киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Кырым: совет тараткан, инет туплый

Кырым татар байрагындагы зәңгәрсу, алтын төсләргә төренгән Сәвил Карашаева
23.11.2009

Эшсезлек, жирсезлеккә дучар ителгән татар интернеттан җан дәвасы ала, дуслар таба, ди Сәвил Карашаева.

Бүген аларны җирсезлек, акчасызлык, эшсезлек кебек проблемнар борчый. Шулай ук Кырымда татарларны урыслашу кебек афәт тә көтеп тора икән. Тик кырымтатарларына бер-берсен табар, яклар, дуслашыр, рухи терәк булыр өчен интернет ашыга. Яшьләр аның аша туган телен, җырларын тарихын өйрәнә.

Совет тараткан, инет туплый

Совет диктаторы Сталин 1944 елдагы дөнья сугышында кырымтатарларын нациларгә ярдәм итүдә гаепләп, Кырымнан сөрергә кушкан иде. Бүгенге татар яшьләре ул золымны еш искә төшерә. Ул вакытта Кырымнан аларны вагоннарга төяп чит туфракларга сөрделәр. Бары тик туксанынчы елларда гына кырымтатарларына туган илләренә кайту мөмкинлеге булды. Тик әле дә күп татар элеккеге СССР буйлап таралып яшәп калган. Алар белән элемтәләргә чыгу өчен дә интернет уңайлы ысул, ди Сәвил.

1944 елда илдән сөргәннәр һәр елны 18 майда Хәтер көне ясала. 2009 елны узган мәтәм митингында Мостафа Җәмилов чыгыш ясый. 

Җиһанга сибелгәннәр 
 

Кырым ханлыгы әби патша вакытында Русия астында калган. Күп татар һәм ногай халәкәттән качкан. Алар Румыния, Болгарыстанда да җирләшә-җирләшә Төркиягә кадәр барып җиткәннәр. “Безнең диаспора Германиядә дә, Канадада, АКШта да бар. Алар радиобызны интернет аша тыңлый һәм кайтарма музыкаларын куюыбызны сорап язып тора”, ди Карашаева.

Кырымда, Казанда да урыстелле челтәрне сайлыйлар

Чит илләрдәге урысча белмәүче татарлар аеруча Facebook.com кебек аралашу челтәрләрен үз итә. Төркиядә укучы яки чит илләрдә туганнары, танышлары булганнар өчен дә ул уңайлы икән. Тик Украинаның урыстелле төбәге булган Кырымда яки Үзбәкстанда, Казакъстанда туып үскәннәр урыстелле челтәрләрне үз итә, ди Сәвил. Казан татарлары да шул челтәрләрдә утыра.

Көндәш түгел, хезмәттәш

Vkontakte.ru, Odnoklassniki.ru, Moymir.mail.ru яки Mamba.ru системасына бәйле булган "Love – танышу" сайтларына Кырымдагы татар яшьләре ишелеп керә. Бу гадәти татар сайтларына көндәшлек тудырмыймы? Алар булгач, милли сәхифәләргә керүче бармы? “Киресенчә, алар бер-берсе белән хезмәттәшлек корып эшли. Әйтик, Vkontakte.ru челтәрендә махсус татар төркемнәре күп. Шулай ук анда татар сайтларына сылтамалар да бар”, дип саный Сәвил Карашаева. 
 

Интернет аша Сәвилнең абыйсы Әнкарада укучы бер кыз белән танышкан

Odnoklassniki.ru өйләндерә

Бу сайт аша Сәвилнең абыйсы Әнкарада укучы бер кыз белән танышкан. “Булачак җиңги дә Кырымда туып үскән. Тиздән алар туй ясарга җыена”, дип сөенә Сәвил Карашаева. Шулай ук тирә-юнеңдә татар дус тапмасаң, интернет аша чит илдә яшәүче кырымтатарын табып гаилә корырга да мөмкинлек бар.

Урыслашу борчый

Кырымтатарларына да урыслашу яный икән. Кырымтатарлары кырым халкының 12 % гына тәшкил итә. “Безнең сан азрак, шуңа күрә яшьләр урыс телендә аралаша. Туган телнең югалу куркынычы да бар. Интернет яшьләргә татарча өйрәнергә, мәдәниятне өйрәнергә дә ярдәм итә”, ди Сәвил.

Кыска экскурсия хәбәр, мәгълүматтан башлана

Сәвил Карашаева хәбәрче булып эшләгәнгә күрә, мәгълүмат Кырым хәбәр агентлыгы сайтын үз итә.  Бу сайт та хәбәрләр тарата.  “Кырым сәдасе” дә кызыксынучылар өчен ачык тора. Төрекчә исә “Бакчасарай” бюллетенын биредә укырга була.

Язышыр өчен

Язышу, фикерләшү өчен “Кырым-Л” кебек төркем бар. Шулай ук кырымтатарлары “Татар-Л” төркемендә дә катнаша. Блогларга килгәндә монысын тәкъдим итик. 

Золым корбаннары турында укы


Кырымтатар милли мәҗлесе җитәкчесе, дессидент Мостафа Җәмилев турында исә бу адрестан инглизчә укырга була. Халык күргән михнәт, сөргенлек турында монда да язылган.

Канада, Америка, Германия . . .

Бу сәхифә инглиз, төрек, урыс, румын телләрендә хезмәт күрсәтә. Дөрес төрекчәсе “аксый”. Ул Канада татарларыныкы.
Германиядәге кырымтатарлары сайты исә казанныкылар белән бергә. Румыния татарлары монда http://www.tatar.ro/. АКШ татарлары исә биредә

Башка татар сайтлары?

Tatar.net  аша карарга киңәш итәм. Шулай ук Google.com яки Yandex.ru кебек эзләгечләр аша да күп сәхифәләрне яки гадәти инглиз, төрек, урыстелле сайтлардагы мәкаләләрне таба аласыз.

Барысы да ал да гөл түгел


Кайбер сайтлар ябыла, кайсыдыр эшләми. Әйтик, “Фикердә берлек”  эшләми. Сәвил Карашаева Акмәчеттәге "Мәйдан" татар радиосында эшли ул. Ул радио сайты да кайбер вакытта хәрәкәтсез утыра. Матди мөмкинлекләре чикле.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: elvin кайдан: montreal
10.12.2009 06:32
salam tum tatalara. ben mntrealdayim oyrenci gibi. eyer burda tatarlardan kimse varsa isrtibatagecmek isterim.
nadeyus na turetskom ponimayte. yestli yest kto ne bud s montreale s tatarov xotelos bi poobshatsa.
bunturk@gmail.com

кем: шэп хэм кызык язма кайдан: инеттан
28.11.2009 22:45
кайбер сайтларны урнаштырсыннар livejournal да урнаштырсыннар)

кем: Иманай
24.11.2009 22:25
Алар татарга ошамаган, төреккә ошаган. Кырым төркиләре диюне гаеп санамыйм.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
24.11.2009 21:36
Бик файдалы мэкэлэ. Тарихи дореслек очен остим. Кырым татарларын куу - Сталиннын Конбатыш лидерлары белэн килешенгэн яхуди мэсэлэсен чишу очен эшлэнгэн вэхшилеге. Бу план буенча, Кырымда яхуди милли дэулэте оештырылырга тиеш була. Анын очен Амрика Сталинга 10 миллиард доллар вэгъдэ итэ. Стали узенен вэгъдэсен ути, эммэ Амрика узенен ярдэмен уз кешелэре контроле астында тормышка ашырылачагы куз алдында тотылганы беленгэч (Сталиннын Дэулет департаментындагы шпионы аркылы), Сталин бу планнан баш тарта. Монын турында чыганак: John Earl Haynes, Harvey Klehr, and Alexander Vassiliev. Spies. The Rise and Fall of the KGB in America. Yale University Press, New Haven&London.
Минемчэ, Амрика узенен гонахын юар очен дэ, Кырым татарларына аерым статус биреп, алар чит иллэргэ политик качаклыкка бара алалар. Шулай ук Кырым татарларын Амрика бик яхшы яклый. Жэмилев бик оста шуннан уз халкы очен файда таба белэ. Урнэкле сэясэтче.