киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / матбугат

NYT Казанда Хизб ут-Таһрир мәхкамәсе турында яза

04.06.2009

The New York Times газеты Казандагы Хизб ут-Таһрир эшенә бәйле хөкем ителүчеләр һәм Мәскәүнең илдәге мөселманнарга карата cәясәте турында яза.

"Русиянең исламга карата каршылыклы сәясәте һәм аның мәхкамә эшендә чагылышы" исемле мәкаләдә Казанда Һизб ут-Таһрир оешмасында әгъза булуда һәм Русия хакимиятен көч белән бәреп төшерергә җыенуда гаепләнүче 12 кешене хөкем итү турында сүз бара.
 
Гаепләнүчеләрнең күпчелеге оешмада әгъза булуларын кире кага. Аларның туганнары һәм хокук яклаучылар исә милиция һәм махсус оешмалар гаепләнүчеләрне азаплаулар аша үз гаепләрен танырга мәҗбүр иткән ди.

Русиядә һәм кайбер БДБ илләрендә Һизб ут-Таһрир террорчы оешма дип санала һәм тыела.

Әмма Һизб ут-Таһрир үз максатларына ирешү өчен көч куллану сәясәтен кискен кире кага һәм Кушма Штатларда да, Европаның күпчелек илләрендә дә ул тыелмаган.

The New York Times Явыз Иван чорыннан бирле Мәскәү хакимияте астында яшәүче татарлар мөселман булсалар да, киенүләре белән дә урыслардан әллә ни аерылмый, аракыны да шулай ук ярата дип яза.

Рәсмиләр һәм дини җитәкчеләрнең шушы урнашкан тәртип читтән килгән дини агымнар сәбәпле бозыла башлавына борчылуы һәм бу төбәкне тотрыксызландыра ала дигән уйлары китерелә.

Хөкем ителүчеләрнең туганнары аларның террор гамәлләре әзерләмәгәнлеген, бары тик исламдагы төрле агымнар белән генә кызыксынганлыгын һәм фәлсәфи уйларга омтылганлыгын, җирле дини җитәкчеләр ярдам итә алмаганга, аларның шул тыелган оешмага мөрәҗәгать иткәнлеген белдерә.
Вәлиулла Якуб

Татарстан диния нәзарәте рәис урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуб та дини җитәкчеләрнең яшь мөселманнар мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен канәгатьләндерә алмавын таныган.

"Бу кешеләр кылган гамәлләре өчен түгел, ә фикерләре өчен зинданга ябылды, әгәр дә мин һәм башка дини әһелләр алар белән ныграк эшләп аларга аңлаткан булсак, күп нәрсәләр болай булмас иде", - дигән Якуб.

Газета бу хөкем эше Русия хакимиятләренең илдәге 15-20 миллион мөселманга карата алып барган каршылыклы сәясәтен чагылдыра ди.

Бер яктан хакимият мәчет-мәдрәсәләр төзелешен яклый, хәтта Владимир Путин президент булган чагында Согуд Гарәбстанының русияләргә Хаҗга баручылар урыннарын арттыруын яклады, икенче яктан мөселманнарның ирекле фикер йөртүенә каршы эзлекле көрәш, куркыту, эзәрлекләү сәясәте алып бара һәм бу эштә хәтта еш кына канун кысаларыннан да чыга ди.

Хөкем ителүчеләрнең күбесенең дусты булган ислам диненә күчкән рус егете Дмитрий Афанасов үзенең милиция тарафыннан берничә мәртәбә аңын югалтканчы кыйналганлыгын, дусларына каршы террор гаепләүләрен раслауны танытыр өчен азаплауларга дучар булганлыгын сөйләгән.

Анда шулай ук Русия Фәннәр Академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән хезмәткәре Руслан Корбановның Русия хакимиятләре алып барган яшь мөселманнарның исламда яңача фикерләүгә каршы көрәше киресенчә аларны радикәлләштерергә генә мөмкин дигән сүзләре дә китерелә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.06.2009 21:39
-- Эммэ, шул ук вакытта дэулэт ирек рэвештэ уйлый торган моселманнарга каршы узенен килешенгэн куркыту хем эзэрлеклэуле кампаниясын ачты, кайсы ки, вакыт- вакытча, кеше хокуклары законыынын контурларына туры килмэде, диде Елена Рябинина.
Ислам диненэ кучкэн урыс хем бик куп шушы судта гаеплэнуче кешлэрнен дусты булган Дмитрий Афанасьев, узенен бик начар рэвештэ кыйналганы хем берничэ тапкыр полицейскийлар кулында узенен аңын югалтканы турында, алар тарафыннан газапландырып дустлары турында, имеш, алар террористик заговор тозеделэр, дип тормэдэн азат ителу очен ялган танытма биругэ дучар ителуе турында сойлэде. « Алар ( чекистлар – В.М.) узлэренэ моселманнарны кыйнар очен яшел ут бирелгэне турында эйттелэр», диде ул. Бу кампания, кубесенчэ, Русиянын дистэ ярым еллар буенча моселманнар тарафыннан якланган Тонъяк Кавказдагы сепаратист хэрэкэтенэ каршы корэше буенча оештырылган. Чечнядагы ике кан тугуле сугыш меңәрләгән кешелэрне юкка чыгарды.
Шул ук вакытта, Татарстанда дини золым турында ишетелгэне юк. Анда зур властьлы президент Шаймиев сепаратист омтылышларны тупикта тоту исэбенэ кин автономия белэн файдалана.
-- Мин, тэржемэче тугел, эммэ гезитнен фикерен бирэ алам. Фэридэ ханым, хафаланмагыз, мин беркайчан да уземне Кобзон яки башка жинаятьчелэр белэн чагыштырырга телэмэдем. Минем хэзерге эшем – татар халкынын азатлыгы очен корешу.


кем: Фарида кайдан: Казан
04.06.2009 20:03
Бет шикелле ябыштылар шул Кобзонга. Без аның кем икәнен беләбез, ә менә Мирзаянов кем ул? Беркем тугел. Инглизче ул гына белә дип уйлый ахры. Мәкаләдә дөрес язганнар, мин дә тәрҗемә итеп карадым.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.06.2009 18:58
Inevitably, the trial has reflected Russia’s often contradictory policies toward Muslims, who number between 15 million and 20 million out of an overall population of 140 million. The authorities have promoted the construction of mosques and religious schools, and Prime Minister Vladimir V. Putin, while president, lobbied the government of Saudi Arabia to increase quotas on Russian Muslims permitted to take part in the annual hajj, or pilgrimage, to Mecca.
But the government has also embarked on a concerted campaign of intimidation and persecution of free-thinking Muslims that has at times failed to adhere to the contours of human rights law, said Yelena Ryabinina, an expert on Muslim affairs in Russia.
Dmitry Afanasov, a Russian convert to Islam and a friend of many of the men on trial in Kazan, said he was beaten badly and lost consciousness several times at the hands of the police, who he said tortured him into giving false testimony incriminating his friends in terrorist plots in exchange for his freedom.
“They said they were given the green light to beat Muslims,” he said.
It is a campaign shaped in large part by Russia’s decade-and-a-half struggle against violent Muslim-backed separatist movements in the North Caucasus. Two bloody wars in Chechnya alone caused thousands of deaths.
Religious violence, however, is practically unheard of in Tatarstan, where the powerful president, Mintimer Shaimiev, has managed to preserve broad autonomy from Moscow in exchange for keeping separatist sentiments at bay.
Менэ бит, егетлэр, шушы сузлэр сезненчэ Путин хем Шаймиевнын мэкерлеге турында тугелмени? Бит, мэкэлэнен киммэтлеге Русиянын хем Шаймиевнын Конбатышта башланган исламга каршы тэре походын уз файдаларына куллануында. Бернинди дэ террорист акциялары турында Татарстанда ишетелгэне юк, ди гезит. Э кайда сон сезнен бирудэ менэ шушы хакикать? Кайда гаеплэнуче Хасанов, гаеплэнуче хатыны Голназа Файзуллина сузлэре? Кызык, кирэк булса мафиози Кобзон турында язасыз, э амрикан гезитен тулысынча, татар миллэтен яклап язган мэкэлэгэ урыныгыз житми.

кем: Наиф кайдан: Прага
04.06.2009 17:40
Вил әфәнде. Без бу мәкаләне сүзен сүзгә тәрҗемә итмәдек, әлбәттә. Хикмәт бит аларның әниләренең исемнәре ничек булуда түгел. Хөкем ителүчеләрнең туганнары әйткәннәр безнең тәрҗемәдә бар. Мәкаләдә Путин турында да, Шәймиев турында да сез язган сүзләр юк. Без мәкаләне The New York Timesның интернет сәхифәсеннән алдык. Әгәр дә сездә аның башка версиясе булса, безгә дә җибәрә алмассызмы икән? Рәхмәт.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.06.2009 17:17
Бик жэл, АЗАТЛЫК моселман жигетлэренен хем аларнын энилэренен исемнэрен, нэрсэ эйтулэрен макэлэдэгечэ бирмэгэн. Анда шулай ук Путиннын хем Шаймиевнын ни очен бу исламга карата террор белэн шогеллэнгэннэре дэ искэ алынган. Эгэр дэ берэрсе монда кирэк тапса, мин вакыт табып бу мэкэлэнен тулы тэржемэсен уземнен сайтыма куячакмын. Бит амрикан ин зур гезите кон саен татар моселманнарынын эзэрлеклэулэре, аларны азаплаулы сорау ясап, Казан колониаль администрациясына кирэк булган "жинаятьларны" уз остенэ алулары турында язмый. Редакция эле хаман шул администрация йогынтысы астында булуын, аннан куркуын яшерэ алмый.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.06.2009 00:09
Урыс башлыкларына тик алар контроле астында эш итэ торган ислам кирэк. Эгэр дэ моселман казенный муллалар астында дога кылмый икэн, ул алар очен дошман яки политик жинаятьче. Анын бит тегелэй-болай азатлык хем бейсезлек турына да уйлана башлавы бар. Шулай булгач, анын урыны тормэдэ. Амрикан гезите моны ап-ачык итеп сурэтлэгэн.
     
текст зурлыгы - +