киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Казан университеты бетерелә

21.10.2009

Русия президенты фәрманы белән Казан дәүләт университеты нигезендә яңасы - Идел буе федераль университеты корыла. Медведев бу турыдагы карарын 21 октябрьдә имзалады.

Русиянең һәр федераль бүлгесендә берәр генә төпле университет калдыру интригасы чәршәмбедә хәл ителде. Президент Медведев имзалаган фәрманда шундый федераль уку йортларының Идел буе, Төньяк-көнбатыш, Урал һәм Ерак Көнчыгыш бүлгеләрендә төзелүе каралган.

Мәскәү, Питер, Казан...

Моңа кадәр федераль уку үзәкләрен Мәскәү һәм Петербур университетлары нигезендә кору хакында карар чыккан иде. Көньяк бүлгедә андый университет Ростов-Дон шәһәрендә, ә Себердә исә Новосибирскидә гомумән былтыр ук оешты. Хәзер инде аларга яңалары өстәлә. Ерак Көнчыгышта алар ике булачак: берсе Якутскидә, икенчесе – Владивостокта. Федераль университетлар шулай ук Архангелски һәм Екатеринбурда да төзелә.

Шулай итеп “Казан дәүләт университеты” дигән төшенчә тарихта кала булып чыга. Шул ук фәрманда Казандагы яңа университетны Русия халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирасы исемлегенә кертү каралган, ә инде “Казан дәүләт университеты” дигәне аннан чыгарыла.

“Казан” һәм “Ленин” исеменнән котылу

Исем үзгәртү шыпырт кына икенче бер шактый четрекле мәсьәләне дә хәл итә: әлегә кадәр Казанның иң зур һәм абруйлы уку йорты Ульянов-Ленин исемен йөртә иде. Хәзер инде “Казан” сүзе “Идел буе” дигәнгә алмаштырылгач, совет чорыннан калган бу анахронизм да юкка чыга.

Медведев фәрманында Татарстан башкаласындагы яңа федераль университет инде берниниди дә аерым шәхес исеменә бәйләнмәгән.

Казан университеты хәзерге Русия җирләрендә “яше” ягыннан Мәскәү һәм Петербурдагысыннан соң өченче санала. Ул 1804 елда корылган иде. Патша заманында университет “императорлык” исемен йөртте.

Төрле өлкәдәге фәннәрне үстерүгә керткән өлеше, үзендә эшләгән галимнәре, ирешелгән фәнни казанышлары һәм ачышлары белән Казан университеты илдә генә түгел, бар дөньяга танылды. Аның нәкъ менә Казан исеме белән бәйле булуы Татарстан башкаласының да абруен ныгытып килде.

Русия хөкүмәте исә хәзер аны Идел буе дигән гади бер техник, мәгънәгә буш исем белән калдыра.

Яңа университет татар фәне бишеге булырмы?

Совет чорында Казан университеты дистә еллар буе татар милли интеллигенциясен тәрбияләгән төп үзәк булып торды. 1990нчы елларда аның бу эшчәнлеге тагын да ныгытылды: анда Татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультеты ачылды, татар журналистларын әзерләү артты, татарның һуманитар фәннәрен өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелә башлады.

Хакимияткә Путин килеп, аның чорында Русиядә урыс шовинизмы көчәя башлагач, Казан университетын яңадан федераль структураларга бәйләү тырышлыклары артты. Медведевнең соңгы карары шул омтылышларның таҗы булып тора.

Федераль университетлар акчаны Русия бюдҗетыннан алачак, аларның укыту програмнары да үзәктән билгеләнәчәк. Шулай итеп, идеологик яктан ул Русиядәге үзәкләштерелгән дәүләт сәясәтен алга сөрүче фәнни үзәк булачак.

Милли университетка дәрт тә, дәрмән дә юк

1990нчы еллардагы иреклек чорында кайбер татар зыялылары Милли университет оештыру омтылышын ясап карады, әмма ул чынга ашмады. Аерым проектларда моны шул ук Казан дәүләт университеты нигезендә кору да каралган иде.

Соңрак Татарстан хөкүмәте татарның Милли университеты идеясын Татар һуманитар-педагогик университеты шәкелендә гамәлгә куеп карады. Милләтче активистлар моны баштан ук кире какты, чыннан да, әлеге уку йорты тулы канлы милли мәгариф үзәгенә әйләнеп китә алмады.

Хәзер исә гомумән, һуманитар-педагогик университетны да, финанс-икътисад институтын да, төзелеш академиясен дә Идел буе федераль университетына кушу ихтималы тикшерелә. Бу эш шактый кызу барыр кебек - Русия президенты фәрманында яңа федераль университетларны оештыру эше 3 ай эчендә төгәлләнергә тиеш диелә.

Берьяктан, Татарстан җитәкчелеге өчен Медведев фәрманы зур уңыш булып тора - федераль университет статусын алу аны федераль бюдҗеттан финанслау мәсьәләсен хәл итә. Бар салымнарны да диярлек Мәскәүгә түләп барган чорда бу алар өчен уңай бер чишелеш.

Тик икенче яктан, рәсми Казанның яңа университетта татар кадрларын әзерләүгә тәэсир итә алу каналлары бик булмаячак. 



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Нур кайдан: Казан
25.10.2009 15:16
Казан, Казан дисез, исемдәмени хикмәт, аның җисемендә татар теле, тарихи яисә татар мәньфәгате ятмаса...

кем: Динар
24.10.2009 16:04
сезнең фикерләрегез миңа бик сәйер, чын кешеләр түгел, шпионнардыр сез бәлки? минемчә, кду урыс университеты иде, казан да урыс шәһәре бит.
җавап

кем: qara bars кайдан: urmannan
25.10.2009 02:03
shamilge ! song'ghe yellarda qazan universite ghalim-moghalimnereneng seyfate bik neq uzgerde , xazer anda kyupchelekne xaten-qezlar tashkil ite .bilgele inde , xanemnargha conformism xas , shunga da alardan qarsheleq ghamalleren kyotep bulmas . 80-che yellar axerenda QDU taliblare bik aktiv ide , xazergelere shaqtey conformist .yughise byoten don'yada studentlar qeyu ghis'yanchelar .

кем: Şamil İxsanov кайдан: Ukrainadan
23.10.2009 23:14
Qazan universitetın yaqlap iņ aldan kütәrelergә tiyeş anıņ ğalimnәre. Alarğa Rәsәyneņ şaqtıy kiņ ğilmi dairәlәrendә tayanıç tabarğa bula, çөnki tatarlarnı xisapqa almağandada bu adım fәnni traditsiyәgә zur xıyәnәt. Ә inde tatar ğalimnәre qayda ğna yәşәmәsәlәrdә çan qağırğa tiyeşlәr. Şulay bulsa tilergәn Mәskәü türәlәre minemçә artqa çigenmi buldıra almaslar.

кем: кызыксынучы
23.10.2009 15:41
химия-технология университеты - НИИ булып калдырыла дип ишеттем, дорес хэлме?

кем: VIl Mirzayanov кайдан: USA
23.10.2009 11:16
Ujlap torgach tagin ber fiker kilde. Jarij, bu kotorgan akildan shashkan idarachilarne bariber tuktatip bulmajachak. Kazan Universistety ul bik zur hem kimmetle brend. Shuna kure Tatarstan xokumete shul isem astinda Kazan aviatsija universitetin hem Kazan ximija akademijasin h.b. jugari uku jortlarin berleshterep Kazan Universiteti iseme astinda kaldirsin ide. Bara-bara alar jugari jassiga menerler hem Kazan Universitety kalir. Bashka shundij variantlar da ujlarga bula kebek. Sez nichek karijsiz?

кем: VIl Mirzayanov кайдан: USA
22.10.2009 22:39
Bu urus idarachilari gupche akildan sashkannarder inde. Kazan universiteti bit ul inde elle kajchan image bilgese jaki trade mark. Tatarcha, donjaga bit kursetu jaki tovar tamgasi bulip tora. Kazan matematika mektebe, Kazan ximija mektebe kebek suzler elle kajchan botendonjja galimlerenen suzlegen kergenner. Lobachevskij, Butlerov, Arbuzov hem Zavojskij digen galimler barlik donja galimlerenen altin isemlegende. Alarni pfu da eshlegen dip jazirlarmi? Pfu belen tfu erak tugeller. Mene bit inglizlar Kembridge hem Oksford universitetlarin mene inde 600 eldan artik vakitta saklijlar. Amerikada Harvard hem Princeton univerisitetlari. Alarni berkem de bervakitta da uzgertmejechekler. Alar zur fen hem belem bilgelere. Shajmiga kilsek, ul monin turinda, kuresen, belmi. Bu Kazan universitetin beteru uze Rusijaga zijan bulachak. Bolaj da urislar zarlana, imesh, uris galimleren tanimilar, alarga nobel premijasi birmiler dip. Nichek tanisinnar di inde pfu jaki tfu digen jirde eshleuche galimlerne jaki alarni tamamlagannarni? Isemnere kolke gen tugel, e bulgan bagazhne jukka chigaru bit.

кем: qara bars кайдан: urmannan
22.10.2009 22:21
russiada xaleqne xakimiat nichek teli , shulay awali . bilgele inde , kyusekneng ing awer bashe ghadattageche tatargha tesha . qechqertep tatar matbughaten betereler , magharif sistemen jimereler. bu xaleq kyupme tyuzer miken dip senaw uzderalar axere... a babay byugen qurchaq qena , ul berni xal itmi. ane xatte uz ministerlare da tenglamey , maskawbelan otkatlar asha turedan-ture esh yorteler , tatarneng magharifen , madaniaten jimerude bik tereshep qatnashalar .

кем: bulgan qiz
22.10.2009 21:27
булдырдыыыык....коточкыч хэбэр... чиратта нэрсэ микэн?
җавап

кем: оптимист кайдан: Казан
25.10.2009 21:55
Мәчетләрне финанслау авыр, аларны чиркәүләргә кушалар... :)

кем: Фэридэ
22.10.2009 17:34
Турыга кычкырып, протест итеп без телэмибез дип эйтеп бер нэрсэ дэ узгэрми. Мин бу хэбэрне укыгач шак каттым. Миллэтне бетерунен сонгы баскычына баскан дэулэт. Болай каршы торып булмагач безгэ дэ корэш юлларын узгэртергэ кирэк. эчлэренэ утеп кереп узебезгэ кирэген эшлэтик. урамнарда берлэшеп йори алмасак интернетта берлэшеп корэшик. бай миллэтпэрвэрлэрдэн ярдэм сорыйк. сез русия дисез дэ русия узе дэ кайбер кочлэр тарафыннан юкка чыгу юлына жигелгэн дэ экрен генэ упкынга таба сурэлеп бара. хэр нэрсэ тыштан куренгэн кебек тугел.

кем: Газинур кайдан: Элмэт
22.10.2009 15:54
Булдырабыз дип Хилларига да эйткэч Шэймиев Казан исемен саклап калсын иде. Анын тарихы бар, даны бар, абруы да бар. ПФГУ, я ПФУ бигрек шыксыз инде, Казанский федеральный дисэлэр дэ була бит. Галимнэр дэ уз сузен эйтсен, энэ Медведев килэ бит Казанга. Имза жыеп та була.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +