киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

БДИ: татарлар Европа мәхкәмәсенә шикаять әзерли

03.07.2009

Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирүгә каршы шикаятьне Русия югары мәхкәмәсенең кассация коллегиясе кире какты. Мөрәҗәгать Страсбургка җибәреләчәк.

Җомга көнне Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко президент Дмитрий Медведев белән очрашып Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләрен җиткерде.

Фурсенко сүзләренчә, БДИны 900 мең укучы тапшырган. Һәм шуның бары 2 меңнән артыгы гына 100 балл җыйган. Ягъни югары күрсәткечләргә ия булган.

Шул ук вакытта мәктәпне тәмамлаучы 30 мең укучы быел таныклык алмаячак, чөнки алар сынауларны уза алмаган.

Медведев шул кадәр укучының таныклык алмавында борчылырга сәбәп юк дип саный. Мәктәпне бетерү турындагы таныклык алмаучылар әлегә техникум яки һөнәри мәктәпләрдә укып торачак, ә киләсе елга сынауларны кабат тапшырып карый алачак.

Татарстанда бердәм Бердәм дәүләт имтиханын 9,5% укучы бирә алмаган. Ягъни һәрбер унынчы бала югары уку йортына кереп укырга сәләтле түгел булып чыга.

Алар арасында татар мәктәпләрен тәмамлаучыларның да күп булуы ихтимал. Чөнки быелдан Русия мәгариф һәм фән министрлыгы имтиханны бары урысча ганы бирергә рөхсәт итә торган карар кабул итте. Һәм 10 ел дәвамында татарча белем алган укучылар авыр хәлдә калды.

Казан шәһәренең икенче гимназиясендә баласын укытучы Аида Камалова бу карарга канәгатьсезлек белдереп, мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Ана кеше әйтүенчә, имтиханны урысча гына бирдертү аның кызының хокукларын боза. Чөнки татар балалары чынлыкта ике имтихан бирергә тиеш була. Берсе – төп сынау, ә икенчесе биремнәрне татарчадан-урысчага тәрҗемә итү.

Пәнҗешәмбе көнне Русия югары мәхкәмәсенең гражданнар эшләре кассация коллегиясе Камалованың бу шикаятен кире какты.

Русия мәгариф министрлыгы вәкиле мәхкәмәдә белдерүенчә, дәүләт уку стандарты нигезендә, чыгарылыш сыйныф укучылары урысча аралаша һәм туган телдән урысчага тәрҗемә итә белергә тиеш.

Мәхкәмә утырышларында катнашкан Казанның икенче гимназия җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина сүзләренчә, хәзер тик кенә утырырга ярамый.

«Хәтерләсәгез, мәхкәмә утырышлары инде 16 һәм 21 апрель көннәрендә узган иде. Пәнҗешәмбе өченчесе булды. Хәзер кичекмәстән түгәрәк өстәл артында, шушы утырышларны анализларга һәм алдагы адымнарны билгеләү турында сөйләшергә кирәк», диде ул.

Русиядә бу мәсьәләдә уңышка ирешүгә шикләнгәгә күрәсең, Камалованың мәнфәгатьләрен якаучы юрист Игорь Аверьянов киләчәктә шикаять кире кагылса, Старсбургка мөрәҗәгать итәчәкбез, дигән иде.

Җомга көнне Аверьянов «Азатлык»ка Европа мәхкәмәсенә шикаятьнең әзерләнүен әйтте.

«Якын көннәрдә җибәреләчәк», диде ул.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Динар кайдан: Татарстан
06.07.2009 17:32
"дәүләт уку стандарты нигезендә, чыгарылыш сыйныф укучылары урысча аралаша һәм туган телдән урысчага тәрҗемә итә белергә тиеш." - менә мин моны беренче мәртәбә ишетәм, мисал өчен.

кем: Мөслимә кайдан: Казан
05.07.2009 14:24
Мәктәпне тәмамлаучы яшьләребезне аттестатсыз калдыру - ул җинаятькә тиң гамәл булды. Чөнки БДИ биремнәре мәктәп программасыннан күпкә катлаулырак (аның шулай икәнен һәр укучы һәм һәр укытучы дәлилли алыр иде, минемчә). Бу - яшьләрне махсус "батыру", аларның югары уку йортларына кереп кару хокукын "талап" алу. Болай да чиктән тыш катлаулы һәм кирәкле - кирәксез белемнәр бирүне таләп иткән укыту программалары төзетеп һәм аларны раслап яткан мәгариф түрәләренә яшьләребезгә шундый психологик "удар" ясарга, аларны рәнҗетергә (ул 30 мең укучының күбесе рәнҗегәндер дип уйлыйм) оят түгелме икән?! Бүгенге мәгариф җитәкчеләре котчыкмалы икейөзлелек юлына басты: үзләре үк зур - зур мөнбәрләрдән балалар сәламәтлеген кайгыртырга кирәк дип лаф орган була, үзләре үк БДИны ниндидер бер "аҗдаһа"га әйләндереп балаларыбызга мораль зыян сала. Моны ничек аңларга?!

кем: muslih velief кайдан: Turkiye-izmir
04.07.2009 20:39
isenmesiz kederle uquchem ;
Tatarstanda yeshep, Tatar mekteplerinde ukuchi yeshleribizni kungelden tektir item .
E tup meselege kilsek ;
Siz kederle milletdesh yesh kerdeshler, Tatar milletining kilechegisiz...
Sizning uz iligizde elbette uz tiligizde uku hakkigiz bar shulauq sizning bul ule ademegiz kilechek Tatar nesile devamening birden -bir nigizider .
ikenchi yaqtan ul oresneng tilende yahshi bilerge tiyishsigiz,eger yahshi bilmegende her bir fursatta alar sizni ayaq asti qilerga tirishalar...
Pransertlerge qaraganda tatar yeshleribizning neticeleri orislardan kup yahshi kurune,shulaydada bik tirishirga tiyishsiz.
Qizi haqqinda ores mehkemesinnen keri kaytkan apaning bul baterliq yakin ing ichten hislerim bilen yaqlim, hemde bul mehkeme ishin Yauruppa yugari mehkemesine biru ishen yaqinnan kollap ,kuvetlim .Alay itierge tiyishsigiz, ul sizlerning insani haklarigiz . Ul haqni shulay kuchlep kuresh qilu arqasindagina alerga mumkin,kuresh qilmicha bul haqni uris birqaychanda birmes./...
isen bulegiz ,ALLAH sizning yanegizda her vaqit yar bulsin amin .
Yulegiz achik bulsen.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile