киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татарстан

Медведев Русиянең федератив асылын танымый

15.09.2009

Сишәмбе көнне Русия президенты "Валдай" клубына кергән сәясәт белгечләре белән очрашып, төбәк җитәкчеләрен сайлау мәсьәләсенә кагылды. Ул элеккечә җитәкчеләрне сайлап куюны кайтаруга каршы булуын әйтте.

Сөйләшүдә президент Медведев үзе җитәкләгән илне "Русия Федерациясе" дип атаса да, аның өчен федерация төшенчәсе формаль бер нәрсә генә булып калуы сизелә - Мәскәү киләчәктә дә төбәк җитәкчеләрен билгеләүне кулыннан ычкындырмаска тели.

"Үземнең бар демократик инануларыма карамастан, элекке сайлау системасына кайтуда мин мәгънә күрмим. Минемчә, ул Русиянең тарихи традициясенә дә, хәзер илдә урнашкан федерализмның үсеш дәрәҗәсенә дә туры килми", дип белдерде Русия президенты "Валдай" клубы әгъзаларына. Шушы очрашуда Русиядәге генә түгел, ә Русияне өйрәнүче чит ил белгечләре дә бар иде.

Билгеләү тәртибенә 5 ел


Русиядәге төбәк җитәкчеләрен, шул исәптән милли республикаларда да, халык тарафыннан сайлап түгел, ә Мәскәү тарафыннан билгеләү тәртибе нәкъ 5 ел элек, 2004 елның 13 сентябрендә президент Путиннең махсус фәрманы белән кертелгән иде. Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, бу мәсьәләне хәл итүдә ул үзе дә актив катнашкан булган.

Русия президенты тәкъдим иткән кешене җирле парламент аша раслату тәртибе гамәлгә 2005 ел башында кертелде. Шуннан бирле төбәк җитәкчеләре инде халык тарафыннан расланмый. Хәтта үзләрен аерым дәүләтчелек формасы дип санаган милли республикаларда да.

Нәкъ менә шушы фактор хәзерге Русия җитәкчеләренең илне федерация итеп түгел, ә күбрәк унитар дәүләт буларак күрүен аңлата.

Мәскәү Татарстанны башка өлкәләрдән аермый

Мәгълүм ки, Татарстан үзенең Русия белән мөнәсәбәтләрен килешү нигезендә коруын әйтеп килә. Ягъни хокукый яктан караганда, Татарстан үзенең вәкаләтләрен өлешчә федераль хөкүмәткә тапшырса да (кайберәүләр, тапшырырга мәҗбүр булса да ди), ул моны үз ихтыяры белән эшли.

Президентны Татарстан халкы тарафыннан түгел, ә Мәскәү күрсәтмәсе белән билгеләү исә, Татарстан белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең хокукый табигате бөтенләй башка булуын күрсәтә. Федераль хөкүмәт ачыктан-ачык Татарстанны да, Башкортстанны да милли үзенчәлекләре булган дәүләтчелек түгел, ә башка өлкәләр кебек үк гади бер төбәк итеп кенә күрә.

"Валдай" клубы әгъзалары белән очрашуда Медведев, Русиядә губернаторлар беркайчан да сайланганы булмады, дип белдерде һәм шулай итеп үзен канәгатьләндергән хәзерге тәртипнең патша һәм совет чорына хас булуын таныды. Ә ул чорның берсен дә демократик федерация дип атап булмый.

Татарстан президенты да дәшә...


Сишәмбедә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең "Российская газета"да күләмле мәкаләсе дөнья күрде. Анда ул нигездә Русиягә яңа реформалар этәргече бирү турында яза һәм азакта үзе актуаль санаган милли вә дини проблемаларга да туктала.

"Әгәр дә Русия президентына милләтара һәм динара тынычлык бәхәссез бер кыйммәт булып тора икән, аны яклауга юнәлдерелгән чаралар да тиешле дәрәҗәдә кыю булырга тиеш", дип яза Шәймиев һәм Русия президентын, бу өлкәдә уйланылган, тулы бер система коруга, тәвәкәллек күрсәтүгә чакыра. 
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Татар шымчысы кайдан: Русиядән
09.10.2009 13:12
Игътибар иттегезме: Мәскәү Кремленә кереп утыргач, кеше бик тиз картая башлый. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

кем: кысла кайдан: самар
19.09.2009 18:56
Казанда сәясәтчеләр бармы?Кайдда 500 язучының берсе? Кайда татар депутатлары?Кайда милли хәрәкәтнең берәрсе?Кайда федерация теоретиклары?Әллә асылынырга бау эзләп йөриләрме?Милләт өчен көрәшәсе урынга алар милләтпәрварларның башларын ашыйлар.

кем: Динар кайдан: Татарстан
18.09.2009 11:19
сәләм.
бер көнне бер әйбер турында уйлап китеп монга йарай торган әйбер уйладым әле...
шовинист-мазарларга да сөйләп була, белемегез булса: әйтәсе: российаның барлыгы, илләрнең чикләре чынлыкта "көч" белән билгеләнмәй, улга караганда көчлерәк нәрсәләр бар...

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
17.09.2009 11:15
Әле кичә Мәскәү каналларыннан бер сәер хәбәр ишеттем - имеш, Россиягә Белоруссия, Преднестровьеларын кушып /уйлавымча, Көньяк Осетия белән Абхазия дә шунда керәчәк/, ФЕДЕРАцИя төзәргә тәкъдимнәр бар икән! Болар бит инде яңадан СССРны торгызырга телибез, дип әйтә алмый, федерация, дигән ялган астында шушы этлекне эшләргә җыеналар.Имеш, интернетта Калашников дигән бер адәм Медведевка шундый тәкъдим белән чыккан. Минзәлә театры! Болар хәзер җәмәгатьчелек фикерен капшап карыйлар - халык моны ничек кабул итәр? Татарлар кулы белән еллар буе федерация идеясен әвәләттеләр дә, хәзер шуны СССРны торгызу өчен файдаланмакчы булалар. "Әйдә, ярар, татарлар да шунда керер" дип әйтүчеләргә алдан ук җавабым - Россия ничек дип аталса да, ул татар өчен урыс төрмәсе булачак, шуны беркайчан да онытмагыз!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
17.09.2009 00:12
Рэсэй президенты азды, эллэ ул Рэсэй Консттуциясен укымыймы? Ул бит юридик белемгэ ия кеше. Укый, эммэ ул Конституцияне алмаштыра, яки курмэмешкэ салыша. Указ чыгарылган иде вакытлыча, инде шушы Указнын вакыты чыкты, утте, эле кире кайтырга кирэк Рэсэй Конституциясенэ. Шушы Конституциядэ эйтелгэн: республикалар дэулэтлэр дип, аларнын бар элэмнэре, уз гимнары, Конституциялэре, э менэ губерналарнын дэулэти билгелэре юк. Республикалар шушы ягы белэн аерылып тораларда инде губерналардан. Кемнэн башланды, президентларны билгелэудэн? Татарстан президенты М. Шэймиевтан, Беслан вакыйгалары буенча Путин барган иде Сев.Осетия-Аланиягэ Шэймиевны ияртеп, менэ шунда инде Путин иглан итте дэ, Шэймиев белэн кинэшкэн тосле булып. Ничек карыйсыз Минтимир Шарипович, шундый авыр вкытларда бэлки безгэ президентларны, губернаторларны вакытлыча, Федераль Узэктэн билгелэргэ, дип? Шэймиев ризалыгын бирде. Инде 2008 елда суз чыккан иде, республикаларны да бетерергэ, хэм тагы Татарстаннан башларга иде ниятлэре.. Шунда сулэшкэндэ эйтем э ни очен Татарстаннан башларга? Башласыннар бутэн республикалардан, э Татарстан белэн топлэрлэр дип. Шунда матбугаттада, кайбер сайтларда кузгалган иде шушы мэсьэлэ. Шуннан туктатылды, курэсен Татарстан житэкчелеге алардан башларга ризалашмаган, э ризалашкан булса буген инде РТ булмас иде, булыр иде шунда Казан губернасы. Тормыш ул корэш дилэрме шунда, шулай булгач, Татарстан житэкчелэренэ аяк терэп сулэшэ башларга кирэк, милли республикалар президентларын халык сайларга тиеш дип. Мэскэунен хэр эйткэн сузен утэп яшэп булмый инде артык, бирешэ-бирешэ Рэсэйдэ федерализм тозеп булмый, монын очен корэшергэ кирэк турэлэргэ дэ. Шул чак, Медведев телиме юкмы, ул кая баралсын, узлэре кабул иткэн Конституциягэ буйсынмыйча? Бар бит эле доньяда чит иллэрдэ, кайсылары хокук яклылар.

кем: insan кайдан: ilden
16.09.2009 20:38
nik colonial xakimiatlerge bertuqtawsez daghwa beldererge,uzene yarey torghan bulmasa maskaw alarne quymi da bit inde. ul valdayda urus chovinistlare yanenda tatarlarneng bulmawe bik eybet. bomond barep narse eyter ide,"bez uzebezne asargha baw alep kildek"dip me? ager eshanech kyursetep fawzia xanemne valdaygha jiberseler,ul andaghe abzeylargha narse eyter ide miken,"2*2=4"dip me? imperialist we colonisatorlargha selam birmeske kirek,a berishe milletcheler alargha narseder anglatmaqche bulalar. ghajap! dyores, federalism turenda chubek chaynewden bezge(milletchelerge)tuqtargha kirek. ale kiche gene "azaleq" saytenda ber grafomanneng "federalism" turenda kitap ijat ituwe xaqenda uqep shaqqattem. "azatleq"qa talepchenrek bulergha kirek, minemche. byugen har tatar ochke xalete belan beysezlekke azerlenerge tiesh. monda milletteshler dyores eyteler,ozaq kyotese qalmade inde. qezghanech,mone kyup keshe ale anglamey,mene alargha ing awer bulachaq.

кем: марат кайдан: казан
16.09.2009 10:16
100 елдан соң рәсәй үзе исән калыр икәнме әле.....Үз башларына кыланалар бит.

кем: !!! кайдан: Казан
16.09.2009 07:25
Рәсәй алдан үз башына кычкырмыймы? Монда тиздән бары да Хуҗа Насертдин мәзәгедәге кебек булырга ошаган бит әле. Җә патша "үлә", җә ишәк, җә пүтсез хуҗа үзе...

кем: Фэузия Бэйрэмова кайдан: Чаллы
16.09.2009 00:19
Татарстаннын хэм татарларнын ин зур ялгышы - Россиядэн мэрхэмэт котеп утыру. Имеш, Россия федерация булса, татарга ирек килэ икэн! Экият! Россиядэ патша замнында да, большевиклар чорында да, кыргый капитализм елларында да, хэзерге фашизм чорында да татарга карата караш начар булды. Татар хэтта чукынып та урыска ярый алмаган. Шуна курэ миллэт агаларына "федерация" дип уен уйнап йорергэ кирэкми иде, э шушы 20 елны миллэтне эчке яктан ныгыту очен файдаланырга кирэк иде. Э алар булганын да юкка чыгарып бетерделэр. Кем инде бэйсезлек турында Декларацияне, Конституцияне, Референдум нэтижэлэрен шартнамэгэ алмаштыра?! Сине юк итэргэ телэгэн халык белэн юкка чыгарга килешу този?!Кем инде боек БЭЙСЕЗЛЕК идеясен, ДЭУЛЭТЧЕЛЕК идеясен ясалма федерализмга алыштыра?! Менэ хэзер алар татарларга уз урыннарын курсэттелэр инде, "уен бетте, агайлар!" - диделэр.
Ни очен бу Валдай очрашуларында татар сэясэтчелэре юк миллэтне яклап суз эйтергэ? Ярар, без ышанычсыз инде, органнарнын кузэтуе астында, э Казан бомонды кайда, Мэскэу татарлары ник уз сузлэрен эйтмилэр? Э Шэймиев хаман бурэнэ аша буре куып ята - имеш, акыл сатып интервью бирэ! Э тегелэр эш эшли, татарны хэм урыс булмаган башка миллэтлэрне юкка чыгару планнары корып ята! Ир булган ирлэр уз дэулэтлэрен тозу турында уйларга хэм миллэтне коллыктан коткару буенча эшлэргэ тиешлэр. Э болар хаман акыл сата, кузгэ тотен жибэрэ, уз-узлэрен хэм халыкны алдыйлар,эшлэр болай барса, алдагы адым Татарстан республикасын биру булачак.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.09.2009 20:51
Нэрсэгэ, нэрсэгэ Медведевны Шаймиев чакыра? "Тэвэкэллек" не Медведев узе белмиме? Хаман акыл сатучы булып сойлэшэсе килэ Шайминын да...Ату Кремль белми ди, ничек татарны кысарга хем тэвэкэллэргэ. Шайми инде ин азакы "республика" эзлэрен сатты. Сон, нэрсэ калды икэн тагын сатырга?
     
текст зурлыгы - +

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile