киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Милли киемне исламга туры китерү мөмкинме?

Бертуган апалы-сеңелле дизайнерлар: Айгөл Закирова, Лира Гараева, Римма Сибгатуллина
09.10.2009

Татар милли костюмнарын шәригатькә туры китерү мөмкинме? Мөселман киемнәре дизайнерларының карашлары төрле.

Казанда узган беренче халыкара ислам модасы бәйгесендә тәкъдим ителгән киемнәр кайбер мөселманнарны аптырашта калдырды. Чөнки араларында тәнгә сыланып тора торган, үтә-күренмәле киемнәр дә бар иде.

Бәйгегә әзерлек башланганда ук оештыручылар татар мохитендәге костюмнарга игътибар зуррак булачагына ишәрәләде. Ягъни мөселман киемнәре татар милли юнәлештә булырга тиешлеге әйтелде. Әмма, күрәсең, дизайнерлар әле бу өлкәдә эшләргә тулаем әзер түгел.

Исламча караш

Айгөл Закирова коллекциясе
Шәригать кушканча яшәүче дизайнерлар бәйгене башкачарак күзаллауларын әйтте.

“Көндәлек киемнәр” номинациясендә 3нче урынны алган бертуганнар – Лира Гәрәева, Римма Сибгәтуллина һәм Айгөл Закирова тулаем мөселман бәйгесенә дип әзерләнгән.

“Минем 6 ел элек исламны кабул иткәч мөселманча киенү проблемасы килеп туды. Аннары кияүгә чыга башлагач туй күлмәкләре таба алмадык. Шуннан инде бу эш белән үзебез шөгыльләнергә керештек», ди Закирова.

Аның сүзләренчә, алар ярымфиналга ике коллекция – туй күлмәкләре һәм көндәлек киемнәрне тәкъдим иткән. Әмма туй күлмәкләре финалга узмаган.

“Бәйге күбрәк милли төсмер алды. Һәм анда ачык, сыланып тора торган киемнәргә дә югары урыннар бирелде. Сайлап алу вакытында шәригатькә туры килүче күлмәкләр дә күп иде югыйсә, әмма алар уза алмады”, ди Айгөл.

Ләйсән Хаҗиеваның балалар киемнәре коллекциясе
Милли күлмәкләрдә ислам төсмере


Шул ук вакытта милли киемнәр номинациясендә 3-нче урынны алган Ләйсән Хаҗиева сүзләренчә, бәйге ике тармакка бүленгән булган: ислам модасы һәм милли костюм.

“Милли костюм номинациясендә кыскарак киемнәр һәм яулыксыз да ярый иде”, ди ул.

Хаҗиева бәйгедә балалар киемнәре һәм туй күлмәкләре коллекциясен тәкъдим иткән. Балалар киемнәрен ул милли белән беррәттән шәригатькә дә туры китерә торган итеп ясаган.

Аның сүзләренчә, милли костюмнарны ислам таләпләренә туры китерү һич авыр түгел.

“Милли костюм ул татар орнаментлары белән чигүле булырга тиеш”, диде Хаҗиева.

Төрекнеке түгел - татарныкы

Дизайнерларның икесе дә татар мохитенә туры килә торган киемнәр тегүне җәелдерергә кирәк дип саный. Әгәр Закирова ул тулысы белән ислам шартларына туры килергә тиеш дип күзалласа, Хаҗиева беренче чиратта татар бизәлешенә игътибар итә.

“3-4 ел элек бөтен мөселман киемнәре Төркиядән кайта иде. Алар гади һәм сыйфатсыз иде. Хәзер инде үзебездә дә тегүчеләр барлыкка килде. Мин мөселман кызларының әйбәтрәк киенүен телим, чөнки татарлардагы исламны аларның киемнәре аркылы күзаллыйлар”, ди Закирова.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Динар кайдан: Татарстан
13.10.2009 16:56
мин йазганда фотолар башкача иде, әзрәк иде, монда булмаганы да бар иде. монда хәзер уртадагы рәсемдәге кийем һәм беренче рәсемдәге урдагы кыз кийеме мөселманча кеше арасында кийә торган түгел. астагы рәсемдәге балалар кийеме мөселманча буларак бик шикле. һәм барча фотоларда йөзләре күренә, аның да рөхсәтлеге шикле. һәм беренче рәсемдәге ике йактагы ике кызның да кийемнәре кеше арасында кийә торган мөселманча кийем буларак әйбәт түгел, чөнки плащ шикелле була ала, әмма алай итмәгәннәр.
мондый нәрсәләргә карата шулай йазмасам әкренләп-әкренләп йарамаган кийемгә шикле генә дип карый башларлар, аннары нормаль дип карый башларлар дип куркам. шуңа күрә "дөрес түгел бу" дип кенә булса да йазсагызчы шушындый урыннарда, мөселманнар.

кем: Мөслимә кайдан: Казан
11.10.2009 17:21
Сез яулыкны төрекчә ябасыз дип үзәккә үтә кайбер татар ханымнары. Алар күбесе яулыксыз. Соң үзең нишләп татарча япмыйсың дигәч, йөз сәбәп табалар. Хикмәт шунда: шәригатебез буенча хатын-кызның башы капланган булырга , чәчләре күренмәскә тиеш. Шуңа күрә ничек япса да япсын, тик чәче генә күренмәсен. Шәригатьне без уйлап чыгармадык бит. Аллаһның әмере шундый. Без аңа буйсынырга тиеш, әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән. (Армиядәге кебек "приказ не обсуждается, а выполняется".)
Дин әһелләребез арасында милләт төшенчәсен аңлап эш йөртүчеләре дә шактый хәзер. Әкренләп алар " исламда милләт юк" дигән фикердән ерагая, Әлхәмдүлилләһ!

кем: Динар кайдан: Татарстан
11.10.2009 17:13
http://matbugat.ru/news/?id=1420#comments
Динар 05.08.2009 12:44:47 :
телевизор-журналларда төрле мероприйәтийеләрдә күренгән күпчелек хатын-кыз татар кийемнәре урамда, "чит" кешеләр арасында кийеп йөрей торган исламча кийем таләпләренгә туры килмәй. чөнки улларның чәчләре, муйыннары, йөзләре күренә, гәүдә формалары күренә. исламча "урамда" кийә торган кийем татарча булса да бары бер шул сез әйткәнчә "кәфенлек" шикелле буладыр инде ул, әмма төсе булырга мөмкин, йаулык өстеннән калфагы... әмма сүз уңайыннан, гарәп кийеме кийәләр дийүчеләргә: ә атеист-мазарлар да татар милли кийеме дә кимәй бит хәзерге заманда.

кем: татар кызы кайдан: шэхэрдэн
10.10.2009 19:32
Гэжэплэнунен чиге юк бу язманы укыгач. Нэрсэ инде, ул татар исемле, фамилияле хатын-кызлар исламны 6 ел элек кенэ кабул иткэнмени? Авыл агае дорес эйтэ. Исламны Русиядэ башка диннэргэ караганда да иртэрэй кабул иткэннэр. 1500 ел элек дисэн дэ була. Менэ шулай, димэк татар исламны 6 ел элек кенэ кабул иткэн булып чыгамы? Татар баласы доняьга килгэндэ дэ иманлы килэ. Бу нинди мода сон? Хэзер инде татар теле дэ шуна онытыла бара. Исламда миллэт юк дилэр дэ руса телендэ сойлэшеп, гарэп, турек киемнэрен киеп, яулыкларын урыс монашкалары кебек булавкалар белэн тойнэп йорилэр. Узбэк баш киемеен эйткэн дэ юк. Татар кия!. Казах улсэ дэ узбэк баш киемен кимэячэк. Чонки узенеке бар! Бездэ менэ дигэн калэпушлэр бар да бит. Юк! Эллэ кайдан кайтканнарны киялэр. Бу нинди битарафлык икэн уз миллэтенэ карата?! Безнен эби-бабайлар миллэтне дэ, динне дэ, милли киемне дэ саклаган! Э без? Оят биллэхи!

кем: ауыл агае кайдан: аулдан
09.10.2009 18:39
Мин аңлап җиткермәдемме соң.Безнең әби-бабайларыбызның киемнәре,исламга туры килмәделәрме икән ни?Йәки,хәзерге йәшләребез(картларыбыз да)70-80ел эчендә,татар киемнәрен оныттылармы?Милли кием.?Кайсы милләт киеме турында сүз бара соң?
     
текст зурлыгы - +