киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Culture.tatar.ru Wiki кебек

Порталны ачу максатын Зилә Вәлиева, милли мәдәниятне республика чикләреннән чыгару, дип атады.
22.09.2009

Мәдәният министры иҗтимагый портал ачып җибәрде. Бу нисбәттән Зилә Вәлиева махсус очрашу оештырды һәм порталда видеоблогын да урнаштырды.

Wikipedia алымнарын да кулланaчак

Әлегә сынау рәвешендә эшләүче яңа проект Wikipedia алымнарын да кулланaчак. Зилә Вәлиева җәмәгатьчелек Culture.tatar.ru порталы тутырырга ярдәм итәр дип өметләнә. Шулай ук анда фикер алышу мөмкинлеге дә булачак. Тик язганчы уйлагыз: оештыручылар талашырга түгел, файдалы фикер алышуларга гына чакыра.

Энциклопедия кебек

Идея беренче чиратта Татарстан һәм татар мәдәниятен таныту өчен тормышка ашырыла. Портал энциклопедия кебек эшли. Моның өчен «Театр», «Музыка», «Әдәбият», «Хореография», «Сынлы сәнгать», «Цирк», «Эстрада», «Кинематограф», «Фотосәнгать», «Хәзерге заман иҗат төрләре», «Виртуаль күргәзмә» кебек бүлекләр бар.

Татарчасы ничек?

Мәдәният министрлыгында узган тәкъдим итүдә утырган татартелле журналистлар, татарча версия ничек эшли, дип сорады. Порталда татар телендәге мәгълүматлар азрак. Тик оештыручылар, кулланучылар татарча версия белән дә кызыксыныр, мәкаләләрне дә укыр, туган телдә фикерләр дә язар, дип өметләнә. Чөнки башка татар яки милли сайтлар да гадәттә урысча эшли бит. Татарча укырга яки язарга теләүчеләр саны бик аз.

Беренче бите татарча ачылсын

Tatarstan -- Rail Gataullin, web-programmer of Belem.ru. Kazan. 25Jan2008.
Белем.ру ширкәте хуҗасы Раил Гатауллин, шулай да порталның беренче бите татарча ачылсын иде дип теләде. Зилә Вәлиева, моның белән килеште һәм алар бу турыда шимбә көнне махсус очрашып сөйләшергә килештеләр. Раил Гатауллин, «Азатлык»ка беренче битнең кулланучы теләгән телдә ачылуына да риза булуын әйтте. Әйтик: татарча, урысча яки инглизчә. Кулланучының сайлау хокукы булсын иде, ди.

Электрон хөкүмәт баласы

Вәлиева, шәхсән үзе дә проектны ясауда зур кызыксынуын әйтте. Шулай ук ул берочтан Татарстанда башкаларда булмаган электрон хөкүмәт булуын да әйтеп узды. Министрлар кабинетының эшне интернетка күчерүе, бу проект килеп тууга да сәбәпче булган.

Милли максатлары

Порталны ачу максатын Зилә Вәлиева, милли мәдәниятне республика чикләреннән чыгару, дип атады. Ул татар мәдәниятен тарату кирәклеген яшермәде. Шуны раслап порталга урнаштырылган мәкаләләр дә асылда татар халкы турында язылган. Министр Вәлиева, Татарстан җирендә татарларның гомуми санының бары тик өчтән бере генә яшәвен әйтте. Татарстан читтә яшәүче татарларның да ихтыяҗларын, теләкләрен кайгырта. Хөкүмәт милләттәшләргә ярдәмне Татарстан мәдәният министрлыгына йөкләгән. Зилә Вәлиева бу портал да татар диаспораларын берләштерүдә, казанышларын саклауда ярдәм итәр, дип өметләнә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: qullanuche кайдан: chelterden
29.09.2009 18:10
sase kyozen! don'yada milli fajigha kicheruche xaleq ber tatar ghena tyugel. falestinnar da,uyghurar da,kashmirlar da,bik kyup bashqalar da kyorasheler,azatleq dawleylar. hem bu,hichshiksez,ometle kyurenesh,don'ya akrenlep ungay yaqqa uzgare. aselda sin uzeng de eytken syuzlerenga eshanmeyseng,chonki alar xaq bulsa ,sineng xujabikengne eshennan chegharep ministrleghen taratergha kirek digen syuz. ay -hay,singa qazan gubernasenda esh tabeler miken. tatarneng bashen bolghatep kyon kyure torghan xaywangha ohshaghanseng.

кем: Сасы көзән кайдан: Реалистан
29.09.2009 10:48
qullanuche шыттыра, гадәти бер милли булып кыланучы демагог. Бер дәлиле дә юк. Татарны мин үтермәдем, миңа кадәр үлгән инде ул. Тере булса университеты, фәне, мәктәбе, мәчете я чиркәве, дәүләте, операсы, Интернет-сайтлары, татар шәһәрләре булыр иде.

кем: qullanuche кайдан: chelterden
28.09.2009 14:58
qesla abzey! arteq aqchang bulsa yatimnarge,yarlelargha yardam it. tatar madaniaten jimerp yatuche tyure xanemgha rozalar tyugel,qechetqan seberkese taman ghena. naxaqses efende. mene tatarstan xokyumetende tatarneng tele, madaniate,magharife ochen jawaple maxsus vice-prime minister,madaniat ministere bilgelen'gen,byugen ul -zilia walieva. shulay bulghach, nik syuzne molekovlargha,xakimovlargha borergha? aye, maskaw qesa,mondey wazghiatta tatarneng manfaghatleren ture bulmaghan bashqa tyorle charalar asha qayghertep bula bit. ata-analar balalaren tatar mekteplerene birmiler digen seltaw king qullaneshta. a sin tatar mekteben urnashter zamancha binagha,ing yaxshe jihaz bir,ata-analar chabeshep kiler. kyurshe bashqortostanda bashqort mekteplerene naq shundey yardam kyursataler de,afarin. a bezda zamancha jihazle,baseinle yanga mekteplerne urusneqe itep achalar. basem barghan shartlarda kadrlar sayasete ayerucha mohim,monga da ministr jawaple. bezda ise tatargha xezmet itarge tieshle struturalarda (tatarinform,tatar enciclopaediase,"tatarstan"journale h.b.) xalqebezgha doshmani myonesebetta bulghan adamnar tulghan. sase kyozen! tatargha jonazane irterek chegharaseng,shundey oyatsez syuzler eytep,allahedan qurqmeyseng.

кем: кысла кайдан: самар
26.09.2009 11:53
Җәмәгать,барлык мәктәпләрдә дә бер үк югары уку йортын тәмамлаган кешеләр укыта.Белем сыйфаты мәктәптәге тәртипкә бәйләнгән.Самарда дистә ел элек 76 бала җыеп татар балаларыннан класслар тупланды,быел бу сан 365,елдан ел сан арта бара һәм инде рус балалары да килә.Сәбәбе йә татар иптәләренә ияреп йә блмаса рус мәктәбеннән күчкән яраткан укытучыларын югалтасылары килмәгәнгә.Мәктәпне тәмамлаганнарның 90 проценты югары уку йортларына керәләр.Әйә,татар теле предмет буларак кына керш.Ләкин дә тәрбия эшләре,сәнгати чаралар татар телендә.Иң мөһиме бала үз рухи мөхитендә.Югары белем алу өчен төп күрсәткеч рус теле генә түгел,ул гына булса руслар 100 процент ВУЗда укылар иде.Башка фәннәргә башы эшләгән баланың теләсә кайсы телне өйрәнә ала.

кем: Илнар Шәйхетдин кайдан: Чаллы
25.09.2009 21:53
Әйе, бар ул Чаллыда яһүд Либерман мәктәбе. Ләкин кем әйтте анда татар язучыларының балалары укый дип. Берничәсе укыйдыр, сүзем юк. Әмма күпчелек анда урыслар укый бит инде. Икенчедән, кем әйтте урыс мәктәбендә инглиз теле яхшырак укытыла дип (физика, математика - мөһим түгел)? Шул ук дәрәҗәдә укытыла ул. Һәм ата-ана урыс мәктәбен сайлаганда: "Анда яхшырак белем бирәләр", - дип сайламый, маңкорт булганга сайлый.
Әйе, татар мәктәбендә укыган балалар да татар форумнарында утырмыйлар, әмма моның сәбәбе бик гади бит: татар телле форумнар чагыштырмача аз, алар билгале түгел, димәк бу "круто" түгел. Әгәр дә ниндидер татар телле сәхифә ачылган икән - моңа сөенергә генә кирәк һәм мөмкинлек булган саен аны рекламаларга (раскручивать) кирәк. Ә Зилә Вәлиеваларга килгәндә - монда әле карарга кирәк. Күпме мөмкинлекләр ычкындырылды...
"Әйдә ярышыйк, син татарча эшлә, мин урысча эшлим. Алар сине аңлармы, минеме?" - монсын аңламадым.

кем: нахаксыз кайдан: казан
25.09.2009 10:23
тагын бер утырып уйлыйк эле. нилэр эшлэп була иде хэм ник эшлэнмэде? 90 елларда телне яклау очен кем нэрсэ эшлэде? Разил Вэлиев, Роберт Миннуллин, Ринат Харис, Фэндэс Сафиуллин, Марат Молеков, Фэузия Бэйрэмова, Рафаэль Хэкимов хэм онытылган депутатлар, житэкчелэр нэрсэ эшлэде? нэтижэсе нинди? ул елларны татарстандагы мадани саясат шахгалиляр кулында булганга без ярык тагарак янында утырып калдык. бернича милли депутат, милли замминистр гына бернарса да майтара алмады шул.

кем: кысла кайдан: самар
25.09.2009 06:59
Тормыштагы һәр кимчелек аңа ярү дигән сүз түгел.Туганым,кызым виликта түгел иномаркада.Аллага шөкер.Самарда бик күпләр Яңа гасырны галәмнән тәрилкә куеп йә булмаса кабельдән карый.Шуңа күрә Казан,Татарстан турында без тулы мәглуматлы.Зилә Вәлиевага хөрмәт белән яшибез,шундый зыялы ханымнарыбыз күбрәк булсыннар иде. Самар татарларының бер генә үтенечен кире какканы юк.Ел саен безгә Камал театры килә,Татарстан җыр бию ансамбле,җае чыкканда хәттә Консерваториянең оркестры да.Читтә яшәсәктә Казандагы Зиләләр,Чаллыдагы Фәүзияләр,Казандагы Әлмирә әбиләрдән дәрман алабыз.Әле генә минем яныма килеп зур җитәкче ханым йомыш бирде.Юлыңны түлим минем исемнән Зилә вәлиевага йөз Розалар бүләк ит әле дип.Хатын кызларга чәчкә белән генә кагылыйк ирләр.

кем: qullanuche кайдан: chelterden
25.09.2009 00:58
baghze adamnar demagogiada ifrat ta ostarghannar. bireda zilya xanem eshchanlege turenda syuz bara tyugelme? shulay bulghach nik monda taishev,xayrullinnarne kiterep teghargha,alarne maqtaghan keshe yuq bit. ul abzeylar tyure bulghanda zilya xanem da shaqtey darejele urenda utera ide -parliamentta vice-speaker. harxalde,agar kyup eshler eshlenmegen iken,jawapleleqne alar berga kyutarerge tiesh. sase kyozenge! agar tatarstan madaniat ministrleghe tatarneng telen, madaniaten,ruxen saqlawgha,usteryuge xezmet itmi iken,ul narsege kirek? bulsen qazan gubernase! a bit byugen tatar madaniate bik ayanech xalde. shunga da qaramastan bezneng ministrebez kirill-mefodi,derzhavin,shalyapin,chirkaw bayramnerena itakleren kyuterep chaba,tatargha digan barle-yuqle aqchane da alargha zhallemi. yughisa urus madaniate turenda byoten russia dawlete qaygherta,monda tatargha borchelase yuq. tolerantleq me bu,alle axmaqleq me? bolar turenda syoyli bashlasang,romannar yazarleq. maselen,ghabyashiler,saydashlar,abbasovlar bashlaghan tatar opera sanghaten qechqertep jimerdeler. xayer,bu ayerem ber zur tema.

кем: Сасы Көзән кайдан: Реалистан
25.09.2009 00:42
кысла, тәрене хәзер үк тагыгыз диме? Дисен. Тәре тагар өчен дин алыштыру кирәк, татар телен сата, берни түгел, тик динен сату аңа авыррак. Шуңа күрә, тел бетсә дә, дин иреге булганда ислам калачак.
Рус моһитында үскән балаларым гына түгел оныкларым да татарча язалар дисез мени? Ышанмыйм, алар бабайның пенсиясыннан велосипедка сәдәка тамсын дип кенә Сезгә татарча язып күрсәтми микән? Ныгытып сорагыз әле, нинди программа, шрифт яки имля кулланалар икән? Бәлки алар клавиатурада җыймый, ә булган текстларны гына копиялап ябыштырып утырадыр? Ышанмыйм, татар мәктәбендә укып газапланган балалар да татарча сайтлар актарып, аралашып утырмый! Җибәрегез әле безгә, кайдан укып була сезнең оныклар язган әдәби телдәге текстларны? Кайсы блокта, форумда, сайтта?

Черегән,аракыга баткан казандагы ярты татарны сөрергә кирәк мени?

НКВД сөргән иде, сталинчы бабаем! Тагын сөрәсегез киләме? Сөрегез. Тик табыйгать кануны буенча яртысы һәрвакытта череп барачак.

Милләтне сафландырырга кайтырга читләрдән кайтыйкмы димәгез. Кайтабыз диюче күп, кайтучы юк. Ыштансыз Кырыгызстаннан, Ташкенттан гына кайталар. Кайтабыз дип түгел, ничарадан бичара калып, ашар өчен кайталар. Тук илләрдә яшәүчеләрнең кайтабыз дигән сүзенә исә ышанмыйм. Бай Самарадан, Мәскәүдән, Хельсинкидан, Берменгеймнан хәерче Татарстанга мишәрләр кайта башласа, кояш икенче яктан чыгачак. Кысла, әйдә сез булса да кайтыгыз. Кайтып бер ун ел торып карагач, кайттык дип язарсыз. Кайтмагач, читтән акыл сатып утырмагыз. Өйрәтү - мәзәк.

кем: Сасы Көзән кайдан: Реалистан
25.09.2009 00:24
Илнар Шәйхетдин Сасы Көзәнгә: Үзең өчен генә җавап бир!
Җиңелгә өметләнмә, Илнар. Үзем татарча укыйм, язам. Тик мине сукыр булып кыланучы аз санлы милләтчеләрнең дә көлкеле яки ялган сәясәте борчый: алар үз оныклары белән урысча сөйләшә, ә Чаллыда кеше баласын татар сыйныфларына бирергә күндерергә телиләр. Татар язучылары баласы яһүд мәктәпләрдә укый, ә надан эшче яки урам себерүче татар баласын татар мәктәбендә укытып надан калдырырга телиләр. Әмма колхоз аңы юк инде, хәзер гади халыкның да бай һәм мул яшисе килә: алар да баласын урыс сйныфларына бирә, инглиз телен укыта. Мине бу бик борчый, гафу ит, үзем өчен генә уйларга хакым юк. Калган 6 999 999 татар турында да уйлыйсым килә. Аларны кире урыстан татар халкына кайтарасым килә. Әйдә ярышыйк, син татарча эшлә, мин урысча эшлим. Алар сине аңлармы, минеме?
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +