киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Каршылыклы рухани үлеме сораулар уята

20.11.2009

Киләсе җанисәп алуларга әзерлек башланганда, татарны бүлгәләүгә каршы булган Даниил атакай Сысоев үтерелде.

Даниил Сысоев татар милләтчеләре белән бер мәсьәләдә уртак фикердә иде. Тик "Правослау татар" идеясен ачыктан-ачык ислам тарафдарлары һәм керәшен сепаратистлары яратмады. Берләре өчен ул исламофоб, икенчеләренә - татарчы иде. Әмма бер нәрсә шик уятмый - Сысоев православ булмаган бар карашларга, бигрәк тә ислам диненә дошманлыгын яшермәде.

Керәшеннәр аерылганда, Сысоев бердәм булырга чакырды


Русиянең рәсми этнографлары татарны аерым халыкларга бүлеп, 2002 елда аера-аера сан исәпли башлаганда Даниил Сысоев "правослау татарлары" дигән шигарен ташлаган иде инде. "Керәшеннәр - татар түгел" дигәннәргә каршы булды, "без дә татар бит" дип сөйләүче керәшеннәр белән бергә иде.

Рәсми якланучылардан ерак торды

Шулай итеп, ул Русия дәүләте тарафыннан рәсми ярдәм итеп (интернет-порталлар ясатып), Татарстан хөкүмәте тарафыннан да туксанынчы елларда ук аерым керәшен халкы итеп танылган (мәдәни мохтарият бирелгән) даирәләрдән ул аерылып тора иде. Аның каравы, ул иҗтимагый керәшен-татар хәрәкәте белән уртак фикердә булды.

Татар милләтчеләре белән бер фикердә иде

"Правослау татар кешесе - татар милләтенең чын патриоты, ул аны ихластан ярата", дип язды ул. Аның бу фикерләре правослау чиркәве, Русия рәсмиләрендә яклау тапмаса да, соңгы вакытка кадәр ул татарны бүлгәләүгә каршы булды. Татарстандагы керәшенне аерым милләт дип санаучы атакайлардан аерылып торды.

Керәшенне генә түгел, мишәрне, ногайны, себерлене дә бердәмлеккә өндәде

"Татар халкы бертөсле генә түгел. Ул төрле-төрле этник төркемнәрдән тора. Аларның кайберләрен аерым милләт итеп саныйлар. Тик, төрле этник төркемнәр теле яки башка сәбәпләр белән бер-берсеннән аерыла ала. Әмма бу уртак бер татар милләте, бердәм татар халкы турында сөйләүне инкарь итми", дип язды Даниил Сысоев. Ул татарлар арасында "казанлы", "мишәр", "керәшен", "касыйм", "нагайбәк", "кырым", "литвалы" кебек татарлар, башкортлар, ногайлар да бар дип әйтеп килде.

Тарихи чынбарлык безне берләштерә

Аерылучы сепаратисларга ул: "Мин беркемне мәҗбүри рәвештә татар дип яздырырга җыенмыйм. Һәркем аерыла ала. Тик без тарихи чынбарлыктан чыгып, бердәм татар милләте өчен җан атучылар фикерен куәтлибез", ди иде.

Сафсата һәм утопия тулы фикерләр

Әллә татарны бердәм итеп күрергә, әллә мөселманнарны христианлаштырырга теләгәнгә, аны хыялый дип санаучылар бар иде. Ул правослау динен кабул итүче төркиләр күп булуын яза торды. Күпләр аның хыялын утопия, сафсата дип тә бәяли иде.

Әйтик, динсез яки атеист һәм мәҗүси, фәкыйрь кыргызларны чукындыру эшендә уңышлы эшләүче мәсихче (евангелист) яки католик насара (христианнар) вакыфларга ул Кыргызыстанда көндәш булырга теләде. Сысоев Кыргызстанда православ үзәге булдырып, бар Үзәк Азиядә дингә җәлеп итү эшен башларга чакырды. Тик Кыргызстаннан теолог Бакыт Морзабраимов моны тормышка ашмаслык, дип атады.

Мөселман татар правослауга түгел, башкаларга китә

Татарстан мөфтиенең урынбасары Вәлиулла Якуб исә “Азатлык”ка: “Татарлар күбрәк харизмат секталарга, экзотик шәркый культларга китә. Безгә православие алар белән чагыштырганда куркыныч түгел”, дип белдергән иде. Шуңа күрә Даниил Сысоевның Мәскәүдә яңа чукынган татарлардан мәхәллә дә оештыруы күпләрне шикләндерде, яки ул мәхәллә урыслашкан татарлардан яки керәшен татарларыннан торадыр дигән фикер уятты. Шул вакытта ул чиркәвендә татарча хезмәт күрсәтәбез, дип сөйли иде.

Сысоев эшчәнлеген ислам тарфадарлары яратмады

Даниил Сысоевка карата Мәскәү журналисты Хәлидә Хәмидуллина прокуратурага гариза да юллаган иде. Хәмидуллина Сысоевның исламны «яшел ваба чире» дип һәм Мөхәммәт Пәйгамбәрне «ялган пәйгамбәр» дип атавына зарланды. Ислам яклы форумнарда Сысоев даими дошман булды. Татарның бердәмлеген дә ул православ дине мәнфәгатьләреннән чыгып яклады, татарларны киләчәктә үз диненә күчерү нияте белән яшәде.

Киләсе сан алулар алдыннан аны кем үтерде?

Тикшерүчеләр, аны ислам яклы кеше үтергән дип әйтергә ашыкты. Тик Сысоевны киләсе сан алулар алдыннан татар санын тагын да киметергә теләүче кешеләр дә үтертә алмый мени? Шулай ук ул керәшеннәрне аеру соравында рәсми чиркәү һәм дәүләт даирәләрдән аерыла иде. Татарофоблар өчен Сысоев дошман иде. Киләсе сан алулар алдыннан татарны бүгәләүне хупламаучы үтерелү ачык сораулар калдыра.

Аның татар канлы булуы да шушы җинаятькә игътибарны арттыра. "Эхо Москвы" радиосы аны керәшен татары дип атады. Чынбарлыкта исә Сысоевның әтисе урыс, шулай ук православ рухани, ә әнисе "этник мөселман" Әминә Әмирова.

Исламофобия белән бергә хокук бозу да бар

Аны ислами стильне кулланып дәгъвәт алып баруда да гаепләделәр.

«Халыкара рухи бердәмлек академиясе» җитәкчесе урынбасары Сергей Комков, экстремистларны һәм террорчыларны эзләүчеләр правослаулардан дошман эзләми, дигән иде. "Даниил Сысоев дигән православ дин әһеленең «Ислам турында әңгәмә» һәм «Мөселман белән йөреп кайту» китаплары 208 маддәгә туры килә торган, экстремизмга чакырган китаплар, менә шундый китапларны тыярга кирәк”, дип белдергән иде ул.

Гайсә һәм хач мануга ышанган хәлдә дә

Тик атакай үз правослау динен дөрес яки хак дин дип аңлату эшен алып барганда да, беренче чиратта Гайсә һәм хач мануга ышанырга өндәгәндә дә, татарны бүлүчеләр янында булмады. "Без правослау татарларын үз мәдәниятләрен өйрәнергә һәм үстерергә чакырабыз", дип әйтә иде ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (3)
кем: Marat Kilde кайдан: Qazan
04.12.2009 15:39
Рәсәйнең топ 4 дин түрәләре арасында бер берсенең милли өммәтләренә кагылмаска дип җазылмага килешү бар. Ләкин бу Сысоев атакайның анасы татар булуга карамастан (ә бит безнең маңкорт-мөртәтләргә дөнҗа кануннары нипочүм) мөселманнар арасында бик чуалырга җараткан. Безнең татар чалмалы пупларыбыз аңа хаталы фигълиятенең урынсыз булуы хакында нәкъ кешечә аңлатып караганнар иде. Коерык тамырына бер дә элмәгәч, табигый рәвешлечә, иртәме - соңмы мескен татар чалмалы чекисларыннан аерылмалы буларак тәүфикъ-дипломатиялелекнең ни икәнен гомумән белмәүче кафкасиялы я үзбәк-таҗикка җулыккандыр. Һәм озактан зарыгып йөгереп-абыныплар ашкынган үлеменә васыйль булгандыр инде. Эзләгән - табар; тырышкан - ташка [үз очрагында - үз табутына] кадак кагар...
Җәл, ләкин шул ук урысның: "Исәрне чиккәү эчендә дә кыйнау савапсыз булмастыр!", дигән гыйбарәсен онытып җибәргән, кирәк булса. Вәссәлам.

кем: Hafiz Candarlı кайдан: Candardan
28.11.2009 22:28
Mü'min әfәnde, sez jә berqatlıraq shәhes, jә sez azhaw jargan "könbanışçı". Rәhmәt inde sezgә--minem şikelle urman şürәlesenә Konbatış civilzacijәseneng superaldıngı wәkile Gustaf Flober'dan misal kitermәgәn bulmasagız, ihlasımdan әjtәm, şundıj ğaqıl ijәseneng cir jözendә qajçandır jәşәgәnlegen dә belmәjençә qәbergә dә kitәderejem ikәn. Rәhmәt—agarttıgız... Әmma ni ükeneç, bezneng halıqnıng şaqtıj gına öleşe, küpçelektә, opponentınıng saf küngelenә kerle—pıçraq qulları belәn tıgıgılınıp, böjek ber qıdırınu—aqtarınu jasap, jörәgengneng türenә pıçragın sılap qaldırırga tırışa... Ajıq ğaqıl ülçәwenә salıp qarasang, çit keşeneng küngel hәm hislәrendә, nindi dә bulsa maqsat belәn qarmalırga tırışuçı gajәt tә çirqangıç tojgı tudıra!.. Әlegedәj bәndәlәr belәn çagıştırganda, songı tijenengne urlap algan kesә qaragı fәreştә bulıp tojılırga mömkin... Allahı tәğalә Qor'әni-kәrimdә bezgә çigennәn çıqmasqa qatgıj rәweştә bojıgan buluwına da qaramastan, bik küplәr_әlege altın qagıjdәne belә torın taptap uza. Çönki şәriğәt qanunnarı çәj dә tügel, kәhwә dә... alarnı sıjıgajtıp ta, qujırtıp ta hәm hәtta ballap ta bulmıj, alarnı jә ütiseng, jә juq,dimәk jә gonahlı bulasıng jә saf küngelle... İhtiram ijlә.
P.S.: Кызлар һәм егетләр, ханымлар һәм әфәнделәр; ابجدية, Latinica һәм ниһаять хәзерге татар имлаларын кулланып язганда татар теленең өч төрле орфографик сүзлекләре һәм язу кагыйдәләре барлыгын исегездә тотып, газиз аналарыбызның телен бозмыйча гына язарга өйрәнсәгез, безнең хакта да "милләтнең дарысы коры икән әле!" дип сокланырлар иде яшьләребез. Дин, тел һәм ниһаять милли мәдәният хакында буш сүз боламыгы туглауның халык каршында әҗере, Аллаһ каршысында савабы булырмы икән соң?

кем: Rustam кайдан: Ufa
28.11.2009 22:10
кем: Sugan 27.11.2009 11:58
_________________________
Хәлләрең ничек Sugan әфәнде, уләм дип әйткән идең бит!

кем: Sugan
27.11.2009 11:58
Инетта әллә гел шизалар гына утырамы дигән идем. Баксаң бик белемле һәм мудрый кешеләр дә бар икән. Мин бу форумга сокланып үләм хәзер.

кем: Hafiz Candarlı кайдан: Candardan
27.11.2009 06:21
Егетем, сез ни йөзегез белән минем чыраема мәрхүм атакайның язганнары белән төртәсез әле, шул рәвешле итеп сез мине чукындырырга келисезмә әллә?!. Ә нишләп әле мин ниндидер бер, үземә таныш булмаган кешенең әмеренә буйсынып мине динемнән яздырырга үгетләүче китаплар укырга тиеш ди?!. Төртенәсең килә икән--бигайбә--күңлең булганчы, маңгаең тишелгәнче төртенә аласың. Чөнки ислам динендә көчләү юк!--!لا اكره فى الدين
"Тегене болай итәм, моны фәләнчә эшлим!"--дисәм, мәрхүм әтием миңа Җәләледдин Румины мисалга китерергә ярата иде: Ә ул: "Йа, Рабби, яшь чагымда мин бөтен дөнья халкын мөселман кылырга тырыштым--барып чыкмады. Өйләнгәч хатымны мөслимә итәргә азапландым--бу тырышлыгым да көткән нәтиҗәсен бирмәде. Яши торгач балаларымны дин-ислам юлына бастырырга иҗтиһад иттем--бу эшемдә уңыш китермәде. Раббем--Аллаһ, миңа хәзер 72 яшь тулды ич_инде, үземнең генә булса да җанымны мөселман кылып ал инде!"--дип дога кылган. Сезнең үтенечкә килсәк, бер кешенең үлгәнен ишеткәч: انّا لله و انّا اليه رجعون--Аллаһ бирде, Аллаһ алды, дип әйтү дога кылу тиешле. Чөнки үлем каршысында мөселманы да, кәфире дә һәм хәтта үтәләй чыккан дин дошманы да--барысы да бер тигез. Бүген берәү үлсә, иртәгесен ул үлемнең кемгә киләчәген фәкат бер Аллаһ кына белә. Мәчеткә йөрегез, егетләр, татарча китаплар укыгыз. Һәм берәүгә дә "син кәфир!"--дип әйтмәгез. Чөнки бүгенге кәфир, иртәгесе көнне Аллаһының иң сөекле бәндәсенә әверелергә мөмкин. Фикер йөртүдә "сай сөреп" кеше башын катырудан ареруча да сак булырга тырышырга кирәктер ич инде... Ихтирам белән.
җавап

кем: Мулланур кайдан: Кама Аланы
28.11.2009 21:11
Сысоев язмаларын да,башка адәмнәрнекен дә укырга ,өйрәнергә кирәк. Миндә Еванглияләр дә.Библия дә бар .Бар гына түгел-мин аларны укыйм,өйрәнәм.Ислам диненең хак дин икәнен шулай чагыштыргач ,өйрәнгәч чын күңелдән инанасын. Попның җырлагананнан колакны гына каплап котолып булмый.Аллам сакласын кешене көферлектә гаепләргә…Югары судыбыз бер генә!
җавап

кем: mo'min кайдан: monnan
28.11.2009 03:25
hafiz efende ! min sezneng kem ikenegezne yaqencha chamaleym . gustav flober eytmeshli "style - ul kesheneng uze". shulay da sezne tatar mostaqillege , aneng beysez dawlete tarafdare dip uyley idem , garche sezne "jandarme"largha yaqen keshe dip eytseler de . (russiade jandarme xarbi tugel , yasheren policia bulghan) . sez ture quyghan ber sorawgha da ture jawap birmedegez . sez sanap kitken tatar ghalimnereneng berse de tatarneng urus qollleghenda buluwen xuplamaghan . shulay bulghach nige demagogia qorergha ? suzegezne doshmani ataqayne yaqlap bashlaghan idegez , histerika belan tamamlagansez . monafiqleq kemge de kileshmi .

кем: Hafiz Candarli кайдан: Candardan
26.11.2009 03:19
Эх, егетләр, доганың гарәпчәсен танымаган килеш Сез нишләп бәхәскә керәсез икән. Шул, сыңар юлга сыйган биш-алты бөртек Аллаһ сүзен дә укымаган көенчә
үзегез өчен дә таманга гына килә торган диннең оппонентына ничек итеп каршы тормакчы буласыздыр инде? Әйтерсең лә, атакайның түшенә таккан алтын хачына баккансыз да шаклар каткансыз. Әйтерсең-лә Рәсәй белән Татарстанда йөзләгән мөселман мөфтиләре юк, әйтерсең-лә безнең илдә унар меңләгән имамнар, яки муллалар юк!.. Мактанырга да була инде, хәзер безгә. Чөнки егерме биш элек кенә СССР-дан ел саен хаҗга 16 (уналты) мөселман бара торган булса, әле аның да берсе "доктор" буладырые, 2009 елда исә Согуд гарәбстаны Рәсәйгә "сездән 26 (егерме алты) мең генә хаҗины сыйдыра алабыз" дигән квота бирде... Таба алсагыз, Совет иленнән хаҗга баручылар турында бәян итүче, "Теге дөньяга сәяхәт" дигән китапны укып карагыз, 40 ел элек мин аны бер сулышта укып чыккан идем. Язмаларыгызны укыйм да уйга калам, чөнки Сез нәкъ партком секретарьләре сыман фикер йөртәсез икән ич!..
Изге атакайлар белән бәхәс алып бару өчен бүгенге татар чыгышлы мөселманга иң кимендә Ак Менлә, Атласи, Батыр Шаһ (Батырша түгел), Дәрдмәнд, Кандалый, Канкай, Курсави, Мәрҗәни, Утыз—Имәни, һәм Кол (түгел) Кавал—спикер Шәрифләрнең китапларына ачып кына булса күз йөгертеп алырга комачау итмәс иде. Сүз уңаеннан, бу шәхесләрнең рухи мираслары төрле вакытларда совет заманында һәм аннан алдагы чорларда басылып чыкканнар иде. Дөнья цивилизациясенең иң зур калибрлы фәйләсүфе
имам Газалинең "Коръәнгә нигезләнеп бәхәсләшмәүче Шәйтан сүзен кабатлаучы булыр",--дип әйтеп калдырганын да онытмаска иде...
Кама Аланы, Казан, Чаллы һәм Татарстан белән Рәсәйнең йөзләрчә мәчетләрендә булырга туры килгәне бар. Ә Арча шәһәренең мәчетенә тәүге мәртәбә керүемнең хөрмәтенә кылган "әт-тәхият" намазы өчен "намазың кабул булмый, намазыңны кояш төшлектә торган чакта укыдың!"—дип колак итемне атна буена, командировкам беткәнче ашадылар.—Шушылай була мыни ул, дин тоту? Мөхтәрәм Тукаебызга ияреп:
Уңга да мин әйләнәм,
Сулга да мин әйләнәм,
Мәчеткә керүче бәндә күрсәм;
"Син ваххабит!"—дип бәйләнәм,
көенә җырлап йөреп кенә дини һәм мәдәни тәраккыяткә ирешә алмаячакбыз.
P.S.: Mö'min әфәнде, Сез алай ук сытып бетермәгез инде, Жандарма—хәрби полиция белән бер нинди элемтәм дә юк. Җан+дар=җан иясе йорты дигән мәгънәне белдерә торган туып-үскән төбәгемнең урын атамасы гына ул.
җавап

кем: Мулланур кайдан: Кама Аланы
26.11.2009 18:49
“доганың гарәпчәсен танымаган килеш' .Көчле аргумент,сүз дә юк.Аңлатыгыз. Укыдыгызма соң Даниил атакайның берәр әсәрен? Әллә телевизордан карап кына..? Ничек инде Алланы,Мөхәммәт пәйгамбәрне шулай хурлаган кешегә бер дога? Рәхмәт тә юк,нәләт тә юк… Парткомнар,вахабитлар,исерекләр-эш аларда түгел.Алар турында куертмагыз .Укыдыгызма соң?

кем: Hafiz Candarli кайдан: Candardan
25.11.2009 16:45
Möhtәrәm Mulla Nur әfәnde, sәlam Sezgә! Ğafu itegez, ütә dә tatarçanı qujarga onıtqanmın. Әлеге мәрхүмнең җеназасын озаткан кичтәге телешау(лау)ны күргән булсагыз, бөтенесен дә ачыктан ачык әйтеп бирделәр шикелле ич. Нихәл итмәк кирәк, мин фәкыйрегез, динсез вә телсез, әмма шешәле татарга караганда нинди дә булса дин юлына чыгып басып Аллаһының берлеген танучы күбрәк ихтирам итәм. Шунысы да мәгълүм булсын: әгәр дә без татар яки гарәпне фәкат мөселман буларак кына күрергә теләсәк бик нык ялгышкан булырбыз. Ошбу юлларны сырлап утыручының шәхсән,татарларның православы, католигы, баптисты һәм хәтта яһүд диненндәгеләре белән дә аралашканы бар. Ә милли рухлы, милли җанлы алкоголикларыбыз хакында авызымны да ачасым килми. Фарсы шагыйре Хафиз бу хакта тугры әйткән:
"Намаз белән хезмәттә безнең урыныбыз,--рәхимле (фәкат) Ул гына.
Ә кяфернең рәхим-шәфкате дөрес түгел, я була ул, я юк".
Коръәни-кәрим сүзе белән сөйләшергә кушкан ич ислам дөньясының бөек галиме һәм фәйләсүфе имам әбү Хәмид әл-Газали. Ә ул пәйгамбәребез Мөхәммәд сә-Аллаһу гәләйһи вә сәлләмнең "Аллаһыдан башка барысы да ялган" дип әйткәнен куәтләп әйткән. Коръән тәгълименә әллә ни тирән дә төшмәсәк тә--күзебезгә үк кереп торучы аятләр дә бар ич: иң әүвәле башка диндәгеләр белән Аллаһы тәгалә безгә бәхәсләшмәскә боерган.
Тагын да килеп шушы изге китапның соңгы битендәге Кәфирун белән Ихлас сүрәләренең эчтәлекләре белән җентекләбрәк таныштык исә, мөселман белән башка дин тотучыларның аерымлыкларын гына түгел бәлки үзенчәлекләрен дә күрә белергә өйрәнер идек, Аллаһы боерса. Ислам диненең өйрәтүенчә татар, төрек, гарәп һәм башка бик күп кавемнәрнең вәкилләре дә саф мөселманнан гына тормыйча кәфир-алласызга да, икейөзлеләргә дә мөшрик-күпаллалыларга да бүленәләр ич. Өстәл янында санак дистәне өстендә бармак биетеп фәлсәфә куертудан да ансатрак эш тә юктыр әле ул. Сезнең белән корылган бу бәхәсне карап чыгарга вакыт тапкан тагын ничә татар көн саен мәчеткә йөри икән? Намаз Аллаһны зикер итүләрнең һичшиксез савабын табарбыз. Әмма Аллаһы юлында йөреп тә милләткә, өммәткә файдалы эш-гамәлләр кыла алмасак безгә җәннәтләргә керүләр насыйп булырмы икән? Аллаһы тәгалә безне тагын да: Минем сүземнән чыксагыз, Мин сезнең урыныгызга, сезгә явызлык китерә торган башка кавем-милләт китерермен,--дип тә кисәтеп куйган түгелме соң? Татар халкының бәла-проблемаларың асылының күпчелегенә иң элек без үзебез гаепле түгелмени? Ихтирам белән. P.S.: комплементларыгызны нечкәбиллеләрегездән уздырып миңа карата әйтүегезне хуплый алмыйм.
җавап

кем: mo'min кайдан: monnan
25.11.2009 18:57
jandarme efende ! nik acheq ishekne qayerasez , monda syuz concretus ortodox ataqayneng musulmannargha we islam dinena qarshe alep barghan mekerle missionerleq eshchenlege turenda bara . tatar xalqeneng bugen de colonial zolem , milli we dini basem astenda yashswen inqyar itep , ataqayneng "urene ojmaxta bulsen" dip eytu - sezneng taraftan zur oyatsezleq . elek mondey adamnarne bashqa kesheler belan ber ziratqa da jirlamaganner . ortodox(prawaslaw) nosara dine ing artqa qalghan "taghlimat"ter , taqtagha yasaghan syuretke tabenu - aselda chen majusilek . islam dine monga qarata bik tiskere poziciada . qor'ani-karimneng "insan" syureseneng 24 ayatenda "kyaferlerge buysenmaghez" digan . alega xalqebez kyaferlerge buysenep yasharga majbur , bu zur fajigha . sez demagogiada bik ostarghasez , minemche , sheshale tatar , milli janle alkoholik naq shushe dinebezge , milletebezge qarshe alep barelghan imperia sayasate natijase we qorbannare . milletke fayda kitergen prawaslaw , katholik , baptis , yahud dinendege "tatar"larneng isemneren atasaghez ide .
җавап

кем: Мулланур кайдан: Кама Аланы
25.11.2009 17:57
Гафу итегез,бик озын язгансыз,аңлап та бетермәдем ,әллә мин дурак инде,әллә башка әйбер…Бәйләнә дип уйламагыз:Укыдыгызма соң Даниил атакайның берәр әсәрен? Әллә телевизордан карап кына..? Ничек инде Алланы,Мөхәммәт пәйгамбәрне шулай хурлаган кешегә бер дога? Рәхмәт тә юк,нәләт тә юк…

кем: Hafiz Candarli кайдан: Candardan
24.11.2009 16:46
Даниил атакайның суык сөяге өстендә сүз боткасы куертучы әфәнделәрдән үлгән кешенең рухын тынычлыкта калдыруны үтенү урынлырак булыр... Мәрхүм атакай да татар баласы ич! Аның татарҗанлылыгы 1989—91 елларда кузгалган ярымъсәяси, ярымъикътисадый өермә шаукымнарына гына ияреп үзләрен super-милләтчеләргә санаучыларга караганда да ихласлырак та әле..
Русиядә гомер итүче татарларның, аеруча урысларның да күз каршысында бер шешә вискины $ 500—700 яшел акчага чөмерүче диңгез аръягы диндарларының акыл сатуы һәрчакта да текәрәк булып күренә ич! Чөнки безнең үзебездә туып үскән туры сүзне сөйләргә җөрьәт итүче изге христиан атакайларының да, мөселман имам-хәзрәтләренең дә кадерләренең булганы юк. Исебезгә төшердек исә, бездә дин юлында пуля һәм пычактан һәлак булучылардан Даниил атакай беренчеләрдән түгел... Шуның өстенә бездә туры сүзле дин эшлеклеләрен авызлыклауның соңгы чараларга җиткермичә дә, һуманлырак ысуллар белән сытып юкка чыгаруның юллары да хәттин ашкан түгелме соң? Теләсә кайсы эчкече яки ялган патриот тотып яңакларга гына әзер торалар түгелме соң?
Авыр туфрагы җиңел булсын Даниил атакайның. Ягез, бер дога:
...«انّا لله وانّآ اليه رجحون»...
Хаклыкта, без барыбыз да Аның каршысына кайтачакбыз һәм Аның каршында җавап тотачакбыз. Фәкать Ул гына безнең эш-гамәлләребезнең дөреслеген тәсдыйклаячак.
җавап

кем: Мулланур кайдан: Кама Аланы
24.11.2009 18:08
Как мы видим, Аллах мусульман - тираннический, неправедный, невсеведущий, хитрый, непостоянный, - вовсе не похож на Бога христиан, Который есть Любовь (1 Ин. 4, 8), святая, праведная, неизменная, всеведущая. Среди 99 имен Аллаха не нашлось места имени “Любящий”. Конечно, Аллах – это настоящий идол, построенный в уме Мухамеда, пародия на Бога истинного.
Священник Даниил Сысоев, кандидат богословия.
БРАК С МУСУЛЬМАНИНОМ
(Приведен авторский текст без редакторской правки)
Даниил атакай туры сүзле дин эшлеклесе…Мәрхүмнең моннан да турырак сүзләре бар.
Hafiz Candarli ,бик матур язгансыз-сез тулысынча укыгансыздыр инде .

кем: Иманай
23.11.2009 16:59
Алай булгач, керәшенгә уңайлы: ул аерым милләт булсын ди. Ә менә атеист яки кришнаит татарга нишләргә? Берсе атеир булсын, берсе кришнар.. Хе хе, ничек күңелле.

кем: Иманай
23.11.2009 11:45
Керэшеннер узләрен татардан аерым халык дип саныйлар (хар хэлде , идеологлары) хэм , танырга кирэк , монда хаклык бар .
----------------
Алай булгач бүленер вакыт җиткәч, без бер халык, без гомергә бергә, безнең диннәр генә төрле дип сайрамагыз бугаз киереп. Бик кызык, ә динсез татар кем була инде? Алары керәшеннән да яманрак бит, алласызлар. Урыстелле татарлар кем? Алар да башка телдә, мохитта, культурада утыра. Алары инде синеңчә, бөтенләй шайтандыр? =)))
җавап

кем: 777 кайдан: #-дан
24.11.2009 02:51
Хэр халык узенен мадани идентитеты белэн теге яки бу цивлизациягэ нигезленген ве торкелген . Татарнын цивилизациясе - Ислам , бу тарихи факт . Бабаларрыбыз шушы юлны сайлаган хэм халкыбыз , шокералла , ошбу юнэлештэн элегэ тайпылмый . Шулай ук , хэр халыкнын ижтимагый ве фэсэфи фикере хэм шуна нигезленген идеолгиясе була . Безгэ бу бик мохим тармакны дахи ве иманлы илахият галимнэре булдырган : Курсави , Мэржэни , Гаспралы , Баруди , Биги , Фахретдин х . б. Татар маданиятын ве фикерен кришнаи да , хаббарди да , сарыклар да , сыерлар да билгелеми , шокералла .Дахри(атеислар)га килгендэ , аларнын акыллылары халкыбызнын нинди цивилизациядэ икэнен анлый ве моны инкяр итми . Мэсэлэн , Роальд Сагдеев .
    алга 
фикерләр бите: (3)
текст зурлыгы - +