киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Ерак Шәрык татарлары берләшә

Конференциядә катнашучылар
09.10.2009

Хабаровскида “Безнең көчебез - бердәмлектә” дип аталган Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының беренче конференциясе узды. Конгресс Ерак Көнчыгыш федераль бүлгедәге татар оешмаларын берләштерә.

“Безнең көчебез бердәмлектә” дип аталган конференциягә Ерак Шәрыктагы барлык татар иҗтимагый оешмаларының вәкилләре җыелган иде. Чара кысаларында татар әдәбияте, милли киемнәр һәм ашлар күргәзмәсе, шәһәр буенча сәхәт дә оештырылды.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин чараны тантаналы рәвештә ачып җибәреп, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Татарстан премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән җибәрелгән котлау хатларын укыды.

Конференция барышында Ерак Шәрыктагы татар оешмалары җитәкчеләре үзләре башкарган эшләрне санап, киләчәктәге эш планнары, проблемалары белән уртаклашты.

Хабаровскидагы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәрвәр Туктаров татар яшьләре клубы эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге клубта милли рухтагы очрашулар һәм бәйрәмнәр оештырыла икән. Декабрь аенда исә клуб яшьләре өлкәнең кайбер шәһәрләрендә татар дискәтүкләре уздырырга ниятли.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин сүзләренә караганда, өлкәдә татар тарихы һәм мәдәниятен белергә теләүче яшьләр саны арта. Шулай ук төрле күңел ачу чараларында да татарлар күпләп катнаша.

Уңай якка үзгәрешләр булса да, Ерак көнчыгыш татарлары тормышында проблемалар да җитәрлек. Конференция барышында алар аеруча озаклап тикшерелгән. Рөстәм Абдуллин әйтүенчә, төбәктәге зур проблема - мәчетләр булмауда.


“Мәчет Ерак Шәрыкта бары тик Находкада гына бар. Башка шәһәрләрдә исә гыйбадәт бүлмәләре генә. Әмма анда да ислам, Коръәнне белгән татар руханилары юк. Гыйбадәт бүлмәләрендә Урта Азия һәм Кавказдан килгән кеше имамлык иткәч, татарлар анда теләп һәм күпләп йөрми. Имам сорап Татарстан диния назәрәтенә берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек. Имам җибәрербез дип вәгъдә иттеләр. Әмма биргән вәгъдәләрендә тормадылар”, ди Абдуллин.

Шулай ук Ерак Көнчыгыш татарларын ислам нигезләре буенча күмү мәсьәләсе дә борчый икән. “Татарларны күмү өчен зиратта махсус урын бирелсә дә, шәригать кануннарын белеп күмүчеләр юк. Үзебез булдыра алганча күмәргә тырышабыз”, диде Рөстәм Абдуллин.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының беренче конференциясендә якшәмбе мәктәпләрендә татар теле укытучыларының юклыгы мәсьәләсе дә күтәрелгән. Рөстәм Абдуллин сүзләренә караганда, кайбер урыннарда татар теле укытучылары бөтенләй юк, ә туган телдәге китаплар бик аз.

“Татарстанга кунакка кайткач, без көчебездән килгәнчә төрле китаплар, дәреслекләр алып китәбез. Өйгә кайткач исә, аларны бөтен Ерак Көнчыгыш буенча таратабыз. Әмма алар кешеләргә бик аз тия. Казанга килгәч, безгә күпләр ярдәм итәргә, китаплар җибәрергә ышандыралар. Әмма бу буш вәгъдә генә булып кала”, ди Абдуллин.

Конференция ахырында Ерак Шәрык татарлары үзләренчә әлеге проблемаларны чишү, әлеге вәзгыятьтән чыгу юлларын эзләде. Әмма барыбер киңәш һәм ярдәм сорап тагын бер тапкыр Татарстан җитәкчелегенә, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә булды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
10.10.2009 00:50
Афәрин, Татар бугазында яшәүче татарларым! Иң мөһиме - күңелегезне төшермәгез, эшегезне системага салып эшләргә тырышыгыз. Бөтен Ерак Көнчыгыш буенча тикшерү-опрос үткәрергә тырышыгыз - кайда күпме татар яши, нинди проблемалары бар, ярдәм итәрлек нинди байларыбыз бар? Дин әһелләрен һәм татар тееле укытучыларын Казанга җибәреп әзерләргә тырышыгыз, алар берничә елдан әзер кадр булып кайтачак. Сезнең төп үзәк кайда хәзер - шуны да беләсем килә иде. Адресыгыз булса, мин дә үз китапларымны почтаа белән сезгә җибәрер идем. Гомумән, әйдәгез әле, милләттәшләр, Ерак Көнчыгышта - Ана Ватаныбызда яшәүче татарларыбызга кулдан килгәнчә булышыйк! Кем нәрсә җибәрә ала - китапмы, дисклармы, милли киемнәрме - җибәрик аларга. Үзем дә шул якларга бер барып кайтырга хыялланам, әмма хәзергә хокуклар чикләнгән. Алай да, менә шундый милли җыеннар булганда, безне дә чакырыгыз әле, кардәшләр! Без бит рәсми "милләтчеләр" түгел, хөкүмәтнең юлга түләгәнен көтеп ятмыйбыз, китап сатып булса да, плацкартта булса да, җир читенә дә чыгып китәбез ТАТАР өчен!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
09.10.2009 20:52
Ерак Көнчыгыштагы милләттәшләремә берәр киңәш бирер идем. Киңәш бирү җиңел, ул матди чыгымнар талэп итми. Менә китапларга килгәндә? Казанлылар вәгдә иткәннәрдә, сүзләрендә торалмаганнар, аның сәбәпләре дә бардыр. Беренчес, Ерак Көнчыгышка китапларны почта белән җибәрү, бәгенге көндә шактый бәягә төшә, милләттәшләребез Казанда да бик бай яшәми бит. Ерак Көнчыгыштагы милләттәшләргә ник язылмаска иде татар газет-ңурналларына? Союзпечать эшли бит, почтага барасыңда языласың, бер юлы ике куянны атасың булып чыга. Татар матбугатына булышасың һәм үзләрегез анда Ерак көнчыгышта менә дигән газет-җурналлар укып татар телендә, татар миохиты белән бергә яшисез. Арагызда бар икән каләм тибрәтүче кешеләр, алар Ерак Көнчыгыш татарлары тормышы турында газетларга даими рәвештә хәбәр биреп тора алалар Безгәдә кызык сезнең тормыш белән танышу. Монысы - бер.
Икенчес, сез җыелган-җыелган инде, билгеле аралашырга кирәкле нәрсә, шул ук вкыт сезнең якларда җирле органнарга сайлаулар була, уйлашыгыз ничек итеп сезгә үз хәлләрегезне шушы депутатлар аша чишәрди юлларын барлау. Әгәр җыйнау җыелып бер партиягә тауыш бирсәгез сезнең өлеш шактый будуы бар, чөнки хәзер халык сайлауларга йөрми башлады, нәтиҗәсен күрми, сезнең тавыш күп булмасада, аз сайлаучылар арасында шактый булып чыгуы бар, ягни мәсәлә, кем өченде, нинди булса партиям, бер мандатлы кандидатмы, сезнең тавыш аркасында җиңүе бар. Менә сез анардан инде таләп итәләсез. Тик шушы таләпләрне алдан әзерләп, сайлау алдынан партия лидерлары белән очрашып (җирле лидерлар) килешү төзисез, болай сүздән генә булмасын, алдарлар. Җыелып берәр кешене сайлагыз арагыздан сөйләшүләр алып барыр өчен. Тик намуслы кешегә тапшырыгыз шундый эшн, билгеле акыллы да булсын, шәхсән мәнфәгәтләрдән чыгып йөрмәсе, ә җәмгыят турында кайгыртсын башта. Менә шулай.
     
текст зурлыгы - +