киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Ает Уфа белән Казанны берләштерә

Фатих Кәрим һәйкәленә чәчәк салу
02.11.2009

Шагыйрь Фатих Кәрим тууына 100 ел тулу уңаеннан кичә узды. Бу чара Башкортстан һәм Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләре, абруйлы шәхесләр катнашлыгында үтте.

Фатих Кәрим шигырьләре туган телен яраткан һәр татар кешесенә мәктәп елларыннан билгеле. Аның юбилей елында җәмәгатьчелек теләге белән дистәләрчә истәлекле чаралар үтте. Тормыш шартлары, сәяси система үзгәрсә дә, Фатих Кәримнең иҗаты һәм аның фаҗигале язмышы тагын да кадерлерәк, халыкка якынрак була бара. Шагыйрь туган Ает авылы Башкортстан, Татарстан һәм Оренбур өлкәсе чигендә, зур шәһәрләрдән, олы юллардан читтә урнашкан. Әлеге авылда үткән бәйрәм чарасы ике республика өчен дә әһәмиятле иде.

Монда Казаннан шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, оныгы Артем Кәримов, Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, милли музей вәкиле Флера Дәминова һәм башка күренекле җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре килде.


Уфадан Бишбүләккә килүчеләр арасында Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Румил Азнабаев, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Башкортстанның язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Кадим Аралбаев, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Ирек Киньябулатов һәм Башкортстан милли әдәбияты музее җитәкчесе Гөлдар Моратова һәм башка иҗат әһелләре катнашты.

Килгән кунакларны милли киемле кызлар ипи, тоз, чәкчәк һәм кымыз белән каршы алды. Башкортстан һәм Татарстаннан килүчеләр шагыйрьнең Ает авылындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин Уфа, Казан кунакларын шагыйрь исемендәге урта мәктәпкә алып керде. Ул бу мәктәпне төзекләндерү өчен Башкортстан хөкүмәте тарафыннан кирәкле акча бирелүен әйтте.

Румил Азнабаев
Бу вакытта авыл мәдәният йорты каршында бәйрәм башланып китте. Биредә шагыйрьнең иҗатына, тормыш юлына багышланган күргәзмә һәм Ает ягы осталарының кул эшләнмәләре күпләрдә кызыксыну уятты. Мәдәни кичәне район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин ачты. Ул Фатих кәрим музеена телевизор бүләк итте.

“Туган илебезнең горулыгы булырлык бик күп шәхесләр туган безнең якларда. Алар арасында Фатих Кәримне белмәгән кеше юк. Ул ачы язмышлы шәхес. Аның тормыш юлы, иҗаты катлаулы чорларга туры килде. Фатих Кәримгә нинди генә яла, нинди генә исем такмыйлар. Әмма ул ирләргә хас нык рухлы кеше, олы талант иясе булып кала”, диде Наил Гатауллин.

Залга җыелган якташларын сәламләп Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым әнисе көндәлегеннән әтисенә кагылышлы матур истәлекләрне, хатлардан өзекләрне тамашачыга җиткерде. Шагыйрьнең гаиләсе исеменнән ул музейга DVD һәм СD язмаларын яңгыратучы музыкаль үзәк бүләк итте.
Ринат Закиров


Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Румил Азнабаев шагыйрьнең ике республика халкы өчен дә кадерле булуын, аның таланты милләтләрне берләштерүен әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә, шагыйрьнең авылдашларын, якташларын котлап тәбрик сүзләрен җиткерде. Фатих Кәримнең рухын саклаганнары өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә бергә-бергә дуслыкта, аралашып, берләшеп яшәргә чакырды. Ринат Закиров авыл мәктәбенә татар китаплары, ә музейга компьютер бүләк итте.

Ринат Харис
Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис Фатих Кәримнең сәяси репрессия корбаны булуын искә алып, аның фаҗигале язмышы турында сөйләде.

“Фатих Кәрим үзенең бер шигырендә “Без утта да яндык, без диңгездә дә баттык” дип яза. Бу сүзләрне сугышта булган һәр кеше дә әйтә ала кебек. Әмма Фатих Кәримнең бу сүзләрендә гаҗәеп тирән мәгънә ята. Ул 1937 елда кулга алынгач, өч еллап Казанда төрмәдә була. 1940 елда башында аны Комига урман кисәргә җибәрәләр. Әмма 1941 елда кулга алынган кешеләр кирәкми була башлый. Шуннан соң аларны Ак диңгездә баржага төяп, ут төртеп яндыралар. Шунда ике кеше генә исән кала. Шуларның берсе Фатих Кәрим була”, диде Ринат Харис.
Кадим Аралбаев


Тантана Фатих Кәрим шигырьләренә язылган җырлар, шагыйрьнең шигырьләре һәм милли биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм өч телдә - татар, башкорт, рус телләрендә алып барылды. Бу кичәдә биш елга бер тапкыр бирелә торган Фатих Кәрим премиясе лауреатлары да билгеле булды. Алар арасында Башкортстанның язучылар берлеге рәисе Кадим Аралбаев та бар. Ул Бишбүләк районы гимнын иҗат иткән шәхес. Әлеге бәйрәм дә шушы гимнның дүрт телдә яңгыравы белән тәмамланды.

Бишбүләк районында күпчелекне тәшкил иткән чуаш һәм башкорт белән бергә яшәүче татарлар өчен Аетта үткән бу чара зур әһәмияткә ия. Бөек татар шагыйренә игътибар, аның каһарманлыгы һәм иҗаты бөтен тирә-якның рухи тормышына тәэсир итә. Бу вакыйга Бишбүләк районында, гомумән Башкортстанның Бәләбәй төбәгендә яшәүче татарларның милли тормышының тагын да җанлануына өмет уятты.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
03.11.2009 19:09
Вил дус, әлегә татаар язучылары курка шушы хәлләр турында язарга. Күрәсең, шушы буын язучыларыбыздан чыкмас мондый эшләр. Ярар, бик бәрелмик аларга да, аларда бүгенге көндә нидер эшлиләр милләт файдасына. Нишләмәк кирәк, аз эшлиләр билгеле. Ә Гариф абыйга килгәндә, ул шиксез милли каһарман, милләттә үз урынын алачак, моңа шигем юк, әммә бүген түгел булып чыга. Киләчәктә! Тагы өмет шушы киләчәккә, ярый әле килсә Киләчәк, төкле аягы белән. Менә бит, Рәсәй төрмәләрендә татардан да күр утырган милләт юк, ә бармы шунда берәр язма. ничек төрмәдә татар исән-имин калганы турында. Менә бер Ибраһим Сәләхов язды, әммә ул язды сәяси тоткыннар турында, ә күпме татар утырды анда бердә юкка? Аларны безгә җәл түгелмени? Язучыларыбыз интегә тема табалмыйча инде 20 елга якын. Тема табалмыймы, әллә акча түләүчеме юк? Менә бит, монысы да фаҗига түгелмени, язучы кеәе милләт турында баш катырмый, аш турында баш катыра булып чыга. Билгеле, адәмнең ашыйсы да килә, әммә хәзер ачлык заманасы түгел бит.

кем: азат кайдан: уфа
03.11.2009 17:12
башкорт татар дус булсын. уфагуб сам бигнов янында дуслыкты бутаучыларга лагнат.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
03.11.2009 13:39
Виль әфәнде Алла сүзен баш хәреф белән языгыз.
Һәр татар куешесе шәхсән фаҗига кичер, кичерде менә 1552 елдан соң туктаусыз. Язучымы ул, мулла-мотыгыймы, галим кешем, әллә гади игенчеме, барысында күпләп үтерде рәсәй хөкүмәте, әледә шушы юлдан бара, башкасын белми кебек. Әллә белә, тик колакка элми? Менә бит, төрле уйдырмалар белән башта төрмәгә яба, соңгыдан тоткыннарны ашатмас өчен барҗаларга төяп диңгезләргә батыра? Шушы дәүләт кай ягы белән Гитлер дәүләтеннән аерыла? Аермасы бер генә, Гитлер коммунистларны юк итмәкче булган, ә коммунистлар бар халыкны/милләтләрне юк итү планнары корып ята. Биредә сайларга туры килгән вакытта, выбрать из двух зол наименьшее, дисәк, Гитлер хөкүмәте безгә кулайрак булган бит. Билгеле, татарларның сакланып калу позицтясен күздә тотканда, ә барыберләргә, билгеле коммунистлар реҗимы якын.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
03.11.2009 17:56
Рэхмэт Мохаммэт дус кинэшенэ. Мин синен сузлэренэ тулысынча кушылам. Тик шунысы аяныч, нигэ татар эле хаман шушындый узен мэсхэрэлэугэ килешэ, нигэ анын остендэ утырган турэлэр элекке большевик политикасын дэвам итэлэр? Казан Кремелендэ чиркэу тозэту узе бит мэсхэрэ генэ тугел, э татар йозенэ токеру! Булгар хэрэбэлэрен торгызырга ни телэк, ни акча юк дин, э Рубин белэн Ак-барс сымак ясалма кунел ачуларга дистэлэгэн миллион долларлар ташлау инде татар кондэлегенэ эйлэнде. Менэ Германиянын Рюген утравында эле булса гун каберлеклэрен саклыйлар. Дорес, Гитлер дигэн кеше азагы уз халкын юкка чыгармады, э бу урыс фашистлары - большевиклар, уз халкы остеннэн ничек кенэ мыскыл кылмадылар. Нигэ сон берэр татар жанлы татар язучысы Фатих Карим турында роман яки поэма язмады? Нигэ шул ук ин уткер хем "ин батыр" татар язучысы урыс-фин сугышы буенча яхшы гына экият яза ала, э чын шэхесебез, зур шагыйребез турында язырга йорэге житми? Бит, бу трагедия - тетрэндергеч вакыйга, узе шундый эсэрлэр языр очен зур нигезлэрдэн. Курэсен, язу-сызу эше белэн кэсеп кылган кешелэрбез моны эшлэргэ булдыра алмый. Бу узе Фатих Кэрим фажигасынын дэвамы. Э менэ халкыбызнын кахарманы Гариф Султанны ач этлэр кебек таларга булдыралар бу хонэрчелэр. Курэсен,большевик калдыклары булган турэлэр куша, алар котырта шуларны. "Жимер татар рухын, тапа, эзе калмасын" дилэр кебек. Юкса, Мохэммэт дус, ничек сон анларга була шушындый кэбэхэтлеклэрне! Бит Гариф Султаныбыз шушы радионы оештырган, шунын аркылы татарны азатлыкка чакырган, пленда чагында да уз-узен саклап калу турында кайгыртмаган, э узенен миллэте турында уйлаган хем эш иткэн. Татардан беренче булып Американын Сенатында чыгыш ясаган. Кайда моны анларга тырышу, кайда хормэт тэ, кайда татар жанлык? Юк, алар хэзерге Казан язу-сызучыларда. Э бит, бу ике шэхес белэн генэ бетми татар фажигасы. Галимжан Ибрагимов шулай ук шушы татар патриотларын талаучыларнын остазлары корбаны. Э купмелэр эле булса искэ дэ алынмыйлар. Ничек алынсын, "Татарстан язучылар союзы" дигэн артилнен уставында анын бурычы итеп Казан колониаль администрациясына татар халкын коллык рухында "тэрбиялэу" бурычы каралган.

кем: yah'ya кайдан: yanga bisteden
03.11.2009 04:20
mene milli fajigha : anda shaghirneng oneghe ARTEM qatnashqan . dimek , borenghe mulla nasellere yuqqa cheghep urus kawemene kyuchep bara ,

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
03.11.2009 00:11
Шушындый зур шехеслеребезне юкка чыгарган, аллахы тэгэалэ актыклары, урыс большевиклары хем аларнын татар-башкорт ялчыларына мен лэгънэт. Эммэ шунысы тагын ачырак: эле хаман шулар баскан доньяны. Теш астыннан гына, бернинди ачыклаусыз, коры фактлар китеру, курэсен, халыкны тынычландырыр дигэн омет белэндер. Ярый инде, ярый анысы да татарга. Шулай да мин эле хаман ышанам, вакыты килер хем шул золымларга, аларнын эшлэрен дэвам итучлэргэ чын бэя бирелер. Табылыр, алла бирсэ, кем шундый жинаятьлэргэ кул куйган, кем аларны утэгэн кешелэр дэ. Тарих очен, халык хэтере очен, аны изгэн бандитлар барысы да исемлэре белэн язылырга тиешле. Нэкъ шулай булды Германияда нацистлар жинелгэннэн сон.

кем: Ярлы Керим кайдан: Бишбалтадан
02.11.2009 21:47
Бу кызык информация. Фатих Кэрим Совет патриоты дип учебниклардан алып ташланган иде. Яхшылап баксан, ул узе мулла малае, репрессия корбаны.Ает авылына барасы килэ!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа