киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / матбугат

“Безнең гәҗит” “Психушка”да булган…

12.11.2009

Билгеле газет соңгы санда “Психушка”га барып кайта, фермерның авыр хәлен тәфсилли һәм шансон башкаручы Зиннурны өйләндермәкче була.

“Мыркылдашмагыз!” нәкъ шушы сүз “Безнең гәҗит”нең икенче битен ачуга кычкырып тора. Бу билгеле телевидение алып баручысы Фирдүс Гыймалтдиновның язмасының баш исеме. Автор, “Авырып киттем әле”, дип башлый да аптекалардагы медицина
Фирдүс Гыймалтдинов
битлекләренең юклыгын, булганы да 3 тәңкәдән 20 сумга күтәрелүен яза. Шулай ук, дару сатучы дусты әйткән мәгълүматлар да укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Шуннан Фирдүс ачынып:

“Миллионлы халкы булган калада марля битлеге таба алма инде син! Ә иртәгә, Аллам сакласын, берәр төрле җитдирәк каза килеп төшсә? Нишлибез? Өйләребезгә бикләнеп утырып кырылачакбыз бит. Юкса оешмалар безнең сәламәтлекне кайгырту өчен ай саен акча күчереп бара, ” ди. Боларга өстәп язма авторына дусты, грипп дип халыкта шау-шу куптаручы булып журналистлар тора дигән.

“Кара әле, минем складта берничә айлык “Энап” запасы ята. Дөрес, ул кан басымы күтәрелүдән, аны берәр ничек сатып бетерергә ярдәм итә алмыйсызмы?” дип тә шаяртып ала авторның дару сатучы танышы.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында Фирдус Гыймалтдиновның саллы гына ике язмасы бастырылган, икенчесе Югары Ослан районындагы фермер белән булган сәер хәл тасвирлана. Җир алып, үз эшен
Эльвира Фатыйхова
башлаган Альмир Сабитовка кеше кыйнаучы дигән гаеп тагып, аның күпләрне кызыксындырган җирләрен тартып алмакчы булалар. Ләкин бу яла ягулар барсы да уйдырма була, автор язганча, дини, кешелекле фермер әлегә үз дөреслеген дәлилли алган. Альмир Сабитовның планнары да зурдан, ул үз җирләрендә “Сәләт” оешмасы белән берлектә “Фәнсәр-бәрәкәт” исемле проект булдырмакчы.

Без күзәткән газетта “Психушка”да нинди сер яши?” исемле язма да игътибарны җәлеп итә. “Безнең гәҗит”кә даими язучы журналист Эльвира Фатыйхова танышлары белән Казандагы, үзе язганча “атказанган Ершовадагы” юләрләр йортында булып кайта. Авторның ниләр күргәнен газетның үзен укып белерсез, монда военкомат ярдәмендә “психуш”кага элеккән егетләр язмышы сурәтләнелә. Язма азагында:
Зөлфәт Зиннуров


“Хөрмәтле ата-аналар, әгәр сезнең сау-сәламәт балагызны да шул сары йортка китереп тыкканнар икән, аны вакытында коткарып калу өчен, барын да эшләгез. Юләрләнеп кайтуын теләмәсәгез, билгеле…”, ди яшь каләм иясе.

Илфат Фәйзрахманов “Зәңгәрләр…” кыйссасында Казанның көфер почмагында ирләрнең-ирләр белән, хатын-кызларның үзара гыйшык уеннары турында язуын дәвам итә.

Газеттагы “Зөлфәтне өйләндерәбезме?” исемле язма да укучыда елмаю уятырга мөмкин. Монда шансон башкаручы Зиннур ноябрь азагында узачак концерты алдыннан сәхнәдәге йөзен алмаштырачагы әйтелә. Ул төрмә кешеләренә охшап калачак икән…



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: камиль кайдан: казан
12.11.2009 17:01
Илфат Фэйзрахмановны да,Золфэт Зиннуровны да хормэт итэм,лэкин минем фикеремчэ алар кутэргэн проблемалар шулай ук "зэнгэрлэрне" хэм тормэ кешелэрен рекламалау да булып тора.Эйе жэл андый хэлгэ тошкэн кешелэр,шулай да аларга ярдэм иту очен ниндидер узэклэр булдыру зарур,матбугатка язу дорес тугел диеп саныйм.Эйбэт икмэк устеру очен дэ чуп улэннэрен йолкып ташларга кирэк.
     
текст зурлыгы - +