киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / матбугат

“Русия хәерче дуслар сайлый”

17.12.2009

Тагын бер ил Көньяк Осетияне дәүләт буларак танырга әзер булуын белдерде. Ул да булса Науру. Бу ил дөньяда иң кечкенә республика икән. Анда 14 мең кеше яши. Халык саны ягыннан Татарстанның уртача зурлыктагы бер районына тиң. Мәскәүнең бу гамәленә Татарстанда да шикләнеп караучылар бар.

"Дуслык" бәясе

Мәсәлән, журналист Фирдүс Гыймалтдинов “Безнең Гәҗит” басмасында әлеге хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдергән. Бу турыда ул “Азатлык”ка да әйтте.

“Көньяк Осетияне танулар күптән башланды. Күпмедер акча алу барәбәренә Латин Америкасы илләре дә таныды. Хәзер менә Науру дигән дәүләт тә таныды. Моңа алмаш итеп Русия Науруга 50 миллион доллар күләмендә һуманитар ярдәм күрсәтәчәк. Безнең ил нигәдер үзенә дуслар итеп шундый хәерчеләрне сайлый. Имеш, “Көньяк Осетияне дәүләт дип таныйсың икән, син безгә дус буласын, без сиңа моның өчен акча бирәбез. Рәхәтләнеп безнең дуслар хисабында йөр!" дип. Ә алга киткән илләр белән мөнәсәбәтләребез барып чыкмый. Беренчедән, боларның бары өчен дә акча Русиянең болай да хәерче булган халкы кесәсеннән чыга. Икенчедән, Русиянең сәяси даирәдә абруе төшә. Кем инде ул Науру? Көчле һәм демократик илләр белән дус булу кирәк”, Гыймалтдинов.

Фирдүс Гыймалтдинов
Мисал итеп журналист Англиягә күз салырга өнди. Анда патшабикә үзенә йөрергә ике “Ленд Ровер” машинасы алырга уйласа, бу эшен халыктан рөхсәт алып башкара. Патшабикә киткәч тә, әлеге машиналар аукционга куелып сатыла икән. “Русиядә исә, ул машиналарны үзен-үзе хөрмәт иткән эрерәк түрәнең икенче-өченче машинасы исәбендә гаражда тора”, ди Гыймалтдинов.

Татарстан хисабына баету

“Чечня республикасы белән дуслык та Русиягә бик кыйммәткә төште”, ди ул.

“Чечня мәсьәләсе Русиядә үзенчәлекле хәл ителде. Сугышчылар, Русия белән дус булып яшәү яхшырак икәнен аңлады. Әлбәттә акча сөрү ягыннан. Бүген кайбер республикалар, шул исәптән Татарстан да бөтен байлыгын үзәккә җибәреп тора. Шул ук вакытта безнең хисапка җимерелгән Чечня һәм Осетияне төзекләндерәләр.

Федерализмга нигезләнгән дәүләттә яшибез икән, керемнәр һәм чыгымнар да федеральнекенә туры килергә тиеш. Татарстанның Мәскәү белән бюджетара мөнәсәбәтләре инде күптән унитарлык. Бездән күбрәк алалар, азрак бирәләр. Безнең хисапка әнә шул хәерчеләрне үстерәләр. Мондый сәясәт дәвамлы була алмый. Чечняны да, Көньяк Осетияне дә без гомер буе җилкәбездә утыртачакбыз”, ди Фирдүс Гыймалтдинов.

“Безнең гәҗит”не ни борчый?


Газетаның соңгы санында төрле актуаль мәсьәләләргә игътибар бирелә.

“Ришвәт модасына каршы" язмасында татар яшьләренең ришвәткә мөнәсәбәтләре чагыла. Биредә Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты студентларының ришвәтчелеккә каршы оештырылган акциясе турында сөйләнә.

Газетаның 4нче битендә укучылар 1990 елларда Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасы очына ай куйдыруда катнашкан Габбас Мөхәммәтшин белән әңгәмә белән таныша ала.

“Без Тукайлы милләт баласы” сәхифәсендә журналист Айзат Шәймәрданов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының еллык нәтиҗә чыгару утырышыннан язма тәкъдим итә. Биредә ул татарлар кимергә мөмкин дигән проблеманы күтәрә.

“Кунак бүлмәсе” сәхифәсендә Мирный бистәсендә урнашкан питомник җитәкчесе Рәфкать Зәкиев гаиләсе белән танышып була.

Иманга юл сәхифәсендә “Мөфтиләр уртак тел табармы?” дигән аналитик мәкалә тәкъдим ителә. Язма 25 ноябрьдә Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтенең президиум җыелышында мөфти Тәлгать Таҗетдиннең илдәге мөфтиләрне бер оешмага берләшергә өндәвенә багышланган. Биредә төрле дин әһелләренең әлеге мәсьәләгә карата мөнәсәбәтләрен белеп була.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
20.12.2009 23:12
Azatlyk.org,
Ә бу "Науру районы"нда Русиядән кемнең дә булса күчемсез милке бармы, юкмы? Илдән качарга туры килгән очракта барып урнашыр өчен...

кем: морза кайдан: Можгадан
19.12.2009 19:09
Фирдус туган ! Британия патшабикэсе колхоз рэисе тугел "Ленд Роверга" утырып йорергэ . Аларнын машиналары "Роллс- Ройс".

кем: Алмаз кайдан: Әлмәт
18.12.2009 23:56
Кереш сүздә үк хата бар. Науру район хәтле түгел, зуррак авыл кадәр генә. Җире 21 кв.километр, халкы 7 мең кеше.
җавап

кем: Azatliq.org
19.12.2009 05:02
Науру халкы быелның июленә 14019 кеше тәшкил иткән, зурлыгы белән утрау уртача шәһәр районына тиң була ала.

кем: Нур кайдан: Казан
18.12.2009 22:04
Науру "Татарстанның уртача зурлыктагы бер районына тиң".
Аның күләме 4х5 чакырым тирәсе. Кыскасы бер калхоз биләмәсенә тиң...
"Бөек" илнең гамәлләре кеше көлдерүгә кайтып кала башлады...

кем: тархан кайдан: илдән
17.12.2009 19:50
Көньяк Осетия һәм Абхазия өчен түгелгән (һәм түгеләчәк) акчалар миллиардлар белән исәпләнә. Менә бу акча яңгыры көтмәгәндә моңа чаклы күз күрмәгән,колак ишетмәгән Науруга да коеп китте.Биләгән җире 21 кв.км.,халкы 12 мең кеше.Науру бу ике республиканың "бәйсезлеген" таный һәм бүләккә Россиядән кыштырдаган валюта-50 млн.доллар ала. Тик аптырыйм: әллә Науру халкы өчен сөенергә,әллә хакимнәребезнең юмартлыгына горурланырга...
     
текст зурлыгы - +