киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


ҡырым

Җәмилев: Төгәл мәгълүматлар аз

27.10.2009

Украина эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, “Ат-Тәкфир вәл-Хиҗрә” хәрәкәте кырымтатарлары милли мәҗлесе җитәкчесе Җәмилевне үтерүне күздә тоткан. Җәмилев ачыкланмаган яклар шактый, ди.

Украина эчке эшләр министры Юрий Луценко белдерүенчә, кырымтатарлары милли мәҗлесе һәрвакыт радикал хәрәкәтләрне тәнкыйтьләп, традицион исламны яклап килә.

“Ат-Тәкфир вәл-Хиҗрә” хәрәкәте үзләрен якламаганы өчен мәҗлес вәкилләреннән үч алмакчы булган”, ди ул.

Ягъни алар үз җыелышында кырымтатарлары милли мәҗлесе җитәкчесе Мостафа Җәмилев, аның беренче урынбасары Рифат Чубаровка үлем җәзасы чыгарган икән.

“Минем белүемчә, мондый карар Кырым мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Эмирәли Аблаевка да чыгарылган”, ди Җәмилев.

Һөҗүмне алдан белгәннәр

Җәмилев әйтүенчә, милли мәҗлес вәкилләренә һөҗүм әзерләнү турында эчке эшләр министрлыгына алдан билгеле булган. Һәм алар берничә җирдә төрле тикшерүләр башлаган. Нәтиҗәдә, берничә кешедә пычаклар, шартлаткычлар, автоматлар табылган.

“Аларны хәзергә кулга алганнар. Эчке эшләр министры сүзләренә караганда, хәрәкәт вәкилләре бернинди мәгълүмат бирми. Шулай ук аларның бернинди документлары да юк. Чөнки Такфир хәрәкәте вәкилләре чын мөселман бернинди документ йөртергә тиеш түгел дип саный һәм аларда паспортларын ертып ташлау гадәте кергән. Әмма алар арасында исламны кабул иткән бер урыс кешесе дә булган һәм ул кыйммәтле мәгълүматлар биргән”, ди Җәмилев.

Әмма аның сүзләренчә, Украина иминлек хезмәтенең матбугат үзәге мәгълүматларны тиз арада массакүләм мәгълүмат чараларында тарату сәбәпле, төп җитәкче качып өлгергән.

Башлары буталган

Кырым татарлары милли мәҗлесе җитәкчесе Җәмилев сүзләренчә, әлегә төгәл мәгълүматлар бик аз. Ул массакүләм мәгълүматлар язганча, моның артында Русия махсус хезмәтләре дә торырга мөмкин, дип саный.

“Җитәкчелеккә Русия яклы булган сәясәтчене кую өчен Русия дипломаты Лысенко шактый тырышкан иде. Шулай ук Русия иминлек хезмәтенә эшләүче чеченнар аркылы мәҗлес җитәкчеләрен алып атарга тырышу да барлыгы сөйләнә. Бу имеш, кырым татарларының үзара тарткалашы нәтиҗәсе килеп чыккан хәл дип күренергә тиеш булган”, ди ул.

Җәмилев әйтүенчә, кулга алган кешеләрне бәлки җәзага тартырга түгел, ә дәваларга кирәктер.

“Аларның башлары буталган”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кадими жэдитче кайдан: казан
28.10.2009 13:57
кем: Амир кайдан: Алабуга
мин силамга каршы кешелергэ каршы чыгам бит. Ваххабитларга каршы чыгам. Ата-бабаларыбыз юлын дэвам итерге кирек, торле секталарга бирешмеске кирек дип санывйм. Элле, ата-бабаларыбыз булган Шихаб Мержанилер, Мохэммэдияге нигез салган, 1917 елда Мидлли Межлесте мофти итеп сайланган Галимжан Барудилар надан булганмы? элбетте юк. Менэ шуларнын юлына басарга чакырам. Сез мине ислам дошманы дип игълан итесез. ислам дошманнары, динге торенген ваххабитлар, текъфирчелер, соргендэге хокумет эхеллере тугелме? алар бит фетне чыгара, алар бит татарда бер яхшылык курмиче, гел начарлык кына куреп ята, алар бит барысын да дошман дип игълан ите, яки кегебе кешесе дип эйте... алар бит, ижтихад урынынаа жихал дип кычкыра.... кем правокатор?? Бераз баш сояге эчендеге соры матдесен селкетеп караган кешеге болар ап-ачык.
Шуна куре, матур лозунглар, куп кычкырганнардан куркырга кирек. Матур лозунглар артында ямсез гамеллер ята... Безнен бабайлар гамщллщрен жиде кат улчеп кенэ кылганнар. Э истерикага бирелеп, телесе нерсе кычкырып ятамаганнар. Баьаларыбьыз юлынын хаклыгын менэ кырымдагы хэллер тагын бер кат раслый.
җавап

кем: Мөслимә кайдан: Казан
31.10.2009 20:10
Фәүзия апаны исламга каршы кеше дип атавыгыз шаккатырды. Татарда кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә дигән гыйбәра бар. Ягьни бу чын хәл булса да сезнең алай дип әйтергә хакыгыз юк. Гомумән, мөэмин-мөселман кешенең болай әйтергә теле әйләнмәс иде, гөнаһысыннан куркыр иде ул.
җавап

кем: кадими жэдитче кайдан: казан
03.11.2009 12:36
Мослимэ, монда бит Феузия ханымны Исламга каршы кеше димегеннер, э мине ислам дошманы дип атаганнар. ))) тагын бер кат укыгыз эле

кем: Амир кайдан: Алабуга
27.10.2009 22:39
кадими жэдитче...сез Исламга каршы кеше провакатор.

кем: Рафис Кашапов кайдан: Чаллы
27.10.2009 20:48
Kырымтатарлары милли мәҗлесе җитәкчесе Мостафа Җәмилевны, яклап чыга алмыйсызмы дип бүген Украинадан Фәрит Рахимов телефоннан шалтыратты. Бу хәлләр буенча әлегә берни дә әйтеп булмый. Казанда Нәдир Бекиров 3-4 көн булып, бүген Украинага кайтып китте, ул нинди дә булса яңалыкларны беләдер.

кем: кадими жэдитче кайдан: казан
27.10.2009 20:12
Фэузия Бэйрэмовага тагын яклар кешелер табылды. Менэ Текфирчелер... Алар да узлерен моселман саный.... Эмма милли лидерларын утерерге жыеналар. Алар артында Русия кочлере генэ тугел, телесе нинди ил коче тора ала. Башсызлар бит инде. безнекелер дэ бит, гарэпкэ табынып, америкадан ярдем сорыйлар. Телесе кайсы спецслужбага, мин-минлеклерен саклар очен хезмэт итэргэ эзерлер
     
текст зурлыгы - +