киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Грызлов илдә кемнең төп хуҗа булуын әйтә алмады

18.06.2009

Дума рәисе Борис Грызлов Русиядә төбәк башлыкларын турыдан-туры халык сайлау тәртибенә кайтырга әле иртәрәк дип саный

Дәүләт думасындагы 4 фирка – Бердәм Русия, Коммунистлар, Либерал Демократлар һәм Гадел Русиянең яшь депутатлары чәршәмбе партияләр җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде.

Дума рәисе, Бердәм Русия вәкиле Борис Грызлов белән очрашуда төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлау тәртибенә кире кайту мәсьәләсе күтәрелде.

Грызлов андый тәртипкә кире кайтырга әле иртә дип исәпләвен белдерде. "Хәзерге тәртип хәзерге вакыт өчен иң кулае”, - диде Грызлов.

Шул ук вакытта парламент рәисе төбәк башлыкларын сайлап кую да начар нәрсә түгел диде.

“Тик еш кына сайлап куелган кешеләрдән соңыннан ничек арынырга белмибез”, диде Грызлов.
Борис Грызлов

Мисал итеп ул Амур өлкәсенең элекке губернаторы Леонид Коротковны китерде.

Өлкә халкы сайлап куйган Коротков Русия президентының ышанычын югалту сәбәпле 2007 елда вазифасыннан алынган иде.

Шунысы кызык, Коротков губернатор сайлавында Борис Грызловның туганнан-туганы, Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары хәрби җитәкчелек мәктәбе башлыгы Владимир Грызловны җиңгән иде.
 
Дума рәисе, төбәк башлыкларын президентка төбәк парламентына сайлауда җиңгән фирка тәкъдим итә башлагач, бу механизмда демократия артты ди.

Очрашуда Гадел Русия фиркасе вәкиле парламент рәисеннән “Безнең илдә хәзер кем хуҗа – президентмы, премьермы?” - дип сорады.

Моның белән ул Грызловны бераз кыен хәлгә куйды. Берьяктан, конституция нигезендә президент хуҗа, икенче яктан, Грызлов Бердәм Русия җитәкчесе Владимир Путинны хуҗа түгел дип тә әйтә алмады.

Шуңа күрә ул “икесе дә” дигәнрәк җавап кайтарды. “Минемчә, хәзер бик уңай вәзгыять туды, президент белән хөкүмәт башлыгы бердәм булып эшли”, “башка дәүләтләргә дә шуны телим”, - диде Грызлов.

"Һәр өченче коммунист дини"

Коммунистлар фиркасе җитәкчесе Геннадий Зюганов үз фиркасендә дини кешеләрнең күп булуын белдерде.

Геннадий Зюганов
Зюганов “Бездә һәр өченче кеше дингә ышана”, - диде.

Коммунистлар җитәкчесе үзе дә ел саен Хачтану көнендә бәкегә чума.

Зюганов моңарчы да җәмгыятьтә Рус православ чиркәвенең зур роль уйнавын, чиркәү белән коммунистларның максатлары уртак дип исәпләвен әйтеп килә иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +