киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Казанга Һиллари Клинтон килә

09.10.2009

12-14 октябрь көннәрендә Русиягә ясаган сәфәренең бер өлешен АКШ дәүләт секретаре Казанда үткәрәчәк. Анда ул Татарстан җитәкчелеге белән генә түгел, төрле дин вәкилләре белән дә очрашырга җыена.

Дәүләт секретаре Клинтонның Казанга барачагын атнакич Вашингтонда дәүләт департаментының матбугат вәкиле Ян Келли хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан бүгенге Русиядә бу илнең күпмилләтле булуын күрсәтеп тора һәм Клинтонның Казанга баруы Кушма Штатларга Русияне яхшырак аңлауга ярдәм итәчәк. Моңа кадәр Татарстанга андый зур дәрәҗәле американ рәсмиенең килгәне юк иде.

Матбугат очрашуында яңгыраган "Дәүләт секретаренең Казан сәфәре Русиядә милләтара киеренкелек чыгуга китермәсме?" дигән сорауга Ян Келли көлеп, "Русияне, аның төрлелеген, яшәешен башкала Мәскәүдән читкәрәк чыгып кына аңлап була һәм бу җәһәттән Казан кулай бер урын", дип белдерде. 

Русиягә килер алдыннан Клинтон Швецариянең Цюрих шәһәрендә Төркия белән Әрмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау турында беркетмә имзалау тантанасында катнашачак.

Моңа кадәр Татарстан башкаласында соңгы елларда Иран, Кытай, Чехия, Төркмәнстан һәм Төркиянең югары дәүләт җитәкчеләре булып киткән иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: кыстыбый кайдан: тегермәннән
13.10.2009 21:16
Һичшиксез, бу очрашуда татар активистлары булырга тиеш, һәм, хакимият оештырган конгресс вәкилләре түгел, ә нәк менә опозитсия вәкилләре. Әгәр дә исемлектә Фәүзия тормый икән, бу бик зур ялгышлык булачак. Зәки Зәйнуллинны кертергә кирәк(Аның Дудаев белән очрашу тәҗрибәсе бар- шаяру дип аңлагыз), яшләрдән "Үзебез" хәрәкәте җитәкчеләре. һәм әлбәттә ул кабул итәме, юкмы- пикет барыбер кирәк,

кем: uzghenche кайдан: uramnan
13.10.2009 13:38
jamaghat ! tatarneng ghozerlere "azatleq" sitenda eyetelgech shul americannargha barep jita bit inde , nik alarne axmaqqa sanargha . alar kemneng kem ikanen , narsaneng narse ikanen bik yaxshe belaler . russianeng da chenbarleghen aselda dyores kyuzalleylar , "azatleq"neng missione bezge yardam itu yozennen qorelghan . a qazandaghe ochrashular urus qaramaghenda bara , shulay bulghach nik bush xiallar, satashular, belan maweghergha.

кем: Алмаз кайдан: Уфа
13.10.2009 00:56
Урыслар Хилари самолетын кире борырлар әле, Казанда томан дигән булып. Килеп җитә алса әйбәт булыр иде.

кем: кысла кайдан: самар
11.10.2009 07:40
...фикерем түбәндәге дип яза ала бит.Русия төбәкләрендә беренче сыйныфта татар телен укытуны тыйдылар.Бу хокук бозуга керми мени.

кем: кысла кайдан: самар
10.10.2009 17:31
Исламда милләт юк дип тәкрарлап йөргәннәргә бу үзенә күрә бер сабак та булачак.Милләтнең иҗтимагый тормышында катнашмаган ,нквд инструкциясе белән яшәгәннәр бәлки бераз уйланырлар.Гайнеддин,Бибарсов,Кргановтай муллаларыбыз аз шул.Ләкин дә ҺИЛАРИГА һәр татар үз тәләген әйтә ала дип уйлыйм.АЗАТЛЫКта ҺИЛАРИГА минем

кем: Алмаз кайдан: Уфа
10.10.2009 16:04
Милли лидерларга чакырганны көтеп утырырга ярамый, АКШ илчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк очрашырга үтенеп. Клинтон үзе каян белсен инде Бәйрәмова дигән кеше барын? Бәлки Мәскәүдән Мохәммәт эшләр бу эшне.

кем: марат кайдан: казан
10.10.2009 15:52
мәскәүле Мөхәммәткә---мин дә шул турыда уйлаган идем. бик дөрес фикер әйтәсез! Бу форсаттан файдаланмасак шырррр дивана булачакбыз!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
10.10.2009 13:07
Ахрысы, дөня сәясәте татарларга йөзе белән борыла? Һичшиксез бу татар милләте өчен һәм милли хәрәкәтне җитәкләгән ММ өчен өметле хәбәр. Белмим, бәлки Хилари ханым Фәүзия белән очрашырга теләр? Мәскәүдә АКШ президенты килгән саен очраша каршы як вәкилләре белән, аңардан әле Рәсәй җимерелмәде, менә ММ рәисе белән очрашуда ни Рәсәйне, ни Татарстанны челпәрәмә китермәс, тик бераз хокукларыбызны яклау юлларын җиңеләйтер. Менә әлегә шул гына. Һәр хәлдә милли хәрәкәткә Хилари ханым белән очрашырга омтылып карарга кирәк, шунда бераз милләт хәле турында язмалар булдырырга. Әгәр Хилари ханымны илтәләр икән очрашырга диния нәзәрәтенә, диния нәзәрәте каршында Хилари ханымга рәхмәт, Яшәсен АКШ! дигән плакатлар белән чыгарга кирәк булачак, шушы эш күрсәтер, мөфтиләрнең мәскәү кулында уенчык икәннәрен һәм татар милли хәрәкәте АКШ-ка икенче төрле карашта булганлыгын. Ярый шундый шигарьдә: АКШ - демократия оплоты! дип-тә, начар булмас. Милләттәшләр, форсаттан файдалана белик, АКШ секретаре ай саен килеп йөрми Рәсәйгә, җитмәсә әле Казанга, ычкындырмыйк форсатны. Милли хәрәкәттә аерым таләбләр юк, барысыда уртак, Фәүзия ханымны Казанга җибәрмәсәләр, ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт шушы вазифаны үз өстенә алсын, йә икәү бергә очрашуга барсыннар, бреәү генә очрашуга бару, җайлы булмас, милләт бит, анда күп милләтчеләр.
Әгәр Хилари ханымның төп максаты булмаса Казанда яһудиләр белән очрашу?

кем: Былтыр кайдан: Кырлайдан
10.10.2009 01:20
килсен Һиллари-түти. Казанны күрсен, чәк-чәктән авыз итсен. Кол Шәриф мәчетенә кертерләр инде. Бәлкем милли калфак, читек бүләк итерләр. Безгә жалкы ыштули. Барак Обамага да күчтәнәч төреп җибәрерләр.
Соңгы елларда дөнъя башлыклары Казанга еш килә башладылар әле. Кытай башлыгы килгән иде. Төркия президенты. Уго Чавесны чакырырга иде тагын. Яхшы мужик кебек.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.10.2009 00:38
Дорес, шик юк.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +