киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

ТИҮ бинасы һәм “Шәрык” клубына кем "бомба салган"?

Ялган янауны җырчы Мөнир Рахмаевның дошманнары тараткан, дип тә санаучылар бар.
04.12.2009

ТИҮ бинасын этләр белән караганнан соң, шартлаткычның салынмавы ачыкланды. Янауны җырчы Мөнир Рахмаевның дошманнары таратмады микән диләр. Хокук cаклаучылар гаеплене табарга өметләнә. Алар татар оешмаларына яки мәдәни структураларына янаулар булса, аны тиз арада бергәләп юк итәргә кирәклегенә басым ясый.

Атнакичтә сигезенче яртыда

“Шәрык” клубының “Атнакич” проекты ясый торган мәдәни очрашуда катнашучыларны милиционерлар 19.40 минут тирәсендә килеп кисәттеләр. Паникага бирелмичә, башта кызларны, аннары егетләрне берничә минутта урамга чыгарып бетерделәр.

Кичке сигездә 

Таралашырга теләмәүчеләр күрше ишегалдында аралашуны дәвам итте. Алар авызларын ачып татар эстрадасының яшь һәм көяз йолдызы Мөнир Рахмаевны тыңлый иде. Шул арада аның белән фотога төшәргә чиратка тезелделәр. Мөниргә иң беренче булып кызлар тартылды. Алар очрашуга интернет аша белеп килгәннәр.

Сигез тулып киткәч фаразлар барлыкка килде

Милли оешмалар чаралар ясаучы бинага 2008 елны фашистик символ ясап киткәннәр иде.
Араларында бомба куелган диюгә ышанучы күренмәде. Барысы да кем ялганлады икән, дип тел шартлатты. Бер ишләре бинада ТИҮ, “Азатлык” кебек милли-демократик оешмалар да очрашулар ясавын белеп, татар дошманнары махсус шулай эшләгәндер, дип әйтте.

Икенчеләре “рухы хасталар” эшедер, дип фаразлады. Бу бинада шулай ук мәдәни яки мәгърифәти эш алып барган Морзалар шурасы, "Мәгариф" кебек  оешмаларның очрашулары да уза. Яшьләрнең "Иҗат", "Фикер" кебек һәр атна чаралар ясаучы проектлары да шушы бинада урнашкан.

Тугызынчы яртыда татар йолдызы гаделсезлек күрде

 
Мөнир Рахмаев үз фанатларын тынычландыра иде. Аның фикеренә күрә: “Шундый мәдәни һәм акыллы яшьләрнең аралашу мөмкинлеге зур бәхет. Башкалар эчеп, наркотиклар белән мавыкканда, бу клуб тыныч кына тәрбия белән шөгыльләнә. Шундый кешеләр белән Татарстанның үзәгендә урамда, суыкта аралашу гаделсез нәрсә булып күренә”, диде ул “Азатлык” хәбәрчесенә.

Тугыз тулыр-тулмас исә Рахмаевның дошманнары барлыгы бәян ителде

Оештыручы кыз (фамилиясен әйтергә теләмәде) Мөнир Рахмаев белән очрашуга әзерләнгәндә күп каршылыкларга очравын әйтте. Мөнир үзе дә, хөсетләре һәм дошманнары барлыгын, сөйләде. Ул кызлар белән яңа бер вакытта очрашуга киләчәген әйтте. Бу вакытта бинаны исә KZN телеканалы видеога төшереп китте.

Тугызда тикшеренүчеләр, кемне рәнҗеттегез, дип сораша иде

Үзләрен эчке эшләрдән дип таныштырган тикшерүчеләр, ТИҮ бинасы яныннан китәргә теләмәгән яшьләргә сораулар бирә иде. Алар кичәдә катнашучыларга: "Монда нишләп утырдыгыз?", “Сәяси яки катгый булган темаларга сөйләштегезме?”, “Сезне яратмаучы кешеләр бармы?”, "Монда килүчеләрне куып чыгарганыгыз бармы?”, “Бүген монда талаш булмадымы?”, "Кемне рәнҗеткәнегез бар?" кебек сораулар бирде.
Бинага ай-йолдызлы байрак төшкән такта да кадакланган.


Унынчы яртыда сорау ачык кала

Тикшерүчеләр, сорау ачык калуын, киләчәктә барлык фаразлар да өйрәнеләчәген әйтте. Алар “Шәрык” клубына яки бу бинага килүчеләрне, тикшерү эшенә ярдәм итүләрен сорады. "Җавап бирергә куркымагыз, үзегезгә кирәк бит", диде алар. Шул арада алар бинадагы өстәлләр, китаплар, язуларны фотога төшереп чыгып китте.

Ун тулганда китеп беткәннәр иде инде

Вахтер апа исә, тикшерүчеләр һәм яшьләрдән калган чынаякларны, җыелмаган өстәлләрне, урындыкларны рәтләп йөри иде. “Милиция сак булырга, төнлә теләсә кемне кертмәскә кушты”, диде ул “Азатлык” хәбәрчесенә. “Шулай итеп, кем шаяртты икән, шигырь сөйләп, җырлап кына тәртипле утыралар иде бит”, диде ул.

Ә кисәтүләр исә, даими

"Азатлык" хәбәрчесенә бер урыс милләтчесе, Хәтер көне узганнан соң Русия көч куллану даирәләренә ТИҮ өстеннән шикаять язуын, һәм аларны тикшерүләрен хәбәр иткән иде. Шундый ук тикшерү, шикаять буенча 2008 елда Кабан арты мәчете имамына да булган.

"Исем дә китмәде. Мин тугъры юлда булуымны беләм", дигән иде Сәетҗәләл хәзрәт Лотфуллин. Шулай ук бу бинага 2008 елда свастика ясап киткәннәр иде. Милли хәрәкәттә йөрүчеләр дә, анда катнашмыйча бары тик мәдәни очрашуларны гына үз итүчеләрне даими куркытып торуларын яки "сатылырга" таләп итүләрен сөйләүчеләр бар. Ә хокук саклаучылар исә, сәяси яки мәдәни эшләргә кысылмауларын, әйтә. Соңгылары, татар оешмаларына яки мәдәни структураларына янаулар булса, аны бергәләп юк итәргә кирәклегенә басым ясый.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: марат кайдан: казан
04.12.2009 14:21
Мәскәү дустыбыз белән тулысынча килешәм. бу көн кебек ачык!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
03.12.2009 23:50
Күрәсең шуны көч куллану оешмалары үзләре оештырганга охшый. Аларга Шәрек клубына кере, анда булган кәгазләр белән танышу, компҗютерларын тикшереп чыгу кирәк булган. Алар моны эшли куркытыр өчен яшләрне, дөресен генә әйткәндә сынап карыйлар татар яшләрен; алар нинди булса битди каршылык чарасына барырдыйларм, юкм, менә төп кызыксындырганы органнарның шул. Алар һәм төре яһүди-урыс оешмалары да татарларны максус тикшереп күзәтеп торалар, татар яшләре йөри икән аерым бер клубка, аларның беләсе килә, нинди максат белән татар яшләре анда җыела? Менә свастика ясап китүдә ТИҮ бинасына дошмани яктан зур символ булып тора, ә татарларда андый символлар юк, хәттә шушы свастика борынгы төрки тамгасы булсада, шушы билге инде күптән фашистлар билгесе булып тора. Шулай инде, һәр чак татаны тешләп карыйлар, катымы ул, теш үтәрдиме, әллә йомшак тешлзп өзеп булмасмы дип? Тешләре сынар әле, бик тешләми торсыннар.

кем: 1 кайдан: Казаннан
03.12.2009 23:16
Шоу-бизнес бик пычрак өлкә. Бу факт монын ачык мисалы.
     
текст зурлыгы - +