киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / матбугат

“Безнең гәҗит”: “Бәйрәмованы Татарстанда калдырыйк!”

24.12.2009

Әлеге газетаның укучылары Фәүзия Бәйрәмовага теләктәшлек белдерәләр, “Безнең гәҗит” соңгы санында төрле эчтәлектәге язмалар белән халыкны уйландырырга тырыша.


Татарстанның Зәй районы Аксар авылыннан Тәзкирә Шәвәлиева “Безнең гәҗит”кә “Фәүзия апа китмәсен!” язмасында:

“Суд 60ка җиткән ханымны нишләтмәкче була икән?! Фәүзия Бәйрәмованы үзебезнең Татарстанда калдырыйк!” ди. Азнакай шәһәреннән Иклимә Шәйдуллина да газета аша милләтпәрвәр шәхесләрне сакларга, якларга чакыра.

Телевидение алып баручысы газета аша фикер белдерә
 


“Безнең гәҗит”нең соңгы санында билгеле телевидение алып баручысы, журналист Фирдүс Гыймалтдиновның “Универсиада башкаласы” язмасы игътибарны җәлеп итә.

“Ярый әле, “Алтын Мөнбәр” кинофестивале бар. Ләкин ул безнеңчә, тыйнак уза. Ә рок-фестиваль тирәсендә шау-шу күп. Тукаебызның туган көнен дә әллә ни тавыш куптармый гына бәйрәм итәбез. Шигырьләр укыйбыз да таралышабыз. Ә менә Аксенов-фест тирә-якны гөрләтә, аңа көчле PR оештырыла. Тукай-фест дип атап, бөек шәхесебез истәлегенә бәйрәм ясап була бит. Заманча да, тарихи да, затлы да булсын. Бөтен дөньядан рок-фестивальгә музыкантлар җыярга хәлдән килә икән, нигә әле ул Тукай-фестка чит кыйтгаларда яшәүче язучы, шагыйрь, җырчыларны чакырмаска, татар халкын берләштерә торган чара итмәскә? Кырлайга барып, табигать кочагында
 

концерт-тамаша үткәреп, бөтен дөньяга шауларлык мөмкинлегебез бар югыйсә. Юк, кирәкми. Тукайга урамда шигырь уку да җитә, ул ачуланмый инде...” дигән сүзләр бар журналистның мәкаләсендә.
 

Кайбер “Матбугат.ру” интернет бите укучылары бу көннәрдә пәрәвез аша Фирдүс Гыймалтдиновка үз фикерләрен дә җиткерергә өлгерделәр.

“Безнең илне ямьсез, котсыз биналар басып ала башлады.Хуҗалары чит илдә яшидер мөгаен, аларга ни...” ди үзен “varislar” исеме астына яшергән интернет кулланучы. Шулай ук, “Бик дөрес Фирдүс дус! Язмаңны чын йөрәктән язгансың. Әлбәттә, спорт корылмалары да кирәк, ләкин шул кадәр акча спортка акканда нигә картлар, инвалидлар, ятим балалар мәсьәләсе һаман читтә кала бирә? Шунсы аптырата” дип тә өсти “maturmalai” исемен алган берәү.

Су буе язылган гөнах эшләр тарихы
  

Соңгы санда газета “Низагны җеназа туктатырмы?”, “Карак “перси” исемле язмаларда адәми затларның кыңгыр, кара, явыз гамәлләрен сүрәтли.
 

 “Татар җыры” – “Гламур бәйрәм”

“Безнең гәҗит”нең каләм иясе 10 нчы “Татар җыры” фестивальнең үзенчәлеген шушы исем белән ачып бирергә тырыша. Мәкала шактый саллы язылган, журналист үз фикерләрен дә белгертергә иренми.

“Артистларның киеме, сәхнә бизәлеше, биючеләр, бер сүз белән әйткәндә, миңа ошады. Авыз тутырып “Татар җыры” яңа дәрәҗәгә күтәрелгән дияргә мөмкин. Мондый бәйрәмне һәр теләгән кешенең күрә алмавы, бәяләрнең кыйммәтләнүе (быел билетлар 2,5-5 мең сум иде – Л.З), “ябык” бәйрәмгә әйләнеп баруы гына кызганыч”, ди Лилия Заһидуллина.
 



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Чаллы баласы
27.12.2009 10:16
Фаузия турында бар газеталар да шул рэвешле язса, милли гражданлык хислэре халыкта да барлыкка килер иде. Тик юк, курмэмешкэ салышалар

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
24.12.2009 23:17
Фәүзияне Татарстанда калдырыйк!- диеп әйтү җиңел ул. Тик бит , җәмәгатҗ аңа бүген реал рәвештә Татарстанда тәрмә яный! Аны калдыру турында сөйләнү түгел , яклап күтәрелеп чыгу кирәк безгә!!
Булачак президент турында сөйләгәндә, безгә шуны да онытырга ярамый. Президентларны икенче бер президент билгели алмый, халык сайлый аны. Бары тик тилеләр илендә генә андый билгеләп куелган президент булуы мөмкин.

кем: Кадерле кайдан: Уфа
24.12.2009 21:56
Татарстанда байтактан тагын бер проблема бар:килэчэктэ аны кем житэклэп алып китэр...Бу проблемага кысылмаска иде, чонки узэктэге "патша" кемне генэ куйса да. безгэ файдасы булмаячак. Шулай да элегесе безнен очен начар яктан сыналган инде:Идел-Уралдагы укмашып яшэгэн татарнын яртысын тэшкил иткэн Башкортстан татарларына бер генэ булса да килеп куренеп, сойлэшеп китэргэ батырлыгы житмэгэн чиновниктан ни омет итэсен инде. Бэлки Мохэммэтшин доресрэк юнэлеш ала алыр иде, кем белэ инде... Шулай да, минемчэ, Минниханов кыюрак та, булдыклырак та кебек...

кем: Кадерле кайдан: Уфа
24.12.2009 21:37
"Безнен гэжит" (исемен бертуктаусыз "газета" дип язасыз, саруны кайнатып...), эйтик, бугеннэн бу яклап дорес юлга баскан. Эллэ кайчан кирэк иде. Эйдэгез бу фикер белэн элегэ ботен Татарстанны кутэрик, бераздан ботен татар доньясына чират житэр. Нэрсэ аптырап торырга! 1500-нче елларда Соембикэбезне Мэскэугэ озаткан шикелле эшлэмэбез бит инде буген дэ! Безнен бит хэзер бэйлэнеш челтэребез бар, Аллага шокер!.. Дорес, кечек кенэ Татарстаныбыз да борынгы Казан ханлыгы сыман бугенге кондэ таркау. Алай булмаса, бердэн, Фэузия ханыма тияргэ дэ куркырлар иде. Э инде ахмаклыклары аркасында тигэн хэлдэ, ботен гэзитлэр, э аннары ботен халык уз батырын яклап кутэрелер иде. Нишлисен бит, балык башыннан чери, дилэр...

кем: Фәрит! кайдан: Казан
24.12.2009 21:04
Аксенов шаулый, чөнки әлеге вакыйганы билгеләүне Метшин үз кулына алган һәм акча белән дә тәэмин итә.
Ә Тукайның кем икәнен дә белмидер ул.
Белсә Болгар бинасын җимертмәс иде...
     
текст зурлыгы - +