киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Польша СССРны геноцидта гаепләде

Совет-алман парады, Брест, 22 сентябрь 1939 ел
23.09.2009

Польша сеймы СССРның 1939 ел агрессиясен тәнкыйтьләгән карар кабул итте. Документта СССР гамәлләре беренче тапкыр “геноцид” сүзе белән бәяләнә.

23 сентябрьдә Польша парламенты кабул иткән карарда Кызыл Армиянең 1939 елның 17 сентябрендә ул чакта Польша дәүләтенә кергән Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Беларус җирләренә басып керүе агрессия дип атала.

Документта әйтелгәнчә, шушы басып керү СССР белән Һитлер Германиясе арасында төзелгән Молотов-Риббентроп килешүе нигезендә башкарыла. Нәтиҗәдә Польша ике тоталитар режим – нацизм һәм коммунизмның корбаны була.

Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның башка халыклары да шул ук язмышка дучар була. Балтыйк илләре мәстәкыйльлеген югалта. Йөзләгән мең кеше ГУЛАГта черетелә. Катыньда поляк офицерлары атыла. Сейм карарында әйтелгәнчә, бу гамәлләрнең күләме һәм оешканлыгы аларга “геноцид” төсмере бирә.

1939 ел вакыйгаларын бәяләгәндә сеймның “геноцид” сүзен кулланганы юк иде әле. Бу сүз беренче тапкыр кулланыла.

Документны төзүчеләр фикеренчә, Польша белән Русия арасында солых эзләгәндә бу тарихи вакыйгаларны бозып күрсәтергә ярамый. Польша парламенты Русидәге бар яхшы ниятле кешеләргә мөрәҗәгать итеп, Сталин чорындагы җинаятьләрне фаш итүдә хезмәттәшлек итәргә чакыра.

Поляк офицерларының Катынь урманында атып үтерелү вакыйгасы Мәскәү белән Варшау арасындагы мөнәсәбәтләрдә озак еллар киртә булып торды.

Совет чорындагы рәсми аңлатмага күрә, поляк офицерларын совет түгел ә алман гаскәрләре аткан. Бу аңлатма 1990 елга кадәр рәсми аңлатма саналды.

1990 елда баш хәрби прокуратура җинаять эше ачты. Тикшерү нәтиҗәсендә 1803 поляк офицерының НКВД карары белән юк ителүе расланды. 22-сенең кемлеге ачыкланды.

Күптән түгел, Икенче дөнья сугышы башлануга 70 ел тулу уңаеннан, Русия премьер-министры Владимир Путин Молотов-Риббентроп килешүен “әхлаксызлык”, поляк офицерларының Катыньда үтерелүен җинаять дип атаган иде.

Берүк вакытта ул үткәннең карагңы битләренә карап яшәмәскә, тарихны яңа биттән яза башларга чакырды.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Польша парламентының соңгы карарында сәяси төсемер дә бар. Киләсе елда Польшада президент сайлау үтә. Хәзерге президент Лех Качинскиның урынын саклап калу ихтималы юк дәрәҗәсендә.

“Глобаль сәясәттә Русия” журналы баш мөхаррире Федор Лукьянов сүзләренчә, Качинскиның тарихка мөрәҗәгать итүдән башка чарасы юк. Полякларның сугыш вакытында СССР һәм Германия аркасында күргән михнәтләрен ул сайлау кампаниясенең бер өлеше итәргә җыена.


Совет-алман парады, Брест, 22 сентябрь 1939 ел



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
23.09.2009 23:12
min эфенде, урыс тозэтэлмэслек миллэт. Кафир да аны белэ, эммэ ышанган булып кылана. Шайми да шулай. Алар урыс лаканыннан калжалар алалар. Э без, татарлар, уз эшебезне элеккечэ дэвам итэрбез. Халыкка гел эйтергэ кирэк: урысларнын бер генэ дэ сузлэренэ ышанма. Менэ минем Иске Кэнгеш авылында советнын ин начар чорларында да куп кеше балаларына шулай дигэн. Шуна курэ анда урыснын бернинди дэ йогынтысы, аллага шокер, юк.

кем: min кайдан: watannan
23.09.2009 22:23
don'yada urustan fayda kyurgen,urusne yarata torghan berar xaleq barmiken? bu "byoyek" milletke sabaq ta yuq,tawbe de yuq. alarneng fikerencha,russia qarshenda barleq iller,xaleqlar ghayeple. shulay itep byoten ghalamne intektreler bit. bez tatarlar ajdaxaneng qarenenda yasharga majbyur.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа