киләсе тапшыру

фикер белешү

... ... ...









татар дөньясы

Швециядә Сабантуй үтте

09.06.2009

Швеция татарларының быелгы Сабантуй бәйрәме элек патшалар яшәгән һәм ял иткән күл буендагы аланлыкта оештырылды.

“Бәйрәм искиткеч матур, кояшлы көнгә туры килде һәм халыкның күңеле күтәренке иде”, ди Швециядә яшәүче милләттәшебез Түркәр Соуккан.

Сабантуй Гөлүзә Зиатдин башкаруындагы “Сабан туе – хезмәт туе” җыры белән башланып китте. Көн дәвамында бәйрәм җыр-бию һәм уеннар белән үрелеп барды.


Чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчыкта сикерү, көрәш, кул көрәштерү һәм башка милли уеннарда балалар да, олылар да бик теләп катнашты, ди оештыручылар.

Сабантуйда Швециядә яшәүче милләтәшләребездән кала, башка илләрдән килгән кунаклар да катнашкан. “Алар арасында Үзбәкстаннан балалары янына кунакка килгән ике апа да бар иде”, ди Түркәр Соуккан.

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Модэрис кайдан: Чаллы
11.06.2009 16:07
Молодцы швед татарлары, узлэре куп булмаса да, бэйрэм итэргэ жаен тапканнар.

кем: Вилә кайдан: Уфа
10.06.2009 17:29
Искиткеч матур, нинди күз иркәләүче яшеллек. Минем дә бу Сабан туена катнашасым килеп китте.
     
текст зурлыгы - +

татар дөньясы

хезмәтләр:

подкастRSSmobile