киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Башка төрле Нобель

Елена Боднар сәламәтлек саклау өлкәсендә "Иг Нобель" бүләген алды. Бюстгалтерны кирәк чакта газ битлеге итеп кулланып булганын күрсәтүдә аңа чын Нобель ияләре Вольфганг Катерль (сулда), Орһан Памук һәм Пол Кругман (уңда) ярдәм итә
10.10.2009

Исем кушылган сыерларның күбрәк сөт бирүен һәм аракыдан алмаз ташы ясап булуын исбатлаган галимнәргә дә “Нобель” бүләкләре тапшырылды.

Швециянең патша фәннәр академиясендә Нобель атнасы башланыр алдыннан гына АКШның Бостон шәһәрендә кызыклы бер чара узды. Анда да быелгы ачышлар өчен “Иг Нобель” бүләкләре тапшырылды.

Гамәлсез гыйлем – яңгырсыз болыт

Бүгенге көндә Нобель бүләге ни бары биш тармактагы хезмәтләр өчен бирелә.

Американ һәм британ галимнәре төркеме тагын ике яңа Нобель бүләге булдыру тәкъдиме белән чыкты – тирә-юнь мохит һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшләр өчен.

Стокһольмда игълан ителгән бүләк ияләре барысы да фән үсешенә бик зур өлешләрен кертсә дә, гади халыкка аның файдасы кайчан булачагы бик аңлашылып бетми. Шуңа күрә галимнәр бу бүләкләрне фундаменталь ачышлар өчен түгел, күбрәк фән казанышларын куллану уңышлары өчен бирергә тәкъдим итә.

Бостонда "Иг Нобель" бүләген алучылар ирешкән нштиҗәләрне көндәлек тормышта бүген үк кулланып була.

Ветеринария 

2009 ел бүләгенә Британия галимнәре Катерин Дуглас һәм Питер Роулинсон лаек дип табылды. Алар исем кушылган сыерларның исемсез сыерларга караганда күбрәк сөт биргәнен ачыклаган.

Тынычлык

Тынычлык бүләген бер төркем Швейцария галимнәре алды. Алар башка буш шешә яки тулы шешә белән бәрүне өйрәнеп кайсысының күбрәк зыян китергәнен ачыклаган.

Икътисад

Бу өлкәдә бүләккә быел Исландиянең 4 кечкенә банкының җитәкчеләре лаек дип табылды. Алар бу бүләкне кыска вакыт эчендә кечкенә илнең кечкенә банкларын глобаль икътисади кризисны чишеп җибәрү дәрәҗәсенә җиткерә алу сәләтләре өчен алды.

Химия

Бүләкне Мексика дәүләт университеты галимнәре алды. Алар текиладан алмаз ясау ысулын уйлап тапкан.

Физика

Бу өлкәдә 2009 елның бүлеген йөкле хатыннарның рестораннарда чәйлеккә акча аз калдыру сәбәпләрен тикшергән АКШ галимнәре алды.

Әдәбият 

Бүләк Ирландия полициясенә тапшырылды. Полиция хезмәткәрләре Польшадан килгән бер машина йөртүчегә штраф салу турындагы кәгазьне 50 мәртәбә төзәтеп язган. Аның машина йөртү рөхсәтеннән мәгълүматларны күчергәндә “исем-фамилия” урынына алар 49 тапкыр “Prawo Jazdy” дип язган. “Prawo Jazdy” поляк телендә “машина йөртү рөхсәте” дигән сүз.

Болар барысы да чынбарлыкта булган хәлләр. Бу “ачышларны” теркәп җиңүчеләрне бергә җыючы һәм тамашаны оештыручылар үз эшләренең максатын “кешеләрне башта көлдерү, аннары уйландыру” дип билгели.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.10.2009 18:23
Амрикада ни, тагын бар кем куберэк сосиска ашау ярышы, лэпектэ корэш ярышы кебек чепухалар. Алар турында язмаганыгызга рэхмэт. Менэ чын фэнни хем технология казанышлары турында язырга бераз ихтибар да кирэк. Э бит шулар якын килэчэктэ татар халкынын азатлык мэсьэлэсен чишэчэклэр. Амрика галимлэре нефть хем газ табунынын яна технологиясын уйлап тапканнар. Газны инде бер кемдэ котмэгэн урыннардан табып чыгаралар. Шунын аркылы Америка газ запаслары кэм дигэндэ 200 елга житэрлек тэшкил итэлэр. Конбатыш Европада шундый газ тулып ята икэн, аны шулай ук чыгарырга ойрэнергэ Италия, Норвегия, Швеция компаниялары Америкага килеп ойрэнэлэр. Бугенге Нью-Йорк таймс гезите язуынча, бу хэл Европаны газ буенча Русиядан тэмэм бэйсез ясаячак. Шуннан сон инде, абзыкаем, кая бара ди РусСия иле? Анын газы хем нефтесе кемгэ кирэк булачак? Димэк, империя узенен колонияларын талап шул газны-нефтене сату кэсебе буенча топ башына утырачак. Финанс юк икэн, Мэскэу узенен колонияларын туплап коч белэн тота алмаячак икэне ап-ачык. Нэкъ СССР жимерелгэндэге кебек. Без, татарлар, менэ шул килэчэккэ эзерлэнергэ тиешбез. Атом электрик станицялаын тозугэ каршы булып дурак булып калмыйк. Атом станциялары безне килэчэктэ электрик энергия белэн тэмин итэчэк. Татарлар Америкага килеп остэ курсэтелгэн технологияларны узлэштерсеннэр иде. Башка технологиялар да монда тулып ята. Тик Шаймины куып, бер яшь белгечне утыртырга тырышырга иде. Шайми грамотсыз, надан кеше. Анын белэн килэчэкне тозеп булмый.