киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Егетләр татар юморы өчен җан ата

13.10.2009

“Юмор-шоу” проектының әйдәп баручылары Әбри Хәбриев һәм Фәрит Галиев “Кызган таба” сорауларына җавап бирә.

Рөстәм Исхакый. Егетләр, сентярбь ахырында юмористларны сайлау булды, катнашучылар күп идеме, нәтиҗәләр белән таныштыра аласызмы?


Фәрит Галиев. Мин бу кастингта көне буе жюрида утырдым…Үткән елга караганда юмор белән мавыгучылар аз иде. Бик талантлылар да булмады. Ләкин шулай да бер-ике кешене сайлап алдык, күбесенең яшьләр булуы сөендерде. Алар мәзәкләр сөйләделәр, пародияләр күрсәттеләр, һәрвакыттагыча әби булып чыгучылар да булды.

Рөстәм Исхакый. Димәк, кабатлаулар күп булган

Фәрит Галиев. Әйе, иске әйберләр кабатланды.

Рөстәм Исхакый. Башка елларда ничек була иде?

Әбри Хәбриев. Беләсезме, кабатлау булырга тиеш тә. Беренчедән, кастингка килүче кеше юмор өлкәсенең ни икәнен аңлап та бетерми һәм булган әйберне кабатлап күрсәтергә тырыша. Минемчә, дөрес эшли дә, чөнки тиешле дәрәҗәгә җиткереп кабатлап күрсәтү игътибарга лаек. Башка елларны карасак, былтыр мисал өчен, кызыклы чыгышлар, сәләтле яшьләр күп иде. Яшь егет-кызларның юмор өлкәсенә тартылуы, әйбәт күренеш. Шуны әйтәсем килә, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз Рәшит абый Шамкайны, Равил абый Шәрәфиевны, Шәмси абый Закиров, Алмаз абый Хәмзиннарны тыңлап-карап, аларның юморына ияләнеп үстеләр.

Рөстәм Исхакый. Сүзеңне бүләм, алар эшлиләрме әле хәзер?

Әбри Хәбриев.
Әйе эшлиләр, ләкин аз күренәләр. Фикеремне дәвам итеп шуны әйтәм, замана үзгәргән саен юморга таләпләр дә арта. Мәсәлән, хәзерге заман яшьләренә “ТНТ” каналында барган “Comedy Club”, “Универ” сериалы кебек юмористик кино-тапшырулар ошый. Алар шунда булган күренешләрне кыланырга тырышалар.

Рөстәм Исхакый. Кайбер өлкән татар юмористлары милли гореф-гадәтләрне кулланып та көлке тудыралар, сез алай булдырасызмы?

Әбри Хәбриев. Әлбәттә алай эшләп була, ләкин аның өчен үзеңнең милләтеңнең тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белергә кирәк. Чөнки үз мәдәниятеңнең нигезен белмичә, андый төр юморны, классик юморны ясавы бик кыен.

Рөстәм Исхакый. Сез нинди алымнар кулланасыз соң?

Фәрит Галиев. Шәмси абый Закиров әйткәнчә, чын юморист булыр өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Үзең күргән-белгәннәрдән чыгып көлкеле күренеш уйлыйсың. Безгә әлегә 25 яшь, тормыш тәҗрибәбез аз, шуңа да күбрәк башкалардан ишектән тарихларны кулланабыз.

Әбри Хәбриев. Нинди генә юморны алсак та, аның нигезендә мәзәк ята. Ә ул каян килеп чыга?! Тормыштан! Мәзәк хәлләр күп булсын өчен син актив булырга, барлык җиргә керергә, кысылырга, күрергә һәм күбрәк кешеләр белән аралашырга кирәк. Мин шулай эшләргә тырышам да.

Рөстәм Исхакый. Бу өлкәдә күпме эшлисез инде егетләр?

Әбри Хәбриев. 2005 елдан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кереп, Шәмси абый Закиров белән танышканнан бирле. Ул безнең сәхнә осталыгы буенча укытучы иде.

Фәрит Галиев. Аңа кадәр әле без Әбри белән Арча педагогия көллиятендә бергә укыдык. Ул вакытта ук сәхнә өчен сценарийлар яза
идем.

Әбри Хәбриев. Арча педагогия көллиятен искә алсак, ул үзе бер тарих. Безнең анда атна саен төрле мәдәни чаралар үтте, аңа бик нык әзерләнә идек. Фәрит һәм тагын берничә егет белән бер төркемдә булдык, чыгышларны көлкеле итеп ясарга тырыштык. Бу эш биш ел буена дәвам итте, бәлки шул да безгә ярдәм иткәндер. Аннан соң әйткәнемчә, Фәрит белән гел бергә идек, укуда да, эштә дә. Миңа аның белән эшләве җайлы.

Рөстәм Исхакый. Һәм сез бүген дә бергә, бер ширкәттә…

Әбри Хәбриев. Әйе, “Барс Медиа”да.

Рөстәм Исхакый. Нәрсәләр эшлисез инде анда?

Әбри Хәбриев. Беренчедән,“Юмор-шоу” концертын төптән үзгәртеп, яхшырту эшен башлап җибәрдек. Аннан инде башкаларына тотындык. Менә әле күптән түгел генә DVD дискларда “Рәвешләр” исемле проект чыкты. Бу “СТС” каналында чыгучы “6 кадров” тапшыруына охшаган.

Фәрит Галиев.
Шулай ук шундый ук стильдә “Мәтәште авылы хәлләре” дип аталган юмористик язмалар төшердек. “Рәвешләр” шәһәрдәге кызык хәлләргә багышланса, соңгысы авыл тормышын чагылдырачак.

Рөстәм Исхакый. Әбри, син бу проектларны финанслаучы “Барс Медиа” ширкәте канаты астындагы “Татар радиосы”нда да эшлисең бит әле…

Әбри Хәбриев. “Татар радиосы”нда инде 2006 елның җәеннән бирле эшлим, анда эләгүем дә “Барс Медиа” оештырган кастинг аша булды. Ди-джей булып эшләргә радионың баш мөхәрире Алмаз Миргаязов үзе тәкъдим ясады.

Рөстәм Исхакый. Шулай ук без синең билгеле артистларга пародия ясавыңны да беләбез, ул исемлектә кемнәр бар?

Әбри Хәбриев.
Салават, Әлфинә Әзъһәмова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов, Булат Нигъмәтуллин, Габделфәт Сафин һәм башкалар, ул исемлек тагын да артачак әле.

Рөстәм Исхакый. Пародияне ясар өчен нинди сыйфат кирәк, әллә ул табигатьтән биреләме?

Әбри Хәбриев. Аның өчен тавышың белән идарә итә белергә, сөйләмеңне сизү кирәк. Минемчә, тавышыңны көйли белсәң, пародия белән шөгыльләнеп була.

Рөстәм Исхакый. Син vkontakte.ru интернет битендә бик тә популяр, 8 меңгә якын дустың бар. Иң күп биргән сораулары?
Әбри Хәбриев. Беренчедә, мин үземне әллә ни популяр кешегә санамыйм, аннары яшьләр арасында “йолдыз” дигән сүз бар, мин ул сүзне гомумән яратмыйм. Кеше никадәр гади булса, шул кадәр югары дәрәҗәдә бәяләнә. Vkontakte.ru дагы интернет биткә килгәндә, анда 7830 дан артык кеше бар, шуларның 90% “Сәләм! Хәлләр ничек?” дип яза. Бик сирәк кеше генә иҗат, тормыш белән кызыксына.

Рөстәм Исхакый. “Юмор-шоу”ны яшьләр беләләрме?

Әбри Хәбриев. Беләләр! Тапшыру эфирдан югалгач йөзләгән хатлар килде, нигә “Юмор-шоу” телевидениядән югалды дип, барсына да “коммерция сере” дип әйтәсе булды…

Рөстәм Исхакый. Бу сорауны мин аралашу башында ук әйтергә тиеш идем инде, егетләр татарда юмор бармы?


Әбри Хәбриев. Татарда юмор бар. Республикадагы кайсы авылга барсаң да, анда бер мәзәк кеше була. Ул үзенең сөйләме, үз-үзен тотышы белән үзенә күрә бер юмор тудыра. Бездә гомер-гомергә мәзәк-көлке булды, чөнки юморсыз бернинди милләт тә яши алмый. Сүгәләр инде һәрвакыт билдән түбән мәзәкләр сөйлисез дип. Ләкин бит халык концертларда шул кара юморга рәхәтләнеп көлеп утыра, аннан өйгә кайткач начар булды дип безне сүгә. Әлбәттә без бу мәзәкләрне бетерергә тырышабыз, тик кайвакыт халык шуларны үзе сорый…Аңламассың бу кешеләрне.

Рөстәм Исхакый. Әбри син җырлый да башладың, монсы ничек аңлатырсың?

Әбри Хәбриев. Җырларга яратам, ләкин җырчы булырга теләмим.

Фәрит Галиев. Ләкин барыбер башкаручы буларак тиздән Әбринең шаян җырлардан төзелгән альбомы чыгачак.

Рөстәм Исхакый.
Кайчанга көтәргә?

Әбри Хәбриев. Октярбрь ахырлары дип өметләнәбез инде, декабрь башы булмаса… :)

Рөстәм Исхакый.
Егетләр, сезнең төп эш юмористик “продукт” әзерләүме?

Фәрит Галиев.
Әйе, нәкъ шулай!

Әбри Хәбриев. Киләчәктә Алла боерса, татар юморын үстерергә, яшьләрне әлеге өлкәгә тартырга бөтен көчебезне куярга әзербез!



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Эбри кайдан: Казан
04.11.2009 02:56
Илфат абый, рэхмэт сузлэренэ. Пародия очен элбэттэ жирлек бар, анысы белэн килешэм, лэкин суз сэясэтчелэр турында куптарылган иде, шуна жавап кына язуым. Мин дэ сезнен белэн таныш булуыма бик шат!!!
РЭхмэт сезгэ, кабат.

кем: Илфат Файзрахманов кайдан: Арчалы
18.10.2009 11:31
Әбри энекэш, мин сине бик хэрмэт итэм, бик булыклы егет. бераз куркып та кузэтэм, талантынны арзанлы юморга алыштырып бетермэссенме.... Бик булдыклы булсан да, килшемэскэ батырчылык итэм. Татар узеннэн колэ белуче бик аз миллэтлэр арасында . Кунгелле кешелэр белэ: яхудлэр турында хэм татарлар турында гына анекдотлар... Э башка миллэт, шул исэптэн олы туганыбыз да бары мыскыл ителэ анегдотларда. Шунга курэ, безнен халык узеннэн колэ белми дигэненгэ, синен белэн, дэлиллэп сойлэшэ алам...
Э татар эстардасы татарнын юморы дип буген билдэн тубэнне тэкъдим итэ. Мин узем дэ кайчандыр эстрадада эшлэп алган кеше, ижади килгэндэ сэхнэне кызыклы итэргэ була. Халык колми дип ачып курсэтергэ тугел бит инде. Мин инде менэ шул сэбэпле генэ дэ концертларга йорми башладым. Ымлыклар белэн бил астына тортеп курсэтеп сойлэшу ул сонгы еллар казанышы, ягъни сексуаль революция жимеше. Никтер ул татарда гына шундый затсыз тосмер алды, калган миллэтлэрдэ популярлык казана алмады.... Элек бик яхшы юморлар сойлэнэ иде. Буген дэ тема житэрлек. Тик ижат кына сай. Юморнын яшьлэрнеке, картларныкы юк. Сэхнэдэ сугену юмор тугел.
Э инде пародиялэргэ кигэндэ, анда да кинлек. Фантазиян генэ эшлэсен. Татарда Жириновский кебеклэр юк анысы, лэкин политиклар гына димэгэн, обьектлар житэрлек. Энэ артистлар никадэр... Алар турындагы гайбэт жыеп бетэрлек тугел... Монда дерзать та дерзать... Э инде кайберулэрнен упкэлэве, ай, упкэлэмэгэе, дип курку, ул татар халыкынын юморны анламавы белэн анлатылмый. Бу турэнен, ягъни шул обьектнын тар кунеллелеге, наданлыгы турында сойли. Акыллы кеше узеннэн колгэнгэ упкэли белми. Э татарнын юморы кызым синга эйтэм, киленем син тынла, кебек. Акыллы, шул ук вакытта колдерэ дэ. Бер елда "Безнен гэҗит" бу нисбэттэн конкурс та уткэреп алды. анда халык авылларындагы мэзэклэрне язып туя алмады.
кыскасы, мин концертка барсам, еш кына башымны иеп утырам. Моны башка миллэт кешесе тынламый микэн, алай-болай тэржемэ итэ курмэсеннэр, татар юморы шундый диярлэр, дип утырам.
Сэхнэдэге импровизация эшлэнеп бетмичэ тамашачы каршына чыга. Бездэ аны артситларыбыз дорес анламый да бугай эле. Югыйсэ, импровизация бик авыр куренеш. Аны бик яхшылап репетициялэп кенэ алып чыарга ярый. Анын бик сирэге экспронтом килеп чыга. Хэрхэлдэ урыс сэхнэлэрендэ бу шулай. Э бездэ, сэхнэдэ генэ "находу" гына уйлап чыгарыла кебек...
Унгышлар телэп Илфат абыен.
Минем синга бу сузлэрне узенгэ дэ эйткэнем бар.

кем: татар кызы
14.10.2009 22:50
э сезнен ник именно политикларга пародия ясыйсыгыз килэ?

кем: marat кайдан: kazan
14.10.2009 12:16
кызык бит эле бу, чыннан да татарда парадоия ясарлык жунле политик та юк бит!!

кем: Эбри кайдан: Казан
14.10.2009 02:37
Барысы да яхшы, Татар Кызы!!! Дорес сузлэр...
Лэкин элеге дэ баягы энгэмэдэге сузлэргэ карыйк...
Беренчедэн, татарда яхшы юмор язучы кеше юк диярлек...
Олкэн буын язучылары язган эйберне яшьлэр анламый... хэм анламаячак та, чонки буыннар торле...
Икенчедэн, кабат шул эйтелгэн сузлэремэ кайтып калам, тормыш тэжрибэсе... ул да бездэ эле житеп бетми...
Шуна курэ, элегэ, кемдер чыгарган эйберлэргэ ияреп, аны яхшы якка узгэртеп хэм узебезнекен остэп яна куренешлэр чыгарырга хэм барлыкка китерегэ тырышып йорибез дэ инде... Барысы да без - яшьлэр кулында...
Тэжрибэ туплыйбыз, ойрэнэбез, тырышабыз... ин мохиме бер урында туктанып тормыйбыз...
Э "РЭВЕШЛЭР" проектын алып карарга кинэш итэм...
Тикшеру очен булса да... Элегэ караган кеше начар димэде... бэлкем бу беренче адымдыр... :)))
Рэхмэээт... :)))

кем: Фэрит кайдан: Казан
14.10.2009 02:09
татар политиклары турында юмор сойлэу, гомумэн алганда аларны пародировать иту минем уйлавымча бик унышлы юл тугел! чонки бездэ Россия политиклары кебек бер берсеннэн аерылып, кузгэ ташланып тора торган шэхеслэр юк диярлек! безнен политикларнын узенчэлеге - рус телендэ "ЯВНЫЙ" татар акценты белэн солйлэшу! э аны ганы курсэтеп сэхнэдэ халыкны бик озак вакыт эчендэ узенэ каратып тора алмыйсын!

кем: татар кызы кайдан: казан
13.10.2009 23:30
мин сезнен Эбри Хбриев хэм Фэрит Галиев белэн булган энгэмгезне укыдым. мина узе бик ошады. юмор турында бик
матур хэм анлаешлы энгэмэ язылган. лэкин менэ хаман шул русларга иярмичэ генэ (алар анда 6 кдровка ошаган диск чыкты дип эйттелэр) татарнын оригиналь юморын ясау турында уйлансыннар иде. мин узем кешегэ карап эшлэгэнне яратмыйм.все таки без аерым миллэт и аерылып торырга тиеш дип саныйм. бэлки мин бик каты тэнкыйть кузлегеннэн язамдыр. эгэр катырак тэнкыйтьлэп атканмын икэн, гафу итегез!!!

кем: Эбри кайдан: Казан
13.10.2009 23:19
Бик кызык сорау. Белэсезме, беренчедэн, татар сэясэтчелэре арасында аерылып торырлык кешелэр юк диярлек дэрэжэдэ. Урысларда алар бит гаять куп. Шуна остэп аларга бэйлэнерлек кызыклы хэм узенчэлекле яклары бар аларнын. Э безнекелэргэ килгэндэ, шул баналь "пачиму патамушты"... хэм... бетте... Шул "пачиму патамуштыны" куертып хэм купертеп сойлэу, минем уйлавымча, бер кешегэ дэ кирэкми... Тапталган эйбер ул... кызыгы юк инде анын...
Икенчедэн, минталитет дигэн нэрсэ дэ бар бездэ... шунын аркасында, сэясэтчелэргэ курсэтелгэн пародиялэр, беренчедэн, халыкка анлашылмаячак, икенчедэн сэясэтчелэрнен узлэренэ дэ... Безнен халык уз-узеннэн колэ белми... Бу сыйфат - татар халкынын ин зур МИНУСЫ!!!
Рэхмэт... :)))

кем: Голназ кайдан: Казан
13.10.2009 22:55
Мин бу егетлэрне кургэнем бар, мина Эбри бик ошый, особенно юмор-шоу алып барганда! курэсе иде узлэрен тагын телевидениядэ

кем: Илнур кайдан: Казан
13.10.2009 19:53
Эбри ул барсында булдыра, кирэк икэн политикларны да парадировать итеп бирэ ала!
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Егетләр татар юморы өчен җан ата