэ рэхэтрэк элбэттэ.

кем: Мәүлет кайдан: Татарстан
25.12.2009 17:32
Кабат татар баласына үз тарихын сөйләргә тиешле китап урысча язылган. Кыскасы урыслаштыру коралы бу.
Ә бит ике ел элек бу китапның шул елны ук татар телендә чыгачагы турында телевизор аша күп мактанганнар иде...
Булмый инде ул булмагач, атаң персидатель булмагач...
     
текст зурлыгы - +