киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Гаяз Исхакый: “Гомеремне халкыма багышладым”

26.05.2009

Казан Кирмәнендә урнашкан татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда Гаяз Исхакыйның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган “Гомеремне халкыма багышладым” дигән күргәзмә ачылды.

Анда Татарстанның милли музей архивы фондларыннан һәм галимә Лена Гайнанованың шәхси тупланмасыннан сирәк документлар һәм фотосурәтләр күрсәтелә.

Соңгы вакытта Татарстан музейлар күтәрелеше кичерә дип әйтүчеләр бар. Көн саен диярлек зур һәм кече музейларда төрле күргәзмәләр, моңа кадәр бервакытта да күрсәтелмәгән ядкарьләр һәм документлар халыкка чыгарыла. Татарстан милли музее исә үзенә күрә бер тамаша һәм мәгълүмат оешмасына әверелә башлады.

Анда оештырылган чараларга журналистлар һәм милли җәмәгатьчелек күмәкләп килә. Казан Кирмәнендә “Эрмитаж” вәкилчелеге, Табигый тарих, “Хәзинә”, Сугыш каһарманнарына багышланган музейлар туристларның да, казанлыларның да кызыксынуын уята.


Әмма алар арасында иң яшь - татар халкы дәүләтчелеге музеен хәзергә бары тик милли тарих һәм татар халкы тормышы белән кызыксынучылар гына белә. Ул Сөембикә манарасы белән президент сарае арасындагы элекке Нур Али мәчете бинасында урнашкан. Музей ишеге күптән түгел пыяла белән ябылган ханнар төрбәсеннән берничә адым ераклыкта гына урнашкан.

Бу ишекне ачып кергән кешене Казан ханлыгының баш тәхете, тарихи дәүләтчелек символлары каршылый. Икенче катка менүчеләргә татар халкының борынгы тарихыннан башлап бүгенге көнгә кадәр үткән юлы күрсәтелә. Бу музейның сәяси әһәмияте зур булса да, ул әле яшь һәм чагыштырмача зур түгел.

Менә шушы яңа музейда Гаяз Исхакыйның бай күргәзмәсе ачылуы татар җәмәгатьчелегендә гадәттән тыш вакыйга буларак кабул ителде. Күргәзмә ачылышына килгән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин һәм тәҗрибәле музей белгечләре Исхакый ядкарьләренең шушы бинада куелуын дулкынланып кабул итте.



Билгеле булуынча, Гаяз Исхакыйның йорт музее Чистай районының Яуширмә авылында урнашкан. Казан Кирмәнендә ачылган күргәзмә Гаяз Исхакыйның сәяси биографиясе белән тирән таныштыра. Бу күргәзмәне булдыруда озак еллар дәвамында Гаяз Исхакый текстларын өйрәнеп, аларны хәзерге имлада бастырырга әзерләгән, редакцияләгән Лена Гайнанованың өлеше зур. Чөнки ул бөек язучы һәм сәясәтченең милли юлбашчы булып үсүен күрсәтүче документлар туплаган. Иң беренче эскурсияне дә Лена
Гайнанова үзе үткәрде.



Лена Гайнанова
Аның сүзләренә караганда, музей пыялалары астына берсеннән-берсе затлы һәм тирән мәгънәле ядкарьләр урын алган. Алар арасында – Гаяз Исхакыйның Версаль солыхы конференциясенең вәкил таныклыгы, көндәлек дәфтәрләре, Идел-Урал комитетына әгъза булып керүе турындагы ант һәм башка шәхси фотосурәтләре бар.



Әйтергә кирәк, Исхакыйга багышланган күргәзмә Казан ханы утырган тәхетнең күчермәсе урнашкан бүлмәдә башланып китә. Ул бөек язучы һәм милли юлбашчы идеяләре узган гасырлардагы дәүләтчелек белән киләчәк буын сәясәтчеләрен бер-берсенә ялгап тора дигән фикерләр дә ишетелде күргәзмәдә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Säğit Xäyri кайдан: Ankara
27.05.2009 11:23
Kürgäzmäneñ açıluı bik yaxşı, älbättä, läkin küñelne qayber uylar borçıy. Rusiyädäge bügenge totalitar rejim barışında Ğayaz İsxaqinı da tıyarğa mömkinnär. Yäisä bäysezlek fikerlärennän "arındırılğan" İsxaqi obrazın üzläşterep, üz totalitar maqsatları öçen qullanaçaqlar...
Milli fikerlär mısqıllanğan çorlar betär mikän? Ata-babalarıbıznıñ izge teläkläre tormışqa aşqan könne kürep bulır mikän?

кем: Ф.Бэйрэмова кайдан: Чаллы
26.05.2009 22:20
Гаяз Исхакый турында сойлэгэндэ, нигэдер анын татар дэулэте очен корэшен аз яктырталар, Идел-Урал турында гомумэн дэшмэскэ тырышалар. Югыйсэ, 1944 елда Германиядэ татар легионерлары уздырган Идел-Урал корылтаенда Исхакый фикерлэре нигез итеп алына бит! Хэтта кайбер чыгышларда Исхакыйнын "Идел-Урал" хезмэтеннэн зур-зур озеклэр укыла. Хэзер топ идеолог - милли кахарман, э анын идеялэрен тормышка ашырырга тырышучылар - хаиннар хэм экстремистлар, дип атала...
Исхакыйнын 1933 елда Германиядэ басылып чыккан "Идел-Урал" хезмэтеннэн бер озек:
"Элекке Россиянен миллэтлэре остеннэн гасырлар дэвамында хакимлек иткэн урыслар, тарихнын авыр сабакларына карамастан, эфэнделектэн баш тартырга жыенмыйлар. Бу аларнын ин зур хатасы. Рэсэйдэ революция эле тэмамланмаган. Большевиклар чоры бу революциядэ бер кучеш этабы гына. Инкыйлабнын топ асылы милли мэсьэлэгэ барып тоташа. Шуна курэ ул милли мэсьэлэне хэл иткэндэ генэ, бэйсезлек очен корэшне даими дэвам итуче халыклар тулаем азатлыкка ирешкэндэ генэ тэмамлана ала. Боек француз революциясе конбатыш Ауропа халыкларына милли азатлык китергэн кебек, Рэсэй инкыйлабы Кончыгыш Ауропа халыкларына мостэкыйльлек, бэйсезлек алып килэчэк." /Гаяз Исхакый. "Идел-Урал"./

кем: Ушэн кайдан: Чаллыдан
26.05.2009 19:36
Исхакый Казан кремлендэ, хан тэхете янында? Ышанмыйм ни за что!
     
текст зурлыгы - +