киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Татарча веб-китапханә ачылды

Мониторга күп нәрсә сыя. Хәбәрләр дә, аудиоязмалар да, китапханә дә.
20.12.2009

Казанда Таткнигофонд.ру проектын тәкъдим иттеләр. Белем һәм әдәбият ерактагы татар каршына бара. Тик анда татарча укый алырлык татар калганмы? Укый белгәне дә укырга вакыт табармы? Укучылар аудиокитапханә дә көтә.

Таткнигофонд.ру проектын кулланучылар "искитәрлек бай" дип атарга өлгерде. Милли басмаларга Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән ерак һәм якын чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. “Таткнигафонд” проекты ерактагы татарга якынна торып монитор аша китап укырга ярдәм итә. Аның бүген урнашкан адресы: tatknigafund.ru.  Хәер, "проект исеме" кебек итеп тә җыярга була: tatknigofond.ru. Ул адрес та гамәлдә икән.

Проект турында

Бу турыда Татмедиа хезмәткәре Эльвира Әхмәтова белән сөйләштек. "Заманча мәгълүмати технологияләрнең үсеше китапларны саклау урыннарын булдыруның яңа юлларын эзләргә, кулланучылар файдалана алырлык ысуллар оештыруга этәрә. Менә татарча да электрон китапханәләр системасын гамәлгә кертү ярдәмендә тагын бер проект туды. Интернет челтәре аша төрле электрон документларны нәтиҗәле куллану һәм аларны ышанычлы саклау мөмкинлекләрен тудырган электрон китапханәләр бүгенге көндә бик актив оештырыла башлады. Татар да шуннан читтә калмый", ди ул.  

Русиядә беренче

Татарстан Русиядә милли электрон китапханә системасын гамәлгә керткән беренче төбәк. Татарстанның эре китапханә фондларын, китап архивларын колачлаган әлеге проект “Таткнигафонд” дип атала. Ул Татарстан президенты ярдәме белән оештырылды. Хөкүмәт исеменнән дәүләт заказы белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы чыкты.

Максаты

"Татар әдәбиятын популярлаштыру, милли мирасны саклауга булышлык күрсәтү. Кызыксыну белдергән барлык затларны, шул исәптән, төрле төбәк һәм өлкәләрендә, чит илләрдә яшәүче ватандашларны татар авторлары әсәрләре белән таныштыру. “Таткнигафонд” проектын гамәлгә кертү Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче матдәсенә туры китерелеп Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятын үстерү, телен һәм яшәү үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлдерелгән" ди оештыручылар. Нәшриятлар, китапханәләр һәм архивлар хисабына китаплар белән тулыландырып иң эре милли электрон китапханәгә әверелергә телиләр.

Авторлар хокукы

Проекттагы “конспект” куллану сервисы әсәрләрнең төп текстлары белән төрле яклап эшләү, китаплардан, авторлык хокукларын саклап, өземтәләр алу һәм аларны текст һәм мәкаләләр язганда файдалану мөмкинчелеген бирә. "Интеллектуаль милек турындагы кануннар таләбенә туры китереп тормышка ашыру нәшриятлар, рәсми затлар белән килешү нигезендә үтәлә", дип ассызыклый Эльвира Әхмәтова.

Гарәп хәрефендә 15 мең төрле китап кала

Татарлар, төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып, хәреф җыеп китап бастыра башлый. Аңарчы татарлар кулъязма китаплардан файдалана. Китапларның бәясе югары булуга карамастан, алар киң кулланылышта була. Проектны коручылар 1917 елга кадәр гарәп графикасы нигезендә 15 мең исемле китап бастырыла. Аларның гомуми тиражы 50 млн. данә тәшкил итә. Аларның да берничәсе сайтка куелган.

Бүген исә 1072 китап, берсе 1750 елгы

Татарстанда кырыктан артык татар китап нәшрияты эшли. Әйтик Татарстан китап нәшриятында бер елда йөздән артык китап һәм брошюра бастырылган. Шулай ук “Мәгариф”, “Заман”, “Милли китап”, “Яңалиф”, “Рухият” фонды, “Хәтер китабы” кебек нәшриятләр дә бар. Алар чыгарган 1072 китап сайтка эленгән. Классиклардан 252, бүгенге әдәбият бүлегенә 208 китап куелган. Тарих, балалар әдәбияте, "башкалар" кебек бүлекләр дә бар. Соңгы бүлеккә Әбелгази Баһадур ханның "Кулъязма китаптан француз теленә тәрҗемә ителгән татарларның шәҗәрәләре" исемле басма да куелган. Ул 1750 елгы булып тора. Шулай ук унтугызынчы гасырда басылган җәдвәл, белешмәләр дә бар. Татарстан китап нәшрияте чыгарган урысча китаплар да күзгә чалына.

Башка Нәзифә Кәримова

"Башкалар" бүлегендә Мәскәүдә яшәүче әдип һәм журналист Нәзифә Кәримова китабы да урын алган. "Сагынасыңмы, дип сорыйлар..." атлы китапта повесть, пьеса, хикәяләр урын алган..Кәримованың йөгерек, җор тел белән язылган повесть-хикәяләре тормышны җанлы итеп, истә калдырырлык образлар аша чагылдырган, диеп язылган. Аларда туган җирне, яшьлекне сагыну балачак хатирәләре белән үреп бирелгән.

Кирпеч хәтле китаплар кирәкми


Бу проектны Татар энциклопедиясына гыйбрәт диләр. Кеше китаптан бизгән вакытта, милли белешмәне кат-кат кирпеч итеп бастырыр өчен акча сорыйлар бит. Ник бастырырга, бастырсаң да аны кем кул ардырып ташыр? Дистә томлык энциклопедия бер дискка сыеп бетә ала яки ул интернетка инде әллә кайчан эленеп куела алыр иде. Шул ук максатка инеттагы Китап.нет.ру китапханәсе да хезмәт итә.

Аудиокитаплар да кирәк

Тик скептиклар укый торган китап киләчәген күрми. "Кирпеч кадәр зур китаплар турында сүз дә бармый. Инде хәзер монитордан да укучы кеше калмады. Кем вакыт уздырып китап укып утырсын, икенчедән читтә кем татарча укый белә соң? Пенсионерлармы? Яшь кеше исә татарча укый белмәсә дә, татарча тыңлый ала бит. Кесәсендәге плеерга колагын тоташтыра да, аудиоформатта тыңлап йөри ул аны. Шулай иттереп телне дә өйрәнә, авторларны да таный башлый. Тиз арада тыңлап була торган китаплар чыгарырга кирәк, татар әдәбиятен аудиога күчереп таратырга кирәк", диде Азатлык хәбәрчесенә аноним булып калырга теләгән бер IT-белгеч.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Арчан кайдан: Арча
03.01.2010 10:40
Зобаер!!!!!!! Син заманында Интернетта бик данлыклы кеше иден бит!

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
01.01.2010 20:23
Татарстан Президенты Аппаратына хатлар җибәрү милли хәрәкәт көчле заманнан ук килә: – Андагы секретарь бер хатны да җавапсыз калдырмый – ни эчтәлекле икәнен тиз генә белә дә, хатны "тиешле" министрлыкка төшерә, шуның артыннан ук "тиешле министрлыкка төшерелде" дигән хат сала... Шуңа алданып, "менә безнең хатның нәтиҗәсе" чыкты!" – дип, милли хәрәкәтчеләр үз заманында бик нык сөенеп йөриләр иде... Чынлыкта исә шуның белән эш бетә, Президант Аппаратының секретаре да хәтта ул хатның нәтиҗәләрен бүтәнчә тикшереп азапланмый, министрлыкларда да моны әллә кайчан белеп бетергәннәр – җавап язып интекмиләр... Мин үзем "Татарча-Русча Тәрҗемәче" буенча анда да барып җиттем: "Сездә нишләп милләт-күләм әһәмиятле эшләрне дә сигәк секретарь хәл итә?!" – дип ачуланып та язып карадым, тик аны да шул ук сигәк секретарь "тиешле" җиргә озатты, нәкъ менә электрон автомат шикелле...
...Бик йомшак итеп әйткәндә, Президентыбыз картайды... Ә тупасрак итеп әйтсәм, аны хәтта "азат" "Азатлык" та "ирекле" форумга да үткәрмәс дип уйлыйм...

кем: Реалист
31.12.2009 16:22
Виртуаллар да сугыша башлады :)))

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
31.12.2009 03:50
Президент фондыннан 15 миллион чыгарып салганнар диген ә!.. Ә 2002 елда мин гомумән интернетка иң беренче татарча китапларын салдым, алар шул "беренче" булып тагын өч ел тордылар бугай... Аннан берәү латиницада китапханә ачты, аннан соң Китапнет... Соңгысы буш калмагандыр бәлки – ләкин без, һәм тагы да күп дистәләрчә энтузиастларга хөкүмәттән сукыр бер тиен дә таммады! Мин интернетка татар теле белән эшләү буенча тулы күләмле һәм бернинди аналогы булмаган программалар пакеты чыгарып салдым – аны да хәттә күрергә теләмиләр, чөнки күргәч "җавап бирәсе" була югары рәсми түрәләрнең... Тулаем – Казанда "милли" максатларга акча бүлгән булып үзара ашауның бик электән җайга салынган коррупцион системасы чәчәк атып утыра...
...Ә шул ук вакытта, "милли" эшләр буенча хәтта монда, "Азатлык"та да фәкать сайрашалар гына. Әйтерсең бер генә прогблема да калмаган...

кем: Мин кайдан: Казаннан
30.12.2009 00:58
"Татарстанның эре китапханә фондларын, китап архивларын колачлаган әлеге проект “Таткнигафонд” дип атала. Ул Татарстан президенты ярдәме белән оештырылды. Хөкүмәт исеменнән дәүләт заказы белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы чыкты. " Медалнен артында болай дип язылган: элегэ тикшерелмэгэн мэглуматлар буйынча - заказны утэугэ кимендэ 15 миллион рубль тотылган, шунын куп дигэндэ 5 миллионы эшне башкаруга, э калганы... Шуны белсэк без хаман абстракт идеялар эчен кылыч сугыштырып ятмас идек.

кем: Рөстәм кайдан: Уфа
27.12.2009 10:16
Татарча веб-китапханәсе ачылуы бик кирәкле эш, әмма ни өчен латинча варианты юк? Чит илләрдә яшәгән милләттәшләрне бездән аеру булмыймы бу эш?

кем: Идрак кайдан: Бакы
26.12.2009 15:44
Мубарак олсун! Кардеш халгын тарихи ве адабиййатыны севе-севе охуйарыг иншаллах!

кем: кысла кайдан: самар
24.12.2009 23:33
Туганым, хатыныңны алмаштырсаң да китаптан аерылма.Шул ук вакытта аңа да бик зур үпкә белдермә. Ул да бит кемнеңдер газиз баласы.Бер буын эчендә кассеталар кирәкми башлады.Капчыклап түктем. Инде СДны ыргытырга туры килә. Дискетлар ыргытылды. Флешкалар.........Дөрес язалар. Кампитрга ошанып китапны ыргытырга ярамый. Китап иң зур байлык һәм мәңгелек! Диванга сузылып ятып китап уку үзе бер рәхәтлек.

кем: Anurbik кайдан: Ч а л л ы
22.12.2009 20:08
Заман казанышы АУДИОкитап бигрэктэ безнен(коненэ очэр алфавит
алыштырган)халыкка КИРЭК!!
Хэм инде ул куптэн БАР!!Сукырлар жэмгыятендэ тасмага,CDтэлинкэ
гэЯЗЫЛГАН дистэлэп исемдэ,МэгарифМинистрлыгыбыз,"Сэлэт",hэм башкалар чыгарганнары...Тик алар турында мэгьлумат халыккаЖИТКЕРЕЛМи
"Татмедиа" китапханэдэ утэчэк 3-4 кешелек мэдэни-агарту чарасы
турындагы хэбэрнедэ РЕКЛАМА дип акча..сорый..Базар и м е ш..

кем: Anurbik кайдан: Ч а л л ы д а н
22.12.2009 19:57
Безгэ кирэк заман казанышы АУДИОкитап куптэн БАР инде барын......
Сукырлар жэмгыятендэ тасма,CDтэлинкэлэрдэ дистэлэп исемдэ,,,,,,,
Мэгариф Министрлыгыбыз,.."СЭЛЭТ",,hэм башкалар куплэп чыгарган
АУДИОкитаплар турында халык белми..
Шушы ук"Татмедиа" китап яки берэр милли-агарту чаралар турындагы
хэбэрне дэ РЕКЛАМАга санап КУП АКЧА сорый...
Элеменэ куму-жирлэу турында язуларын сорагач(Татмедиа гэжите)
Бу РЕКЛАМА(!!!!!!???) зират акча бирсен диделэр..
Эйтерсен авыдда 7 кондэш зират ьезнен очен к о р э ш э!!!??7
    алга 
фикерләр бите: (2)