киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татарстан

Карл Мейер Татарстанны ача

Карл Мейер

Карл Мейер

13.10.2009

Күренекле Америка язучысы, халыкара сәясәт белгече Карл Мейер һәм билгеле журналист Шарин Блер Брисак Казанда булып, Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтне өйрәнде.

Карл Мейер "The New York Times" һәм "The Washington Post" газеталарының редакция шурасы әгъзасы, 2000 елдан “World Police Journal”да мөхәррирлек итә. Шул ук вакытта ул халыкара эшләр буенча шура әгъзасы да булып тора. Яше 80гә якынлашкан бу сәясәт белгече дөньяның бик күп илләрендә булган. Ул анда Маргарет Тэтчер, Франсуа Миттеран, Фидель Кастро, Беназир Бһутто, Һарольд Вильсон, Вилли Брандт, Индира Ганди, Ицхак Рабин белән очрашып әңгәмәләр алган.

Әлбәттә аның җигелеп эшләгән вакыты Көнбатыш белән Социалистик система арасындагы каршылык чорына туры килә. Хәзер дә ул тынгы белмичә, катлаулы сәяси һәм халыкара мәсьәләләрне өйрәнеп, катлаулы халыкара темаларга багышланган 12 китап чыгарган.

Бүгенге көндә ул үзенең тормыш иптәше билгеле журналист, продюсер Шарин Блэр Брисак белән диннәр арасындагы татулыкны Татарстан моделе турында китап өстендә эшлиләр. Казанга килгәч, алар театрларда, уку йортларында булдылар, төрле катлам вәкилләре белән очрашып, үзләре теләгән сорауларны бирде.

Америкадан килгән кунаклар “Азатлык” радиосының Казан бүлегендә дә булып китте. Биредә Америка кунаклары мөстәкыйльлек, милли үсеш, милләтара мөнәсәбәтләрнең Татарстан моделе турында сораштылар.
Шарин Блэр Брисак

“Без тормыш иптәшем белән Казанга беренче тапкыр килдек. Әлбәттә, моңа кадәр безнең СССРда, Русиядә булган бар иде. Әйтергә кирәк, безнең күп кенә укымышлы дусларыбызның Татарстан турында ишеткәне дә юк. Иң аптыратканы аларның Татарстанны Төркмәнстан, Казакъстан белән бутавы. Минемчә, Татарстанны АКШта һәм гомумән бөтен дөньяда белергә, танырга тиешләр. Казанда Кол Шәриф мәчете белән Благовещение чиркәвенең янәшә торуы шаккатырды. Бу турыда Америка халкы белергә тиеш”, диде Карл Мейер.

Карл Мэйрның сәфәрдәше Шарин Блэр Брисак "The New York Times", "The Washington Post", "The Nation" басмаларында мәкаләләр бастыра. CBS News ширкәтендә продюсер булган, берничә тапкыр Emmy бүләге белән бүләкләнгән. Аны да Казан таң калдырган.

“Казан – күпмилләтле республика башкаласы. Монда мөселманнар һәм правослаулар үзара тату яши. Без моңа кадәр сәяхәт иткән төбәкләрдә динара һәм милләтара низаг аркасында халык бер-берсен үтерә иде. Безгә билгеле булганча, Татарстанда катнаш никахлар күп булуга карамастан, алар таркалмый.

Шулай ук без Казандагы яһүдиләр гыйбадәтханәсендә дә булдык. Сөйләүләргә караганда, кайчандыр монда яшәгән яһүдиләр Израильгә, АКШка китеп, күпмедер торганнан соң кабат Казанга кайткан. Минемчә, күпмилләтле Татарстан бөтен дөнья өчен үрнәк булып тора ала”, диде Шарин Блэр Брисак.

Татарстандагы милләтара һәм динара мөнәсәбәт турындагы китап 2011 елда Нью-Йоркның PublicAffairs нәшриятендә дөнья күрәчәк.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Гөлнар кайдан: Казаннан
02.11.2009 18:19
Монда ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Чөнки мин, мәдәният министры киңәшчесе буларак, Мейер әфәнденең һәм Брисак ханымның министрыбыз белән ике очрашуларында да катнаштым һәм үз колагым белән аның “Идегәй” дастаны турында һәм Кол Галинең татар әдәбиятына нигез салган “Кыйсса-и-Йосыф” поэмасы турында сөйләгәнен ишеттем.

кем: Fidan кайдан: Казаннан
27.10.2009 13:22
Яхья атлы кеше узе ничэ дастанны белэ икэн? Заманында мин тат.факта укыдым. Бернинди дастан хэтерлэмим. Зачет биргэч ук онытылган. "Идегэй"не генэ эйтэ алам. Аны да сузмэ суз белмим, сюжеты да онытылган. Кон саен эллэ кайларга чабучы министр ничек инде дастан хэтерлэсен. Андый тормышта яшэп, ананнын исемен онытырга да момкин. Зиля Вэлиеванын дастаннар, гомумэн халык ижаты китапларын бастырып чыгарырга ярдэм итуе дэ бик житкэн. Американнар "имтихан алып йоргэнне" форумда чэйнэу узе дэ шикле эш булып куренэ.

кем: yah'ya кайдан: yaqennan
16.10.2009 03:59
minga da oshbu qunaqlar belan 3-4 saghat aralashergha ture kilde. iskitkech maghlumatle kesheler. alarne ing tyotrendergen narse - tatarstan madaniat ministere belan taneshu bulghan. tatar dastannaren ataghez ale digech, minister xanem lam-mim berni eyte almaghan. ghomumen, bu xanemneng tatar adabiate, madaniate turenda bernindi beleme yuq iken dip shaqqatep qat-qat soyledeler. mene shulay, bez tatarlargha nishlemek kirek?

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
14.10.2009 15:41
“Казан – күпмилләтле республика башкаласы. Монда мөселманнар һәм провослаулар үзара тату яши. Без моңа кадәр сәяхәт иткән төбәкләрдә динара һәм милләтара низаг аркасында халык бер-берсен үтерә иде. Безгә билгеле булганча, Татарстанда катнаш никахлар күп булуга карамастан, алар таркалмый".- менә нәрсә кызыксындыра шушы америка яһудиләрен, бу ханым-әфәнделәргә татар милләтенең азатлык хыяллары кирәкми, монысы хак.
Шулайда монысы да беренче карлыгач дип кабул ителергә тиешле. Билгеле, "беренче карлыгач язны китерми", әммә билгесе булала. Димәк алда безне төрле үзгәрешләр көтә? Әгәр тырышсак, көтеп ятмасак үзебез. Менә бүген ММ рәисен фсб даирәләре нык җәберли, аны азатлыгыннан мәхрүм итмәкчеләр. Әгәр Алла сакласын, Фәүзиябызны утыртып куйсалар нишләрбез? Шулай мыштым гына дәшми калырбызмы, ничек заманында Сөембикә ханшаны әсирлеккә биреп җибәргән шикелле? Шулай эшләсәк, без татарларга беркайчан азатлык тәтемәс, чөнки үз лидерларын яклый-саклый белмәгән халыка нинди азатлык бирсеннәр? Аңа шушы юлда булышсыннар? Башка Фәүзиябыз юк бит, ул безгә бер генә, аны сакларга да, якларга да кирәк. Фәүзия ханым бүгенгесе көндә нык чирли, йөрәге авырта, өстәвенә фсб кешеләре аңа дәваланырга бирми, кешенең иң авыр вакытында допрос алмакчы булып аңа басым ясый, Аларга допросларын моннан бер ай элек кем кушмаган ясамаска? Фәүзия ул чакта әле саулыгыда түзәрди иде бит? Юк, алар махсус шулай кыланалар, бәлки Фәүзияны бөтенләй биртмәкчеләр? Аңлап-төшенеп алар эшләрен булмый, серле оешманың гамәлләре дә серле инде.
     
текст зурлыгы - +

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile