киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

“Татарлар”: исеме җисеменә туры киләме?!

Эпсилон
29.09.2009

Көз башында Казанда татарча концерт-дискәтүкләр булмады диярлек. Изге ай үтү белән шау-шулы күңел ачу чаралары башланды, “Татарлар” шуларның беренчесе булды.

Бүген яшьләр “Татарлар” дискәтүген яхшы белә. Анда меңләгән татар егет-кызлары күңел ача. Нәрсәсе белән кызыклы соң бу татар дискәтүге? Бу сорауга яшь башкаручылар җавап бирә. Әңгәмәдә Эпсилон (чын исеме Руслан), Миләүшә Сафина катнаша.

Рөстәм Исхакый. “Татарлар” башка дискәтүкләрдән нәрсәсе белән аерылып тора ?


Эпсилон. Мин инде 3 ел татар дискәтүкләрендә чыгыш ясыйм. Күреп белүемчә, бу чараларда татар яшьләре бик яхшы күңел ачалар, танышалар, яңа дуслар табалар. Бу төнге чаралар, русча баручы дискотекалардан аермалы буларак, “үзеңне әллә кемгә кую” кебек күренешләр юк.

Рөстәм Исхакый. Яхшы, татар дискәтүгендә барысы да бертигез дидең. Син үзең нинди кеше соң, Эпсилон? Кайда тудың, яшьләр сине нинди җырлар аша белә?

Dj Lilu
Эпсилон.
Исемем Руслан, Казан егете мин. Татарстанда, күрше төбәкләрдә үткәрелә торган татарча күңел ачу чараларында чыгыш ясыйм. Башкару стиле дигәндә, романтик евро-поп, синти-поп, электро-поп юнәлешләрен үз итәм. Бу стильләр80-нче елларда популяр булган . Мине “Туган як”, “Мин сине шундый сагындым” ремикслары аша беләләр.

Рөстәм Исхакый. Ялгышмасам, син русча да җырлыйсың…

Эпсилон. Әйе, русча җырларым да бик күп.

Рөстәм Исхакый.
Миләүшә “Татарлар” дискәтүге турында ни диярсең?
Миләүшә Сафина


Миләүшә Сафина. Татар дискәтүкләренең барысына да йөрергә тырышам. Башка рус төнге клубларына йөрүче дусларымны да үземә иярттем. Чит телдәге тамашаларны гомумән яратмыйм. “Татарлар”га бик күп татар яшьләре йөри, берсендә фин татарлары белән таныштык. Монда кайбер дискәтүкләрдәге кебек концерт карарга дип түгел, биергә дип киләләр.

Рөстәм Исхакый. Син анда җырлыйсың дип тә ишеттем…

Миләүшә Сафина. Әйе, миңа татар дискәтүкләрендә җырлау ошый. Тик анда күп җырчы чакырмыйлар, “Татарлар”да биюгә зур игътибар бирелә.

Рөстәм Исхакый. Үзеңдә нинди яңалыклар, җырлар языламы?

Миләүшә Сафина. Җырларның алдан яздырганнары да бар, яңалары әлегә аз языла. Чөнки уку вакытны күп ала.

Рөстәм Исхакый. Кайда укыйсың әле?

Миләүшә Сафина. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 3 курсында.

Go-go
Рөстәм Исхакый.
Иҗатыңда үзгәрешләр көтелмиме?

Миләүшә Сафина. Алла боерса, сәхнәгә гитара белән чыгып җырларга исәп, җиңелчә рок-поп стилендә. Шул рухта уйнаучы музыкантлар белән дә таныштым, гитарада да яхшы гына уйный башладым. Бәлки, яңа проект та эшләрбез әле.

Рөстәм Исхакый. Синең туган ягың Балтач районымы әле?

Миләүшә Сафина.
Әйе.

Рөстәм Исхакый. Янәдән, татар дискәтүкләре турында сөйләшүгә кайтсак, анда гел татар көйләре генә уйныймы, ди-джейларның
 
эшләрен ничек бәяләрсез?

Миләүшә Сафина. Дөресен әйткәндә, без нинди ди-джей уйнавына игътибар итмибез, иң мөхиме татарча булсын. Татар көйләренә рәхәтләнеп биибез.

Эпсилон.
 “Татарлар” кирәкле дулкынны тоттылар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Мөслимә кайдан: Казан
07.10.2009 18:04
Сез татарның бүгенге хәл-хәятен бик дөрес тасфирлагансыз, Мөхәммәт абый. Сезнең белән 100 процент килешәм.
Бу форумда язылганнарны яшьләребез дә укысын, милләтебез проблемаларын бөтен тирәнлеге белән аңласын иде дигән теләктә калыйк.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
06.10.2009 23:12
Рәхмәт Мөслимә ханым. Сезнең сүзләрдә хаклык бар, әммә, әммә? Дөрес ислям татардан башкада югалмый, ә татарга нишләргә? Татарның бер өлеше носари динендә (азчылыгы), кайбер аерым татарлар төрле носари секталарына керделәр, ә күбесе намаз укучы яшләребез, гарәпләр гадәтләрен ислам гадәтләре дип адашты, әлегә адашканлыкларын танырга теләмиләр дә. Кайбер мөфтиләребез чиркәүләргә кереп попларның кул сывртларын үбә, диннәрдә аермалык юк дип сөйлиләр (чынлыкта алар хакл, аермалык аз, әммә безгә якын түгелләр). менә болар барда дин исеменнән эшләнеп килә. Шул ук мөфтиләребез ислям дине чиновниклары булып беттеләр, аларга милләт кирәкми, аның азатлыгы алар өчен куркыныч. Менә болар барда ислям дине аслыгында эшләнә. Ә без һаман кол булып кала бирәбез, дәүләти хисләребезне күңелләребездән куып чыгардылар, әле телебезне бетерәләр. Милли матбугатыбыз юк, хәттә татар телендә чыга торган газет-җурналларыбыз булсада, милли тәрбия системабыз юк, булганы җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Тәрбияви системабызны булдыру турында бер галим кеше эшләми аңа хезмәте өчен эш хакы түләүче юк, республика җитәкчеләре әллә белми бу турыда, әллә аңламый кирәклеген. Шундый вакытта, бер намазга гына ябышып утыру, үзен аклармы икән киләседә? Белмим. Алла бит кушмаган кулларны кушырып утырырга, кушкан эшнең гамәленә керешергә, ул бит әйтмәгән намаз гывна укы, калган эш синеке түгел дип. Диндә төрле дәлилләр бар, тормышның һәр ягына ярардый, аларны куллана гына белергә кирәк. Менә шунда хикмәт. Яшләребез укып кайттылар гарәп илләреннән, Көрәни Кәримне җиңел укыйлар, гарәп телен үзләштерделәр, белемнэре үст, бик якшы, безнең өлкән буыннарга Көрәнне гарәпчәсен укырга авыр, кайберәүләренә мөмкин дә түгел. Инде аңа карап, әби-бабайлар исламча яшәми дип яшләребез сөйли башлады. Ә нидән килеп чыккан шушы сүзләр? Татарның гадәте буенча мәрхүмнәрне яд итү кичәләре оештырыла: 3-е, 7-с, 40-, елы, ә гарәпләрдә шушы нәрсә юк икән. Ислям динендә мәетләр турында, аларның кичәләре турында язылмаган, шуңа күрә яшләребезгә күренгә, болар ислямда юк, дтмәк гоняһ эш дип. Менә биредә яшләребезнең бенлемләре җитешми булып чыга, әле Шәригәт кануннарынннан башка милли гөреф-гадәтләр дә бар һәм алар ислям диненә кертелгәннә, яки инкяр ителмиләр (тыелмыйлар). Яшләрне кайвакыт чакырабыз кунакка, мәрхүмгәрне яд итү кичәләренә, бирәсең садака, алмыйлар, юнләп ничек күнегелгән бездә мәрхүмнәршә догаларны багышларга, аларга монысы да охшамый. Менә юк урында конфликт. Ә милләт турында ишетәселәредә килми, дини йолаларны, аңлатмаларны урысча алып баралар. Бигрәктә Мәскәүдә булсы, бүтән төбәкләрдә, кайда милләтебез яши урыслар арасында, безгә бик авыр телебезне сакларга, әле ислям дине дә урысча алып барылса. Безгә гарәпнең бер аермасы калмый урыстан, тик шул гына, биредә мәчет, анда чиркәү, икесендә дә татрлык юк. Күңелгә ятмый, мин теләмәс идем, безнең милләт намаз укый-укый гарәпләшеп беткәнен. Ничек без каршы урыслашуг, без шулай ук каршы гарәпләшүгә дә. Яшләребез шуны аңламый, кызларыбыз киенәләр гарәпләрчә, без бит гарәпләр түге, бер диндә булсакт, телебез башк, сәнггәтебез башка, тарихыбыз бүтән, гөреф-гадәтләр аерым шуны аңламый татар яшләре. Ә кем аларга шушы аермалыклар турында сөйли, укыта үзләрен? Кемдә юк. Бушлык, ә табигать бушлыкны яратмый. Якшы Мөслимә ханым, мин бу сүзләремне сезгә төбәп әйтмим, сезнең биредә гаебегыз юк, гаеп күбрәктер өлкән буыннарда, яшләргә караганда, әммә төзәтү юлларын бергәләп эзләү мәслихәт.

кем: Мөслимә кайдан: Казан
06.10.2009 21:20
Мөхәммәт абый, мин сезнең белән килешәм. Чыннан да, дин юлындагы яшьләребезнең милли хисе көчле дип мактана алмыйбыз әле. Шулай ук диндә милләт юк дип әйтүчеләре дә очрый. Әзрәк башын эшләткән кешегә диндә милләт бар икәнен күрүнең бер кыенлыгы да юк. "Әгәр безне АЛЛАҺ ТӘГАЛӘ төрле телле итеп яраткан, милләтләргә бүлгән икән , димәк, моның үз хикмәте бар бит... "дип хәдисләр белән дәлилләп аңлатканда, күбесе фикерен үзгәртә. Минемчә, милләт проблемасын аңлап бетермәүдән генә киләдер бу.

Казан мәчетләрендә булгалыйм, бездә вәгазьләр татарча.

"Шуңа күрә намаз укып кына алга китәлмәбез дип борчылам." дигәнсез. Беләсезме,"Ислам Татарсыз яши ала, әмма Татар Исламсыз яши алмый" дигән бер гыйбәрә бар. Бик зур мәгънә салынган бу сүзләргә.
Кызганыч, кайбер милләтебез өчен янып-көеп йөрүчеләр милләт мәсьәләсен Ислам диненнән дә өстен куя. Алар динне милләт проблемасын хәл итү дә ярдәмче көч итеп кенә саный. Без шуны аңларга тиеш: милләт диннән( яки АЛЛАҺ ТӘГАЛӘнең сүзеннән) өстен була алмый! Барыбызга да менә шуларны аңларга насыйп булсын иде.

Яшьләребез милләтебезнең фаҗигасын аңлап бетерми. Төп проблема шунда дип уйлыйм. Аларга шуны төшендерәсе, милли хисләрен үстерәсе иде. Әмма моңа тел, әдәбият , җыр-моң, гомумән, мәдәни чаралар белән генә ирешеп булмый. Иң әүвәл чын тарихыбызны өйрәтергә кирәк.
(Бу урында туктыйм. Язасы килгән сүзләр бик күп....)

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
06.10.2009 18:42
Мөслимә ханым, килешәм фикерегез белән, әммә безнең шартларда никтер яшләребез намазга баса, ә милли көрәш юлында юклар? Менә нәрсәсе борчый. Милләт бит дингә каршы түгел, ә менә хәзерге вакытта, мәчетләребездә үз телебездә гыйбадәтләр алып барылмый, вәгазләр татарча сөйләнми (Мәскәү мәчетләрендә), кая илтә татарны бүгенге муллаларыбыз? Борчылдыра шушы хәлләр. Мәчетләребездә миллилек юк, шуңа күрә мөселман яшләребез милли хәрәкәттән ераклар, ә төрле ислям тарафдарлары артыннан ияреп йөриләр, күбесе әйтә, имештер диндә милләт юк дип. Башка илләрдә шундый фикерләр бәлки бик милләтләренә-дәүләтләренә зыян китерми дә торганды, ә менә татар милләтенә күп зыян китерә шундый фикердәге адәми затлар. Мин менә шушы егет-кызларыбыз турында әйтәм, чөнки алар милләт юлына басмаса, кем басар? Шуңа күрә намаз укып кына алга китәлмәбез дип борчылам.
Модага килгәндә, безнең модельерлар шуны онытмасыннар иде, мода дингә иярми, ә иярә милли гадәткә. Татар милли гадәтләре дин белән укмашып беткән дисәм, бердә ялгышмам. Тик татарда беркайчан пәрәнҗә киеп йөргән хатын-кызлар булмады, шулай ук татапрга хидҗап-та хас кием түгел. Шуңа күрә бүгенге көн, милли киемнәребез дә онытылган булулары бар, вакыт узу белән алар искерә дә бит инде, чөнки дөнья бер урында тормый. Менә татар модельерларын шундый киңәш итәр идем.

кем: Рамил кайдан: Казан
06.10.2009 09:51
Татарлар татарлар дисез дә, ә бит соңгысында ярты шәрә кызлар биеп йөрде.Татарлар исемен күрсәтә торган нәрсәме соң бу?

кем: Мөслимә кайдан: Казан
05.10.2009 17:56
Мөхәммәт абый, Сезгә берничә фикеремне җиткерәсем килә.
Дин - ул теге дөньяны кайгырту гына түгел, Ике дөньяны да кайгырту. Бер хәдистә " бу дөньяң өчен мәңге үлмәс кебек тырыш, ә ахирәтеңне (яки теге дөнья) иртәгә үләр кебек кайгырт" диелгән. Мөселман ул җир тормышы өчен мәңгелеккә килгәндәй тырышлык куйсын иде, хәдистә әйтелгәнчә, ә намазга басты исә соңгы тапкыр укыгандай тотсын үзен... Шулай эшләп буламы? Тәкъва кешеләр генә булдыра ала моны. Ә тәкъвалыкка ирешү өчен гыйлем, гыйлем һәм гыйлем кирәк. Яшьтән өйрәнмәгәч, картайган көндә гарәп хәрефләренә тотынып кына ерак китә алмый шул әби- бабайлар. Беркөнне бер апа сөйләп торды. Менә пенсиягә чыккач, динне өйрәнәм, вакытым күп була дип уйлаган идем. Булдырып булмый, зиһен юк. Яшь вакытта өйрәнергә кирәк икән аны ди.

Модага килгәндә, әле кичә генә Беренче халыкара мөселман модасы конкурсы булып узды Казанда. Әлбәттә, андагы барлык коллекцияләр дә шәригать кануннарына тулысынча туры килеп бетми иде, әмма безнең татар яшьләре кендек күрсәтеп йөргәнче шушы киемнәрне (яки шәригатькә бигүк туры килеп бетмәгән) кисеннәр иде әле дип карап утырдым ул конкурсны. Модельерларыбыз да бар, Аллаһка шөкер. Шундыйларның берсе Наҗия Вәлиева тәкъдим иткән заманча да, мөселманча да, милли дә булган киемнәр сокландырды.

кем: Рөстәм Исхакый кайдан: Казан
04.10.2009 22:34
Хөрмәтле Фәүзия апа сезнен һәр сүзегезне укыдым, татар яшләренә һичшиксез җиткерергә тырышырмын, мин алар белән аралашып торам. Ләкин кайберләре сез әйткән сәбәпләр аркасында хәзергә аңлап та бетермәскә мөмкиннәр, ләкин ахыр чиктә алар сезнең сүзләрнең хаклыгына ышаначаклар!!! Калганнарга да фикерләр өчен рәхмәт, саулык-сәламәтлектә бер-беребезне хөрмәтләп яшик! :)

кем: мохаммәт миначев кайдан: мәскәүдән
04.10.2009 22:12
Татар дискәтүкләре булсын, алар яшләр өчен кирәк, Мин уйлый, безнең яшләр акыллы, белемле, әлегә бераз инфантив, анысы да вакытында узар. Музыкаларга килгәндә, әллә нинди поп-музыкалар, янэсе популярлар, ә кем арасында алар популяр музыка? Бәлки безнең яшләргә татар моңнарын популярлаштырырга кирәктер, минемчә менә заманча музыка, бигүк татарча түгел шикелле? Әллә ялгышаммы? Мин дискәтүкләргә инде йөрми, үзегез чамалый торгансыздыр, әммә яшләр мине кызыксындыра нык. Чөнки яшләр милләтнең киләчәге, ә аларга безнең йогынты ничектер әзрәк килеп чыг, юкса без милләт дип кайгырып ут йотып яшибез дистәләрчә елла, ә яшләребез яныбызда күренми. Менә шунысы борчый. Билгеле, яшләрне без гел өйрәтеп кенә торырга җыенмыйбыз, киресенчә аларга юл бирәсебез килә. Менә хәзер популяр (поп) музыкалар арасында татарча шундыйлар бармы? Булса күпме? Ә ни өчен бар төбәкләр буенча таралмый? Менә шушы сорауларыма яшләрдән җавап аласыө килә. Ә менә дингә килгәндә, ярар ул кадәрле яшләрне борчымыйк, хәзер бездә ислям дине теге дөняны кайгырт, оҗмахка керерсең, ә кайгыртмасаң керәлмәсең дип яшләребезне куркытмый, аларга әле яшәргә кирә, гайләләр корып, милләткә бала-чагалар үстерерг, ә теге дөняны кайгыртуны калдырыйк өлкәннәргә. Һәр эшнең үз гамәле бар. Ә менә киемгә килгәндә, безнең хатын-кызлар ярым-шәрә киенеп, кендекларын күрсәтеп йөрмәсеннәр иде. Монысы безнең гадәт түгел, безнең яшләр иярченнәр булмасыннар ид, булсыннар иде әйдәп баручылардан (лидерлардан) шул чак алар мөстәкыйль фикер йөртә башла, чит-ят гадәтләргә иярмәсләр иде мода диеп. Кем безгә мода чыгара? Ә нигә без ят кауым модасына иярәбез? Безгә үз модабызны булдырырга кирәк, татарда бар менә дигән модельерлар, бу алар эше. Эшләсеннәр миллэткә, милли киемнәребезне яңартырга да вакыттыр инд, ә кем аның турында уйлый? Без зур халык бездә барысы да бар булмаса булдырырга кирәк. Милли җыр милли бию, матур сүз - бөтенесе милләткә хезмәт итә, һәм итәргә тиеш.

кем: psi omikron кайдан: sigma taw
04.10.2009 19:02
tatar discotegena barghan marja qezennan ishettem : "nu i p'yut vashi tatarey" dide. oyatemnan qaya kererge belmadem. migna jomgha sayen "qol sharif " machetende bik kyup yashlerne kyurerge ture kile. bu bik ometle kyurenesh. alar da shushe discoteklargha yori miken? bulmas. radio "svoboda"neng uruschasenda mondey bush temalarne ghomumen yaqtertmeylar hem dyores eshliler. minemche, tatarlar da papuas darejesene tyosherge tiesh tyugel !

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
04.10.2009 15:30
Рөстәм энем, җавабың өчен рәхмәт, мин аның шулайрак буласын чамалаган идем инде, әмма Аллаһ ризалыгы өчен язып карарга булган идем. Алай да бер фикереңә күңелем булды - "Сезнең фикерләрне яшь җырчыларга җиткерербез", дигәнсең. Җиткер әле, энем, марҗалар кебек киенмәсеннәр, сезнең дискәтүгегез "Татарлар" исемен йөрткәч, ул бөтен яктан ТАТАРЧА булырга тиеш - кием дә, җырларыгыз да, аралашу да, әдәп-әхлак та үзебезчә булырга тиеш. Башкаручылар булса да шундый МИЛЛИ үрнәк күрсәтергә тиеш. Әлбәттә, ул яшь җырчылар безнең кебек дини киенеп йөрмәсләр, урыны ул түгел, әмма чишенеп ташларга да кирәкми, энем! Безнең халкыбыз беркайчан да алай йөрмәгән, чама хисен югалтмаган, горур һәм затлы булган. Әмма шушы динсез, Алласыз совет чоры милләтебезне, бигрәк тә, әхлакны харап итә язды, бүгенге яшьләр шуның нәтиҗәсе инде ул. Күбесенең ата-аналары, әби-бабалары, исерек табыннар янында татарча "Алмагачлар"ны суза-суза, инде кабергә барып керделәр, җыр аларны саклап кала алмады... Энем, мин дә үз милләтемне өзелеп яратам, татар яшьләрен дә бик яратам, аларның әрәм булуын, харап булуын күрәсем килми. Без бит бик куркыныч дөньяда, явызлык һәм әхлаксызлык тантана иткән илдә яшибез, менә ничек шулардан татар балаларын саклап калырга? Җыелыгыз, күңел ачыгыз, әмма а җ д а һ а л а р арасында яшәгәнегезне онытмагыз, Аллаһ куйган чикләрдән узмагыз. Теләгем шул гына иде.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

“Татарлар”: исеме җисеменә туры киләме?!