тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татар дөньясы

Омскида татар солдатлары ничек яши?

03.07.2009

Хәзер яз көне хәрби хезмәткә алынган солдатларның ант бирү тантаналары бара. Мондый тантана Омскиның 83008-нче санлы тимер юллар хәрбиләре бүлегендә булып узды.

Ә татар-башкорт егетләре хезмәт итүче кайбер хәрби бүлекләр белән Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте арасында элемтәләр күптән урнашкан.

Мәгълүм булганча, әлеге хәрби бүлеккә Татарстан республикасыннан 45 яшь солдат алынган. Шунлыктан әлбәттә, мөхтәрият активы ант бирү тантанасында катнашуны зарур санады. Мөхтәрият активы белән ант бирү тантанасына яшь мулла, Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыпов та барды.

Штаб башлыгы майор Мудрук сүзләренчә, бу көнне 83008-нче хәрби бүлектә 121 яшь солдат присяга кабул иткән. Аларның 16-сы мөселман өммәтеннән иде.


Яшь солдатларны тәбрикләп шәһәр хакимияте хезмәткәрләре, православ һәм мөселман дин әһелләре, Омски иҗтимагый оешмасы “Солдат ата-аналары берлеге” һәм шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте рәисләре һәм башкалар чыгыш ясады. Шунысы күркәм булды, Омски-Тара епархиясе вәкиле Георгий атакай һәм Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыпов солдатларга вәгазь сөйләде, үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

Соңыннан “Солдат ата-аналары берлеге” рәисе Любовь Лобова тырышлыгы белән әзерләнгән чәй өстәле артында мөселман өммәтеннән булган солдатлар белән аралашырга да мөмкинлек булды. Татар егетләренә бирелгән беренче сорау солдатларның үзара нинди мөгамәләдә булулары, командованиенең аларга булган карашы турында булды.

Әле генә присяга кабул иткән татар егетләре Раил һәм Руслан да, башкорт егете Владик та, инде хәрби хезмәткә өйрәнүләре, татар-башкортларның үзара аралашып, ярдәмләшеп торулары хакында сөйләделәр.


Хәрби бүлеккә килеп җитүгә алкапкада безне елмаеп каршылаучы һәм озатып калучы егет – Алмаз Нуретдинов та Татарстаннан, хәтта Казанның үзеннән булып чыкты. Биредә ул инде 8 ай хезмәт итә икән. Алмаз да бу хәрби бүлектә тәртипнең яхшы, тыныч хезмәт итү өчен бар мөмкинлекләр булуы хакында сөйләде.

Менә шундый мәгънәле чара булды Омскиның 83008-нче хәрби бүлегендә. Алдагы якшәмбедә шундый ук ант бирү тантанасы Омскиның 242-нче хәрби өйрәнүләр булегендә булачак. Анда да шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре һәм Закир хәзрәт катнашачак дип көтелә.

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Закир Шарыпов кайдан: Омск
12.07.2009 18:49
Это общая наша идея. Татарская городская автономия и мечеть. До этого, несколько лет один из наших прихожан, посечал эту часть и беседовал с ребятами-мусульманами. И его пригласили на присягу. Мы пришли все вместе. Все мусульманские деятели, должны сами первый шаг сделать в военные части. И лучше в сотрудничестве с национальными орг-ми. Так выглядит мягче и лояльнее.

кем: Рамил кайдан: Казан
05.07.2009 06:54
Дин әһелләре өчен эшләү үрнәге күрсәткән Закир хәзрәт. Солдатлар үз-үзләрен яклый алмыйлар. Аларга чукынудан котылырга булышырга кирәк.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile