киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Игрунов: Русиядә журналистика куркыныч һөнәр

Вячеслав Игрунов
28.11.2009

Татарстан президентының элекке матбугат вәкиле тирәсендәге хәлләр нигездә web-җәмәгатьчелек эчендә генә яктыртыла дияргә була. Рәсми медиа бу темага бик кагылмый, кагылганы да симпатиясенең Мортазин ягында булмавын күрсәтә. Аны яклаган һәм Казандагы мәхкәмәне кискен тәнкыйтләгән бер белдерү элекке совет чоры диссидентыннан килде.

Пәнҗешәмбе көнне мәхкәмә утырышында ук сак астына алынган Ирек Мортазин рәсмән Мәскәүдәге Һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты хезмәткәре санала иде. Аның мөдире Вячеслав Игрунов Мортазинне 21 айга саклы яшәүлеккә хөкем итү уңаеннан белдерү ясады. Анда Татарстандагы соңгы хәлләр шактый кискен бәяләнә.

Һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты җитәкчесе Мортазинне язмалары өчен хөкем итүне совет чорында диссидентларны эзәрлекләүгә тиңли. Берүк вакытта ул Татарстандагы мәхкәмәнең җәмәгатьчелеккә ачык булуын һәм анда шактый югары дәрәҗәле түрәләрнең катнашуын билгеләп үтә.

Әмма бар вәзгыятне гомумән бәяләп, Игрунов “хакимияткә каршы чыгарга җөрьәт иткән журналистны “хакимият” дигән социаль төркемгә нәфрәт уятуда гаепләп, Татарстанда оят бер тамаша тәкъдим ителде”, ди.

Бар Русиядә журналистика куркыныч бер һөнәр булып кала бирә дип исәпли Һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты директоры. “Эштән куулар, төрлечә мыскыллау, кыйнаулар, хәтта үтереп китү – болар барысы да хәзер гадәти бер нәрсә”, диелә Вячеслав Игрунов белдерүендә.

“Хакимият кәнәфиләренә менеп утырган түрәләр үзләрен бәлкем дә аерым бер корпорация, гомерлеккә һәм үз варисларын калдырырлык урын хуҗасы итеп тоядыр”, дип белдерә элекке совет диссиденты һәм моны урта гасырлар фикерләвенә тиңли.

Игрунов үзе торгынлык елларында сәяси эшчәнлек өчен хөкем ителгән кеше. Совет хакимияте аны җүләрләр йортына да ябып карады, аннан ул академик Сахаров һәм башка диссидентлар булышлыгы белән генә чыга алды. Үзгәртеп кору башлангач Игрунов “Мемориал” җәмгыятен төзүчеләрнең берсе булды, күп еллар “Яблоко” фиркасеннән Дума депутаты булып эшләде.

Интернет блогларында Мортазинне яклап төрле мөрәҗәгатьләр, чаралар әзерләнә, бу хакта Русия президентына хат язулар оештырыла. Игътибарны боларның барысының да урыстелле серверларда баруы һәм килеп туган вәзгыятне еш кына Татарстанга, татар дәүләтчелегенә каршы куллану омтылышлары җәлеп итә.

Берүк вакытта, Русия һәм Татарстан халкының сәяси сүлпәнлегенә һәм битарафлыгына ишарә итеп, “җәмәгатьчелек шулай берничә көн шаулар да, тынычланыр” дигән фикер дә белдерелә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Рестем кайдан: Казан
30.11.2009 16:23
Коры елгадагы Чын Журналистка:

Дерес сүлисең, Коры елгада ургылып су ага дип бегештереп язучыга гына "Чын журналист" дип әйтеп була, Коры елга чыннан да коры диюче правакатор була. Ә инде ул елганы корытучы кеше (мелиоратор) турында язса, ул язучы вообще криминальник, аны поселениеге җиберерге кирек.

кем: Асхат Зиганшин кайдан: Уфадан
30.11.2009 01:49
Мында да жыелганнар икэн Минтимернен, адвокатлары .
"Чын журналист" , "ЗП" редакторы , Рэшит Ахметов , икэне куренеп тора .

Безнен, Татнетнын, Аналтик узэгендэ андый "журналист"лар аерым исемлектэ торалар . :)
Э Минтимер белэн Муртаза икенче исемлектэ .
Ул исемлектэ беренче урында тора Шах-Али - Шагалей .

Минтимер Татарстанны сувинирный Татарияга эйлэндерде , икенчесе Башкурдстанны , Заки Валидинын, эшен бетереп , сувинирный Башкурдистанга эйлэндерде .

Озакламый ул сувинирный республикаларны бергэ жыеп Приволжское губернаторствога эйлэндерэчэклэр .
Шул турда эйткэн иде бит инде "СЫН юриста" , калдырабыз 7-8 губернаторство гына диеп .

Кемгэ анысы ошамый , аларны ул Монголияга жибэрэбез, - диде.
Минтимер белэн Муртазанын, адвокатлары жыеналар ахры мурза булып калырга .

Аларнын, туган жирендэ каласылары килсэ муеннарына тэре асарга туры килер .
Алар букварь - элифбадан башка китаб укыганга ошамаганнар .
А урыс тарих китаблары кешене зомбига гына эйлэндерэ !

Шунысы бик кызык бит эй , Муртазаны да куптэн тугел вафат булган диеп язганнар иде , э ул берсен дэ судка бирмэде .
Телевизор аша чыгып узен курсэтте дэ - сорады - Курдегезме минем исэнлегемне ? - диеп . Шунын, белэн эштэ бетте .

Минтимернен, адвокатлары ан,гыра булмасалар ан,ларга тиешлэр иде бит Ирек Муртазиннын, - Минтимер улде , Минтимер Татарстаннын, азагы президенты ,- дигэнен !

Минтимер Татарстан президенты УЛДЕ татар кешесе буларак , качан Татарстан Конституциясын Россия Конституциясына кушып бетергэч .
Аны Путин Татарстан президентыннан ярлычный "призидинт-губернатор"га эйлэндерде .Шулай итеп ул азакы Татарстан президентына эйлэнде !


Шулай итеп ул узен УТЕРДЕ президентлыгын да , кешелеген дэ !
җавап

кем: :-) кайдан: *****-дан
30.11.2009 10:16
3 тиенлек малайга 3000 $-лык PR бара . Димэк , разводка давам итэ . Фараз : 5-6 ай малаебызны тэбигаттэ шашлык ашатып симертэлэр дэ , "сэяси тоткын вэ демократия кахарманы" дип чит илгэ озаталар . Шунда ГРУ офицеры эшен давам итэчэк .

кем: Чын Журналист кайдан: Коры елга
29.11.2009 22:08
Мортазин политик игрок, пиар провкатор, чиновник булырга момкин. Профессионал журналист алай булмый. Юнле язган эйбере юк. Яшлэр аннан урнэк алмасын иде. Пычрак донья кешесе, башы тогэл тугел
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
30.11.2009 03:16
Алай бик чын журналист булгач, И. Мортазиннын нэрсэсе хем нинди курсэтмэлэре дорес тугел? Конкрет мисаллар китерсэгез, ул вакытта, бэлки, сезнен ана кара атканы да ачыклануы бар. Нэрсэ, мэсэлэн, Шайми уз малайларына йозэрлэгэн миллион долларлык байлык жыймадымы? Узенен куштаннарына шулай ук байлык жыерга ярдэм итмэдеме? Татарстан узенен курше олкэлэре белэн чагыштырганда алдамы яки арттамы? Сайлауларны ул алдан ук билгелэп куя дигэне дорес тугелме? Менэ бу тик мисал очен бирелгэн сорауларга да сез жавап бирэ алмассыз кебек. Аннан сон, эгэр дэ, Мортазин дорес булмаса, сон нинди ул зыян китергэн жэмгыятька? Нигэ сезне, мисал очен утыртмыйлар, э Мортазинны? Курэсен, сез гел Шаймига яраганны гына язасыздыр. Эммэ, власть алмашынып, башка хужа сезнен элекке Шаймига хемэтегезне кичерэ алмыйча, бер-ике елга Саша Долгов сулэгэн ожмахка богаулап озатса, ни эйтер идегез? Кешегэ чокыр казыма, узен тошэрсен, дилэр бит, бер дэ юкка тугел. Журналист кешегэ моны онытырга ярамас иде. Килэчэк хэрвакытта да билгесез...

кем: бәртәс кайдан: самар
29.11.2009 21:17
Ха-ха-ха! Сукырлар. МОРТАЗИН мескен? Шулай була күрмәсен.Үз кушын каерырга өлгермәгәнгә тыпырчына. Ул даирәдәге чиновниклар үзләренә кирәген 100 елга җитәрлек урлап калалар. Мортазин күрәсең теләгәнен алмый калган.Йә чамасын белми урлаган.Китап: "Һәр җиңеллектән соң авырлык килә ", ди.Президент табагыннан үз өлешен ашаган димәк.

кем: Педагог кайдан: Норлаттан
28.11.2009 19:59
Президент улгэн дип кешелэрне куркытучы демократ, диссидент булмый. Татарстанны бетеру очен кирэк Мортазин! Игрунов узе котыркандыр аны бу этлеккэ.
җавап

кем: Адилә апагыз кайдан: Чирмешән
28.11.2009 20:59
Татарстанны Шәймиев һәм аның Педагог кебек куштаннары бетереп килә инде, Мортазинга эш тә калмады. Мин президент үлгәннән бердә курыкмадым, Сталинне дә күмдек, Брежневын да, бусын да тыныч кына озаткан булыр идек, барыбызга да гүрдә буласы.
     
текст зурлыгы - +