киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

2009 елда фән һәм технология казанышлары

Хаббл телескобы төшергән рәсем
25.12.2009

2009 елда фән һәм технология безгә дөньяны яңа яклардан аңларга ярдәм итте. Галимнәр җисемнең серенә төшенү өчен протоннарны бәрештерде. Яңа дарулар, шул исәптән, АИДСка каршы тора алу өметен уяткан яңа вакцина ясалды. Технология һәм интернет тормышның төрле тармакларына тагы да ныграк үтеп керде.

Коллайдер

Галәмнең 95% белмибез. Белгән кадәресе: видео

Җисемнең серенә төшенү, галәмнең ничек яралганын аңлау өчен атомның үзәгенә үтеп керү кирәк. Бу сүзләр могҗиза кебек яңгыраса да, галимнәр моңа ирешү юлында зур адым ясады.

2009 елның декабрендә Франция белән Швейцария чигендә урнашкан Зур адрон коллайдеры дип аталган махсус корылмада алар беренче сынау үткәрде. (видео)

Зур адрон коллайдеры
Җир астында 27 чакрым озынлыктагы боҗра туннельдә протонннар котычкыч зур тизлеккә җиткерелә, аннары үзара бәрелештерелә. Бәрелеш нәтиҗәсендә Галәмнең яралу мизгеле белән чагыштырырлык күләмдә энергия чыга.

“Зур адрон коллайдеры безгә Галәмнең яралышын аңларга ярдәм итәчәк. – ди Европаның атом тикшеренүләр оешмасы мөдире Ральф Хоер. – Бу бик кызык. Без бит Галәмнең 95% белмибез, аңламыйбыз. Коллайдер шушы караңгы Галәмдә беренче якты нур булачак.”

Твиттер

Протоннар җир астында йөгерсә, интернеттагы Twitter исемле хәбәрләшү сәхифәсе 2009 елда гаять зур үсеш кичереп, җир өсте гамәлләрен оештыруда нәтиҗәле чарага әйләнде.

Дусларыннан “Хәзер нишлисең?” дигән гади сорауга кыска җавап алу өчен көйләнгән бу хезмәтне өч американ егете ни бары өч ел элек ясаган иде. Шушы кыска вакыт эчендә ул дөньякүләм аралашу чарасына әверелде. Хәзер анда аена 60 миллионлап кеше керә.

Twitter кебек социаль челтәрләр инде сәяси тормышка да үтеп керә. Сүз иреклеге кысылган ябык җәмгыятьләрдә алар мәгълүмат агымын буган киртәләрне җимерергә ярдәм итә. Апрель аенда Молдовада, июнь аенда Иранда урам җыеннарын оештыручылар бу хезмәтне шактый уңышлы кулланды.

“Twitter хезмәтенә ни бары 3 яшь, ләкин соңгы елда ул бигрәк тә нык үсте, - ди Wired.com сәхифәсе белгече Браян Чен. – Халык журналистикасының сыйфаты артты. Моның сәяси ягы бигрәк тә әһәмиятле, чөнки бу изелгән халыкка сүз әйтү мөмкинлеге бирә. Дигитал демократиянең идеясы да шул – һәркем интернетка, Твиттерга кереп, үз мәгълүматы белән уртаклаша ала.”

Киндл

Интернет тормышыбызга торган саен ныграк үтеп керә. Күпләр өчен ул радио, телевизор, газет-журналларны, хәтта китапны алыштырды. Китап эзләп хәзер кибет я китапханәгә йөрисе юк, аны интернетта алып була.

Интернетта китап сатучы мәшһүр Amazon.com ширкәте электрон китаплар уку өчен Киндл дип аталган җайланма тәкъдим итте. Җайланманың соңгы өлгесенә өч меңләп китап сыя. Ул китапларны интернетта берничә секунд эчендә алып була.

Әлбәттә, аларны башта кемдер дөнья пәрәвезенә урнаштырырга тиеш. Шушы көннәрдә генә интернетта яңа татар китапханәсе эшли башлады. Ул Таткнигофонд.ру дип атала. Хәзерге вакытта анда меңнән артык китап урнаштырылган.

Битлек

Электрон китаплар бигрәк тә юлда йөргәндә, җәмәгать транспортында уңайлы. Дөрес, 2009 елда кешеләр җәмәгать транспортын сирәгрәк кулланырга тырышты. Сәбәбе – бар дөньяда таралган дуңгыз кизүе.

Битлек кигән кеше сурәтен (фото) 2009 елның сурәте дип атарга буладыр. Кайбер илләрдә хәтта битлекләргә кытлык күзәтелде. Технология ширкәтләре бер-берсен уздыра-уздыра кәттә битлекләр ясарга тотынды.

Шулар арасында Биомаск дигәне аеруча танылды. Махсус җепселләрдән ясалган бу битлек вирусларны бер минут эчендә тулысынча юк итә диелә. Әмма моны раслый да кире кага да алмыйбыз.

Вакцина

Шулай да белгечләр сәламәтлек өлкәсендә елның иң зур казанышы дип кешенең иммунодефицит вирусына (ВИЧ) каршы ясап чыгарылган яңа вакцинаны атый.

Бу вакцинаны өч ел буе Таиландта сынаганнар, сынауда 16 меңләп ихтыярый катнашкан. Яңа вакцина 31% очракта вируска каршы тора ала диелә. Кемдер моңа шикләнеп карый, кемдер АИДСка (СПИД) каршы көрәштә хәлиткеч адым дип саный.

“Бу вакцина әлегә гомум кулланышка кертелә алмый, чөнки аның каршы тору вакыты кыска һәм саклау дәрәҗәсе түбән, - ди Global Vaccine ширкәте мөдире Алан Бернштайн. – Ләкин аның әһәмияте гаять зур, чөнки ул АИДСка каршы торып була алуны күрсәтте.”

Телескоп

2009 елның Халыкара астрономия елы (видео) булганын искәртеп китү дә урынлы булыр. Нәкъ 400 ел элек Галилео Галилей беренче тапкыр телескоп аша күкне күзәткән булган.

Хәзерге чор галимнәре күпкә заманчарак җиһазлар куллана. Май аенда Европаның Галәм идарәсе Планк обсерваториясе дип аталган телескопны галәмгә чыгарды. Технологиянең соңгы сүзе саналган бу телескоп, Җирдән 1.5 миллион чакрым ераклыкка китеп Галәмне өйрәнә башлады. Галимнәр бу нәтиҗәләр Галәм яралу мизгелен күзалларга ярдәм итәчәк дип өметләнә.

2009 елда АКШның Хаббл телескобы да Галәмнән искиткеч матур сурәтләр төшереп җибәрде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәрит кайдан: Казан
11.01.2010 19:49
Татарстан фән һәм мәгариф министры 10 көнгә җитәрлек кесә телефоны батарые ясау өстендә эшли дип язганнар (мактанганнар) иде. Нигә бу турыда дөньяви ачышларга бәйле хәбәрләр юк. Ни батарый эшли алмый, ни татар телен өйрәнә алмый, ә мәгарифне үстерү турында сүздә юк...

кем: Мансур. кайдан: Оренбурдан
03.01.2010 22:30
33 яшьлек Оренбур галиме Рамил Рәхмәтуллин ел ахырында үзенең дөньякүләм яңгыраш алган ачышы белән таң калдырды. Бу - кеше тиресен алмаштыручы биоматериал. Чит илләр әле аның химик вариантын гына уйлап тапканнар. Аларныкы кыйммәт тә, эффекты да Рамилнекеннән түбәнрәк, дип язалар газеталар. Ачыш белән шәхсән Путин танышкан һәм тикшеренүләрне тизләтергә күрсәтмәләр биргән. Киңрәк информация Контактта челтәрендә бар:
http://vk.com/video27638425_138379830
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.01.2010 22:41
Мансур эфэнде, сез курсэткэн сайт турыдан ачылмый, миннэн башта регистрация сорыйлар. Бэлки, азрак секретсыз сайтта юкмы ул хэбэр. Сэйер, нигэ фэнни ачыш турында фэнни чыганаклар юк? Кайсы гезиттэ язылган анды сенсация? Эле видеода гына, э инде шундый "чит иллэрдэгегэ караганда" эйбэт булгач, нигэ ачык матбугатта юк бу хэбэрлэр?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.12.2009 17:53
Бу мэкэлэне тагын карап чыккач, минем тагын остэмэ ясасым килде. 2009 ел казанышы булып, Кытай (урыслар тугел, кызганычка каршы, татарлар да) галименен ачышы. Ул кеше кулыннан алынган сабак кузэнэген (stem cells) кешенен нинди олешен тели, шуна эйлэндереп устерэ торган прогаммированиены ачкан. Искиткич ачыш, чонки хэзер кеше кулыннан тампон белэн сыйпап алынган тире кузэнэклэреннэн яна йорэк, яна кул яки аяк х.б. нэрсэлэр устереп булачак. Куркыныч ягы - кешенен узен дэ шулай устеру ихтималы бик зур.
Икенче ачыш - элекке яналыктан. Ул да булса, рак кузэнэклэренен усеше курше кузэнэклэр белэн элемтэгэ кергэч башлануында. Шуна курэ фармацевтлар шул элемтэне бетерэ торган дарулар уйлап табачаклар. Бу инде ботенлэй яна ысул.
Оченче ачыш - гэлэмдэ жир кебек планеталар саны 300 гэ житу. Алар бик ерак ераклыкка. Безнен бугенге шартлар очен, чонки кояш нуры кайбрелэренэ берничэ мен кояш нуры буенча ел барса, кайберлэренэ йозэр миллион ел ( бу инде астрономик сэгать белэн берничэ миллиард ел дигэн суз) бар икэн. Бу ераклыклар бугенгэ фантастик рэвештэ зур, эммэ килэчэк очен алар алай булмаслар да кебек. Нигэ? Чонки, Эйнштейн принципы буенча, бер тоштэге хэрбер объктка кайдадыр (ераклыгы мохим тугел) шундый ук объект барлыкка килэ. Хэзергэ ул квант дигэн объектка каралата, эммэ микродонья кануннары куп вакытта макродонья кануннары буенча да хаклы булулары бар...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.01.2010 03:46
Гупче хэтердэн очкан. Бит, ин зур уткэн ел казанышларыннан Айда су табу. Димэк, анда кеше тора алган станца (поселение, тулки Шайми казие буенча тугел!) тозу тик вакыты килеп житудэн генэ тора. Безнен Такташ бераз ялгышкан узенен "... шлем киертербез айга да" сы белэн. Шлемы инде тэмам тузуы хем анын хужасы узе улем тушэгендэ ятуга курэ. Аллага шокер!

кем: Sugan кайдан: Qazan
28.12.2009 16:12
Super!!!!!!!

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
25.12.2009 11:57
Бик яхшы мәкалә! Моны укыгач, "Дөнья гел сугышлардан һәм үтерешләрдән генә тормый бит, менә кемнәрдер нинди зур фәнни ачышлар ясыйлар, тормышны алга алып баралар", дип уйлыйсың... Әлбәттә, фән кешелеккә хезмәт итәргә тиеш, ә җимерүгә, сугышларга түгел. Югыйсә Россиядә соңгы вакытта гел канатлы ракеталары, "Сатана", "Булава"лары белән генә мактана башладылар, ә алар билгеләнгән урынга барып җитә алмый, теләсә кайда шартлый, агулы һавасы безгә кала. Шул хәтле туйдырды бу Россиядәге сугышка әзерлекләре, һаман үлем коралы белән масаюлары, урам уртасында тотып үтерүләр, көчләүләр... Менә яшь кешенең психологиясе ничек чыдасын? Чыдамый, протест йөзеннән наркоманиягә китә, үзе дә үтерүчеләр сафына баса. Без, татарлар да, менә шушы караңгы базда, пычрак сазда быкырдыйбыз, ә кешеләр йолдызларга юл сала! Их, безнең милләт тә шул акыл ияләре арасында булсын иде! Җирдән башын күтәреп, күккә карарга өйрәнсен иде... Бу мәкалә әнә шундый уйларга этәрде.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.12.2009 01:46
Фэн кешесе буларак, мина мондый мэкэлэ бик тэ ошый. Зур респект сезгэ. Халыкны агарту - изге эш. Татарстан электрон китап чыгара башлаган, ул да бик яхшы эш. Мин аны кулланырмын дип омет итэм. Теркэлеп тэ олгердем. Уземнен дэ Киндл дигэн амазон.ком электрон китабым бар. Вашингтон Пост гезитен (аена 12 доллар) шуннан укып бардым да, тик жилэтте. Ни эйтсэн дэ кэгазьгэ ойрэнгэн куз мона озакка чыдамый. Бэлки, яшьлэр кунегерлэр, китап укуны ботенлэй ташламасалар. Мин, шулай ук, 2009 елнын фэнни казанышларына квант нигезендэге компютер тозу буенча зур унышка ирешуне дэ кушар идем. Газ табу олкэсендэ революциялы казанышка ирешелде. Эле генэ АКШ та газ тик бары бер 15-20 елга житэр дип йоргэндэ, хэзер инде 125-150 елга житэрлек газ табып була яна ачылган технология буенча. Эле генэ гади кэгазь бите хем нанотрубкаларлы кара нигезендэ электр батареясы ясауны ачканнар иде. Тиздэн аны практикага кертеп, сата да башлаулары ерак тугел. Квантовый электрик аккумулятор идеясы да шулай ук бик дулкынландыргыч. Ул нанотрубкалар нигезндэ электрик заряд (кору) белэн эш итэ. Имеш, гади конденсаторлар белэн чагыштырганда андагы заряд бик озакка саклана. Бугенге аккумуляторлардан 10 (!) тапкыр куберэк узенэ заряд ала. Мин шулай ук донья жылытуына каршы чара идеясын да шул ук рэткэ куяр идем. Менэ купме шаулыйлар, ничэмэ йоз миллиардлы расходларга барырга торалар углекислый газны эзэйтер очен. Э бу идея буенча андый расходлар кирэкмэс хем артта калган иллэр узлэрен электрик энергия белэн тэмин итуне чиклэмэслэр дэ кебек куренэ.

кем: тархан кайдан: илдән
24.12.2009 23:30
Заманында Казанда Ленин урамы бар иде.Аның бер башы Спас башнясына барып төртелсә,икенче башы тупик белән тәмамланган.Тупикта университетның 24 колонналы кадими бинасы тора.Ишеге өстенә Ульянов-Ленин исемле дип язылган.Уйлап карасаң,беренче курста ике-өч ай да укымаган Сембер малае,хулиганлык өчен куылган.Җитмәсә,шул бина каршында пәһлеван размерлы һәйкәле.Ераграк,агачлар күләгәсендә тәбәнәк кенә бюст; Евклидныкыннан аермалы яңа бер геометриянең атасы Лобачевскийныкы,күп еллар ректор да булган ул монда.Володя Ульянов нинди фәндә күрсәткән соң үзен?..Күрсәткән икән шул,математик,химик,физик,филолог,тарихчы булырга укырга килгән егет-кызларның миләрен аның "фәннәре" белән чертәләр. КПСС тарихы,фәнни коммунизм,политэкономия,фәнни атеизм,диамат,истмат(соңгы икесе хәтта философия дип атала).Бу "фәннәрнең" доктор,кандидат,аспирантлары санап бетергесез,хәтта член-кор., академиклары бар.Менә шул "фәннәрне үстереп", шул "галимнәрне" асрап чын фәннәргә көч калмады, дәрман калмагач дәрт тә сүнде.

кем: кысла кайдан: самар
24.12.2009 23:12
соклангыч мәглумат!!! шәп!!!
     
текст зурлыгы - +